gram news
Аватар канала "Болгар" мәчете

"Болгар" мәчете

@bolgarmascid

🕌 "Болгар" мәчете ◽️Казан шәһәре , Мусин ур. 10/1 Имам-хатыйб: Илдус хәзрәт Фәиз

ПроектыKK

481подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • "Болгар" мәчете

    22 сент., 14:51

    📚Приходите учиться в медресе!С 1 октября для детей и взрослых при мечети "Болгар" начинаются курсы по изучению основ Ислама и обучению чтения Корана. Курсы будут проходить на русском и татарском языках.Адрес мечети: г.Казань, ул. Мусина, 10.Телефон для справок: 522-33-14.
  • "Болгар" мәчете

    22 сент., 14:50

    🚪Рәхим итегез!🕌Мәчетебез каршындагы “Фарук” мәдрәсәсендә 1нче октябрьдан башлап рус һәм татар телендә Ислам дине нигезләре һәм Коръән уку курслары башланачак. Балалар өчен аерым төркем оештырылачак.Дәресләрне тәҗрибәле остазлар атнаның төрле көннәрендә алып баралар. Теләгән кешеләр атна уртасында көндез яисә кич белән эштән соң килә алалар.Дәресләргә йөрер өчен шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрен дә сайларга мөмкин. Рәхим итегез!📍Мәдрәсә Казан шәһәрендә Мусин урамының 10нчы йортында урнашкан.Телефон: 522-33-14
  • "Болгар" мәчете

    18 сент., 12:41

  • "Болгар" мәчете

    17 сент., 15:19

    📿Атнакич догасыБүген атнакич! Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр!Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була.Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Йәсин", "Мөлек" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз⤵️Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух шәрифләренә ирештер. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып,
  • "Болгар" мәчете

    15 сент., 09:44

  • "Болгар" мәчете

    14 сент., 07:38

    Рабигүл ахир аендагы тарихи вакыйгалар Ислам тарихында бу айда үзенчәлекле Бөек вакыйгалар һәм шәхесләрнең дөньядан китүе теркәлгән:Хаттин сугышындагы җиңү: Һиҗри 583 елның Рабигүл ахир аенда бөек мөселман батыры Сәлахетдин Әюби (Саладин) җитәкчелегендәге гаскәр Тәре йөртүчеләрне җиңә һәм Палестина җирләрен азат итүгә зур адым ясый.🔹Галимнәрнең вафаты: Мөселман дөньясында олуг хөрмәт казанган бөек суфий, галим шәех Габделкәдир Гыйлани һиҗри 561 елның 11 нче Рабигүл ахир көнендә вафат була.
  • "Болгар" мәчете

    14 сент., 07:37

    🌙 Рабигүл ахир (Рабиус-сани) ае — һижри (мөселман) ел санавының дүртенче ае. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган Рабигыль-әүвәл (Мәүлид) аеннан соң килә. Гәрчә бу айда Рамазан яки Зөлхиҗҗә ае кебек махсус зур гает-бәйрәмнәр булмаса да, ул мөселманнар өчен рухи яңару, гыйбадәт һәм тарихи вакыйгалар ае булып тора.🔻Атаманың мәгънәсе🔻 Икенче яки соңгы яз: Гарәп теленнән вәгазьләгәндә «Раби» — яз, ә «ахир» — соңгы яки икенче дигәнне аңлата. Тарихы: Календарь барлыкка килгән чорда бу ай табигатьнең язгы вакытына туры килгән, шуңа күрә аны «язның ахыры» дип атаганнар. Бу айны шулай ук Рабиус-сани (икенче яз) дип тә йөртәләр.
  • "Болгар" мәчете

    12 сент., 17:43

    Мәүлид аен озатыпМәүлид ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә сәлламнең бу дөньяга килгән вакыты. Мәүлид аен Пәйгамбәребез ﷺ дәрәҗәсен күрсәтә торган ай, җир йөзендәге миллиардлаган мөселманнарның бу айны зикер-тәсбих, салават вә дога, вәгазь һәм нәсыйхәт, изге гамәл вә ярдәм белән уздыра, сөекле Расүлебез ﷺне күп-күп итеп искә ала, Аның үрнәгенә иярергә тырыша. Мәүлид ае узуга карамастан да без тагын бер кат Расул Әкрам ﷺне искә төшерик, дәрәҗәсен аңларга тырышыйк, ихласлыгыбызны тагын да арттырыйк.https://vkvideo.ru/video133419064_456240020
    VK ВидеоМәүлид аен озатып.mp4Мәүлид ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә сәлламнең бу дөньяга килгән вакыты. Мәүлид аен Пәйгамбәребез ﷺ дәрәҗәсен күрсәтә торган ай, җир йөзендәге миллиардлаган мөселманнарның бу айны зикер-тәсбих, салават вә дога, вәгазь һәм нәсыйхәт…
  • "Болгар" мәчете

    12 сент., 05:14

  • "Болгар" мәчете

    11 сент., 05:04

    🕌 Җомга көнне салават сүзләрен әйтик⚜️ Расүлебез ﷺ: “Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, ун хатасын сөртер һәм аны ун дәрәҗәгә күтәрер”, – дигән.✨ “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мөхәммәд үә гәлә әли сәййидинәә Мөхәммәд” .✨ Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”.📿🕌 Җомга көне мөбарәк булсын! Раббыбыз догаларыбызны кабул кылып, безләрдән риза булсын.🤲 Раббыбыз ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп вә белми кылган хата-кимчелекләрен, гөнаһларын гафу әйләсен.
  • "Болгар" мәчете

    7 сент., 10:41

  • "Болгар" мәчете

    4 сент., 08:14

    🌙 Җомга мөбарәк булсын, мөхтәрәм кардәшләр!Аллаһ Тәгалә көнегезне саулык-сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәт белән тутырсын!
  • "Болгар" мәчете

    4 сент., 06:34

    🕌Җомганы дөрес үткәрик✅Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.✅Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһимәссәламгә салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд).✅Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.Аллаһның илчесе салляллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:«Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».Ярамый: ❌Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела. ❌ Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.Җомга көне мөбарәк булсын!
  • "Болгар" мәчете

    3 сент., 07:10

    Мәчетебездә Мәүледкә багышланган мәҗлес узды!Галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә сәлламнең бу дөньяга килгән көненә багышлап "Болгар" мәчетендәге каршы мәдрәсә бинасында гадәттегечә Мәүлид мәҗлесе узды. Бәйрәм Аллаһы Тәгаләгә хәмде-сәнәләр әйтеп, Расул Әкрәм салляллаһу галәйһи вә сәлламгә салават-шәрифләр әйтеп башланды. Мәҗлес һәр елдагыча Коръән-и Кәрим укып, салаватлар, зикер-тәсбихләр әйтеп узды. Мәчетебезнең имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәиз шулай ук Сәйидебез Мөхәммәд салляллаһу галәйһи вә сәлламнең бу дөньяга килгән вакытында булган могҗизавый вакыйгаларны да искә алды.Мәҗлес бик күркәм рәвештә узды. Мәҗлеснең кунаклары арасында дин юлында күп тырышлык күрсәткән һәм бүген дә хезмәтлерен дәвам итүче ТР ДН Мөфтинең урынбасары Ришат хәзрәт Хамидуллин, Авиотөзелеш һәм Яңа Савин районнарының мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов
    120видео101Открыть в Telegram
  • "Болгар" мәчете

    26 авг., 15:19

    Во времена Пророка Мухаммада, мир Ему, мусульмане были счастливы от того, что находились рядом с Посланником Аллаhа, видели Его прекрасные качества, слышали Его речь и произносили в Его честь хвалебные слова. В последующие века мусульмане по цепочке передавали драгоценные знания, полученные от самого Пророка, мир Ему, и всегда рассказывали о Нем, о Его достоинствах, и это продолжается до наших дней. Эти знания передаются из поколения в поколение, и благочестивые ученые стараются донести их до людей. Сама форма проведения Маулида содержит только благое: обычно люди собираются в мечетях или в домах для того, чтобы восхвалять Всевышнего Аллаhа, радуясь рождению Пророка Мухаммада, мир Ему, а также выражают благодарность Всевышнему, Который даровал нам быть из общины лучшего Пророка. При этом читают Коран,салаваты ,жизнеописание Посланника Аллаhа, раздают милостыню, угощают людей, больше
  • "Болгар" мәчете

    25 авг., 10:57

    Нәрсә соң ул Мәүлид, аның файдасы һәм фазыйләтләре.Аллаһның рәсүле Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көн елның иң хөрмәт ителә торган көннәренең берсе булып исәпләнә һәм ул рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәребезнең тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала. Аллаһ Рәсүленең тормышы һәм пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә андый вакыйгаларны сөйләргә яраткан. Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең формасы үзе үк бары тик яхшылыкны гына күз алдында тота, чөнки кешеләр анда Аллаһы Тәгаләне зикер итү, Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен
  • "Болгар" мәчете

    24 авг., 16:05

    Мәүлид кичәсе мөбарәк булсын!Мөхтәрәм җәмәгать! Әгәр без сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, инша Аллаһ, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез, ике дөньяда да бәхетле булырбыз. Аллаһы Тәгалә әйтә:قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللّهُ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَاللّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ“Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Әгәр Аллаһны сөяр булсагыз, миңа иярегез, иярсәгез Аллаһ сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар», – дигән (“Гыймран” сүрәсе, 31нче аят). «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер…” Салават – ул Пәйгамбәребезгә Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләү, ягъни аның өчен дога кылу. Салават әйтү – Аллаһның әмере :إِنَّ اللَّهَ وَمَلَائِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا«Шик юктыр
  • "Болгар" мәчете

    24 авг., 07:18

    ПОЯВЛЕНИЕ НА СВЕТ ЛЮБИМЦА АллаһаЛюбимец Аллаха салләллаһу галәйһи вә сәлләм появился на свет 12 числа месяца Рабиа аль-Аввал в ночь на понедельник, ближе к утру, в городе Мекка (571 г.). Таким образом, «свет пророчества», идущий со времени Адама (мир ему), обрел своего хозяина. Отец Пророка, Абдуллаһ, умер за два месяца до его рождения. Его мать, Амина бинт Вахб, не испытывала, как другие женщины, мук при его рождении, она даже не почувствовала никакой боли. Во время беременности к ней в ночном сновидении пришел незнакомец и дал наставление: «Ты вынашиваешь благо вселенной. Когда он родится, дай ему имя "Мухаммад». Во время родов, услышав величественный звук, она содрогнулась. Белая птица погладила своим крылом спину Амины. Затем Амине преподнесли белую чашу с шербетом. Когда она пила шербет, ее со всех сторон окружил свет, и Мухаммад салләллаһу галәйһи вә сәлләм появился на свет.
  • "Болгар" мәчете

    21 авг., 19:47

  • "Болгар" мәчете

    21 авг., 03:36

    141видео4Открыть в Telegram