Последние посты

Әтнә таңы газетасы
22 сент., 15:32
Һәр өйдә үстерелгән гөлләр индивидуаль якын килүне таләп итә. Артык су сибү, кояш яктысының артык булуы яки караңгылык — болар барысы да аларга зыянлы гына. Шул хакта сезгә кисәтеп китәсебез килә, безнең карточкаларга күз салып үтегез әле #Атня-информ #этнэтаны #гөлләр
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 15:26
Көзге муллык - көзге матурлык«Һәр фасылның үз матурлыгы бар», - ди Югары Сәрдә авылыннан Гөлнур Хөснетдинова. Менә хәзерге вакытта табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы аеруча матур. Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Алтын көз ул – амбарларның ашлык белән тулуы, табынның яшелчә, җиләк-җимеш белән мул булуы да. Шул уңайдан Югары Сәрдә авыл клубы ишегалдында «Көзге муллык — көзге матурлык» дип аталган яшелчә-җимешләр, чәчәкләрдән гөлләмәләр, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешерелгән ризыклар һәм кышкылыкка эшләнмәләрдән торган күргәзмә оештырылды. Бәйрәмнең икенче өлешендә катнашучылар конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.Чара яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән пешереп алып килгән сый-хөрмәттән торган табын артында чәй эчү белән тәмамланды. Шунысы куандыра – чарада катнашучылар барысы да актив булдылар.
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 15:26
Әтнә район суды карар чыгардыӘтнә район судында сәламәтлеккә уртача зыян салу турындагы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды. 2026 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Әтнә район суды РФ ҖК 112 маддәсенең 2 нче өлешенең «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче Р.Р. Заһидуллинга карата җинаять эшен — корал сыйфатында кулланыла торган әйберләрне кулланып, аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салуны карады. Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде. Җәза билгеләгәндә суд гаепне тулысынча тануны, үзе килүне, гаепләнүченең һәм аның якын туганнарының сәламәтлеге торышын, уңай характеристикаларны исәпкә алган. Җәзаны авырайта торган хәлләр ачыкланмаган. Р. Р. Заһидуллин гаепле дип табылды һәм аңа 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. РФ Җинаять кодексының 73 маддәсе нигезендә, җәзаны 2 ел сынау срогы белән шартлы
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 15:25изменён
Чембулатларга - РәхмәтЧембулат авылы халкы да бердәм рәвештә гошер җыеп Кенәр интернат-мәктәбенә илтеп тапшырды. Бу хакта авыл клубы мөдире Камил Галләмов хәбәр итте. Башта авыл халкы китергән бәрәңге, кабак, варенье, компот, кәбестә, кишер, чөгендер ише яшелчәләрне авылдашлары Рәзинә Һадиеваның гаражына туплаганнар. Хәтта Иске Җогыптан да китерүчеләр булган. Аннан 2 тонналап тәшкил иткән бу яшелчәләрне Солтан хәзрәт машинасы белән илтеп тапшырганнар. «Бик шатланып, куанып каршы алдылар һәм озатып калдылар», – диде ул. Интернат-мәктәп директоры Хәмбәл Вәлиев Чембулатларга Рәхмәт хаты да тапшырган.
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 15:23
ТР башкаласында ачык шәһәр территорияләрен кимерүчеләргә каршы көзге дератизация башланды. Салкыннар килгәнче Казан дезинфекция станциясе белгечләре 545,376 гектар мәйданны эшкәртергә тиеш. ТР башкаласында ачык шәһәр территорияләрен кимерүчеләргә каршы көзге дератизация башланды. Салкыннар килгәнче Казан дезинфекция станциясе белгечләре 545,376 гектар мәйданны эшкәртергә тиеш. Эшләр ике атна элек башланды: бүгенге көнгә кимерүчеләргә каршы эшкәртү процедуралары 176,876 гектар мәйданда үткәрелде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте. Дератизация чаралары шәһәрнең үзәк өлешендә, Казансу яры буенда, «Казан» гаилә үзәге янындагы территориядә, Универсиада, Җиңү, «Черек күл», «Наратлык», Гаврилов урамындагы «Савиново» паркларында, Урицкий исемендәге паркта, шулай ук башка шәһәр киңлекләрендә үтте. Көзге дератизацияне салкыннар килгәнче – якынча октябрь аенда Татар-информ
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 09:47
Тезләнгән хәлдә урындык этеп хәрәкәтләнә Арыда ялгыз яшәүче Гөлсәгъдәт әбинең бүгенге халәте әнә шундый. Күпне күргән, күпне кичергән Гөлсәгъдәт әби Фазуллина 97нче яше белән бара. Тулырак: https://atnya-rt.ru/news/timer-zklelr/tezlangan-xalda-uryndyk-etep-xarakatlana
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 09:42
ВИЧ турында белергә кирәк. Әтнә үзәк район хастаханәсе фельдшерлары предприятиеләрдә һәм авыл җирлегендә лекцияләр үткәрделәр Күңгәр ФАП фельдшеры Шакирова Гүзәлия һәм Олы Мәңгәр ФАП фельдшеры Нигъмәтҗанова Зәйнәп профилактика эшләрен дәвам иттеләр. Алар Ф.Галиев исемендәге СХПК предприятиясенә һәм Олы Мәңгәр авыл җирлегенә килделәр. Очрашуларның темасы бик мөһим иде — ВИЧ-инфекцияләрне кисәтү. Фельдшерлар коллективларга вирусның ничек таралуын, аны ничек ачыкларга мөмкин булуын һәм иң мөһиме — үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеген аңлаттылар. Чарада катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды, сорауларга җаваплар бирелде. Исегезгә төшерәбез: ВИЧка аноним һәм бушлай тест узу өчен поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин; Саклану чараларын куллану — инфекциядән иң нәтиҗәле саклану ысулы; Сәламәт яшәү рәвеше — авыруларны кисәтүнең нигезе. Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында.
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 07:19
Кырык тугызынчы елы да уңышлы Яңа Шашыда яшәүче игенче ярты гасырга якын комбайн штурвалы артында. Тулырак: https://atnya-rt.ru/news/beznekelr/kyryk-tugyzyncy-ely-da-unysly
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 07:10
Әтнәдә алмашынучан болытлы Һава көтелә. Явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с. Температура көндез +23...+25
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 07:06
Осень — время тепла и заботы о близких!Эмиз — федеральный бренд с подтверждённой репутацией качества, входит в список «100 лучших товаров России». Халяль. А еще Эмиз - это целая традиция сохранения семейных ценностей. И сейчас самое время позаботиться о своих близких.Только осенью: скидка 40% на всё! При покупке от 2-х бутылок (0,75 л) выгодно покупайте: 🔸 Эмиз Таврический 🔸 Эмиз Премиум 🔸 Эмиз Гранат 🔸 Эмиз ДиабетическийХит сезона — благородный кофе Эмиз. Уникальный состав (100% арабика, чёрный имбирь, тмин, экстракт финика, мангостин и гималайская соль) мгновенно обеспечит бодрость на целый день.Новинка — конфеты Эмиз. Подарят настоящее наслаждение вам и вашим близким. Мы создаём честно, вкусно и по-настоящему. Позаботьтесь о семье — сделайте заказ прямо сейчас!
Әтнә таңы газетасы
22 сент., 07:05
Хәерле иртә, Әтнәләр!🌞 Уңышлы эш көннәре булсын🙏
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 17:34
Бакчаларыбызда яшелчәләрне җыю эшләре тәмамланды. Яшел, кызарып өлгермәгән помидорларыбызны әрәм итмик әле, помидорлардан төрле рецептлар эшләргә тәгъдим итәбез, безнең карточкалардан карагыз👆 #Атня-информ #этнэтаны #соление
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 17:33
Юлда иминлек — һәркем өчен мөһим Бүген укучылар белән урамда һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында файдалы әңгәмә узды. Балалар җәяү йөргәндә, велосипедта һәм самокатта хәрәкәт иткәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында белделәр. Очрашуга кунакка юл иминлеге хезмәткәре килде. Ул укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юлда игътибарлы һәм сак булуның мөһимлеге турында сөйләде, төрле күңелсез хәлләр буенча мисаллар китерде. Балалар шулай ук кунакта вакытта һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Мондый очрашулар балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшырак аңларга һәм аларны көндәлек тормышта дөрес кулланырга ярдәм итә.
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 17:31
Кече Әтнә авылы халкы да гошер сәдакалары җыеп, мохтаҗларга ярдәм кулы сузган. Авыл имамы Әнәс Насретдинов сүзләренә караганда, халыктан барысы 3 т тирәсе яшелчә җыйналган. Алар барысы да Казандагы “Ярдәм” мәчетенә илтеп тапшырылган. “Биргән кешеләргә Аллаһның рәхмәте яусын”, – ди хәзрәт.
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 17:31
Күәм авылының Әмәш зиратында өсте бихисап чәчәкләр белән капланган һәм почмакларына Россия, Татарстан әләмнәре кадалган тагын бер кабер пәйда булды. 18 сентябрь көнне Ватаныбызны саклап махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Рәдиф Зөфәр улы Гыйниятовны соңгы юлга озаттылар. Аны озатучылар да, кабер казучылар да бик күп булдылар. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын иде.
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 14:58
переслано из @intertatgazeta
Температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sentyabr-axyry-klimatik-normadan-5-graduska-ylyrak-bulacak-5929552
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 09:56
переслано из @intertatgazeta
Татарстан Рәисе узган сайлаулар турында нәрсә әйтте: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstanlylarga-sailaularda-aktiv-katnasulary-ocen-raxmat-belderde-5929524
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 07:38
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане!Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье.Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год.Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий.Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи.Записаться кандидатом: на сайте heroes-tatarstan.ru или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00#КонтрактМинобороныРТ
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 07:33
Узган төндә Татарстан һәм Башкортстан территорияләрендә дошман пилотсыз очкычлары юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. Барлыгы, ведомство мәгълүматлары буенча, Россия төбәкләрендә узган төндә 244 дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән. «Узган төн дәвамында һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре белән Белгород, Брянск, Воронеж, Волгоград, Калуга, Курск, Орлов, Оренбург, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Тверь, Тула, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Адыгея Республикасы, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Кара диңгез акваториясе территорияләрендә очкыч тибындагы 244 пилотсыз очкыч аппараты юк ителде», – диелә хәбәрдә. Татар-информ
Әтнә таңы газетасы
21 сент., 07:33
Әтнәләрдән – зур ярдәм Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә керүче Бәрәскә, Олы Бәрәзә һәм Эшкәтә авылларында да халыктан гошер җыйнадылар. Олы Бәрәзә имамы Рәис Фәтхуллиннан алган мәгълүматларга караганда, барысы 13 т яшелчә җыеп, Казандагы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырганнар. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткереп, изге догаларын ирештергән. “Авылдашлар бердәм һәм тырыш безнең. Мохтаҗларга зур ярдәмебез, Раббыбыз кушканны үтәү үзебезгә зур савап булып әйләнеп кайтачак әле”, – ди имам.
