Последние посты

Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
21 сент., 15:34

Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
17 сент., 11:20
📖 Әл-Әнгәм сүрәсенең 111 нче аяты 📜 Укылышы, якынча мәгънәсе һәм тәҗвид кагыйдәләре
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
7 сент., 04:48

Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
7 сент., 04:45
6 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Нур-Ихлас» мәчетендә Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган мәҗлес узды.Юбилей мәҗлесендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, шәһәр хакимияте, мөхтәсибәт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, имамнар, тирә-як имам-мөхтәсибләр, Әлфәс хәзрәтнең туганнары, авылдашлары һәм якыннары катнашты.Мәҗлес Коръән аятьләре укып, дога кылудан башланды. Аннан соң юбилярны ихлас теләкләр белән тәбрикләүләр яңгырады.Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Әлфәс хәзрәтне юбилее белән котлап, шәһәр мэрының Рәхмәте белән бүләкләде. Рәхмәт хаты аңа намуслы хезмәте, профессиональ осталыгы, Яр Чаллыда мөселман җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше, шәһәр мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә торган чараларны оештыруда һәм аларда актив катнашуы өчен тапшырылды.Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та юбилярны
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
1 сент., 12:15
переслано из @dumrt_tatar
Хөрмәтле дин кардәшләр! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мошенниклык очраклары турында кисәтә: социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары, шулай ук танылган дин әһелләре исеменнән ялган каналлар ачыла башлаган.☎📲Сездән аеруча сак булырга, шикле хәбәрләргә ышанмаска һәм һәрвакыт барлык мәгълүматны тикшерүне сорыйбыз!🕌Нәзарәтнең барлык рәсми хәбәрләре әлеге каналда һәм рәсми сайтта чыга.🕌Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш итәбез.☎Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин.💫Шулай укМухтасибат Набережные Челны | islamchally pinned a photo
1 сент., 09:26

Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
1 сент., 09:26

Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
31 авг., 13:14
переслано из @gamig_yar_chally
Килегез!
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
28 авг., 17:20

Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
28 авг., 17:12
Яр Чаллы шәһәре мәчетләрендә мәүлид ае уңаеннан чаралар үтә. 22 август "Ихлас", 27 август "Җәмигъ" һәм "ГЭС" мәхәлләсе мәчетләрендә Пәйгамбәребез тормыш юлына багышланган вәгазьләр һәм викториналар булды, салаватлар әйтелде һәм догалар кылынды. Викториналарда дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды. "Нур-Ихлас" мәчетендә һәр җомга 10:00 сәгатьтә ханымнар һәм кызлар өчен сира буенча вәгазьләр укыла. Ә инде 3 сентябрь көнне 18:45 сәгатьтә "Чаллы Яр" мәчетендә "Мин сине галәмнәргә рәхмәт итеп кенә җибәрдем" проекты астында "Аллаһ илчесенең дуслары. Пәйгамбәребезнең алар белән мөгамәләсе" дип аталган вәгазъ-дәрес белән викторина узачак.
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
25 авг., 18:16
25 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә зур тарихи вакыйга булды — төзелеп килүче «Жәмигъ» мәчетенең соңгы манарасына ярымай урнаштырылды. Бу мизгел белән мәчетнең барлык тугыз ярымайлы композициясе тулысынча формалашты, һәм шәһәр халкы күптән көткән күренешне үз күзләре белән күрде. Манарага күтәрелгән ярымайны каршы алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Диния нәзарәте, мөхтәсибәт вәкилләре, имам хатыйблар, иганәчеләр һәм йөзләгән чаллылылар килгән иде.Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте, аннары сүз шәһәр башлыгына бирелде. «Ярымай урнаштырылу — калабыз өчен күптән көтелгән вакыйга. Бу — гади бинаның иман йортына әверелүен символлаштырган иң мөһим мизгел. Шәһәр тарихында калырлык бу чараның аеруча үзенчәлекле елда — Чаллыга 400 ел, беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулган көннәрдә узуы аеруча куанычлы», — диде Наил Мәһдиев.Мэр чыгышында төрле милләт һәм конфессия
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
25 авг., 10:18
переслано из @gamig_yar_chally
Ай кую вакыты якыная, тагын бер этап, бер адым алга барабыз. Айның нигезе урынына менеп утырды! Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкер! Ай куюга килегез! 15:00 да. Җәмигь мәчете кешеләре, машиналарыгызны мәчет парковкасында куегыз әле. Кунакларга да урын калсынга төзелештә. Ин шәә Аллаһ!
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
25 авг., 10:07
переслано из @gamig_yar_chally
Бүген беренче манарага ай куябыз, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә. 15:00 дә, мәхәллә халкы белән. Килегез! إن شاء الله
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
24 авг., 15:37
переслано из @kamil_hazrat
Сегодня - благословенная ночь Мавлида ан-Наби, ночь рождения любимого Посланника Аллаха, печати всех пророков Мухаммада ﷺ. В Куръане он описан как милость для людей, как лучший человек, который ни на минуту не забывал о своей умме. О чистоте его сердца сказано: لَقَدْ جَاءَكُمْ رَسُولٌ مِّنْ أَنفُسِكُمْ عَزِيزٌ عَلَيْهِ مَا عَنِتُّمْ حَرِيصٌ عَلَيْكُم بِالْمُؤْمِنِينَ رَءُوفٌ رَّحِيمٌ “К вам пришел Посланник из вас же самих, достойный. Ему тяжелее от того, что вы страдаете. Он старается для вас (и искренне желает, чтобы вы уверовали). Он – снисходителен и милосерден к верующим” (сура “Тауба”, 128 аят). Всевышний также указывает нам, что Пророк ﷺ для людей - предводитель, который разъясняет нам законы Всевышнего, а значит учит нас достойно проживать свою бренную жизнь и указывает нам путь в вечный Рай. Мухаммад ﷺ - любимец Самого Аллаха, Который обязал и нас любить Пророка ﷺ. Любовь к
Мухтасибат Набережные Челны | islamchally
24 авг., 15:23
24 август көнне Яр Чаллы шәһәренең төзелеп килүче "Җәмигъ" мәчетенең ике олы манарасының беренчесенә ярымай куелды. Әлеге истәлекле вакыйга мәхәллә кешеләре, шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәубаноа, мәчетләр имамнары һәм төзелештә эшләүчеләрнең тәкбир әт-тәшрик әйтүләре белән башкарылды.Исегезгә төшереп утәбез, Яр Чаллы шәһәре "Җәмигъ" мәчетенең башка ярымайларын урнаштыру соңгы берничә елда башкарылган иде: ике иң кече гөмбәзе 2022 ел 12 март, ике урта гөмбәзе 2023 ел 26 июнь һәм 5 июль, ике кече манара һәм төп гөмбәзе 2023 елның 24-25 июль көннәре."Җәмигъ" мәчетенең соңгы олы манарасына ярымай урнаштыру чарасы, Аллаһ насыйп итсә иртәгә, 25 август көнне 15:00 сәгатьтә тантаналы рәвештә узачак. Рәхим итегез!
