gram news
Аватар канала berqene

berqene

@berqene

Эмиграциядәге тормыш турында татарча подкаст Сезнең фикерләр өчен аноним чат-бот @BerGeneBot (төрле телне кабул итә)

ПроектыKK

297подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • berqene

    18 сент., 12:35

  • berqene

    18 сент., 12:32изменён

    🎙2/2 нче чыгарылышБелем алу: ничек, кайчан, кайда?Бу эпизодны без 1 сентябрь яздырдык. Шул уңайдан үзебезнең мәктәп елларын искә төшердек. Күптән көтелгән сөйләшү: Алманияда уку-укыту процессы ничек оештырылган, Татарстаннан аермалы яклар, моңа бәйле хис-тойгылар - бар белгәннәребез белән уртаклашабыз🙏🏻Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, AppleМонтаж: Гүзәл Шакирҗанова 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
  • berqene

    4 сент., 12:30

  • berqene

    4 сент., 11:54изменён

    Дуслар, ниhaять, икенче сезон һәм аның беренче чыгарылышын тәкъдим итәбез🥳🎙"Җәйге истәлекләрем"дип аталган бу эпизодны без узган җәйге ялларга, уздырган кадерле мизгелләргә, якыннарыбыз белән зарыгып көткән очрашуларга, ел буена җитәрлек көч, илһам биргән сәфәрләргә багышладык.Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, AppleМонтаж: Гүзәл Шакирҗанова 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
  • berqene

    24 авг., 07:41изменён

    Дуслар, бүген "Бер генә сәгатькә" подкастының идея авторы, алып баручысы, монтаж режиссеры Гүзәл Шакирҗанованың туган көне!Гүзәл, сине ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Бәхетле, имин, шатлыклы мизгелләргә бай гомер юлы теләп калабыз. Яңа сезонда кызыклы очрашулар, сөйләшүләр, ачышлар теләп калабыз🥰🙏🏻Пысы. Тыңлаучыларыбыз игътибарына: инде бик тиздән яңа сезон чыгарылышларын тәкъдим итәчәкбез - безнең белән калыгыз🌝
  • berqene

    12 июн., 15:35

    переслано из @guzel_shhh

  • berqene

    12 июн., 15:35

    Хәерле көннәр булсын, кадерле тыңлаучыларыбыз!Инде өч айлап хәбәргә чыкканыбыз юк икән, безне югалтмагыз, зинһар. Яңа сезон чыгарылышларын инде тиздән яздырырга уйлыйбыз. Безгә теләк, фикерләрегез бар икән, рәхим итеп язып җибәрегез.Ә әлегә - җәй!Җәй - "читтә бәхет эзләүчеләрне" туган якларына дәшеп тора торган чор. Килешәсезме?!Кайтмый калсаң да күңелне кытыклап тора торган хәтирәләр: Сабантуйлары, туган-тумача, дус-ишләрнең очрашулары, аннан китә җиләк, аннан "су буенда учак яна" һәм башкасы, һәм башкасы...Быел без шулай ике тарафка бүлендек: Гүзәл туган ягы Мөслимдә ял итә, ә Эльза читтә видео-фотоларга куанып ята😄Гүзәлнең әз-мәз "репортаж"ларын сезгә дә тәкъдим итәбез🙏🏻
  • berqene

    6 мар., 13:32

    552файл1111Открыть в Telegram
  • berqene

    6 мар., 13:31изменён

    🎙Унынчы чыгарылыш "Берлиндагы татар театры" на багышлана.Татар эмиграциясе тарихында чын вакыйга - 13-14 март көннәрендә Берлинда беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә татарча спектакль уйналачак. Артистлар - мәдәниятенә һәм теленә битараф булмаган иҗат сөюче һәвәскәр мөһәҗирләр. Проект кемнәр катнашында, кемнәр ярдәмендә чынга ашырыла, аның әһәмияте нәрсәдә һәм ни өчен теләктәшлек күрсәтү мөһим? - бу чыгарылышны тыңлагач белерсез!Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, AppleМонтаж: Гүзәл Шакирҗанова 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
    1,870видео82Открыть в Telegram
  • berqene

    27 февр., 14:51

  • berqene

    27 февр., 14:51изменён

    🎙Тугызынчы чыгарылышны "Рамазан ае"на багышлыйбыз🌙Изге Рамазан ае Алманияда ничек уза, безнең өчен шәхси яктан нинди мәгънәгә ия? Әлеге чыгарылышта без тәҗрибәләребез һәм якты хәтирәләребезне уртаклаштык. Берлин, Казан һәм Мәскәү контекстында мәчетләр, җәмгыять һәм бәйрәм атмосферасы турында да сөйләштек.🎧 Тыңлагыз, фикерләрегезне комментарийда калдырыгыз: Сезнең өчен Рамазан нәрсә ул?Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, AppleМонтаж: Гүзәл Шакирҗанова 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
  • berqene

    13 февр., 15:43

    458файл113Открыть в Telegram
  • berqene

    13 февр., 15:43изменён

    🎙Сигезенче чыгарылышны "Катнаш никахлар" темасына багышлыйбыз🙏🏻Башка милләт вәкиле белән гаилә кору, моңа карата фикерләр, стереотиплар, гореф-гадәтләрнең ярашуы; шулай ук кызыклы да, авыр да мизгелләр турында бик кайнар сөйләшү булды❤️‍🔥 Безне тыңлагыз һәм фикерләрегезне язып калдырырга онытмагыз.‼️ Әлеге чыгарылышта без шулай ук Берлинда 13-14 март көннәрендә узачак татарча «Чыганак» спектаклен дә искә алабыз.Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, Apple🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
  • berqene

    30 янв., 15:49

    463файл132Открыть в Telegram
  • berqene

    30 янв., 15:48изменён

    🎙Җиденче чыгарылыш. "Эмиграция мине ничек үзгәртте"Яңа елның беренче чыгарылышын кабул итеп алыгыз, дуслар! Сез ничектер, әмма без үзебез яңа чыгарылышларны бик сагындык🥰 Елны җиңелчә генә темадан башларга булдык (барыбыз өчен дә хәерле)!Яңа илдә тору - безнең көндәлек гадәтләр, күзаллаулар өчен дә үзгәреш һәм тәҗрибә. Уңыш артыннан кумау, башкалар белән узышмау, үз-үзеңне сайлау, туган якның кадерле күренешләре, киенү, бала тәрбиясе, медицина, экофрендли булырга өйрәнү һәм башка әллә ни кадәр нәрсәләр турында ялт кына сөйләшеп алдык. Сез тагын нәрсәләр өстәр идегез? Безгә фикерләрегезне языгыз🙏🏻Башка мәйданчыкларда тыңларга: Spotify, Apple❤️‍🔥УСАЛны монда тыңлыйбыз!🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
  • berqene

    23 янв., 10:40

    Хәерле җомгалар!Киләсе чыгарылышларның берсен без катнаш никах темасына багышлыйсыбыз килә (моның турыда бер язган идек инде).💬 Башка милләт вәкиле белән гаилә кору, моңа карата фикерләр, стереотиплар, гореф-гадәтләрнең ярашуы, шулай ук кызыклы да, авыр да мизгелләр турында сөйләшергә телибез.📝 Әгәр сезнең: — катнаш никахта яшәү тәҗрибәгез, — бу темага карата фикерегез, — хәтирә яки гаилә тарихыгыз бар икән, безнең белән уртаклашыгыз.Язмагыз: Теләсә кайсы телдә булырга мөмкин Безнең Telegram-ботка язып калдыра аласыз: @BerGeneBot Админнарга шәхси хат итеп юллый аласыз Аноним рәвештә дә, исемегез белән дә — ничек телисез
    4551531Открыть в Telegram
  • berqene

    14 янв., 10:52

    480файл831Открыть в Telegram
  • berqene

    14 янв., 10:52

    переслано из @almaniyatatarca

    Кадерле язылучыларыбыз!Яңа елда яңа бәхетләр, куанычлы мизгелләр, иминлек теләп, сезнең өчен матур бүләк әзерләдек. "Куян күчтәнәче" дип исемләнгән аудиоәкиятләр сезне ел әйләнәсе куандырыр һәм туган телегезне яхшыртырга бер мөмкинлек булыр дип ышанабыз.Беренче әкият. Бертуган Гриммнар "Буран түти"Рольләрдә: Эльза Нәбиуллина, Ләйсән Гәрәева, Гүзәл ШакирҗановаТәрҗемә - Эльза Нәбиуллина Монтаж - Гүзәл Шакирҗанова Музыкаль редактор - Адилә Әхмәтова Композитор - Миләүшә ХәйруллинаАудиоәкият белән бергә әсәрнең текстын һәм авыр сүзләрнең тәрҗемләрен дә тәкъдим итәбез: файдалы булсын!
  • berqene

    14 янв., 10:52

    Дуслар! Яллар тәмам, көндәлек тормышка кереп киттек кебек (ниһаять). Яңа елның яңа чыгарылышларына бу атнадан җиң сызганып тотынабыз. Әлегә сезнең игътибарыгызга Яңа ел бүләге итеп әзерләнгән шушы проектыбызны тәкъдим итәбез🥰🙏🏻⤵️
  • berqene

    19 дек. 2025 г., 14:47

    537файл103Открыть в Telegram