Последние посты

ХАК ДИНЕБЕЗ
10 сент., 02:09

ХАК ДИНЕБЕЗ
4 сент., 12:23изменён
АЛЛАҺКА ДОГАНЫ НИДӘН БАШЛАРГА?БисмиЛләһир-Рахмәнир-Рахим.Имам, хафиз Ибн әл-Каййим (Аллаһ аңа рәхмәт кылсын) үзендә нәсыйхәтләрне берләштергән «Әл-Вабил әс-Саййиб ва Рафиг әл-Кәлим әт-Таййиб» китабында әйтә: «Син дөнья тормышындагы үрнәктә дә күрәсең — ә Аллаһның үрнәге барысыннан да югарырак — әгәр бер кеше икенчесеннән булышлык сорарга теләсә һәм моның өчен аның юмартлыгын, игелеген, шәфкатен телгә алып, үзен мохтаҗ, фәкыйрь һәм мескен итеп күрсәтсә, бу соралучы кешенең йөрәген йомшарта һәм хаҗәтнең үтәлүенә якынрак итә».Ибн әл-Каййим бу сүзләре белән түбәндәгене аңлатырга тели: әгәр кеше үзенең Раббысына дога кылганда, башта Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактау-дан әйтсә, Аннары үзенең Аның алдында фәкыйрьлеген һәм мескенлеген күрсәтсә, бу хаҗәтләрнең үтәлүенә тагын да ныграк сәбәп була. Ул әйтә: «Әгәр кеше теге икенчесенә: "Синең юмартлыгың турында бөтен кеше сөйли, синең
ХАК ДИНЕБЕЗ
4 сент., 12:18изменён

ХАК ДИНЕБЕЗ
3 сент., 06:13изменён
Гәрәп теле морфологиясе (сарф фәне) буенча шигъри текстны укуШигырь авторы һәм укучысы: шәйх Сәлмән Әбү Сүләйман әл-Гимәд#ШәйхСәлмән@hakdinebez
ХАК ДИНЕБЕЗ
31 авг., 11:08изменён
▪️Тормышка башка кешеләрнең карашы аша карама.Һәм аларның фикерләре синең сайлауларыңны яки карарларыңны билгеләргә тиеш түгел. Аллаһ сиңа үлчәр һәм уйлар өчен — акыл, сайлар һәм карар кабул итәр өчен — аера белү сәләте бирде. Ул сине тормыш белән олылады — аны тиешенчә яшәсен өчен. Шуңа күрә башкаларга ияреп, тормышыңны әрәм иткәнең өчен соңыннан үкенмә: «Әгәр син Җир йөзендәге кешеләрнең күпчелегенә буйсынсаң, алар сине Аллаһ юлыннан адаштырачаклар» («Әл-Әнгам» сүрәсе, 116 нчы аят).#ШәйхГайсә@hakdinebez
ХАК ДИНЕБЕЗ
10 авг., 08:31изменён
Француз Исмәгыйль кардәшнең Коръәнне матур итеп укуы
ХАК ДИНЕБЕЗ
30 июл., 15:38

ХАК ДИНЕБЕЗ
27 июл., 14:44

ХАК ДИНЕБЕЗ
23 июл., 15:36
КАБЕРДӘГӘЛӘР ИШЕТӘМЕ?Төп кагыйдә:Мәетләр ишетми. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Син кабердәгеләргә ишеттерә алмыйсың», — диде.Искәрмә:Мәет тик шәригатьтә әйтелгән аерым мизгелдә генә ишетә. Мәсәлән, Пәйгамбәребез ﷺ: «Бәндә каберенә куелганнан соң, урыннан кузгалып, иптәшләре китә башласа — хәтта ул аларның аяк киемнәренең тавышын ишетә...», — диде.Бу — тик күмгән мизгелгә генә кагыла. Алар һәрвакыт ишетеп тора яки җавап бирә ала дигән сүз түгел.НИ ӨЧЕН КАБЕР ХӘЛЛӘРЕ ЯШЕРЕЛГӘН?Аллаһ Тәгалә безгә кабер газабын ишеттерми. Пәйгамбәребез ﷺ: «Әгәр бер-берегезне күммичә (калудан курыкмасам), Аллаһтан сезгә кабер газабын ишеттерүен сорар идем», — диде.Монда ике зур хикмәт бар:1) Бу дөньяда кешеләрнең иманнарын сынар өчен.
ХАК ДИНЕБЕЗ
20 июл., 06:23
АЛЛАҺНЫҢ ТӘКЪДИРЕ КИЛГӘНДӘАллаһның тәкъдире килгәндә, ул сиңа я татлы, я ачы булып тоела.Ләкин бу вакыйганың синең өчен тулысынча хәерле яки яман булуын сиңгә бары вакыт үткәч кенә аңлашылачак. Берәр нәрсә сиңа башта ачы булып килеп, ахырда зур хәергә әйләнергә мөмкин. Яки, киресенчә, килгәндә бик татлы тоелып, ахырда синең өчен олы яманлыкка әверелергә мөмкин. Алар арасында турыдан-туры бәйләнеш юк.#Тәкъдир@hakdinebez
ХАК ДИНЕБЕЗ
12 июл., 11:29изменён
▪️НИ ӨЧЕН АРАДАШЧЫЛАР АША АЛЛАҺКА ДОГА КЫЛЫРГА ЯРАМЫЙ?▪️Аллаһ Тәгалә әйтте: وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ خَلَقَهُنَّ الْعَزِيزُ الْعَلِيمُ («Әгәр син (Мөхәммәд) алардан (ягъни үз халкыңнан): „Күкләрне һәм җирне кем яратты?“ дип сорасаң, алар һичшиксез: „Аларны Гыйззәтле, Белүче яратты“, — дип әйтәчәкләр»). [Әз-Зухруф сүрәсе: 9] Әйтте автор: «Мөшрикләр Аллаһның үзләренең Яратучысы булуын һәм Аның куәтен, Аның белемен таныдылар. Ләкин аннары алар Аңа башканы тиңдәш итеп гыйбадәт кыла башладылар һәм үзләренең чиксез наданлыклары аркасында Аллаһның (Кыямәт көнне) кире терелтүгә булган куәтен кире кактылар.Бу аятьләрдән файда алына:«Мөшрикләр (Аллаһка тиңдәш кушучылар) үзләренең гомуми хәлендә Аллаһның яратуда, ризык бирүдә, идарә итүдә һәм хакимияттә булуын таныдылар.Һәм Коръәндә алардан бу турында, Яратучы, Ризык бирүче, Идарә итүче кем?
ХАК ДИНЕБЕЗ
29 июн., 10:16изменён
▪️ جَنَّاتُ النَّعِيم ▪️ РӘХӘТЛЕК БАКЧАЛАРЫ (ҖӘННӘТНЕҢ БЕР ИСЕМЕ)Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: { إِنَّ ٱلَّذِینَ ءَامَنُوا۟ وَعَمِلُوا۟ ٱلصَّـٰلِحَـٰتِ یَهۡدِیهِمۡ رَبُّهُم بِإِیمَـٰنِهِمۡۖ تَجۡرِی مِن تَحۡتِهِمُ ٱلۡأَنۡهَـٰرُ فِی جَنَّـٰتِ ٱلنَّعِیمِ } «Чынлыкта, иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләрне иманнары сәбәпле Раббылары туры юлдан алып барыр. Алар өчен астыннан елгалар ага торган рәхәтлек багчалары әзерләнгән». [Юнус сүрәсе, 9 нчы аять] Бу исем Коръәндә бик еш очрый. Җәннәтнең болай аталуы — анда кеше җаны һәм тәне рәхәтләнә торган барлык төрле нигъмәтләрнең җыелган булуы сәбәпледер. Андагы ашау-эчү, кием-салым, парлар (хатыннар), гүзәл күренешләр, киң йортлар һәм хуш исләр — болар барысы да кешегә зур рәхәтлек бирә торган нәрсәләр.Җәннәттә җан да, тән дә бер үк вакытта рәхәтлек табачак. Кешенең колагы да, күзе дә гүзәллектән ләззәт алачак, теле һәм авызы тәмле
ХАК ДИНЕБЕЗ
24 июн., 12:27изменён
▫️АКЫЛ КЫЯМӘТ КӨНЕНӘ ИМАН КИТЕРҮ КИРӘКЛЕГЕН ГОМУМИ РӘВЕШТӘ АҢЛЫЙ ▫️Кеше акылы Кыямәт көненең булачагын, Аллаһның барлык кешеләрне яңадан терелтәчәген һәм һәркемгә үз җәзасын бирәчәген гомуми рәвештә үзе үк аңлый ала. Бу — Аллаһның бөек хикмәтеннән килә.Чөнки Аллаһ бу дөньяда кешеләргә чиксез нигъмәтләр бирде, дин юлын күрсәтеп аларны хөрмәтләде. Ләкин бу дөнья тормышында үзебез күрәбез: кылган эшләр өчен тулы җәза бирелми. Биредә ике төркем арасында — игелекле (яхшылык кылучылар) белән гөнаһлы (яманлык кылучылар) арасында тулы һәм ачык аерма күренмичә кала.Әгәр кешеләр бу дөньяда ничек яшәгән булсалар, шулай калып, яңадан теретелмәсәләр — бу Аллаһның илаһи хикмәтенә һәм гаделлегенә бөтенләй туры килмәс иде. Кеше акылы да болай булырга тиеш түгеллеген таләп итә. Кешеләр һичшиксез яңадан теретелергә тиешләр! Аллаһ алар арасында иң гадел хөкемне чыгарачак һәм һәркемгә кылган эшенә
ХАК ДИНЕБЕЗ
20 июн., 12:43
▪️ӨМЕТ ҺӘМ САКЛЫК ▪️«Син бу тормыш юлыннан барганда, күңелеңне үзәк өзгеч өметсезлек һәм кайгы-хәсрәт басмасын өчен, һәрвакыт бер нәрсәне истә тотарга тиешсең: һәрбер караңгылыктан соң яктылык килә, һәрбер кыенлыктан соң киңлек туа һәм һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килә.Көннәрнең берсендә сине үзенең чиксез мәрхәмәте белән чорнап алган (Аллаһ) — алга таба да сиңа үзенең изгелекләрен, бәрәкәтләрен һәм юмартлыкларын кызганмас. Синең язмышыңны Билгеләгән Ул сиңа: “Тормыш — ул баскычлардан тора, нинди түземсезсең соң син!” дип өйрәтте».#ШәйхГайсә@hakdinebez
ХАК ДИНЕБЕЗ
19 июн., 07:23
▪️КОРЪӘННЕҢ БӘРӘКӘТЕ ▪️«Кем Коръәнне күп укыса, аның теләгеннән тыш та йөрәге дөреслеккә, турылыкка омтылыр һәм ул үзе дә сизмәстән холык-фигыле күркәмләнер...Чөнки Коръәннән син аңа кергән вакыттагы кебек чыга алмыйсың — Аның бәрәкәте сине урап алачак һәм сине яхшы якка үзгәртәчәк».#ШәйхГайсә@hakdinebez
ХАК ДИНЕБЕЗ
29 мая, 08:43

ХАК ДИНЕБЕЗ
27 мая, 03:24
Гает мөбарәк булсын!تقبل الله منا ومنكم Аллаһ безнең һәм сезнең изге гамәлләребезне кабул итсен!Барыгызны да бәйрәм белән!
ХАК ДИНЕБЕЗ
28 мар., 20:31изменён
🔸 БАРЛЫК ПАТШАЛЫК — АЛЛАҺ КУЛЫНДАقُلِ اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَاءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَاءُ.Әйт: «Әй Аллаһ, патшалыкның Иясе! Син патшалыкны теләгән кешеңә бирәсең һәм теләгән кешеңнән аны аласың». 3-НЧЕ СҮРӘ, 26-НЧЕ АЯТЬ▫️ Бу дөньяда күпме патшалар кичен идарә итүче булып йокларга яттылар, ә иртән куылган кешеләр булып уяндылар!▪️ Күпме кешеләр бу дөньяда кимсетелгән качучылар булып йокларга яттылар, ә иртән үзләренә буйсына торган патшалар булып уяндылар!Аллаһ патшалыкны кемгә теләсә — шуңа бирә һәм кемнән теләсә — шуннан ала.✔️ Ул — ТУЛЫ ЧИКЛӘНМӘГӘН ПАТШАЛЫК ИЯСЕ. УЛ — ПАТШАЛЫКНЫҢ ХУҖАСЫ, Ә БАРЛЫК ПАТШАЛАР — АНЫҢ КОЛЛАРЫ ГЫНА.#Тәухид@hakdinebez #ШәйхРашад@hakdinebez
ХАК ДИНЕБЕЗ
21 мар., 15:03изменён
▪️ ҖӘННӘТ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ (ХУРЛАР ҺӘМ МӨЭМИНӘЛӘР) ▪️1. Карашларын чикләүчеләр (قاصرات الطرف)▪️ Хатын-кызлар өчен мәгънәсе: Алар «күзләрен түбән төшерүчеләр», ягъни үз карашларын бары тик ирләре белән генә чиклиләр. Алар Җәннәттәге башка ир-атларга карамыйлар һәм үз ирләрен иң гүзәл дип санап, бүтән беркемне де теләмиләр.▪️ Ир-атлар өчен мәгънәсе: бу сыйфат ирләрнең хәлен дә тасвирлый. Җәннәттәге ирләр дә бары тик үз хатыннарына гына карыйлар һәм башкаларга борылып та бакмыйлар.▪️ Нәтиҗә: Бу — ир белән хатын бер-берсеннән тулысынча канәгать.«Чатырларда сакланучылар» (مقصورات في الخيام)▫️ Бу аларның бары тик үз ирләре өчен генә булуларын аңлата: алар башкаларга карамыйлар һәм бүтән беркемне дә теләмиләр.▫️ Чатырларда даими булу — аларның югары дәрәҗәсе билгесе, бу дөньядагы патшабикәләр кебек чит күзләрдән сакланулы (المخدرات المصونات). Бу тоткынлык түгел, ә хөрмәт. Шул ук
ХАК ДИНЕБЕЗ
19 мар., 19:26изменён
🔹 ТӘҮХИД ҺӘМ ИСЛАМ СҮЗЛӘРЕأَشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ (Әшһәдү әлләә иләәһә иллә-Аллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә рәсүлүһ) ▪️ «Шәһадәт бирәм» (әшһәдү) — тел гыйлемендә бу белемгә һәм какшамас ышанычка нигезләнгән каты хәбәр итү дигәнне аңлата. Мин бернинди шиксез, тулысынча ышанып белдерәм.▫️ «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бүтән илаһ юк» (ләә иләәһә иллә-Аллааһ) — ягъни Аллаһтан башка хаклы рәвештә гыйбадәт кылына торган беркем дә юк. «Иләһ» — гыйбадәт кылынучы (Мәгбүд) дигән мәгънәдә. Аллаһтан башка чынлыкта һәм дөрес итеп гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк. Аллаһтан башка табынылган барлык нәрсә — ялган табыну.{ ذَ ٰلِكَ بِأَنَّ ٱللَّهَ هُوَ ٱلۡحَقُّ وَأَنَّ مَا یَدۡعُونَ مِن دُونِهِۦ هُوَ ٱلۡبَـٰطِلُ } «Бу шулай, чөнки Аллаһ — Ул Хак, ә Аннан башка табынган нәрсәләре — ялган». «әл-Хаҗ» сүрәсе, 62
