Последние посты

Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
21 сент., 13:21изменён
Франкфурт, зарыгып көткән хәбәр.Салкын көзге кичне бергә моңланып уздырырга, 25 сентябрь көнне сәгать 19.00 да Фатирникка дәшәбез.☕️🫖Җылы эчемлекләрегезне (чәй, каһвә, кайнар шоколад һәм башка хәләл эчемлекләрне) үзегез белән алырга рөхсәт ителә! Керү бушлай.Адресы: Mainzer Landstraße 293, 60326 Frankfurt am Main
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
16 сент., 11:15изменён
12 сентябрь көнне Берлин һәм аның тирәсендә яшәүче милләттәшләребез Zehrensdorf авылындагы татар әсирләре каберләрен зыярәт ите. Бу чараны оештыруда катнашкан Тимур Харрасның хәбәрен һәм фотоларын тәкъдим итәбез:"Бу көнне режиссер һәм язучы, доктор Маркус Шлафке башта Zossen шәһәрендә узган ярминкәдә кечкенә стенд оештырып, якындагы Weinberge татар сугыш әсирләре лагере һәм аның белән бәйле Zehrensdorf зираты турында сөйләде. Ул җирле кешеләрнең үзләре яшәгән районның Беренче бөтендөнья сугышы белән бәйле тарихы турында күбесенең хәбәрдар булмавын, шул ук вакытта бу тарихның аларда зур кызыксыну уятуын билгеләп үтте.Соңрак якынча 13 кеше, күбесенчә татарлар, Zehrensdorf авылындагы сугыш әсирләре зиратына экскурсиягә кушылды. Маркус зиратның тарихы һәм үзенең татар әсирләренең каберләрен эзләп табу, аларның исемнәрен зираттагы төгәл җирләнү урыннары белән бәйләүгә багышланган гаҗәепZEHRENSDORF INDIAN CEMETERY · 4.5★(2) · Military cemeteryWünsdorf, 15749 Zossen, Germany
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
16 сент., 11:15

Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
7 сент., 09:43
переслано из @berqene
Дуслар, ниhaять, икенче сезон һәм аның беренче чыгарылышын тәкъдим итәбез🥳🎙"Җәйге истәлекләрем"дип аталган бу эпизодны без узган җәйге ялларга, уздырган кадерле мизгелләргә, якыннарыбыз белән зарыгып көткән очрашуларга, ел буена җитәрлек көч, илһам биргән сәфәрләргә багышладык.Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, AppleМонтаж: Гүзәл Шакирҗанова 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
7 сент., 09:43изменён
Шәп хәбәрләр: татар телендә эмиграция турындагы «Бер генә сәгатькә» подкастының икенче сезоны башланды🤌🏻 Тыңлыбыз🎧TelegramЭмиграциядәге тормыш турында татарча подкаст Сезнең фикерләр өчен аноним чат-бот @BerGeneBot (төрле телне кабул итә)Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар pinned a photo
31 авг., 09:03

Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
31 авг., 09:03изменён
Алманияда яшәп иҗат итүче дусларыбыз Adelya Abadeli һәм Динар Гарипов 30 август Татарстан көне уңаеннан үзләренең яңа язмаларын тәкъдим итте.Барлык мәйданчыкларда тыңлагыз: https://band.link/aq_qalfaq
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
24 авг., 07:23
Кадерле дуслар,август ае, җәй азагы - татарларның күңелендә үтә аерым урын алып тора: 1990 елдан башлап 30 августта ел да Татарстан республикасы көне бәйрәм ителә. Ватаннан ерак яшәүгә карамастан, без әлеге көнне шулай ук билгеләп үтәргә яратабыз.Быел без Татар китап клубының чираттагы очрашуын нәкъ шушы бәйрәмгә багышлыйсыбыз килә. 90-еллар башында туган әдәби текстлардан тыш, бергәләп Татарстан республикасының суверенлыгы турындагы декларацияне дә укырбыз, ул еллардагы шәхесләрнең истәлекләре белән дә танышырбыз🙏🏻 Рәхим итегез!Вакыты: 29 август, 11.00 Урыны: Элемтә музее кафесы
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
18 авг., 13:13
Мүнхен 🧁 Сөйләшү клубының көзге-кышкы очрашу көннәре 🤩 Саклап куегыз 📚📍Урыны: Bellevue di Monaco, Müllerstraße 2, 80469 München⏰ Вакыты: 12:00, 12 сентябрь, 10 октябрь, 14 ноябрь һәм 12 декабрь 🍕☕️ Нишлибез? Татарча аралашабыз, яңа сүзләр өйрәнәбез, уеннар уйныйбыз, кызыклы китаплар укыйбыз һәм, әлбәттә, чәй эчәбез ☕Безнең клуб һәркем өчен ачык, татар телен белү дәрәҗәсе мөһим түгел!Кушылыгыз, барыгызны да көтәбез🙏
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
17 авг., 14:21

Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
17 авг., 14:18изменён
7 август көнне Майндагы Франкфуртның Alte Schmelze күргәзмәләр залында "Сак булыгыз, уалучан!" (Handle with Care) күргәзмәсе эшли башлады. Ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк һәм без сезгә аны барып күрергә киңәш итәбез🙏🏻Бу күргәзмә нәрсә турында? Күргәзмә үз эченә 6 ай дәвамындагы сәяхәт вакытында тупланган 30 артефактны җыйган. Алар - гаилә архивлары, төрле буынның бер урыннан икенче урынга күченү (миграция) тарихлары, аның сәбәпләре турында уйланулар һәм аны кабул итү нәтиҗәсендә туган әсәрләр.Әлеге әсәрләр (артефактлар) иҗатчылар тарафыннан төрле формада тәкъдим ителә: фото, видео, чигү, китап һ.б. Аларда буыннар арасында элемтә югалу өчен кайгыру, югалтуның сәбәпләрен аңлау, үз-үзеңне табарга омтылу сизелә.☝🏻Күргәзмәдә, шул исәптән, Гөлшат Гобәйдуллина, Денис (Гафиатуллин) Волков, Миләүшә Гафурова кебек Татарстан иҗатчыларының эшләре дә тәкъдим ителгән һәм татар гаиләләренең
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
15 авг., 12:04изменён
Татар моңын сөючеләр игътибарына.Нидерландта яшәп иҗат итүче дусларыбыз "Duo Moñ” 21 ноябрьда Роттердам шәһәрендә узачак "Күңелемдә яз" концертына чакыра.Әлеге концерт татар классик музыкасын иҗат итүче, атаклы композиторлар Рөстәм Яхин һәм Нәҗип Җиһановның юбилейларына багышлана. Кичәдә композиторларның әсәрләре, алар иҗат иткән җырлар башкарылачак. Рәхим итегез!Тулырак мәгълүмат һәм билетлар биредә:https://aliya-iskhakova.tickable.nl/de-lente-in-mijn-hart
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
10 авг., 13:23
переслано из @kuperbrucke
🥚 Ашамлыклар / LebensmittelТөп сүзләрне рәсемгә тупладык. Бер сүз аеруча кызык: шикәр – der Zucker 🧂Ике телгә дә ул гарәп теленнән кергән.Тагын нинди сүзләр өстәр идегез?
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
10 авг., 13:23
Җәйге яллар сезоны булганда, безнең дуслар яңа канал ачып җибәрделәр – Küper/Brücke | Deutsch auf Tatarisch 💚🇩🇪Бу проект – алман телен татарча өйрәнүчеләр һәм татар телен алманча өйрәнүчеләр өчен. Кушылыгыз!
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
3 июл., 18:37изменён
Урааа, Мүнһенда янә – Татарча караоке! 🎤18 июль көнне безнең "Татарча сөйләшү клубы" сезне янә татарча җырларга чакыра! Бергәләшеп җыелып, танылган татар җырларын башкарырбыз. Үзегез белән чәйгә тәм-томнар алып килегез, бергәләп чәй дә эчәрбез ☕️Килергә теләсәгез, Рашатка яки Алиягә языгыз! Көтәбез! 🎶📍Урыны: Alte Heimat Treff (Nachbarschaftstreff), Мүнһен 🕛 Вакыты: 12:00, 18 июль, шимбәКатнашу бушлай, әмма урын арендасы өчен бергәләп акча җыячакбыз 🪗
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
13 июн., 19:47изменён
Берлин һәм тирәсендәге милләттәшләр игътибарына⤵️20 июнь көнне Volkspark Friedrichshain паркында Моң киче узачак. Программада: татар җырлары, гитара чыңнары, пикник, аралашулар, Сабантуй уеннары.Бу кичтә сезнең өчен гаҗәеп тавышлы Аделя Абадели җырлаячак. Аның белән бергә искиткеч талантлы Динар белән Эльнар җырлап, гитарада уйнаячаклар. Ә сез аларга кушыла аласыз.17.00 - җыелабыз, 18.00 - башлыйбыз.Теркәлү өчен сылтама: https://fienta.com/de/mo-kiche-tatarischer-musikabend21 июнь көнне сәгать 13:00 да Fete de la Musique фестивале кысаларында Аделя Абадели, Динар һәм Эльнар Берлин урамнарын татар җыр-моңнарына күмәчәк. Аннан соң барыбыз бергә җыелышып "Точка" китапханәсендә чәй артында эмиграцияда татар музыкасы турында сөйләшебез, "Ике арада | Dazwischen“ исемле кызыклы интерактив үткәрәбез. Әлеге чарага яшүсмерләрнең катнашуын көтәбез🙏🏻Теркәлү:https://fienta.com/de/ike-
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
4 июн., 11:49
Узган атнада Франкфурт тирәсендә яшәүче татарлар җыелышып, Корбан бәйрәме хөрмәтенә пикник оештырдылар, бәйрәм белән котлаштылар. Әлбәттә, мондый очрашулар ашау/сөйләшү белән генә чикләнә алмый, кайда татар - шунда Сабантуй🤩 Сабантуй уеннарында балалар бик яратып катнашты. Әтиләр дә балаларыннан калышмады, аеруча яратып аркан тартуда көч сынашты💪🏻Сез әле дә "кайчан Сабантуй безнең якларда да узар инде?" дип аптырап утырасызмы? Безгә языгыз, җаен өйрәтербез☺️🙏🏻
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
27 мая, 19:03изменён
🌙 Кадерле дуслар! Мөхтәрәм милләттәшләр!Сезне ихлас күңелдән Изге Корбан гаете белән котлыйбыз! 🕌Бу якты бәйрәм һәр йортка иминлек, бәрәкәт, тазалык-саулык һәм күңел тынычлыгы алып килсен!Майндагы Франкфурт тирәсендәгеләр өчен актуаль мәгълүмат:Корбан бәйрәме уңаеннан, елдагыча без сезне бергәләп табигать кочагында ял итәргә — уртак грильгә чакырабыз 🔥Вакыты: 30 май, сәг. 10:00 Урыны: Mainz Bischofsheim🌳 Нәрсәләр көтелә? - тәмле табын артында күңелле аралашу; -чара узачак урында балалар өчен махсус уен мәйданчыгы бар, шуңа күрә нәниләребезгә дә күңелле булачак; - бергәләп Сабантуй ярышларын уздырабыз.❗️ Оештыру сораулары: Ризык һәм эчемлекләрне дөрес итеп бүлешү һәм сатып алу өчен, катнашырга теләүчеләр, зинһар, алдан Исәндәргә языгыз.
Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
18 мая, 10:25

Алмания татарча: чаралар, вакыйгалар
18 мая, 10:07изменён
Күпләр җомга көнне Берлинда булып узган Дәфнә/Ширин концерты турындагы хәбәрне зарыгып көтәдер?! Беләбез! Кичәдән күп җылы фото, видеолар һәм аннан да җылырак кайтавазлар җыелды🫰🏻Бергәләп карыйк, тагы бер кат шул сихри халәткә чумып алыйк - монда сүзләр артык кебек… ⬇️(Ps кызлар икесе дә татарча да, инглизчә дә камил сөйләшә🫰🏻 Pps концерттан сезнең дә видеолар булса, уртаклашыгыз🙏🏻)
