Последние посты

*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
2 сент., 05:15
🤲Баланы мәктәпкә дога укып озату хәерле булыр.رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ"Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин".(Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә) догасын укырга һәм баладан кабатлатырга.Аннан соң:"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа.""Аллаһым, бүген бу балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә.
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
22 июл., 08:40
переслано из @sabantuyj
Август саны тышлыгында "Сабантуй" журналының якын дуслары - абыйлы-сеңелле Динар белән Динә Миннекаевлар! Бик актив, тырыш балалар! Шөгыльләре дә шактый. Иҗади, сәләтле укучыларыбыз белән август ае санында якынрак таныша алырсыз, дуслар!
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
21 июл., 11:44
Хәзер зуууур түземсезлек белән «Сабантуй» журналын көтәбез🥰🙏🏼
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
21 июл., 11:44
переслано из @sabantuyj
Редакциябездә иртәдән кызу🔥Журналыбызның август саны тышлыгына фотосессия📸
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
21 июл., 11:44
переслано из @sabantuyj

*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
8 июл., 14:46
Дуслар! Роберт абый Миңнуллинның туган көне уңаеннан «Сабантуй» журналы белән «Әниләр клубы» 1 нче июльдән онлайн-марафон игълан итә. Катнашырга чакырабыз! Тулырак мәгълүмат биредә 👇 https://vk.ru/wall-33407343_34184
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
8 июл., 14:45
переслано из @sabantuyj
Дуслар! Роберт абый Миңнуллинның туган көне уңаеннан «Сабантуй» журналы белән «Әниләр клубы» 1 нче июльдән онлайн-марафон игълан итә. Катнашырга чакырабыз! Тулырак мәгълүмат биредә 👇https://vk.ru/wall-33407343_34184
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
4 июл., 18:00
💃🏼Сөмбел Галимуллина – иң актив әниләребезнең берсе. Ике бала әнисе: Сәфинә (9 яшь) белән Әминәне (2 яшь) үз үрнәгендә бик матур итеп үстерә.Аның тәрбия өлгесенең нигезендә – дин! Иң беренче чиратта, баланы иманлы, миһербан-шәфкатьле, тәүфыйклы, итагатьле итеп тәрбияләүне алга куя💯
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
25 июн., 11:55
Минзәлә театры Фәнис Яруллин пьесасы буенча язылган спектакль премьерасы тәкъдим итә 🔥 Александр Далматовка рәхмәт! Фәнис Яруллин пьесалары сәхнәдә яшәргә тиеш! 🔥Кстати, мин – Фәнис Яруллин драматургиясен фәнни яктан өйрәнеп, диплом эше һәм магистрлык диссертациясе язган бердәнбер кеше.
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
22 июн., 09:43
Сезнең өчен "Әниләр клубы" нәрсә ул? 🥰👇🏼
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
15 июн., 13:11
Булдыралар кызлар! Журнал да чыгаралар, атна саен бәйрәм оештыралар! 🥰
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
15 июн., 13:10
Хөрмәтле әниләр! Сезне тагын бер матур чарага чакырып игълан куям әле. Балаларыгызга бәйрәм ясагыз!17 июнь 12:00 сәгатьтә без сезне «Салаватик» төркеме җырчылары һәм «Салават күпере» редакциясе белән күңел ачарга чакырабыз!🥰 Бергәләп: 🌈«Салаватик»лар белән биербез һәм җырларбыз; 🌈Табышмаклар чишәрбез, уеннар уйнарбыз; 🌈Мастер-класста матур һәм шаян битлекләр ясарбыз!Ә тагын программада: 📚«Салават күпере» журналы редакциясе чыгарган китаплар ярминкәсе; 🎨Китап сатып алучыларга бүләккә АКВАГРИМ!Бәйрәмдә катнашу өчен, теркәлергә онытмагыз!👇 https://forms.yandex.ru/u/6a2fe17f49af47b51c74e685
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
14 июн., 12:33

*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
14 июн., 12:20
«Әниләр клубы» рухландыргыч очрашуга чакыра!Казан шәһәрен ХХ гасырда яшәгән күренекле татар хатын-кызлары күзлегеннән күрергә телисеңме? Алайса Казан үзәге буйлап узачак экскурсиягә кушыл.Бу урамнарда Фатиха Аитова кызлар мәктәбе ачу турында хыялланган, Гөлсем Болгарская "Сәйяр" труппасы актерлары белән очрашкан, Сара Садыйкова беренче көйләрен иҗат иткән, Вафирә Гыйззәтуллина милләт язмышы дип көенеп йөргән.Сине бу экскурсия файдалы эшләргә рухландырыр, яңа кешеләр белән таныштырыр.Казан үзәгендә башланган очрашу Салих Сәйдәшев музеена экскурсия һәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланачак.Экскурсияне Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее фәнни хезмәткәре Алсу Хафиз үткәрә.📅 28 июнь ⏰ 15.00 🎟️ Катнашу 1000 сум 📱 Язылу өчен телефон +7 917 921 5065
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
12 июн., 19:10

*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
12 июн., 19:06
Беребезгә дә сер түгел, бүгенге көндә безнең тормышта хәрәкәт әз. Күпчелек транспортта хәрәкәт итү, көн дәвамында утырып тору күзәтелә. Бу, үз чиратында, сәламәтлек ягыннан гына түгел, психологик яктан да билгеле бер проблемаларга китерергә мөмкин, дип саный балалар психологы Ильмира Муфтахова.Хәрәкәтле уеннар исә бу проблемаларны чишүдә яки булдырмый калуда зур роль уйный.Уен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйдәп баручы эшчәнлеге булып тора, ягъни бу яшьтә бөтен әйбер балага уен аша сеңдерелә.Җәй көне өстәл янына утырып үсеш дәресләре уздырганчы, баланы хәрәкәтле уеннар аша үстерү отышлырак.Хәрәкәтле уеннарның файдасы нәрсәдә соң? Уеннарның төренә карап, тән сәламәтлеген ныгытудан алып, бер-берсе белән аралашырга, килешергә, куркуны җиңәргә, социаль җирлектә үзеңне тотарга, кагыйдәләр белән уйнарга өйрәнүгә кадәр атарга була.Быелгы җәйдә «Әниләр клубы» хәрәкәтле уеннарга зур
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
3 июн., 05:18
«Татмедиа»гы беренче һәм иң яраткан җитәкчем...Бер теләгемә каршы килмәгән, барасы килгән җиремә җибәргән, язасы килгән темага язарга рөхсәт биргән җитәкчем... Өйдән эшләргә, иртәрәк кайтып китәргә, соңга калып эшкә килергә рөхсәт иткән җитәкчем...Шулкадәр кешелекле, гади, ярдәмчел җитәкче иде... Радик Рәшитович дигәч, әйтмә әле шулай, дия иде. Телефонда ШЕФ дип язылган һәм эштән киткәч тә үзгәртелмәгән бердәнбер җитәкче Радик абый.Соңгы сөйләшү узган атнаның пәнҗешәмбесендә булды. Әдәби кафе янында күрештек. Хәл сорашкач: «Динара, Дагестанга баруыгыз турында яз инде, әйдә. Отпусклар чоры башлана бит. Андый матур сәяхәт, машина бн ял итәргә бару турында язарга кирәк»,–дип, тагын канатландырды... Канатлар сынасы килгәндә дә җаен тапты Радик абый...Догада булырбыз. Урыны оҗмахта булсын 🤲🏼
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
3 июн., 05:17
переслано из @matbugat
Без сүзсез калдык (((Дустыбыз Радик Сабиров вафат."Татар-информ" хәбәр итте.Хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"да.
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
27 мая, 15:51
«Әниләр клубы»ның бу очрашуын балаларыбызның җәйге ялдагы куркынычсызлыгына багышладык. Кызганыч, каникулда алар белән бәйле аяныч хәлләр арта...Очрашуда спикерыбыз – балаларның да, әти-әниләрнең дә яраткан табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Илдус Җәудәтович Лотфуллин статистик мәгълүматлар белән, ләкин куркытмыйча гына сөйләде. Балаларны суда, эсседән, уен мәйданчыгында, машинада кызудан, хәтта балтырганнан саклау турында тәфсилләп аңлатты.Юк вакытын бар итеп, җентекле презентация ясап, тыгыз эш графигында безгә хөрмәтен күрсәткән Илдус Җәудәтовичка рәхмәт.Бәйрәм алдыннан балаларын, ирләрен калдырып килгән әниләргә дә рәхмәтем чиксез. Башка көнгә дә күчерүемне үтенделәр. Ләкин без шулкадәр тиз режимда яшибез. Алдан планлаштырылган эшне күчерү бик авыр.Ике баласы белән автобуста Салават күпереннән килгән Сөмбел дә, няняга кечкенә Әминәбезне калдырып килгән Алсу да,
*Әниләр клубы*_Динара ӘХМӘТ
20 мая, 11:19
Хөрмәтле әниләр!«Әниләр клубы»ның җәйге сезонын барыбыз өчен дә актуаль булган очрашу белән башлап җибәрәбез.Сезне балаларның җәйге куркынычсызлыгына багышланган очрашуга чакырабыз. Очрашуның спикеры – педиатр, доцент, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин.Җәйге яллар алдыннан балаларны нинди куркынычлар көтүе, эсседән саклану, суда, урамда, кояш астында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшәчәкбез. Чарага әтиләрне дә чакырып калабыз. Балаларның иминлеге – уртак эшебез!📅 Вакыты: 26.05.26, 17:30 сәгать.📍 Урыны: ТАТМЕДИА бинасы, «Кәеф» студиясе.Очрашуда катнашу өчен 8 965 604 19 85 номеры буенча теркәлү сорала.Проект авторы – Динара Әхмәт.
