gram news
Аватар канала «Көмеш кыңгырау»

«Көмеш кыңгырау»

@chelny_rt

Хәбәрләр, иҗат...

ПроектыKK

700подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • «Көмеш кыңгырау»

    22 сент., 13:20

    📚 Яр Чаллы Үзәк Китапханәсендә Могҗизалар көне!Иртәгә, 23 сентябрьдә, Үзәк китапханәдә күңелле һәм кызыклы чаралар узачак. Укучыларны әкият геройлары белән очрашу, китаплар дөньясына сәяхәт, викториналар, күргәзмә һәм башка сюрпризлар көтә!⏰ 10:00 — мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сорауларга җаваплар тылсымлы китабын эзләгәндә» театральләштерелгән программасы. Алиса, Кызыл һәм Ак патшабикәләр, Куян һәм Печкин белән очрашу булачак. 🐰📖 10:00 — беренче сыйныфлар өчен «Китап шәһәренә сәяхәт».🏙 11:00 — «Чаллы сулышы» шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү.📚 13:00 — «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» мәгълүмат сәгате.🍂 14:00 — «Ветеран» клубында «Бервакыт сентябрьдә» дип аталган көзге утырышлар.🎨 16:00 — Кече картиналар галереясендә Эльвира Бәзгетдинованың «Илһам маршрутлары» күргәзмәсе ачыла.Кыскасы, бу көнне китапханәдә һәркем өчен кызыклы чара табылачак! 😊Керү ирекл
  • «Көмеш кыңгырау»

    22 сент., 12:18

    🍂 Биләрдәге Хуҗалар тавы көзге төсләргә күмелгән.😍 Табигатьнең тынычлыгын фотоларга карап тоегыз! ✨📷 Гөлнара Җәббарова
  • «Көмеш кыңгырау»

    22 сент., 11:56

    ⚽ Чаллыдан 3 балалар футбол командасы Россия чемпионатында катнашты ⚽🏆 14-20 сентябрьдә Яр Чаллының «Төзүче» һәм «КАМАЗ» спорт мәктәпләреннән 2017 елгы балалар футбол командалары Анапада Россия чемпионатында булды. Биредә илебезнең иң көчле дип табылган 52 командасы үзара көч сынашты. Алар – төбәкләрдә үткән төрле дивизионнарда уйнап, призер исемен яулаучылар. Чаллылар «Большие звезды светят малым» дип аталган әлеге бөтенроссия турнирында Артур Анисимов дивизионында уйнаган иде.✨ Дәвамын укырга✍ Айзирә Имамова
  • «Көмеш кыңгырау»

    22 сент., 09:03

    🐘 Филләр турында кызыклы фактлар – безнең карточкаларда!
  • «Көмеш кыңгырау»

    22 сент., 08:18изменён

    🐘 Бүген Бөтендөнья филләрне яклау көне.Филләрне саклау ни өчен шулкадәр мөһим? 🤔🌍 Бүген планетада филләрнең бары ике төре генә калган: Африка һәм Азия филләре. Һәм аларның икесе дә юкка чыгу куркынычы алдында.Кызганычка каршы, филләр санының кимүенә төп сәбәпләрнең берсе — аучылык. Филләрне еш кына кыйммәтле фил сөяге өчен аулыйлар.🐘 Африкада — 415 меңнән дә кимрәк 🐘 Азиядә — якынча 50 мең фил кыргый табигатьтә яши.Филләрне саклау — табигатьне һәм киләчәгебезне саклау дигән сүз! 💚📷 Нейрочелтәр рәсеме
  • «Көмеш кыңгырау»

    22 сент., 07:31

    📖 Укулар башлангач… 📖📚 Укулар башлангач, тормыш үзгәрде. Һәркем белем алырга әзер дип уйлыйм, чөнки 3 ай ялда мәктәп һәм дуслар сагындырган. Сыйныфлар укучылар белән тулы, мәктәп безне гөрләп каршы алды. Укуның башлануы – яңа этап. Мин быел 5нче сыйныфка киттем. Нинди зур инде мин хәзер! Яңа фәннәр, яңа белемнәр турындагы уйлар канатландыра. Әмма күңелдә бераз икеләнү дә булды: кыенлыкларга бирешмәмме, көчем җитәрме?! Тик тәнәфестә дуслар белән җыелышу, уен-көлке, яңа укытучылар белән танышу, яңа фәннәрне өйрәнә башлау бу куркуны юк итте дә куйды.💪 Әйе, укулар башланды, дусларым! Эшкә тотынырга вакыт! Бу ел үзенчәлекле булырга вәгъдә итә. Түгәрәкләргә дә язылдым, укуда да тырышлыгымны күрсәтә башладым. Ә сезнең укуларыгыз ничек башланды?✍ Әдилә Сәләхова, Яр Чаллы, 41нче мәктәп, 5нче сыйныф, «Ак каурый» әдәби түгәрәге
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 14:58

    переслано из @intertatgazeta

    Температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sentyabr-axyry-klimatik-normadan-5-graduska-ylyrak-bulacak-5929552
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 12:27

    ⚽ Рональдиньо белән таныштым! ⚽Күптән түгел без гаиләбез белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәренә ял итәргә бардык. Бер кичне отель янындагы пляжга чыктык. Әтием комда футбол уйнаучыларны күреп алды да, аларның берсенең танылган Бразилия футболчысы Роналдиньога охшаганын әйтте.Мин, әлбәттә, ышанмадым. Футбол тарихындагы иң танылган уенчыларның берсе булган Роналдиньо безнең отельдә нишләп йөрсен инде?! Өстәвенә, ул кешенең тышкы кыяфәте дә Роналдиньога әллә ни охшамаган кебек тоелды. Әнием интернеттан Роналдиньоның фотосын карарга тәкъдим итте. Карасам — чыннан да, бу кеше минем кумирым Роналдиньога бик охшаган бит!✨ Дәвамын укырга✍ Динияр Мостафин, Казан шәһәре
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 11:16

    ✨ Табигатьнең нинди кызыклы серләре бар! 🐦❓Ә сезнең мондый чәүкә күргәнегез бармы? 👀
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 10:22

    ⭐ Мин бит курсант бүгеннән! ⭐Зур яңалыгым бар сезгә, Кабул итеп алыгыз! Курсант булдым мин дә бүген Белеп, күреп калыгыз!Абыема кызыгып Йөрдем еллар буена. Аның хәрби киемнәрен Йөрттем гел уйларымда.Хыялларым чынга ашты, Бары сабырлык кирәк. Чын хәрби егет булырга Өндәп тора бит йөрәк.Хәрби антымны биргәч тә, Мин чын кадет булырмын. Үз илемә, үз телемә
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 09:56

    переслано из @intertatgazeta

    Татарстан Рәисе узган сайлаулар турында нәрсә әйтте: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstanlylarga-sailaularda-aktiv-katnasulary-ocen-raxmat-belderde-5929524
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 08:58

    🐱 Мәче нәрсә әйтергә тели?👀🐾 Халык сынамышларында мәчеләрнең һәр гадәтенә диярлек аерым бер мәгънә салынган!Ә сез мырауҗаннар турында тагын нинди сынамышлар беләсез? Комментарийда языгыз! 👇
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 08:17

    📢 Иртәгәдән Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы башлана📚 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күпчелек фәннәр буенча катнашу 5нче сыйныфтан башлана, ә рус теле, инглиз теле һәм математика буенча — 4 нче сыйныфтан ук. Бу очракта укучыга бер генә фән белән чикләнергә кирәкми: берничә предмет сайларга һәм үз-үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карарга була. Мәктәп этабына теркәлү инде башланды.📎 Олимпиадада катнашу тәртибен Республика олимпиада үзәге сайтында яисә үз мәктәбегездә — уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан яки фән укытучысыннан белешергә мөмкин.
  • «Көмеш кыңгырау»

    21 сент., 07:24изменён

    Хәерле көн, дуслар!Көз матур көннәре белән сөендерә. ☀️🍂 Алтынсу яфраклар, җылы кояш нурлары һәм мул уңыш — көзнең һәр көнен күркәм итә. ❤️
  • «Көмеш кыңгырау»

    20 сент., 17:57

    «Көмеш кыңгырау» газетасының «Безнекеләр» сәхифәсе герое – сәләтле яшь җырчы АЙДИНӘ өчен бүген күңелле һәм истәлекле көн булган! Ул сайлау участогында чыгыш ясаган! 💫
  • «Көмеш кыңгырау»

    20 сент., 12:33

    🗳️ Мәктәпләрдә сайлау көне ничек уза?🏫 Яр Чаллы шәһәренең 25нче мәктәбендә сайлаучыларны җыр-биюле матур чыгышлар белән каршы алалар! 💃🎶⚽️ Ә мәктәпләр янындагы мәйданчыкларда балалар өчен спорт уеннары һәм күңелле чаралар оештырылган.📷 Яр Чаллы шәһәре мэриясе сайтыннан
  • «Көмеш кыңгырау»

    20 сент., 12:13

    🍂«ҖЫЛЫ КӨЗ» 🍂🎨 Авторы – Равил Заһидуллин, фото рәссамның ТГ-каналыннан.
  • «Көмеш кыңгырау»

    20 сент., 11:59

    🌱Бүген Бөтендөнья чисталык көне билгеләп үтелә.🌍Бу көн БМОның рәсми календарена кертелгән һәм 2024 елдан халыкара дәрәҗәдә билгеләнә башлаган.🔄 Бөтендөнья чисталык көне әйләнә-тирәне чүп-чардан чистартуга һәм табигатькә сакчыл карашка игътибар җәлеп итүне күз уңында тота.
  • «Көмеш кыңгырау»

    20 сент., 11:29

    переслано из @intertatgazeta

    Кыска эш көннәренең күпчелеге кайсы айларга туры киләчәк: https://tatar-inform.tatar/news/2027-elda-rossiya-xalkyn-ide-kyska-es-atnasy-kota-5929443
  • «Көмеш кыңгырау»

    20 сент., 10:57

    🌸 Көзге чәчәкләрнең үзенә генә хас бер матурлыгы бар.