gram news
Аватар канала Islam_Adjmal

Islam_Adjmal

@islam_adjmal

Алабуга шәһәре "Әҗмәл" мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Мөдәрриснең телеграм каналы ВКдагы сәхифәбезгә дә язылыгыз https://vk.ru/club229091488

ПроектыKK

310подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Islam_Adjmal

    22 сент., 06:31

    Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү☀️🤲🏻Имин булып, йомшак мендәрләрдә уяндык — шөкер, бу тормышның яңа көнен күрергә насыйп булды — шөкер, әле гамәл дәфтәрләребез ябылмаган — шөкер, әле тәүбә ишекләре ачык — шөкер...Бөек Раббыбызга булган чиксез шөкерләр исемлеген үзегез дәвам итегез, кадерле кардәшләребез🤍 Аллаһы Тәгалә — Әш-Шәкүр, Үзе Иң Шөкерле һәм шөкер итүчеләрне ярата🤲🏻
  • Islam_Adjmal

    21 сент., 10:08

    🍂Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез☀️Раббыбыз бүләк иткән бәһасез нигъмәтләрне, бер мизгелгә дә кичектермичә, изгелеккә кулланырга ИЛҺАМЛАНДЫРУЧЫ атаклы хәдис🤲🏻
  • Islam_Adjmal

    19 сент., 07:50

    переслано из @moepokolenie

    Духовное управление мусульман Москвы объявляет о старте VI Международного конкурса IQRA (Читай)!По благословению главного муфтия шейха Равиля Гайнутдина дан старт шестому Международному конкурсу по чтению книг в рамках проекта IQRA («Читай»). Главная цель мероприятия — популяризация чтения и распространение достоверных знаний об Исламе.В этом году участникам предлагается выбрать одну из двух книг: перевод Смыслового перевода Корана или «Незабываемые страницы истории» Ильдара Аляутдинова, а затем пройти онлайн-тестирование. 50 лучших участников будут приглашены на финал, где смогут побороться за главные призы — путёвки в Хадж и Умру🕋Старт конкурса ознаменовался проведением духовных вечеров для всех желающих в Казани и Уфе с участием Муфтия Москвы Ильдара Аляутдинова. В ходе мероприятий были подняты темы испытаний и преодоления трудностей, состоялась презентация новой книги
  • Islam_Adjmal

    18 сент., 10:42

  • Islam_Adjmal

    18 сент., 08:49изменён

    🍂Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез☀️Мөбарәк Җомга көнебез Изге Коръән белән нурлансын🤲🏻Кешенең эчке дөньясы өчен Аллаһ Китабы — ул нигез, терәк. Коръәннән аерылсак, эчке бушлыкка дучар булып, ташланган йортка охшап калачакбыз.Көн саен булдыра алган кадәр Изге Коръәнне өйрәник: укыйк, ятлыйк һәм мәгънәләренә төшеник. Аз булса да, һәркөнне булсын.Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә Үз Китабы буенча гамәл кылырга, Үзенең ризалыгын алып яшәргә насыйп итсен🤍
  • Islam_Adjmal

    16 сент., 09:55

    переслано из @dumrt_tatar

    🌙Камил хәзрәт шулай ук, фикерне туплап, аны истә тоту кирәклеген, ә күпләрнең бу күнекмәне югалтуын да билгеләп үтте: «Баш мие дә – үзенә күрә мускул ул. Әгәр дә аны яхшыртып тормасаң, ул көчсезләнә һәм зәгыйфьләнә башлый. Шуңа күрә гел текстлар ятларга, хәтерне яхшыртырга һәм игътибарны тупларга өйрәнү мөһим. Пәйгамбәр ﷺнең күп кенә сәхабәләре, 40 яшь тулгач, Коръән ятлый башлый. Алар арасында 60, 70 һәм хәтта 90 яшьлекләр дә булган. Алар, бернинди әзерлексез, Аллаһ Китабын ятлап, аны тулысынча истә калдырган. Баш миен, аяк, кул һәм бөтен тән мускуллары кебек яхшыртырга һәм ныгытырга мөмкин».
  • Islam_Adjmal

    16 сент., 09:55

    переслано из @dumrt_tatar

    🌙Камил хәзрәт көн саен смартфоннарны билгеле бер вакытка сүндереп куярга, гаджетларны чамасын белеп кенә кулланырга киңәш итте: «Мондый тынлык мәгълүмат баш миенә барып җитү һәм аны аңлау өчен кирәк. Без үзебезгә шалтыратуларын яки хәбәр килүен көтеп яшибез: шуңа күрә баш мие ятланган материалны истә калдыра алмый».
  • Islam_Adjmal

    15 сент., 07:51изменён

    Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү☀️🌊Үткән атнада Россиядә таң атканын иң беренче күрүче шәһәрләрнең берсе ерак Владивостокта булырга насыйп булды. Җәйдәге кебек җылы һава торышы белән, киң диңгезе, зур кораблары, матур күперләре һәм яхшы кешеләре белән каршы алды ул безне🤍Владивостокта аерым торучы мәчет биналары әлегә юк, ләкин җирле җәмәгать торак йортларның цоколь һәм беренче катларын сатып алып, аларга капиталь ремонт ясап, ике зур гыйбадәтханә оештыра алган, әлхәмдүлилләһ🤲🏻Шушы ерак җирләрдә Аллаһ юлында хезмәт куючы ихлас кардәшләребез белән аралаштык.Хәзерге вакытта Сирень хәзрәт Гарифуллин һәм аның уллары, Таһир абый Ибашев һәм башка фидакарь җанлы кардәшләребез Диңгез буе төбәгендә яшәүче яки хәрби частьләрдә эшләүче, хезмәт итүче мөселманнарның дини мәсьәләләрен хәл итәргә тырышалар. Бу олуг гамәлләреннән Аллаһ риза булсын🤲🏻 яратып кунак итүләре өчен
  • Islam_Adjmal

    15 сент., 07:51

  • Islam_Adjmal

    14 сент., 07:06

    Кадерле кардәшләребез, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, яңа атнабыз да Аллаһның Чиксез Юмартлыгын, Мәрхәмәтен истә тотып, иң хәерле, иң изге ният-гамәлләр белән үтсен🤲🏻❤️
  • Islam_Adjmal

    10 сент., 18:30

    ✨Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү✨Мәскәү мөселманнарының "ДАР" мәдәният үзәге студиясендә видео яздырып карадык, шундый мөмкинлек биргәннәре өчен, кардәшләребезгә зур рәхмәт, Аллаһ риза булсын, эшегезне бәрәкәтле итсен🤲🏻Видеоязма рус телендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең БӨЕК ШӘФӘГАТЕ турында❤️Мөбарәк Җомга кичебез керде, салаватларыбызны арттырыйк, кадерле кардәшләребез❤️
  • Islam_Adjmal

    9 сент., 20:53

    ✨Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез✨Мәскәүнең Җәмигъ мәчетеннән тагын берничә кадр белән бүлешәбез. Биредә бик яхшы Ислам музее да ясаганнар, бәракАллаһ. Һәр теләгән кеше, диненә карамыйча, иркенләп кереп, мөселман мәдәнияте белән таныша ала.Монда кулъязма Коръәннәр, кызыклы тарихи Коръәннәр, Кәгъбәтуллаһ япмасының өлеше, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең чын чәч бөртеге, шәмаилләр һәм башка үзенчәлекле экспонатлар кадерләп саклана.РасүлАллаһның чәч бөртеген аерым вакытларда гына күргәзмәгә чыгаралар. Сәяхәтебез Мәүлид аена туры килгәч, күрергә насыйп булды, әлхәмдүлилләһ.Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә була калсагыз, һичшиксез, музеена да кереп чыгыгыз🤍
  • Islam_Adjmal

    8 сент., 14:50

    Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, бу көннәрдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә булырга туры килде, әлхәмдүлилләһ. Андагы азанны тыңлап алыгыз әле, кадерле кардәшләр🤍Азан — Җир йөзендәге иң гүзәл моң, Аллаһка якынайтучы моң... Иманлы йөрәкләрдән агылучы ихласлык...
    58видео411Открыть в Telegram
  • Islam_Adjmal

    7 сент., 05:57

    🍂Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез☀️Чын уңыш үз хезмәтеңә җан җылыңны салганда гына килә. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәр хәерле эшне җаваплы итеп, камиллеккә омтылып, яратып башкарырга өйрәткән.Яңа эш һәм уку атнасын дөрес ниятләр, күркәм максатлар белән башлыйк, ин шәә Аллаһ🤲🏻
  • Islam_Adjmal

    2 сент., 06:54

    переслано из @dumrt_tatar

    Хөрмәтле дин кардәшләр! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мошенниклык очраклары турында кисәтә: социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары, шулай ук танылган дин әһелләре исеменнән ялган каналлар ачыла башлаган.☎📲Сездән аеруча сак булырга, шикле хәбәрләргә ышанмаска һәм һәрвакыт барлык мәгълүматны тикшерүне сорыйбыз!🕌Нәзарәтнең барлык рәсми хәбәрләре әлеге каналда һәм рәсми сайтта чыга.🕌Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш итәбез.☎Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин.💫Шулай ук
  • Islam_Adjmal

    1 сент., 06:28

    🍂Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез☀️📚Исламда белемгә омтылу һәрбер мөселманның изге бурычы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Безнең динебез белемне дөньяви һәм рухига аермый, чөнки Галәм, табигать һәм кешелек кануннарын тану аша без һәрнәрсәне Бар Итүче Раббыбызның Бөеклеген, Чиксез Кодрәтен аңлый башлыйбыз!Исламда хакыйкый белем — ул мәгълүмат җыю яки ниндидер күнекмәләргә ия булу гына түгел, ә изге гамәлләр кылу, җәмгыятькә файда китерү һәм әхлакны камилләштерү коралы🤍Яңа уку елы хәерле, имин, бәрәкәтле булсын🤲🏻
  • Islam_Adjmal

    30 авг., 10:16

    Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, бүген Татарстаныбыз көне❤️Олуг мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддиннең "Ватан вә милләт" нәсихәтеннән кайбер фикерләр:💚Күге астында яшәгән, һаваларын иснәп, суларын эчкән вә икмәкләрен ашаган Ватаныгызны сөегез, аның исемен бөек итәр өчен тырышыгыз!🤍Ватан өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз. Ватан хакында болай фидакарь булмаган кеше — анда яшәргә лаек түгелдер.❤️Ата-анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез — милләтегезне шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга зур табыш дип санагыз.💚Милләт вә Ватан өчен хезмәт итү насыйп булса, аның бәрабәренә рәхмәт вә бүләк көтмәгез.🤍Дин, гыйлем тарату, мәктәпләр вә яхшы эшләр өчен, вә халыкка ярдәм бирү өчен тырышлык сарыф итү — иң гүзәл гайрәттер... Күңелегез белән сөя-сөя ярдәм бирегез, милләтегезгә гыйлем вә мәгърифәт таратыгыз,
  • Islam_Adjmal

    29 авг., 19:38

    ✨Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез✨Җомга вәгазен шушы сылтама буенча вк-төркемебезгә кереп карый аласыз, файдалы булсын🤲🏻https://vk.ru/wall-229091488_751
  • Islam_Adjmal

    28 авг., 08:39

    🌕 Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез, бу төннәрдә тулган айны күзәттек. Шул уңайдан мөбарәк Җомга көнендә шушы аятьне искә төшереп китик әле. Аллаһ биредә кояш һәм ай балкышын сурәтләүдә ике төрле сүз Куллана.Кояшка карата "дыйәә" сүзен — ул яктылык чыганагын һәм мөстәкыйль, көчле, актив яктылыкны аңлата.Ә айга карата "нур" сүзен. Һәм ул йомшак, башка чыганактан чагылган балкыш мәгънәсендә килә.Бүген фән күзлегеннән караганда да, без айның үз яктылыгы булмавын беләбез, аның нурлары бары тик кояштан чагылган яктылыктан гына гыйбарәт.Аять ахырында исә Раббыбыз моны хакыйкать өчен Бар иттем, ди, гыйлем һәм акылы булганнарны бу турыда фикерләргә Чакыра.
  • Islam_Adjmal

    24 авг., 16:24

    Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, кадерле кардәшләребез🤍✨Рабигуль-әүвәл аеның 12нче киче керде✨ Кайбер риваятьләр буенча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 571нче елның нәкъ 12нче Рабигуль-әүвәл таңында туган🤲🏻Гайсә галәйһиссәләмнән соң бик күп гасырлар пәйгамбәрләр булмаган. Дөнья наданлыкка, әхлаксызлыкка, вәхшилеккә чумган. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм — кешелекне шул караңгылыктан коткаручы, яктылыкка чыгаручы рәхмәт нуры, әлхәмдүлилләһ🤲🏻