Последние посты

Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
10 сент., 14:23
Республиканың яшьләр үзәкләрендә һәм авыл мәдәният йортларында «Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары катнашында концертлар сериясе узачак. Халык алдында ТР атказанган артистлары Владимир Шнитко, Илгиз Зәкиев һәм Әмир Әхмәдишин, шулай ук Зарина Хәсәншина, Илзирә Зарипова, Инсаф Ганибаев, Алексей Родионов, Камила Алескерова, Адилә Зиннәтуллина һәм Екатерина Ипполитова чыгыш ясаячак.Программада – мәхәббәт, дуслык, тугрылык, табигать һәм кешелек мөнәсәбәтләре турында рус һәм татар телләрендә җырлар. Тамашачыларны төрле буыннарны берләштергән таныш композицияләр көтә. «Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары катнашында концертлар сериясе иртәгә, 11 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә Шубан мәдәният йортында узачак.
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
10 сент., 13:39
Бүген "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Норма һәм Кариле авылларының көмеш волонтерлары өчен «Йөрәкләр 18 дә!» дип аталган күңелле спорт уеннары уздырды! 🏃♀️🏃♂️Катнашучылар җитезлек, көч һәм тапкырлыкта көч сынаштылар, эстафетада актив катнаштылар. Уеннар барышында күтәренке кәеф, дустанә мохит һәм матур аралашу хөкем сөрде.vk.ru/album-82297120_31185...
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
8 сент., 15:53
📝Всероссийский диктант «Россия — дом народов» на татарском языке🖊🧷8 сентября 2025 года Всероссийский диктант «Россия — дом народов» стал значимым событием в культурной жизни страны. Эта просветительская акция была приурочена ко Дню языков народов Российской Федерации и проходила в рамках Года единства народов России.🫂Благодарим всех, кто принял участие в этой важной акции, вне зависимости от языка написания и профессиональной принадлежности! Ваше стремление к знаниям и уважение к культурам народов России делают нашу страну сильнее. #МЦХыял #Балтасинскийрайон #Всероссийскийдиктант
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
7 сент., 07:27
Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә кукуруздан силос салу эшләре бара. "Татарстан" хуҗалыгында хезмәтнең иң кызган мәле. Көзге көннәргә беркайчан да ышанырга ярамый. Күмәк хезмәттә темплар түбәнәймәсен, игенче-механизаторларга хезмәт дәрте, яхшы кәеф телибез!
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
4 сент., 05:20
Есть профессии, которые являются не просто работой, а истинным призванием. Именно к таким относится труд учителя — человека, открывающего двери в мир знаний и формирующего будущее поколение. Ярким примером педагога по призванию является Махмутова Гульнар Ильдаровна, учитель русского языка и литературы Балтасинской гимназии из Балтасинского муниципального района.За её плечами 31 год верного служения своему делу. Этот впечатляющий стаж говорит о невероятной преданности профессии, мудрости и бесценном опыте, который она ежедневно передаёт своим ученикам. Высшая квалификационная категория, присвоенная Гульнар Ильдаровне, служит официальным подтверждением её высочайшего мастерства и профессионализма.Настоящим триумфом педагогического таланта стали результаты её учеников. Два года подряд они добивались максимального успеха на экзаменах, показывая блестящие 100 баллов:2021 г. — Ахметова
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
4 сент., 05:20

Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
3 сент., 03:43
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Иртәбез яхшы хәбәрләр белән генә башлансын, көнебез уңышлы узсын!
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
2 сент., 19:37
Сосна авылыннан Закировлар гаиләсе “Татарстан 24” каналының "Буыннан- буынга" тапшыруында катнаштылар һәм үзләренең нәселдән - нәселгә күчеп килә торган данлыклы чабата биюләрен башкардылар. Афәрин, Закировлар!
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
2 сент., 11:15
переслано из @ramilnutfullin
Республика коне уңаеннан башкалада узган ат ярышларында Татарстан хуҗалыгының "Мисс Татарстан" кушаматлы аты 3 яшьлек чиста токымлы биялэр арасында 1800 метр узышта 1 урын яулады һәм 500 мең сум акчалата бүләккә лаек булды. "Клеопатра Афина" кушаматлы ат 2 урын алды. Атларның җайдаклары Терентьев Дмитрий һәм Могамет Капушев. Җиңүчеләрне котлыйм! Атның даны егет кулында! Балтач атларын таныткан, данлаган җайдакларга, җитәкчеләребезгә, Афәрин!
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
2 сент., 06:25
Урак өсте кампанисенең бишенче атна нәтиҗәләре буенча «Борнак» хуҗалыгының ике комбайнчысы Илдар Шакиров һәм Ленар Муллагалиев вымпелга лаек булды.Раузит Габдрахманов исә «2026 елның иң яхшы шофёры» булып танылды.Вымпел алуга ирешкән алдынгыларыбызны әлеге уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм бәрәкәтле хезмәт көннәре теләп калабыз!
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
2 сент., 04:44
🍁💖Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! 🍂☀️Сентябрь кояшы әле җәйне хәтерләтә, әмма салкынча һавасы инде көз турында искә төшерә. Шулай да, бүгенге көн – иртәгегә ярамый, диләр, ул – кабатланмас! Көзнең һәр мизгелен кадерләп, матур итеп яшик! Хәерле, уңышлы көннәр барчабызга да! ❤️ 
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
1 сент., 20:14
Җирлекнең төзеклеге, тәртибе һәм санитар чисталыгы өчен җаваплылык — һәр гражданның намус эше. Санкцияләнмәгән урыннарга чүп ташлау, төзелеш материалларын кызыл линиядән читкә чыгарып урнаштыру, тирес һәм юынтык суларны урамга агызу, шулай ук капка төпләрендә, елга-ерымнарда печән-салам калдыру — әлеге гамәлләр кешеләрнең җавапсызлыгы гына түгел, ә турыдан-туры законнарны бозу да булып тора. Мондый очракларда гражданнар ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.Бүген Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, административ хокук бозулар буенча комиссия рәисе Айдар Фоат улы Хәйретдинов чираттагы утырышны үткәрде. Көн тәртибендә Шеңшеңәр авыл җирлегенең Ор авылында яшәүче ике гражданга карата төзелгән беркетмәләр тикшерелде. Беренче гражданга — йорт яныннан тирес суларын урамга агызганы, икенчесенә тиешсез урынга печән-салам
Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
1 сент., 20:14

Рәсми Балтач/Официальный Балтаси
11 авг., 10:40
✨Күркәм «Шушма яр буе» паркы күптән инде районыбыз халкы өчен очрашу-сөйләшүләр, моңга күмелгән матур мизгелләр мәйданына әйләнде! Быелгы җәй дә районыбыз халкы өчен онытылмаслык вакыйгаларга бай, һәм моңа, әлбәттә, «Шушма моңнары» фестивале дә бик нык йогынты ясый! Фестивальгә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!
