gram news
Аватар канала Казан утлары

Казан утлары

@kazan_utlari

“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.

ПроектыKK

840подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Казан утлары

    22 сент., 16:55

  • Казан утлары

    22 сент., 16:54

  • Казан утлары

    22 сент., 16:53

  • Казан утлары

    22 сент., 16:52

    22-23 сентябрьдә «Җәннәт бакчасы: Россия исламы сәнгате» күргәзмәсе үз эшен XII Санкт — Петербург халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы алдыннан финисаж-махсус программасы белән төгәлли.📌 «Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» күргәзмәсе финисажы. Күргәзмә буенча медиация.
  • Казан утлары

    22 сент., 16:52

  • Казан утлары

    22 сент., 14:03

    РАННУР (хикәя) Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады. 🔗https://kazanutlary.ru/news/hikaya/rannur-khikya
  • Казан утлары

    22 сент., 13:02

  • Казан утлары

    22 сент., 13:00

    Викторина 📝 Сезнең җавапларыгызны көтәбез! 📚
  • Казан утлары

    22 сент., 12:00

    Иртә әле безгә башны иеп, Уен кырын ташлап китәргә. Без, җан чыкса да, җиңәргә тиеш! Бүген түгел икән – иртәгә! Дәррәү кубып күтәрелик кенә, Көндәшләрнең йөзе агарыр. Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк! Без – чемпион! – Медаль тагарлык. Кагыйдәгә сыешасы, диеп, Әллә кемнәр юктан шау ясый. Ни пычакка андый ярыш безгә, Ни пычакка андый дөньясы?.. Аяк өчен баш җаваплы түгел! – Уен кыры – сугыш кыры ул! – Безнең өлеш – җиңеп, күккә ашу, Сезнең – җәһәннәмдә кырылу! Дәррәү кубып күтәрелик кенә, Дошманнарның тезе йомшарыр. Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!
  • Казан утлары

    22 сент., 10:00

    ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР Рәхмәтләремнең чиге юк. Нинди бәхетле мизгелләр бу... 🔗https://kazanutlary.ru/news/khatlar-yazdym-utyryp/elmira-sarifullinaga-kilgan-xatlar-1789967335
  • Казан утлары

    22 сент., 09:02

    Хәерле көн ✨Татар мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлегеннән 📚
  • Казан утлары

    22 сент., 08:02

    Бизәкләре – ал чәчәк, Тектек без матур күлмәк. Ал чәчәкле болында Мин бер нәни күбәләк. Күбәләктәй уйныйм әле, Гөлдән-гөлгә очыйм әле. Тирә-юньгә нурлар сибеп, Бар җиһанны кочыйм әле.✍️ Илнара ӘЮПОВА
  • Казан утлары

    22 сент., 07:01

    Ана телем – минем рухи бәйрәмем, Туган телдән табалмадым баерагын. Синең аша әйттем бары сүземне Ана телем – алга әйдәр байрагым!✍️ Сагыныш Мохит кызы шигыре – безнең карточкаларда.📚 Казакъчадан Фирүзә Җамалетдинова тәрҗемәсе.📤 Индира Габдуллина
  • Казан утлары

    22 сент., 06:37изменён

    ❗️Яңа китап❗️📚 Урланган бәхет ✍️ Фәгыйлә ШакироваКитапта популяр блогер-журналист Фәгыйлә Шакированың социаль челтәрләрдә укучылар яратып кабул иткән хикәяләре урын алды.#КазанУтларыКитапханәсеннән
  • Казан утлары

    22 сент., 06:02

    КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы) Бу сөйләшүдән шуны чамаларга була – котылгысыз рәвештә «Х» вакыты җитеп килә. Филис моны анык чамалады. Аңа разведка төркеменең Саланг үткеле аша, Кабулга кадәр барып, әйләнеп кайтканы билгеле иде инде. 🔗https://kazanutlary.ru/news/bayan/koiasta-sagys-tose-povestnyn-davamy-1789966231
  • Казан утлары

    21 сент., 14:04

    Граммофон тәлинкәсендә - әдипләр тавышы. Татар язучылары үз әсәрләрен укый Без бүген Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арслан, Әхмәт Исхак, Зәки Нури, Шәүкәт Галиев, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Авзал Шамов, Гариф Гобәйнең әсәрләрен аларның үз укуларында тыңлый алабыз. 🔗https://kazanutlary.ru/news/gaziz-tavyshlar/grammafon-tlinksend-diplr-tavyshy-tatar-yazuchylary-z-srlren-ukyy
  • Казан утлары

    21 сент., 13:03

  • Казан утлары

    21 сент., 13:03

    Викторина 📝 Сезнең җавапларыгызны көтәбез! 📚
  • Казан утлары

    21 сент., 12:02

    Телләр үлми! Үлә бары, Телен җуйган халыклар.Рәфыйкъ ЮнысИнкыйразы ишек кага Исхакыйның, Узды мәллә ике йөз елы? Үз телеңне җуеп, юкка чыгу Шушы мәллә шайтан алгыры! Үзебездән эзлик без гаепне, Кабырчыкка качтык күбебез. Курку хисе бирми тел ачарга, Яклаучысыз калды телебез! Бармы синең, татар, горурлыгың? Үз телеңне якла, оялма! Балаларың татар булып үссен, Тумас борын маңкорт ясама. Кул кушырып берни эшләмәсәң, Телебезгә ясин чыгарлар.
  • Казан утлары

    21 сент., 11:13

    Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа, Бар хыялым шунда табылыр: Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп, Җиңү таңы тиздән кабыныр.✍️ Хыял 👤 Муса ҖәлилУкый: Алсу Шакирова📤 Индира Габдуллина