gram news
Аватар канала Агыйдел дулкыны

Агыйдел дулкыны

@agidelwave

Представительство Всемирного конгресса татар в Республике Башкортостан https://rutube.ru/channel/41679236/

ПроектыKK

296подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Агыйдел дулкыны

    22 сент., 08:30

    Кичә, 21 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә җирлектәге татар оешмалары җитәкчеләребелән утырыш узды.Очрашу кысаларында 2027 елда Башкортстанда узачак чаралар турында фикер корылды, җитәкчеләр үз оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләде, иң масштаблы вакыйгаларны уртак көч ярдәмендә эшләргә кирәклек ассызыкланды.
  • Агыйдел дулкыны

    18 сент., 03:26

    «Ихлас» тапшыруының бүгенге (18 сентябрь) чыгарылышы Башкортстанның атказанган төзүчесе Таһир Нури улы Ахуновка багышланган. ⠀ Чыгарылышны Альфред Дәүләтшин һәм Илдар Еникеев әзерләде. ⠀ Тапшыруны 20.00 сәгатьтә (Башкортстан вакыты) «Туган тел» телеканалында карый аласыз.
  • Агыйдел дулкыны

    18 сент., 03:07

    “Алар Аллаһ һәм Аның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзләренә биргән нәрсәгә риза булсалар һәм: «Аллаһ рәхмәте безгә җитә, Аллаһ безгә рәхмәтеннән бирәчәк, һәм Расүле дә. Һичшиксез, без Аллаһка (Аның нигъмәтенә) омтылабыз», – дисәләр иде (үзләре өчен бик хәерле һәм файдалы булыр иде)! (“Әт-Тәүбә”, 59 аять).Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр! ⠀ Фотода Уфа районы Миловка авылында урнашкан мәчет. ⠀ На фото мечеть, расположенная в селе Миловка Уфимского района.
  • Агыйдел дулкыны

    17 сент., 05:39

    переслано из @teatrnur

    ЯҢА СЕЗОНГА АЯК БАСТЫК! 🎉🎭 Кичә, 16 сентябрьдә, «Нур» театрында XXXV юбилей иҗат мизгеленең ачылу тантанасы булды. Вакыйга Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Ашыкма» спектаклен күрсәтү белән билгеләнде. Режиссёр — Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Зиганшин.🙌🏻 Театр коллективы өчен аеруча әһәмиятлесе — иҗат мизгеле ачылуында Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гайсин Ринат Рәшит улының килүе булды.Юбилей сезоны дәвамында театр тамашачыларны яңа куелышлар һәм кызыклы проектлар белән сөендерәчәк. Театрның рәсми сайтында teatrnur.ru һәм социаль челтәрләрдә яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 💚
  • Агыйдел дулкыны

    16 сент., 07:09

    18 сентябрь көнне Уфа шәһәренең "Арт-квадрат" мәйданының икенче сәхнәсендә композитор, шагыйрь, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе Мидхәт Әбделмановны искә алу чарасы узачак. "Милли аваз" җыр-моң һәм балалар төркемнәренең чыгышлары көтелә. Мидхәт Мәҗит улы сүзләре һәм көенә язылган җырлар, гармун көйләре яңгыраячак.
  • Агыйдел дулкыны

    16 сент., 05:17

    переслано из @teatrnur

    ⌛ ТИЗДӘН ПРЕМЬЕРА!🌙 Ай булмаса, йолдыз бар / Счастье, которого нет 👥 Туфан Миңнуллин. Режиссеры - Азат Җиһаншин. 🕖 30 сентябрь - 19:00 🕖 1 октябрь - 19:00Билетлар: teatrnur.ru
  • Агыйдел дулкыны

    14 сент., 09:43

    Бер вакыт кына!Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.#башкортстантатарлары #уфататарлары
  • Агыйдел дулкыны

    11 сент., 11:55

    переслано из @topkunak

    Башкортстанда Милли кием көне билгеләнә.Бәйрәм белән!Видео #татарdress проекты эшләнгән вакытта төшерелде.В Башкортостане сегодня день национального костюма. У меня много новых подписчиков, поэтому хочу вам рассказать еще про одну свою страсть - это любовь к национальной одежде и ее элементам. Это видео сделала фотограф Тансылу Галимова в процессе работы над моим проектом #татарdressДанный фотопроект зародился в Уфе еще в 2020 году и объединил вокруг себя очень много интересных личностей, шөкер.
    51видео421Открыть в Telegram
  • Агыйдел дулкыны

    11 сент., 04:20

    “Дөреслектә, Коръән укылган йортта анда яшәүчеләр өчен иркенлек булачак, анда бәрәкәт артачак, бу йортка фәрештәләр иңәчәк, шайтаннар качачак. Ә Коръән укылмаган йортта анда яшәүчеләр өчен кысан булачак, аннан бәрәкәт югалачак, фәрештәләр китәчәк, бу йортка шайтаннар кереп урнашачак”. (Әбү Һөрайра).Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр, дин кардәшләр! ⠀ Фотода Шаран районы Шаран авылында урнашкан "Ихсан" мәчете. ⠀ На фото мечеть "Ихсан", расположенная в селе Шаран Шаранского района.
  • Агыйдел дулкыны

    10 сент., 12:45

    переслано из @teatrnur

    🤯 Премьерага 20 көн калды, ә сез билет алдыгызмы әле?! Тизрәк, ашыгыгыз!🤯 До премьеры осталось 20 дней, а вы купили билет? Быстрее, поспешите!🎫 Билеты: https://teatrnur.ru/afisa?page=2 📞 Касса: +7 (347) 248-95-33
  • Агыйдел дулкыны

    10 сент., 05:30

    Уфа шәһәрендә урнашкан «Шатлык» өстәмә белем бирү татар мәдәни мәгариф үзәге (элекке 2-нче татар якшәмбе мәктәбе) татар телен, мәдәниятен, йолаларын өйрәнергә теләүче балалар өчен үзенең ишекләрен ачты. Дәресләр бушлай үткәрелә.
  • Агыйдел дулкыны

    10 сент., 05:22

    Бүген, 10 сентябрь көнне, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева күркәм гомер бәйрәмен - 75 яшьлек юбилеен билгели. Динә Гайнелбаян кызын туган көне белән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәләмәтлек һәм озын гомер юлы, бәхет һәм рухи байлык, күңел тынычлыгы һәм чиксез уңышлар телибез!
  • Агыйдел дулкыны

    10 сент., 03:34

    Сөенечле яңалык!Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдиновка "Башкортстанның халык рәссамы" исемен тапшырды!Вәкил Гыйлем улын лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыбыз! Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек, киләчәкнең иң матурын телибез.
  • Агыйдел дулкыны

    10 сент., 03:30

    9 сентябрь көнне «Юлдаш» радиосының татар телендәге тапшыруларын алып баручысы Рәсимә Гайнетдинова күркәм гомер бәйрәмен - юбилеен билгели. Рәсимә Рәис кызының нинди тапшыруларын беләсез?
  • Агыйдел дулкыны

    9 сент., 07:09

    Бүген, 9 сентябрь көнне, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте башкарма җитәкчесе, Башкортстан һәм Русия язучылар берлекләре әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Альбина Габит кызы Хәлиуллина күркәм гомер бәйрәмен - юбилеен билгели.КЫСКА ХӘТЕРАвылдан кузгалды Тузганак язмышлар. Аналар күз яшен Хәтерли камышлар.Салды да сыртына Төенчек-токчаен, Кузгалды сәфәргә Иңләргә Җир шарын.Дөньяны гизәләр, Юллары еракта. Кайтарып булмастыр, Өзелеп елап та.Шәһәрнең колачы
  • Агыйдел дулкыны

    8 сент., 13:11

    переслано из @teatrnur

    И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Габдулла Тукай.🌍 Бүген илебездә беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләнә. Бу көн – күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм.Башкортстанда 160ка якын милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Аларның һәрберсе өчен туган телен, мәдәниятен буыннан-буынга тапшырып, саклап калу мөһим.
    47видео51Открыть в Telegram
  • Агыйдел дулкыны

    8 сент., 06:02

    Уфа галимнәре һәм дин әһелләреннән торган делегация Оренбург шәһәрендә халыкара фәнни-дини конференциядә катнаша.
  • Агыйдел дулкыны

    8 сент., 05:49

    переслано из @dum_rb

    В Санкт-Петербурге состоялся II Международный религиозный саммит, объединивший представителей духовенства, государственной власти, научного сообщества и общественных организаций из России и зарубежных стран.Организатором форума выступило Духовное управление мусульман Санкт-Петербурга и Северо-Западного региона России во главе с Равиль хазрат Панчеевым.Среди почетных участников — губернатор Санкт-Петербурга Александр Беглов, представитель Управления Президента РФ Евгений Еремин, директор Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования Михаил Грязнов, федеральный муфтий Альбир Крганов, муфтии регионов России и зарубежные религиозные деятели.Духовное управление мусульман Республики Башкортостан представили Айнур хазрат Биргалин и Альфред хазрат Давлетшин.В своем выступлении Айнур хазрат отметил, что Россия обладает уникальным опытом межнационального и межрелигиозного
  • Агыйдел дулкыны

    8 сент., 03:53

    Бүген, 8 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе, "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин туган көнен билгели. ⠀ ⠀ Хөрмәтле Альфред Әмир улы! Сезгә изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә уңышлар телибез. Бүгенгедәй сау, матур булып яшәгез! Сезне җаваплы эшегездә зур уңышлар көтсен!
  • Агыйдел дулкыны

    7 сент., 08:53

    Бер вакыт кына!Кадерле очрашулардан фотомизгелләр.#башкортстантатарлары #уфататарлары