Последние посты

«Калеб» — яңа буын җыены
7 авг., 17:19
Калеблеләр «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулады!5 август көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Казан Мэриясенең татар телен һәм Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының телләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә һәм үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.Нәтиҗәләр калеблеләрне бик куандырды, чөнки бәйгегә тәкъдим ителгән «Калеб.Ликбез» һәм «Җиде кыз» проектлары җиңү яулады!Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз — алда күп кызыклы очрашулар көтә!
«Калеб» — яңа буын җыены
29 апр., 17:50
Җирдә була шундый көннәр...Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗатына багышланган, «Җирдә була шундый көннәр» дип исемләнгән шигъри кичә узды.Чарада Йолдыз шигырьләр генә укып калмыйча, җырлады һәм тамашачылар сорауларына җавап та бирде.Кичәдә шагыйрәнең каләмдәшләре Г.Тукай бүләге ияләре Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина; Рүзәл Мөхәммәтшин, Әлфия Ситдикова, Фәнил Гыйләжев һәм Рузилә Мөхәммәтова бар иде.Шигъри кичә алдыннан тамашачыларга Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 1 нче курс студентлары әзерләгән перформанс тәкъдим ителде.
«Калеб» — яңа буын җыены
2 апр., 13:06
Һәр авазда, һәр нотада, һәр сулышта.Казанда «Калеб. Яңа сулыш» концерты узды. Чарага килгән тамашачылар яңа буын татар иҗатчылары белән якыннан танышты.Концертта яшь җырчы, композитор, шагыйрь һәм биючеләр катнашты. Чара алдыннан фойеда рәссамнәрнең күргәзмәсе тәкъдим ителде.Концертның режиссеры – Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова; сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев.Чарадан фотолар биредә.Концерт турында матбугатта чыккан язмалар:▫️«Татар-информ»▫️«Татар-информ» фоторепортаж▫️«Интертат»▫️«Идел» журналы
«Калеб» — яңа буын җыены
2 апр., 05:33
«Калеб. Яңа буын» концерты гөрләп узды!👏Концерттан соң сездән матур сүзләр кабул итүне дәвам итәбез. Рәхмәт сезгә, яраткан тамашачыларыбыз❤️Чараның матур мизгелләрен бергәләп искә алыйк.
«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 18:41
Зал тулы тамашачы, алкышларның тынмавы...Рәхмәт сезгә, яраткан тамашачыларыбыз👏❤️
«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 18:39

«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 18:31
Җылы язлар тик башланды гына, Әле генә яшел киде кыр. Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән, Җырланмаган әле безнең җыр.Рөстәм Яхин көе Әхмәт Ерикәй сүзләре
«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 18:29

«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 18:14
Фойеда рәссамнәр күргәзмәсе тәкъдим ителде
«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 18:13

«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 16:34
Башладык❤️😍
«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 16:33

«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 14:53изменён
💙Тиздән башлыйбыз!«Калеб. Яңа буын» концертына санаулы минутлар калды.18.30 сәгатьтә Камал театрының универсаль залында күрешкәнчегә кадәр!
«Калеб» — яңа буын җыены
31 мар., 14:53

«Калеб» — яңа буын җыены
29 мар., 17:20
«Калеб» яңа буын җыены — медиада:✅«Татарстан радиосы»ның «Яңа көн» тапшыруында Рүзәл Әхмәдиев белән Илзирә Сираҗиева катнашачак.Кайчан: 30 март 7.10 Онлайн тыңлау➖➖➖➖➖✅ГТРК «Татарстан» каналының «Актуаль әңгәмә» тапшыруында Адилә Афзалова белән Инсаф Ганибаев булачак.ГТРК «Татарстан» 30 март 9.30➖➖➖➖➖✅«ТНВ» каналының «Манзара» тапшыруында Альбина Ногманова әңгәмә корды.«ТНВ-Татарстан» 31 март 7.45
«Калеб» — яңа буын җыены
27 мар., 14:53
31 нче март 18.30да Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концертына рәхим итегез.Яңа исем һәм ачышлар. Калеб атмосферасын тоярга килегез.Күрешкәнчегә кадәр!✅ Билет алырга
«Калеб» — яңа буын җыены
27 мар., 07:51
переслано из @idel_tatar
БҮЛӘККӘ — БИЛЕТ!«Калеб»нең язгы концертына ике билет уйнатабыз 🦋✏️Шартлары: 1. «ИДЕЛ — яшьләр журналы» һәм «Калеб» — яңа буын җыены» каналларына язылырга 2. Безнең постларга реакцияләр калдырырга 3. «Участвую!» төймәсенә басарга🤩Нәтиҗәләр 28 март билгеле булачак. Концерт 31 март 18:30 да Камал театрының универсаль залында узачак
«Калеб» — яңа буын җыены
26 мар., 17:21
Таныш булыгыз! «Калеб. Яңа сулыш» концертын бию аша тәкъдим итүче Альбина Ногманова белән Камилә Галиева.Алар «Калеб»не үзләренчә тоя. Ничек?Кил, күр һәм үзең той⤵️31 март 18.30да Камал театрының универсаль залы.Билет алырга
«Калеб» — яңа буын җыены
25 мар., 15:32
«Калеб. Яңа сулыш» концертына санаулы көннәр калып бараСезне концертта чыгыш ясаячак шагыйрьләр белән таныштырып узабыз.Аларга «Бүгенге яшьләр кем соң?» дигән сорау бирдек. Җавабы — карточкаларда.«Калеб. Яңа сулыш» концертында күрешербез⤵️🔴Кайчан: 31 март 18.30 ➡️Кайда: Камал театрының универсаль залы (Һ.Такташ, 74)БИЛЕТ АЛЫРГА12+
