gram news
Аватар канала Диния Нәзарәте

Диния Нәзарәте

@dumrt_tatar

ТР МДН Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә. Элемтә өчен: dum.rt@tatar.ru

ПроектыKKРелигия

1,390подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Диния Нәзарәте

    10 сент., 11:49

    🌙Камил хәзрәт МХОда катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган киңәшмә уздырды🔹Анда Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, шулай ук Нәзарәтнең «Алга» батальонындагы полк имамы Руслан хәзрәт Әгъмәлов, МХО зонасындагы блиндаж мәчет өчен җаваплы Гали Сибәгатов һ.б. катнашты.🎖Гали Сибәгатов, үзенең хәрби часть командованиесе йөкләмәсе буенча, Мөфти Камил хәзрәткә «МХОда ярдәм иткәне өчен» Һава-десант гаскәрләре медален тапшырды 🇷🇺.❗️Очрашу нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләү буенча йөкләмәләр бирелде.
  • Диния Нәзарәте

    10 сент., 10:53

    🕌🕌Мөфти Камил хәзрәт «UMMA FORUM» проектының генераль директоры, эшмәкәр Әминә Шабанова белән очраштыМәскәүдән килгән кунак «UMMA FORUM» проектын тәкъдим итте🌙🌙«UMMA FORUM» халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе Казанда 6-8 ноябрьдә узачак📌Күргәзмәдә хәләл товарлар, мөселман киемнәре, финанс продуктлары, басма әдәбият, сәламәтлек өчен товарлар һәм башка кирәк-ярак тәкъдим ителәчәк.📌Программада шулай ук лекторийлар һәм балалар өчен күңел чаралар булачак.
  • Диния Нәзарәте

    9 сент., 14:23

    ☪️Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә “Казан Кремле «Музей-тыюлыгы» директоры Илнур Рәхимов һәм Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев белән очрашты.📚Җитәкчеләр “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында көтелгән чаралар планы хакында фикер алышты, шулай ук татар-дини мирасын һәм “Казан басмасы”н өйрәнүдә алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләде.🌙Мисал итеп Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан кулъязма Коръәнен һәм яңартылган “Казан басмасы” турында сөйләде.🔹Мөфти шулай ук үзенең бай китапханәсе һәм Darul-Kutub.com электрон китапханәсе турында сөйләде.📌Музей-тыюлык директоры Илнур Сөләйманович уртак тырышлык белән татар халкының дини мирасы һәм Казанда Коръән бастыруның уникаль традицияләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга өмет белдерде.
  • Диния Нәзарәте

    9 сент., 14:10изменён

    🌙Иртәгә Казанның “Зәңгәр” мәчетендә Мөфти Камил хәзрәтнең “Рухуль бәян” тәфсире буенча ачык лекциясе башланачак.🕌Теләге булганнар, дәресләрне, “Хозур ТВ” эфирына чыкканчы, мәчеткә килеп тыңлый ала.🗣Лекцияләр 10нчы сентябрьдән башлап һәр пәнҗешәмбе көнне сәг. 19:00-дә Фатих Кәрим ур., 19/8 адресы буенча урнашкан мәчеттә узачак. Керү ирекле.📱📱Трансляцияне «Зәңгәр» мәчетнең ВКонтактедагы төркемендә турыдан-туры карап булачак.📌📌📌Исмәгыйль Хаккый Бурсавиның “Рухуль бәян” тәфсире – мәшһүр дини хезмәт, автор, Коръәннең мәгънәсен тулырак ачу өчен, гыйбрәтле хикәяләр китерә. Алар укучыларга аятьләр иңү сәбәпләрен тирәнрәк аңларга һәм тормышта файдаланырга ярдәм итә.❗❗Мөфти Камил хәзрәтнең “Рухуль бәян” тәфсире буенча ачык лекцияләренә рәхим итегез!
  • Диния Нәзарәте

    9 сент., 13:38изменён

    🕌🕌«Мәрҗани» мәчетендә дини, агарту һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче мөслимәләр өчен «Мөслимәләрнең хокук белеме» дигән очрашу уздыОчрашуны оештыруда һәм уздыруда ТРның террорлыкка каршы комиссия аппараты актив катнаштыМөслимәләр алдында юрист, Казанның юридик югары уку йортлары укытучысы Гүзәл Рәшит кызы Вәлиева һәм ТРның террорлыкка каршы комиссия аппараты баш киңәшчесе Эльвира Фәим кызы Закирова чыгыш ясады.Очрашуда болар хакында тәфсилләп сөйләделәр: 📌Законнарга “Яровая” пакеты белән кертелгән үзгәрешләр; аларның миссионерлык эшчәнлегенә йогынтысы; миссионерлык эшчәнлегенең аңлатмасы; аның белән шөгыльләнергә хокуклы булган затлар;📌Дини материаллар һәм әдәбиятны тамгалауга (маркировка) таләпләр, аның сәбәпләре һәм җаваплылык чаралары;📌РФ Конституция судының бернинди сәбәпсез җаваплылыкка тартуны булдырмый калырга мөмкинлек бирә торган аңлатмалары;📌Материаллар
  • Диния Нәзарәте

    9 сент., 13:37

  • Диния Нәзарәте

    8 сент., 15:00

    ❗️ ❗️ ❗️ Игътибар ❗️ ❗️ ❗ ️МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ🕌21нче сентябрьдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 мәчетендә һәм барлык ислам мәгариф учреждениеләрендә мәчет каршындагы курслар программалары һәм өстәмә белем бирү программалары кысаларында мәктәп укучылары өчен өч айлык татар теле дәресләре башлана.📝“Без туган телне өйрәнәбез!” исемле проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.💡Татар теле курслары атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк.🗒Татар теле курслары – бушлай. Курсларны тәмамлаганнан соң тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.🌙Кушымтада мәктәп балалары өчен татар телен өйрәнү курслары уздырыла торган мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм башка учреждениеләр исемлеге китерелә.
  • Диния Нәзарәте

    8 сент., 11:29изменён

    🌙🌙«Хозур ТВ»да Мөфти Камил хәзрәтнең «Рухуль бәян» тәфсире буенча ачык лекцияләре күрсәтеләчәк🕌🕌Теләге булганнар, лекцияләрне, эфирга чыкканчы, Казанның «Зәңгәр» мәчетендәге дәресләрдә тыңлый ала.🗣🗣 Лекцияләр 10 сентябрьдән башлап һәр пәнҗешәмбе 19:00 сәгатьтә Фатих Кәрим ур., 19/8 адресы буенча урнашкан мәчеттә узачак. Керү ирекле.📱📱Трансляцияне «Зәңгәр» мәчетнең ВКонтактедагы төркемендә турыдан-туры карап булачак.📌📌📌 Исмәгыйль Хаккый Бурсавиның «Рухуль баян» тәфсире – мәшһүр дини хезмәт, автор, Коръәннең мәгънәсен тулырак ачу өчен, гыйбрәтле хикәяләр китерә. Алар укучыларга аятьләр иңү сәбәпләрен тирәнрәк аңларга һәм тормышта файдаланырга ярдәм итә.❗❗ Мөфти Камил хәзрәтнең «Рухуль бәян» тәфсире буенча ачык лекцияләренә рәхим итегез!
  • Диния Нәзарәте

    8 сент., 07:00

    переслано из @mechet_mardzhani

    🌙 Мәүлид ае — Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ае хөрмәтенә вәгазь кичәләре🌷 «Әл-Мәрҗани» мәчетенә вәгазь кичәләренә чакырабыз!💭 Киләсе вәгазьне Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев сөйләячәк, ин шәә Аллаһ.▶️ 9 сентябрь • 18:30 (ахшам намазыннан соң) ❗️ Керү ирекле!🌷 Рәхим итегез! Көтеп калабыз!
  • Диния Нәзарәте

    7 сент., 09:28

    📺Игътибар! “Хозур ТВ” “Алтын мөнбәр” кинофестивалендә хатын-кызның яулыкка хокукы турында документаль фильм күрсәтәчәк 💫💫“Хозур ТВ” үзе төшергән “Шёпот сомнений – голос веры” кинокартинасы «Милли конкурс» номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Режиссеры – Елена
  • Диния Нәзарәте

    4 сент., 14:56

    🌙Мөбарәк Мәүлид аенда Аксубай мөхтәсибәтендә Үзәк мәчет янында янкорма – Рамазан аенда ифтарлар үткәрү өчен бина төзелә башлады.☪ 🌱 🌷Бу бина ифтарлар, дини мәҗлесләр, имамнар җыелышлары, курслар һәм башка чаралар оештыру өчен кулланылачак.Янкорма 60 мәхәллә кешесенә исәпләнгән.🤲Әлхәмдүлилләһ! Аллаһы Тәгалә хәйриячеләрдән риза булсын, ике дөнья бәхетен насыйп итсен!📸: Аксубай мөхтәсибәте.
  • Диния Нәзарәте

    4 сент., 14:52

    переслано из @mechet_mardzhani

    🌙 Мәүлид ае — Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ае хөрмәтенә вәгазь кичәләре🌷 «Әл-Мәрҗани» мәчетенә вәгазь кичәләренә чакырабыз!💭 Киләсе вәгазьне Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев сөйләячәк, ин шәә Аллаһ.▶️ 9 сентябрь • 18:30 (ахшам намазыннан соң) ❗️ Керү ирекле!🌷 Рәхим итегез! Көтеп калабыз!
  • Диния Нәзарәте

    4 сент., 12:02

    🕌Яшел Үзәннең яңа «Әл-Әнгам» мәчетендә шәһәркүләм Мәүлид узды.☪Чарада аксакаллар, мәхәллә кешеләре, эшмәкәрләр, имамнар, волонтерлар, шулай ук балалар – барлыгы 70 тән артык кеше катнашты.🌙Очрашуны Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин алып барды.📖Имамнар изге Коръән аятьләрен укыды һәм дога кылды.📿Габделхәмид хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ һәм Мәүлид үткәрүнең әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Ул шулай ук 90 нчы елларда мөселманнарның үз өйләрендә Мәүлидкә җыелуларын, Коръән укуларын һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауларын искә төшерде.🕋Мәҗлес кысаларында мәхәллә активистлары бүләккә гомрәгә ике юллама әзерләде.🤲«Әл-Әнгам» мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов шәһәркүләм Мәүлидне оештыруда катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде.📸: «Әл-Әнгам» мәчете.
  • Диния Нәзарәте

    4 сент., 09:00

    🌙19нчы сентябрь – Татарстанда Гошер көне! Әлеге вакыйга хакында тулырак аңлатып үтәбез⬇️ ☪Диния нәзарәте башлангычы белән Татарстанда ел саен гошер сәдакасын җыю һәм аны тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе үткәрелә. Әлеге изге эштә теләгән һәр кеше
  • Диния Нәзарәте

    4 сент., 05:45изменён

    📺Игътибар! “Хозур ТВ” “Алтын мөнбәр” кинофестивалендә хатын-кызның яулыкка хокукы турында документаль фильм күрсәтәчәк💫💫“Хозур ТВ” үзе төшергән “Шёпот сомнений – голос веры” кинокартинасы «Милли конкурс» номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Режиссеры – Елена Грачева.Фильм 6 сентябрьдә 15:40 сәгатьтә Казанда «Корстон»дагы кинотеатрда күрсәтеләчәк.💫💫Фильм хатын-кызның иманы һәм шөбһәләре арасында сайлануы турында барачак. Сюжет яулык бәйләү карарын кабул итүче хатын-кызлар турында: алар өчен ул баш киеме генә түгел, шәхес, иман һәм тормыш юлы белән бәйле мәсьәлә дә.«Алтын мөнбәр» кинофестивале Казанда 4 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр 22 нче тапкыр узачак. Традиция буенча ул БДБ, Азия һәм Якын Көнчыгышның 40 тан артык иленнән катнашучыларны җыячак. Кино индустриясендә һөнәри диалог кору өчен мәйданчык булачак.
  • Диния Нәзарәте

    3 сент., 14:37

    ☪️🇷🇺Бүген Түбән Кама шәһәренең “Җәмигъ” мәчетендә экстремизмны кисәтү айлыгына багышланган “Безнең рухи кыйммәтләребез” дип аталган түгәрәк өстәл узды.📍Чарада Түбән Кама районы мәчетләре имамнары һәм кичке курслар остазлары катнашты.📍Экспертлар, хакимият һәм көч структуралары вәкилләре республикабыздагы террор куркынычы һәм аны булдырмау чаралары турында сөйләделәр.🌙Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов билгеләп үткәнчә, бүген мөхтәсибәтнең эшчәнлеге, мәчет кысаларыннан чыгып, социаль тормышны колачлый. Мөхтәсибәт даими рәвештә төрле форматта төрле чаралар үткәрә.📸: Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәте.
  • Диния Нәзарәте

    3 сент., 12:05изменён

    🇷🇺☪Мөфти Камил хәзрәт – Санкт-Петербургта «Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр: заман сынаулары һәм ныгыту стратегияләре» темасына II Халыкара дини саммитта.Конференция эшендә губернатор Александр Беглов, Закон чыгару Җыелышы рәисе Александр Бельский, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Михаил Грязнов, Санкт‑Петербург дәүләт университеты ректоры Николай Кропачев, шулай ук башка күп кенә дин әһелләре, Россия һәм чит илләрдән килгән иҗтимагый структуралар һәм фәнни-эксперт берләшмәләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнаша.📿Чараны татар телендә дога кылып Илфар хәзрәт Хәсәнов ачты.💫Камил хәзрәт саммитта Татарстанның динара сәясәт
  • Диния Нәзарәте

    3 сент., 12:03