Последние посты

Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
18 июл., 09:04
Хәерле иртәләр! Алмагач бер атна эчендә шушы хәлгә килде,яфраклары очыннан кибеп бара,нинди авыру икән,нәрсә сибәргә? Рәхмәт1,290Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
18 июл., 08:53
Хэерле коннэр Апалар эйтегез пожалуйста ничек коткарырга бу гольне? Рэхмэт1,210Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
10 июл., 08:36
Исэнмесез, кыярда нинди чир бу, нэрсэ сибэргэ?
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
29 июн., 19:52
⬆️⬆️⬆️ Кладоспориоз - бу гөмбәчек бигрәк тә парник-теплицаларда үрчи. Анда 80% дымлылык, температура 22 градустан югары булса бу гөмбәчек бик тиз арада үрчи. Тузан рәвешендә җил белән, су белән, киемнәргә, аяк киеменә, эш коралларына эләгеп керә. Бу помидорларда гына түгел, шулай ук кыяр, кишер, виктория, агачларда да була. Гөмбәчек үсемлеккә эләккәннән соң 12-14 көн үткәч, беренче билгеләре күренә башлый. Башта аскы яфракларда, аннан үсемлекнең бөтен җиренә тарала. Шуңа күрэ астан җил уйнап торсын өчен аскы яфракларны өзәргә кирәк. Беренче билгеләре, рәсемдә күрсәтелгәнчә, аксыл, саргылт таплар барлыкка килү. Бу вакытта әле аны халык ысулы белән дә дәвалап була. Аның өчен 5 л суга 15-20 тамчы йод тамызып, шуңа 0,5 л сөт кушарга һәм сиптерергә кирәк. Яфракларның артына обязательно. Чөнки гөмбәчекләр шунда. Аннан алсу төстә марганцовкалы су яки 1:10 исәбеннән суга эче су (сыворотка)
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
29 июн., 19:52
1,250Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
29 июн., 02:37
Ни өчен чөгендернең яфраклары кызара? Бу натрий җитмәгәнне аңлата. Натрий җитмәсә чөгендер дә баллы булмый. Натрий җитмәгәндә чөгендергә тозлы су сибәргә кирәк. Беренче мәртәбә профилактика өчен, гөмбәчекләр, кортлар булмасын өчен, чөгендер 4-5 яфрак чыгаргач сибәргә кирәк (10 литр җылы суга 1 чәй калагы тоз). Аннан соң чөгендернең яфракларына карап сибәсез. Әгәр дә яфраклары кызара башлый икән 2 аш кашыгы тозны 10 литр суга кушып сибәргә кирәк. Су суык булырга тиеш түгел. Җылымса булсын. Һәм инде өченче мәртәбә җыярга бер ай кала сибәргә кирәк. Яфраклар кызармаган очракта әз дозада сибәргә. 1 чәй калагы тоз 10 литр суга. Чөгендерне җыярга 3 атна кала су сипмәскә кирәк. Бу вакытта чөгендер бал җыя. Тозлы су сезонга 2-3 тапкыр гына сибелергә тиеш.https://t.me/bakcha1
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
28 июн., 12:22
Хәерле көннәр, кечкенә слива агачының яртысы коричневый төскә кергән, нәрсәдән икән бу.1,190Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
26 июн., 17:22
🥒Кыяр яфраклары 🌱шиңә дип язасыз. Була ике төрле шиңү. Чын шиңү яки вакытлыча шиңү. Бу халәтләрне аера белергә өйрәнегез. Дәвалау - дөрес диагнозга бәйле.Вакытлыча шиңү кайчан була:🔸Эссе көндә 🔸Озакка сузылган корылыктан соң 🔸Теплицадагы кояш кызулыгындаХарактерлы билгеләре:✔️Кичкә яфраклар нормальләшә ✔️Иртән үсемлекләр яхшы күренә ✔️Шиңү иң эссе сәгатьләрдә генә булаНәрсә эшләргә: Су сибүне арттырырга Төш вакытында күләгәләргә
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
23 июн., 02:03
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә.Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез➡️ @ElmiraisxТөркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегезТелеграмм ⬇️⬇️⬇️https://t.me/bakcha1ВК ⬇️⬇️⬇️https://vk.ru/club234408199Мах ⬇️⬇️⬇️
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
22 июн., 02:23
🥒Кыярларның әче булу сәбәпләреКыярларның әче булуы - аларның кукурбитацин дип аталган, әче тәмле органик матдә туплану сәбәпле була. Бу матдә үсемлек тарафыннан стресслы шартларда, начар факторлардан саклану механизмы буларак эшләп чыгарыла.Әчелек барлыкка килүнең төп сәбәпләре:Дөрес су сипмәү 🔺Дым җитмәү кукурбитацинның концентрациясен арттыра. 🔺Артык су тамырларга стресс бирә һәм үсемлекнең туклануын боза. 🔺Салкын су (18 °C түбән) сибү стрессны көчәйтә. Корылык белән артык дымлануның чиратлашуы – тагын бер фактор. Температураның үзгәрүе Температураның кискен үзгәрешләре (мәсәлән, көндез +40 °C, төнлә +15 °C) кукурбитацин эшләп чыгаруны арттыра. 15 °C тан артык үзгәрешләр булганда, кыярларда аның микъдары 8-10 тапкыр арта. Салкын төннәр дә (12 °C түбән) үсемлекләргә тискәре йогынты ясый. Туклыклы матдәләрнең җитмәве яки артыгы Калий һәм азот дефициты әчелек туплануга
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
22 июн., 02:01
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә.Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез➡️ @ElmiraisxТөркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегезТелеграмм ⬇️⬇️⬇️https://t.me/bakcha1ВК ⬇️⬇️⬇️https://vk.ru/club234408199Мах ⬇️⬇️⬇️1,380Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
21 июн., 02:22
🥒Кыяр яфраклары 🌱шиңә дип язасыз. Була ике төрле шиңү. Чын шиңү яки вакытлыча шиңү. Бу халәтләрне аера белергә өйрәнегез. Дәвалау - дөрес диагнозга бәйле.Вакытлыча шиңү кайчан була:🔸Эссе көндә 🔸Озакка сузылган корылыктан соң 🔸Теплицадагы кояш кызулыгындаХарактерлы билгеләре:✔️Кичкә яфраклар нормальләшә ✔️Иртән үсемлекләр яхшы күренә ✔️Шиңү иң эссе сәгатьләрдә генә булаНәрсә эшләргә: Су сибүне арттырырга Төш вакытында күләгәләргә
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
21 июн., 02:07
Ни өчен абрикос ачы була?Абрикосның тәмсезләнүенә һәм ачылануына берничә сәбәп булырга мөмкин.Мәсәлән, азотлы ашлама җитмәү яки артык булу ачылык тудыра. Шуңа күрә минераль ашламаларны дөрес исәпләп чыгару кирәк, бу уңышны яхшырту гына түгел, ә бакчачыга ачылыктан котылырга да мөмкинлек бирә.Ачы абрикосның тагын бер еш очрый торган сәбәбе – тамырларның череп бетүе, ул артык күп су сибүдән килә. Бу җимеш культурасы дымлы туфракны яратмый, аның тамырлары череп, агачның гомуми хәленә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, яшел массаның кимүе күзәтелә, өлгергән абрикослар тиешле туклану алмыйлар, ачыланалар һәм аларның тәме начарлана.Еш кына бакчачылар өлгергән уңышны вакытында җыеп ала алмый, бу да абрикоста ачылык тудыра. Шуңа күрә өлгергән уңышны вакытында җыеп алырга һәм җимешләрне саклауга куярга яки эшкәртергә кирәк. Җыелган уңышның тәме аны саклау вакытында да начарланырга мөмкин.1,210Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
21 июн., 02:01
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә.Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез➡️ @ElmiraisxТөркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегезТелеграмм ⬇️⬇️⬇️https://t.me/bakcha1ВК ⬇️⬇️⬇️https://vk.ru/club234408199Мах ⬇️⬇️⬇️1,010Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
19 июн., 15:40
Хэерле көннәр, суганны нәрсәдер төптән ашый, кыяклары киселгән, ике тутэл суганнан берни калмаган, нәрсә булырга может икән.1,240Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
19 июн., 02:07
Менә помидорларның очыннан черүенең иң төп сәбәбе суны дөрес сипмәү. Суны әз-әзлэп еш сибәргә ярамый. Бик эссе көннәр торса атнага бер, 25 градус торса 10 көнгә бер 30-40 см га якын үтеп керерлек итеп бер тапкыр сибәргә кирәк. Әз-әзләп сипкән суны помидор яфракларына гына ала. Ә помидорларына ала алмый. Шулай ук тамырына да су җитми. Икенчедән, азотлы ашлама күп кертелү. Азот күп булу аркасында җирдән кальций ала алмый. Азотлы ашламаны чәчәк атканчы сибәргә кирәк. Өченчедән, җирдә кислотность күп булу бу чиргә китерә. Кислотность күп булганда җиргә көл кертергә кирәк. 1 стакан көлне 1 литр кайнар суга салып куегыз. Бер тәүлек торсын. Аннан шуңа 10 л су һәм 1 аш кашыгы чәй содасы кушып сибегез. Кальций очен Кальцевая селитра сибәргә кирәк. Төбенә сибәр өчен 1 шырпы кабы селитраны 10 л суга кушып сибәргә, яфракларына сиптерер өчен 1 аш кашыгы 10 л суга кушарга. Башланган гына чоры булса
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
17 июн., 02:42
Мучнистая росадан берничә халык чарасы:🌿Әче су (сыворотка) суга кушарга, болгатырга һәм сиптерергә (3 литр әче су+7 литр су). Процедураны атна саен кабатларга мөмкин. ☘100 г көлне 1 литр суга салып болгатырга һәм зарарланган урыннарга сиптерергә. Ике атна саен кабатларга киңәш ителә. Шулай ук әче сөт продуктларын да кулланырга мөмкин: 🌱1 литр кефир яки әчегән сөтне 10 литрлы чиләккә саласыз. Чиләк тулганчы су өстисез һәм авыру үсемлекләрне 3 көн аралыгында 3 тапкыр эшкәртергә. 🍃10 л суга кальцинирланган сода (2 аш кашыгы) яки аш содасы (4 аш кашыгы) салып, яхшылап болгатып сиптерергә. Яхшырак ябышу өчен 100 г эретелгән кер сабыны өстәсәң әйбәт була.❗️Шуны истә тотарга кирәк: халык чараларын куллансагыз чиратлаштырып сиптерегез.Уңышын җыйгач Топаз препараты сиптерергә кирәк булачак.https://t.me/bakcha1
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
16 июн., 12:56
Кыяр яфракларының өскә таба бөгелүенең сәбәпләре: Су балансының бозылуы Артык су сибү яки җитәрлек су сипмәү. Дөрес булмаган микроклимат. Югары температура һәм һаваның дымлылыгы түбән булу. Туклыклы матдәләр кытлыгы. Калий, кальций һәм магний җитмәү. Корткычлар һәм авырулар. Пәрәвез талпаннары, бетләр һәм төрле вируслар. Күчереп утыртудан стресс.
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
16 июн., 02:03
Хәерле иртә, дуслар! Барыгыз да исән-сау йоклап тордыгызмы? Уңышлы көннәр сезгә.Сорауларыгызны, матур чәчәкләрегезнең, гөлләрегезнең фотоларын шушында җибәрегез➡️ @ElmiraisxТөркемгә дусларыгызны кертәсегез килсә шушы сылтаманы җибәрегезТелеграмм ⬇️⬇️⬇️https://t.me/bakcha1ВК ⬇️⬇️⬇️https://vk.ru/club234408199Мах ⬇️⬇️⬇️1,430Открыть в Telegram
Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник
15 июн., 02:07
Карлыган, крыжовникның җимешләре нигә бөрешеп кибәләр дип язасыз. Кызыл һәм кара карлыган, шулай ук крыжовникның суы белән тукланучы гусеницалар – бу крыжовник күбәләгенең гусеницалары. Алар кечкенә, озынлыгы 1,5 см га кадәр. Башта алар пычрак-ак төстә, соңрак ачык яшел төскә үзгәрә, ә башлары карарак төскә керә. Тән төсе ачык сарыдан яшелгә кадәр үзгәрә, кайвакыт сорылары да очрый. Яшь җимешләр барлыкка килүгә ашый башлыйлар. Бер гусеница 15 карлыган яки 6 крыжовник җимешен юкка чыгара ала. Ашаганнан соң, алар пәрәвез буенча аска төшәләр, туфракка кереп, корт булалар. Зыян билгеләре: җимешләр ябышкак пәрәвәз белән чорнала, җимешләрдә кечкенә тишекләр дә күреп була. Зыян күргән җимешләр кызыл яки кара-шәмәхә төскә керә башлый.Яшәү циклының үзенчәлекләреКүбәләкнең "курчаклары" кышны туфракның өске катламында, зарарланган үсемлекләр астында үткәрә. Карлыган һәм крыжовникның чәчәккә
