Последние посты

Актаныш дулкыннарында
17 мая, 09:07
🗓 18 май – Халыкара музейлар көне Шул уңайдан, 18 май көнне 12:00 сәгатьтә эфирга чыгачак тапшыруыбызның кунаклары: 🎤 Актаныш «Туган як» музее өлкән фәнни хезмәткәре — Алеся Марат кызы Арсланова 🎤 Лектор-экскурсовод — Ильгина Рауһан кызы Мирзашарипова 🎤 «Шәрип Шәймиев музей-йорты» фәнни хезмәткәре — Айгөл Айрат кызы Ибатуллина 📡 Тапшыру туры эфирда узачак — тарих, хәтер һәм музей дөньясы турында җанлы әңгәмә көтелә! 💬 Тарихыбыз сагында торучы кадерле хезмәткәрләргә теләк-тәкъдимнәрегезне 8950-665-60-00 (МАХ 📲) номерына язмача юллый аласыз. 📻 90.0 FM — Актаныш радиосы белән бергә булыгыз!
Актаныш дулкыннарында
8 апр., 09:24
2026 нчы ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш радиосында (90.0 FM) «Туган ягым фидакарьләре» дип исемләнгән рубрикалар циклы дәвам итә 🎙8 нче апрель 12.00 дә эфирга чыгачак сәхифәдә сүзебез ТРның атказанган терлекчесе, терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча Россия чемпионы Тимиров Хәлил Сәхипгәрәй улы хакында булыр.90.0 FM ешлыгында Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз📻
Актаныш дулкыннарында
7 апр., 05:40
7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек һәм дерматовенеролог көне уңаеннан, Актаныш радиосы (90.0 FM) эфирында үз эшенең чын остасы кунакта булды. 🎙 Кунак: Эльмира Фәнис кызы Гарифуллина — югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, дерматовенеролог һәм аллерголог-иммунолог.Без бергәләп һәркемне борчыган сорауларга җавап алдык: тире халәте, аллергияләр һәм иммунитет эшчәнлеге. 💡 Шуны истә тотытыгыз: Җылы көннәр башлану белән тире үзгәреш кичерә. Әгәр дә төрле бетчәләр, кызару барлыкка килә икән — моны витамин җитмәүгә генә кайтарып калдырмагыз. Сәбәбе үсемлек серкәсенә реакция (поллиноз) яки язгы кояш тәэсире (фотодерматит) булырга мөмкин. Радиотыңлаучылар күп сораулар бирде — димәк, тема чыннан да актуаль. Тирегезне саклагыз һәм вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итегез!
Актаныш дулкыннарында
6 апр., 10:32
Туры эфирда Актаныш радиосы студиясендә радиокорреспондент Фәния Рәшитова катнашында «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле ветераннары һәм Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары белән җылы очрашу узды.Әңгәмә барышында кунаклар ансамбльнең чишмә башында торучыларның истәлекләре, иҗат юлы һәм сәхнә тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты. Яшь буын вәкилләре исә бүгенге уңышлары, казанышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.Тыңлаучылар да читтә калмады — алдан юлланган теләкләр һәм сораулар эфирга аерым җылылык өстәде. Очрашу буыннар дәвамчанлыгы, милли мәдәнияткә мәхәббәт һәм иҗатка тугрылык рухында узды.Эфир җанлы, эчтәлекле һәм илһамлы мохиттә үтте, тыңлаучыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итте!
Актаныш дулкыннарында
5 апр., 14:04
📻 7 нче апрель, иртәнге 7.00 — Сәламәтлек һәм Дерматовенеролог көненә багышланган махсус эфир!Безнең кунак — югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, дерматовенеролог һәм аллерголог-иммунолог Эльмира Фәнис кызы Гарифуллина🧑⚕.Эфир барышында тире сәламәтлеге, аллергия һәм иммунитетны ныгыту турында сүз барачак. Язгы чорда тире проблемаларыннан ничек котылырга? Аллергия билгеләрен киметү юллары нинди? Иммунитетны күтәрү өчен нинди киңәшләр бар?🩺💊Сез дә катнаша аласыз! Сорауларыгызны МАХ яки WhatsApp аша алдан ук языгыз: 📲 8-950-665-60-00🎙 90.0 FM — Актаныш радиосы.Эфирны калдырмагыз! Сезнең сорауларга тәҗрибәле белгеч җавап бирәчәк.
Актаныш дулкыннарында
3 апр., 06:57изменён
6 нчы апрель 12.00 дә Актаныш радиосының ((90.0 FM) туры эфир кунаклары - "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле ветераннары белән "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары!Сүзебез буыннар дәвамчанлыгы хакында. Ансамбльнең чишмә башында торучылар хатирәләрен барлар, яшьләребез бүгенге уңышлары белән уртаклашыр!Хөрмәтле кунакларыбызга теләкләрегезне 8950-665-60-00 Ватсап, МАХ📲 номерларына алдан ук язмача юллый аласыз.Актаныш радиосы белән өйдә🏡, юлда🚗, ялда🏖һәрвакыт бергә булыгыз📻!
Актаныш дулкыннарында
1 апр., 12:51изменён
Районыбыз горурлыгы — «Актаныш радиосы» дулкынында! 🎙 Барыгызны да туры эфирга кушылырга чакырабыз. Бу юлы кунагыбыз — Киров урта мәктәбенең талантлы укучысы Айсылу Мирхайдарова. Айсылу —фән өлкәсендә актив эшләүче һәм җәмәгать тормышында лидер булган тырыш укучы. Аның казанышлары сокландыра: ✅ Лобачевский исемендәге Бөтенроссия конференциясендә (аграр секция) — 1 урын; ✅ М.Г. Сафронов исемендәге Бөтенроссия конференциясендә — 2 урын; ✅ Геология буенча олимпиада призёры (муниципаль этап); ✅ «Шаг в будущее», «Милли хәзинә», «Фәнгә адымнар» һәм башка бәйгеләрдә җиңүче һәм призёр; ✅ «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Т.Д. Сөләймановтан җирле совет үсешенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты иясе. 📅 Кайчан: 2 апрель, 12:00 📻 Кайда: Актаныш радиосы (90.0 FM) Яшь активистның укуны, фәнне һәм җәмәгать эшчәнлеген ничек уңышлы алып баруы, киләчәккә нинди планнар коруы турында белегез. Сораулар һәм
Актаныш дулкыннарында
1 апр., 03:47
2026 нчы ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш радиосында (90.0 FM) «Туган ягым фидакарьләре» дип исемләнгән рубрикалар циклы дәвам итә 🎙1 нче апрель 12.00 дә эфирга чыгачак сәхифәбез - легендар колхоз рәисе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы оденнары кавалеры Камалетдинов Инсаф Заһретдин улының якты истәлегенә багышлана. Сәхифәдә легендар рәис хакында авылдашлары җылы истәлекләре белән уртаклаша.90.0 FM ешлыгында Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз📻
Актаныш дулкыннарында
30 мар., 15:36
🎙«Актаныш радиосы» студиясендә — үз эшләренә чын күңелдән бирелгән энтузиастлар! Эфир кунаклары — Такталачык мәктәп-интернаты укытучы-тәрбиячеләреннән торган талантлы театр коллективы 🎭 Бу педагоглар тамашачыларга чын театраль могҗиза бүләк итәләр, ә спектакльләрдән кергән барлык акчаны туган мәктәпләрен үстерүгә юнәлтәләр. Сәнгатьне балаларга кайгырту белән берләштерү — аларның төп принцибы, һәм бу чыннан да зур хөрмәткә лаек! Коллективка илһам, якты рольләр һәм изге эшләрендә зур уңышлар телибез!
Актаныш дулкыннарында
30 мар., 08:10
2026 нчы ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш радиосында (90.0 FM) «Туган ягым фидакарьләре» дип исемләнгән рубрикалар циклы дәвам итә 🎙30 Март 18.00 дә эфирга чыгачак сәхифәбез - РСФСР ның атказанган мәдәният хезмэткәре, киномеханик Шәмсиев Шамгул Шәмсиәхмәт улының якты истәлегенә багышлана📽🎞90.0 FM ешлыгында Актаныш радиосын тыңларга онытмагыз📻
Актаныш дулкыннарында
30 мар., 07:31
Иҗади шәхесне ничек биләүдә чактан ук тәрбияли башларга? Яңа Әлем балалар бакчасын бу уңайдан чын мәгънәсендә талантлар үстерүче остаханә дип атарлык. Биредә театр сәнгате гади бер түгәрәк кенә түгел, ә өстенлекле юнәлеш рәвешен алган. Рольләр өйрәтеп кенә калмыйча, балаларның күңелен ачарга сәләтле профессионаллар: бакча мөдире Гүзәл Сәрвәрова, музыка тәрбиячесе Айзәрә Мирзиева һәм тәрбияче Ландыш Мөхәммәтдинова белән туры эфирда шул хакта фикер алышачакбыз. Тапшыру 31нче март сәгать 12дә башлана. Безнең ватсап номеры – 8 950 665 60 00. Сездән, хөрмәтле тыңлаучылар, сораулар, фикерләр, теләкләр көтеп калабыз. 90,0 FM
Актаныш дулкыннарында
28 мар., 04:13
Дүшәмбе, 30 нчы март, 12.00 дә Актаныш радиосының (90.0 FM) туры эфир кунаклары — Такталачык мәктәп-интернаты укытучы-тәрбиячеләренең театр коллективы 🎭Бу педагоглар тамашачыларга чын театр бүләк итә, ә спектакльләрдән кергән барлык акчаларны үз мәктәпләренең ихтыяҗларына юнәлтәләр. Аларның төп принцибы — ярдәм итә һәм илһамландыра торган сәнгать!🗓 Кайчан: 30 мартта 12:00 сәгатьтә 📻 Кайдан тыңларга: 90.0 FM. Актаныш радиосыПедагогларга изге сүз белән ярдәм итегез! Сорауларыгыз һәм теләкләрегезне 📱 Ватсап: 8-950-665-60-00 номерына язмача кабул итәбез.
Актаныш дулкыннарында
26 мар., 12:35
Рамазан ае тәмамлануга башланып киткән Шәүвәл ае; аның тарихы, үзенчәлекләре; әлеге ай кысаларында ураза тотуның, ният итүнең тәртипләре; моның өчен Раббыбыз тарафыннан вәгъдә кылынган саваплары турында сөйләшәбез "Иман нуры" сәхифәсенең чираттагы чыгарылышында. Студиябез кунагы янәдән-Актаныш районы имам-мөхтәсибе, "Җәмигъ" мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин. Тапшыру 27нче март иртәнге сәгать 7дә башлана. 90,0 FM
Актаныш дулкыннарында
24 мар., 05:00
24нче март-дөньякүләм туберкулезга каршы көрәш көне. Әлеге авыру, яңа инфекцияләргә урын биргән хәлдә, беренче карашка инде күптән тарих дәреслекләрендә генә калгандай тоелса да, табибләр чаң суга – туберкулезга карата уяулыкны киметү кешелеккә җитди янау рәвешен алырга мөмкин. Статистикадан күренгәнчә, безнең районда һәм илебездә дә авыручылар саны күп түгел, әмма нәкъ шушы күренеш ялган куркынычсызлык хисе тудыра да инде. Әллә шуңа манту пробасыннан баш тартучы әти-әниләр саны ешайганнан-ешая. Ә бит туберкулез таякчыгы иң җиңел ысул-һава юлы белән йогучан һәм адәм баласын иң көтелмәгән урыннарда сагалый. Ни өчен профилактика бу очракта иң мөһим саклану чараларыннан саналуы хакында без бүген Актаныш районы үзәк хастаханәсенең балалар фтизиатры, ТР атказанган табибәсе Рифа Сәнияф кызы Ибраһимова белән сөйләшәбез. Тапшыру 24нче март сәг 12дә башлана. 90,0 FM Әлфия Мөхәммәтова фотосы.
Актаныш дулкыннарында
12 мар., 09:24
Дәвам иткән изге Рамазан ае кысаларында Актаныштагы мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре бер-бер артлы оештырылып тора. Авыз ачарга дип килгән халыкка анда хәзрәтләр ураза тотуның хикмәтләре турында үтемле вәгазьләр сөйлиләр. 10нчы март көнне Җәмигъ мәчетенә Зәй шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин килгән иде. Аның вәгазен язмада тыңларга тәкъдим итәбез. 13нче март иртәнге сәгать 7дә Актаныш дулкыннарына кушылырга онытмагыз. 90,0 FM Филиза Гомәрова фотосы.
Актаныш дулкыннарында
11 мар., 10:20
2026 елда Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш радиосында (90.0 FM) "Туган ягым фидакарьләре"дип аталган радиотапшырулар циклы дәвам итә🎙12 март көнне 7.00 дә эфирга чыгачак сәхифәбез "Почет билгесе" ордены кавалеры, авыл хуҗалыгы алдынгысы Гыйлметдинов Мозаффар Мөзһертдин улының якты истәлегенә багышлана.Актаныш радиосы (90.0 FM)📻
Актаныш дулкыннарында
11 мар., 06:12
2026 елда Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Актаныш радиосында (90.0 FM) "Туган ягым фидакарьләре"дип аталган радиотапшырулар циклы дәвам итә🎙12 март көнне 12:00 сәгатьтә «Актаныш " радиосы студиясендә (90.0 FM) — чор кешесе! Безгә Робсон Мирзаәхмәт улы Мусин киләчәк.Аның исеме Безнең төбәк мәдәнияте белән кызыксынучы һәркемгә яхшы таныш: ✨ ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре; Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты; 🎖 "Казанның 1000 еллыгы" медале иясе; Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен»медале иясе. Тапшыру турыдан-туры эфирда барачак🎤🎧Сезнең теләкләрегез хәзер үк WhatsApp: 8-950-665-60-00 гә кабул ителә.90.0 FM Актаныш радиосы📻 ⏰12 мартта 12:00 дә!
Актаныш дулкыннарында
9 мар., 06:26
Кадерле радиотыңлаучылар! 📻 Сезне 10 март көнне иртәнге сәгать 7:00 дә 90.0 FM дулкынында («Актаныш» радиосы) эфирга чыгачак Архивлар көне уңаеннан әзерләнгән махсус тапшыруны тыңларга чакырабыз. Тапшыруның кунагы — Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге сектор мөдире Мингазова Фирүзә Марс кызы булачак. Сез архив хезмәткәрләренең эшчәнлеге, тарихи мирасны саклаудагы мөһим миссияләре, шулай ук архивларда сакланучы уникаль документлар турында күп кызыклы мәгълүмат белә алачаксыз. 📜 Архивлар дөньясы белән якыннанрак танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! 10 март иртәсендә безнең белән элемтәдә калыгыз! 📻
Актаныш дулкыннарында
6 мар., 13:19
Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең әдәбият сөюче укучылары һәм педагог-оештыручы Алсу Хафизова - бүген кичке эфирыбыз кунаклары. Үзе дә кайчандыр мәктәп тактасы алдында, тәэсирләнеп, укучыларга белем биргән лаеклы ялдагы мөгаллимә Вәзилә Чинаеваның шигырьләрен алар Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тыңлаучыларыбызга ирештерәләр. Тапшыру 6.03.26 18 сәгатьтә башлана. 90,0 FM
Актаныш дулкыннарында
5 мар., 05:42изменён
🌷 «Актаныш» радиосы студиясенә (90.0 FM) рәхим итегез! 📻🌸 5 нче март көнне сәгать 12:00дә туры эфирда радиостудиябез үз ишекләрен киң итеп ачып, «Без бергә» фонды вәкилләре — Лилия Гикрамина һәм Фирдания Нуруллинаны каршы алачак.Әлеге батыр йөрәкле ханымнар — Ватаныбыз горурлыгы, чын геройлар. Аларның эшчәнлеге хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә күпкырлы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.🌺 Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне — халкыбызга мәхәббәт һәм Ватанга тугрылык белән яшәүче барлык гүзәл затларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен күркәм мөмкинлек.📲 Үзегезнең теләк-тәбрикләрегезне WhatsApp аша +7 (950) 665-60-00 номерына юллагыз.
