gram news
Аватар канала Шәрык клубы / Восточный клуб

Шәрык клубы / Восточный клуб

@klubsharyk

Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы ⏰Эш вакыты: 10:00-18:00, көн саен 📍Казан, Татарстан ур. 8 ☎️ 8 (843) 200-12-37 (Эш вакытында шалтырату сорала)

ПроектыKKРазное

1,420подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    21 сент., 14:00

    "СүзДәш" – СӘХНӘ ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ | 22 СЕНТЯБРЬ 19:00Яхшы сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясаудан куркудан котылырга һәм үзегезне халык алдында тота белергә өйрәнергә телисезме?Без сезне сәхнә сөйләме курсларына чакырабыз! Курсларда сез: - Дикциягезне һәм артикуляциягезне яхшырта; - Сөйләмегезне сәнгатьле һәм эмоциональ үстерә; - Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнә; - Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерә; - Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачаксыз.・Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак. ・Сынаулы (бушлай) дәрес: 22 сентябрь 19:00 ・Теркәлү Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында ・Дәресләр октябрь аеның һәр сишәмбесендә 19:00 сәгатьтә үтәчәк ・Яшь чикләве: 18+
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    18 сент., 17:25

    Шәрык клубында кунакта! ✨В гостях в Восточном клубе были студенты Казанского государственного медицинского университета!Приглашаем и вас посетить наши экскурсии и мероприятия!Сезне дә экскурсия һәм чараларыбызга көтеп калабыз!
    943311Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    18 сент., 16:57

    ТАТАРЧА СТЕНДАП 🔥| 24 СЕНТЯБРЬ 19:00 | ШӘРЫК КЛУБЫДуслар, сезне 24 сентябрь көнне Шәрык клубында узачак ТАТАРЧА СТЕНДАП кичәсенә чакырабыз!Көлү, актуаль темалар, таныш тормыш хәлләре һәм кызыклы ачышлар – барысы да бу чарада.Рәхим итегез! Билетлар сатуда
    236видео1111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    16 сент., 10:30изменён

    ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 📽️ "САГЫНЫРСЫЗМЫ?.."Әлеге спектакль 2019 елгы конкурс җиңүчесе булды һәм шул ук вакытта театр репертуарына керде.Спектакль авторларына аны нәрсә кызыклы итте? Яңалык, ихласлык, мәгънә һәм провокацияләр. Вакыйга көчле давыл вакытында бара. Иске автовокзалда төрле кешеләр җыелган: депутат, пенсионер, сәүдәгәр, һ.б.. Барысы да тизрәк китәргә тели. Кемнең иртәгә очрашуы бар, кемнең очыш билеты "яна", кемнең исә өйгә юлы бик озакка сузылган. Әмма элемтә юк, рейслар юк, таксилар юк, ә давыл агачларны йолкый. Сәфәрчеләр бу урында автобус килгәнче бергә булырга мәҗбүр.Әлеге притча тамашачыны мәхәббәт һәм нәфрәт, бурыч һәм намуссызлык, җинаять һәм җәза, иман һәм өметсезлек, мәңгелек һәм вакытлы кыйммәтләр турында уйланырга чакыра.・12+ ・19 СЕНТЯБРЬ 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билет
    1131111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    15 сент., 15:10изменён

    Бүген, 15 сентябрьдә, татар драматургиясе һәм театрының күренекле шәхесе Кәрим Тинчуринның туган көне!Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елда Пенза өлкәсе Спас районының Аккүл-Тараклы авылында дөньяга килә.Ул — танылган драматург, актер, режиссер, педагог һәм ТАССРның атказанган артисты (1926).«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1910 елда «Сәйяр» труппасына килә. Аннары Татар драма артистлары труппасын оештыруда катнаша, ә 1922 елдан Казандагы Беренче татар дәүләт театрының баш режиссёры була. 1929 елдан Татар академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёры вазыйфаларын башкара.Кәрим Тинчурин иҗаты татар театры тарихында тирән эз калдырды. Ул «Хәләл кәсеп», «Шомлы адым», «Назлы кияү» кебек комедияләр, шулай ук Сәйдәшев белән берлектә «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» кебек легендар музыкаль драмалар иҗат итте.К. Тинчуринның туган көне хөрмәтенә бүген
    1201111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    13 сент., 12:26

    Бүген Шәрык клубында нәни дусларыбызга остаханә үткәрдек!Сегодня в Восточном клубе прошёл мастер-класс "Маленькие ручки"!
    131видео21111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    13 сент., 12:00

    ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 🎥 "ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР"Автор: Кәрим Тинчурин Режиссер: Георгий ЦхвираваТатар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...• 15 сентябрь 18:00 • 12+ • Шәрык клубы (Татарстан урамы, 8 йорт) ・Билетлар❗️видеоспектакль без субтитров на русском языке
    10911111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    13 сент., 10:48изменён

    «Шарык» клубында «Иске имля» — борынгы татар язуы курсы старт ала.Курс татар халкының язма мирасын өйрәнергә, борынгы текстларны укырга һәм татар телендә язылган тарихи документлар һәм кулъязмаларны аңларга ярдәм итәчәк.Дәресләрдә катнашучылар: - искетатар язуының («иске имля») нигезләрен үзләштерәчәк; - XIX — XX гасыр башы текстларын укырга өйрәнәчәк; - искетатар язма теленең лексик һәм грамматик үзенчәлекләре белән танышачак; - тарихи текстлар һәм кулъязмалар белән эшләү нечкәлекләрен өйрәнәчәк.Курста катнашу өчен хәзерге татар телен тирәнтен белү таләп ителми: дәресләр татар телен яхшы белүчеләргә дә, башлап өйрәнүчеләргә дә яраклы.Курсны алып бара: Абдуссаттар Мунир Хайруллович.・18 сентябрь 19:00 ・Татарстан урамы, 8 йорт ・Теркәлү
    12432111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    13 сент., 07:01

    "Сүздәш" дип исемләнгән сәхнә теле буенча икенче сынаулы дәрескә чакырабыз!🎤Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак.Сынаулы дәресләр 17 һәм 22 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә узачак.Язылып өлгерегез!😉
    116видео32111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    12 сент., 17:11

    10 сентябрь көнне Шәрык клубында ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ узды! 🎙️Киләсе очрашу 24 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә үтәчәк. Билетлар алып өлгерегез!🔥
    3222211Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    10 сент., 15:03изменён

    НӘНИ КУЛЛАР дип исемләнгән балалар өчен остаханәгә чакырабыз! (6+) 🍁13 сентябрь көнне 14:00 сәгатьтә Шәрык клубында нәни дусларыбыз белән көзге эшләнмә ясыйчакбыз.Билетлар сатуда, рәхим итегез!Приглашаем на детский мастер-класс МАЛЕНЬКИЕ РУЧКИ! (6+)13 сентября в 14:00 в Восточном клубе будем создавать с нашими маленькими друзьями осеннюю поделку с рисунком.Билеты в продаже, ждем вас!•Шәрык клубы ул. Татарстан, д.8
    1,4303111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    8 сент., 12:26

    Бүген, 8 сентябрь, ике күренекле шәхеснең — Әминә Мөхетдиневаның (1893) һәм Георгий Петкевичның (1873) туган көне.Әминә Мөхетдинева — күренекле җәмәгать эшлеклесе, 1917 елгы революцион вакыйгаларда актив катнашучы. Ул Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар корылтаенда татар хатын-кызлары хокуклары өчен чыгыш ясый, Милләт Мәҗлесе депутаты була, ТАССРда юстиция һәм мәгариф халык комиссары урынбасары вазыйфаларын башкара. Соңрак Кырымда прокурор, Казан шәһәр комитеты сәркатибе булып эшли.Георгий Петкевич — дворян, Александр лицейын тәмамлаган, Пенза, Казан һәм Воронеж губерналарында вице-губернатор һәм губернатор вазыйфаларын башкарган. 1914 елда Казанның Шәрык клубына Хилми паша белән бергә килүе, шулай ук клубның мактаулы әгъзасы итеп сайлануы тарихта кала. 1937 елда нигезсез репрессияләнеп атыла.Икесе дә үз заманының тарихында эз калдырган шәхесләр.🖋️
    1531111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    5 сент., 11:37изменён

    Ибраһим Әмирхановның тууына 137 ел!Бүген без Ибраһим Әмирханов турында сөйләшәбез. Ул Фатих Әмирханның энесе. Әмма үзе дә күп нәрсәгә өлгергән шәхес.Мәдрәсә еллары — «Мөхәммәдиядә» белем ала. Шунда ук «әл-Ислах» яшерен оешмасына керә, газета чыгаруда катнаша. Аннары Бәйрут — Америка колледжын тәмамлый. Чит ил, яңа дөнья, яңа белемнәр.Казанга кайткач — укытучы. Әмма сугыш башлана — армиягә алалар, унтер-офицер дәрәҗәсендә хезмәт итә.Инкыйлабтан соң яңа тормыш башлана. Халык судьясы була. Милләтләр бүлеген җитәкли. Өлкә мәхкәмәсендә эшли. Һәрбер урында — намуслы хезмәт.Согуд Гарәбстанында илчелектә секретарь булып эшләп ала. Казанга кайта — Юстиция комиссариатында, Югары мәхкәмәдә эшен дәвам итә.Ә 1937 елның 23 декабрендә кулга алалар. Атып үтерәләр. Үлгәч аклыйлар.Бер кеше гомеренә — бөтен гасыр сыйган.
    152221Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    2 сент., 15:49изменён

    "СүзДәш" – сәхнә теле дәресләреЯхшы сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясаудан куркудан котылырга һәм үзегезне халык алдында тота белергә өйрәнергә телисезме?Без сезне сәхнә сөйләме курсларына чакырабыз! Курсларда сез: - Дикциягезне һәм артикуляциягезне яхшырта; - Сөйләмегезне сәнгатьле һәм эмоциональ үстерә; - Дөрес суларга һәм тавыш белән идарә итәргә өйрәнә; - Импровизация һәм текст белән эшләү техникасын үзләштерә; - Халык алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңә алачаксыз.・Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы Данис Хисмәтуллин алып барачак. ・Сынаулы дәресләр: 8, 17, 22 сентябрь 19:00 ・Теркәлүне Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында үтеп була ・Дәресләр октябрь аеның һәр сишәмбесендә 19:00 сәгатьтә үтәчәк ・Яшь чикләве: 18+
    17322221Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    2 сент., 09:33изменён

    СЕНТЯБРЬ АФИШАСЫ• 8, 17, 22 сентябрь 19:00 - "Сүздәш" Сәхнә теле дәресләре (Регистрация тиздән ачыла)• 5 сентябрь 14:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Курчак туе" / "Кукольная свадьба" Билет・10 сентябрь 19:00 - ТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ Билет・13 сентябрь 14:00 - "Нәни куллар" остаханәсе / Мастер-класс для детей "Маленькие ручки" Билет・15 сентябрь 18:00 - ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ "Җилкәнсезләр" / "Без ветрил" Билет・18, 25 сентябрь 19:00 - "Иске имля" Борынгы татар язуы курсы / Курс старотатарской письменности (Регистрация тиздән ачыла)
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    1 сент., 14:12изменён

    "Сүздәш" дип исемләнгән сәхнә теле дәресләренә чакырабыз!Дәресләрне актер, ТНВ телеканалының алып баручысы, нәфис сүз остасы — Данис Хисмәтуллин алып барачак.🎤Сынаулы дәресләр 8, 17 һәм 22 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә узачак.Регистрация иртәгә ачыла, язылып өлгерегез!😉
    156видео42211Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    23 авг., 12:57изменён

    19 август көнне Шәрык клубының ишегалдында үткән Тараф төркеменең акустик һәм электрон концертыннан матур мизгелләр белән бүлешәбез 🎸 Концертта төркемнең Унсигез һәм Икенче альбомнары яңгырады.Шулай ук, кичәне Алсу һәм Булат Шәймиевлар татарча каверлары белән бизәде ✨Алга таба да безнең чараларга рәхим итегез!
    336видео442111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    22 авг., 11:39

    "Күңел өчен" остаханәсенә рәхим итегез! ✨Приглашаем на творческий мастер-класс "Для души"!・18+ ・23 август 14:00 ・Татарстан, 8 ・Билет
    32822111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    18 авг., 13:14

    🎤 ТАТАРЧА СТЕНДАП | 20 АВГУСТ 19:00 | ШӘРЫК КЛУБЫКөлү, уйлану һәм тел осталыгы берләшкән кичәгә рәхим итегез!Татар комиклары сезнең өчен иң актуаль темаларны, тормыштан алынган таныш хәлләрне һәм көтмәгән нәтиҗәләрне сәхнәгә чыгара. Бу кичәдә сезне чын хис-кичерешләр, туры сүзләр һәм татарча оста әйтелгән мәзәкләр көтә.Стендап — ул көлке генә түгел, ул безнең көнкүрешебезнең, тормышыбызның көзгесе дә.🎟️Билетларны алдан алырга киңәш итәбез. Урыннар саны чикле!
    57722111Открыть в Telegram
  • Шәрык клубы / Восточный клуб

    15 авг., 14:15изменён

    Инде киләсе чәршәмбе Тараф төркеме Шәрык клубының ишегалдында чыгыш ясый!Акустик һәм электрон концертта Тараф төркеме үзенең Унсигез һәм Икенче альбомын уйнаячак 🎹 Алсу һәм Булат Шәймиевлар татарча каверларын башкарачак!📆 19 август, 20:00 📍 Казан, Шәрык клубы ишегалды (Татарстан ур. 8) 🎟️ Билетлар сатуда
    367видео32111Открыть в Telegram