Последние посты

ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
11 сент., 11:37изменён
Хөрмәтле мөселман кардәшләр!Аллаһының рәхмәте белән, 4000 данә «Җеназа китабын» бастырдык. ӘлхәмдүлилЛәһ, китаплар бик тиз сатылдылар. Шуның белән беррәттән, ВБ белән Озонга һөҗүм булу сәбәпле, күп китаплар янды.Әлеге вакытта «Җеназа китабы» ВБ белән Озонда бар. Ләкин китапларның саны чикләнгән. Сораучылар күп, әмма минем аша заказ эшләп булмый.ВБ: https://www.wildberries.ru/catalog/699220196/detail.aspx?size=971134296Озон: https://ozon.ru/t/l1ZZguJ
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
9 сент., 14:55
Барыгызга да әссәләмүгаләйкум! Әлеге вакытта «Кем аннан кире кайткан» исемле китапның «Сорау-җавап» дигән соңгы бүлеген язабыз.Шуңа күрә, кемнең кабер тормышына карата сораулары булса, шушы язманың астына языгыз. Без китапта җавап бирергә тырышырбыз, ин шә Аллаһ!Китап бу елны бастырылачак, Аллаһы теләсә!
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
24 мая, 16:56
Нигә кеше бүген намазга баса алмый? || Артур Габдуллин
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
28 апр., 11:04
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Яңа китапка «Кем аннан кире кайткан?» дигән исем бирдек. Чөнки ул хезмәт кабердәге күренешләрне һәм вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган. Һичшиксез, халкыбыз өчен бу иң актуаль вә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. «Кешенең җаны ничек алына? Җанны кемнәр ала? Кабердә кемнәр килә? Кабердә кеше ничек җәзалана? Кабер газабының нинди төрләре бар?». Шушы һәм башка бик күп сорауларга китапта җавап бирергә тырыштык. Бәлки шул хезмәтне укыганнан соң, адәм баласы дингә, намазга һәм Аллаһыга карашын үзгәртер, дигән өметтәбез. Чөнки ул темалар әлеге дәвердә халык арасында әкият буларак кына кабул ителә. Әлбәттә, бу күңелгә ятышлы мәсьәлә түгел. Китапта төрле куркыныч вә котычкыч күренешләр хакында да язылган. Әмма монсыз булмый. Кешенең йөрәген ничек тә булса уятырга кирәк.Тиздән тулырак мәгълүмат булачак, Аллаһы теләсә!
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
16 апр., 17:49
Барыгызга да әссәләмү галәйкүм! Әлеге вакытта яңа китап әзерләнә. Халык өчен бик актуаль булган темага. Тиздән тулырак мәгълүмат булачак, Аллаһы теләсә!
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
7 апр., 11:03

ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
2 апр., 19:44
«Җеназа китабы» Озонда да бар, әлхәмдүлилЛәһ! Анда хакы арзанракhttps://ozon.ru/t/tKEc4jf
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
1 апр., 09:00
Ниһаять, «Җеназа китабы»ның яңа тиражы дөнья күрде ❗️Беренче 1000 китапны бер ай эчендә алып бетерделәр, әлхәмдүлилЛәһ!Заказ ясар өчен: 89613615822 (Ватсап, телеграмм)Вайлдберрис: https://www.wildberries.ru/catalog/699220196/detail.aspx?size=971134296Озон: https://ozon.ru/t/tKEc4jf
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
22 мар., 12:54

ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
14 февр., 14:19

ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
10 февр., 10:31
Ризаэтдин Фәхретдин әйткән:«Сүзнең кыскасы шул: нинди дә булса гыйбадәтне үтәр өчен аның шәргый (ягъни, Коръән белән Сөннәттән) бер дәлил булуы ләзем (мәҗбүри). Гомуми дәлилләргә нигезләнеп, кешеләр тарафыннан яңа төрле бер гамәл уйлап чыгару дөрес эш түгел. Шуңа күрә, рәгаиб, бәраәт, кадер вә һәвел кебек намазларының динебезгә кагылышы юк. Шулай ук, Коръән уку хакындагы гомуми дәлилләргә таянып, мәетнең беренче, өченче вә җиденче, кырыгынчы вә ел тулу көннәренә хаслап мәҗлесләр үткәрүне, мәетләр өстендә тәһлил әйтүләр, махсус көннәрдә вә махсус рәвешләрдә җыелышып мәгълүм саннар белән Коръән чыгуларны шәргый (дини) гыйбадәтләрдән санарга мөмкин түгел. Рәсүлүллаһтан ﷺ риваять ителмәгән нәрсә гыйбадәт булмас.Иң куркынычы, мондый гыйбадәт вә гамәлләрне уйлап чыгаруның мәгънәсе исә: «Безнең динебез Рәсүлүллаһтан ﷺ камил булмый калды, кимчелекле иде, инде без үзебез тулмый калган
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
22 янв., 16:56
Нигә сәдака таратучы һәм башкаларны Коръән укырга өйрәтүче Җәһәннәмгә керәчәк? | Артур Габдуллин
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
20 янв., 09:06
Хөрмәтле җәмәгать! Китаплар бетте, дип әйтсәк тә була. 22 данә генә калды. Алып укырга ашыгыгыз!https://www.wildberries.ru/catalog/699220196/detail.aspx?size=971134296
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
18 янв., 13:49
Кеше үлгәч өйдәге көзгеләрне каплауКеше бу дөньядан киткәннән соң, аның туганнары һәм якыннары өйдәге көзгеләрне каплап куялар. Янәсе, адәм баласының җаны тәненнән чыкканнан соң, 40 көн дәвамында өйдә һәм якыннары янында була. Шуңа күрә дә, шул җан, көзге эченә кереп калмасын һәм тынычлык тапсын өчен аны каплап куялар икән. Әмма Ислам дине күзлегеннән мондый гамәлне кылу катгый рәвештә тыелган. Чөнки бу гамәл ширек гөнаһы булып санала. Ширек — ул кайчан кеше ниндидер авырлыкны, кайгы-хәсрәтне яки бүтән күренешләрне Аллаһыдан түгел, ә башка нәрсәдән күрә. Мәсәлән, кеше нигә тупса аша күрешергә курка? Яки кара мәче үткән юлдан бармый? Чөнки аның белән берәр афәт булыр дип уйлый. Бу очракта да кеше нигә көзгеләрне каплый? Әгәр дә капламаса, якынының җаны белән берәр нәрсә булыр һәм ул тынычлык таба алмас дип курка. Ләкин, ул мондый гамәлне кылып, савап түгел, ә киресенчә, үзенең өстенә
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
10 янв., 11:59

ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
25 дек. 2025 г., 09:10
Халкыбызның күренекле галиме Ризаитдин бин Фәхретдин әйтте: "Мәетләрне соңгы юлга озаткан вакытта мөселманнар арасында ислам рухына һич мөнәсәбәте булмаган вә сәламәт акыл тарафыннан да хупланмаган гадәтләр кылына. Бу гадәтләр мәет чыккан йортлардан вә мәетне озаткан гаиләләрдән мал йолку вә булдыра алган кадәр акча эләктерүдән гыйбарәттер" (Дини вә иҗтимагый мәсьәләр, 133 бит).Китапка заказ ясарга: https://www.wildberries.ru/catalog/699220196/detail.aspx?size=971134296
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
19 дек. 2025 г., 18:43
Үлем җиңел була аламы? || Артур Габдуллин
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
15 дек. 2025 г., 15:46изменён
ЯҢА КИТАП ❗️❗️❗️Ниһаять, «Җеназа китабы» чыкты!Бу китапта адәм баласын соңгы юлга озату белән бәйле бөтен сорауларга да җавап таба аласыз. Хезмәт Пәйгамбәребезнең ﷺ сахих хәдисләренә нигезләнгән.Заказ ясарга: 89613615822 ТелеграммВайлдберрис:https://www.wildberries.ru/catalog/699220196/detail.aspx?size=971134296
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
14 дек. 2025 г., 12:40
Ниһаять! Тиздән бөтен мәгълүматны язабыз
ИСЛАМ ТУРЫНДА | NUR AL-ISLAM
10 дек. 2025 г., 16:49изменён
Мәеткә доганы кемнән укыттыру дөрес?Кеше бу дөньядан ахирәткә күчкәч, һәрвакыт догага мохтаҗ. Доганы кем кылырга, тәүлекнең кайсы вакытында кылырга дигән сораулар туарга мөмкин. Беренче чиратта, мәетнең якыннары, туганнары, балалары аны дога кылып искә алырга тиеш. Дога кылуның билгеле бер көне дә, вакыты да юк. Мәсәлән, халкыбызда һәр атнакич мәетләрне искә алу гадәте бар. Әмма, асылда, бу эшнең ислам диненә кагылышы юк. Шунлыктан, мәетләрне искә алу өчен билгеле бер көнне көтеп торырга кирәкми. Бу эшне бик еш башкарсаң да хәерле. Кеше үлде дә, бетте дип уйларга кирәкми. Аның җаны исән. Ул бер тормыштан икенчесенә күчте генә. Шуңа да ул гел дога өмет итә. «Мин укый белмим инде», «минем телем әйләнми», «теге кеше укыган бит, аның догасы дөресрәк» дип сәбәпләр эзләргә кирәкми. Теләк булса, эшлисең. Бүгенге көндә адәм баласы бизнес ачу өчен, үзен камилләштерү өчен нинди генә курслар
