gram news
Аватар канала Казан Мэриясе

Казан Мэриясе

@kzn_official_tat

Казан тормышыннан хәбәрдар буласың килсә, безгә кушыл📲

ПроектыKKПолитика

1,204подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Казан Мэриясе

    22 сент., 14:00

    1️⃣2️⃣3️⃣4️⃣5️⃣6️⃣Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының административ-көнкүреш корпусында капиталь ремонт эшләре тәмамланды.Эшләр барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.1974 елда төзелгән бина беренче тапкыр масштаблы төстә яңартылды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә эш урыннары саны 122 дән 209 га кадәр артты.Бинаның тышкы өлешен лалә, өчпочмаклар, шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннары — Кол Шәриф мәчете, Казан Кирмәне һәм башка символлар бизәп торачак.Шунысын да әйтеп үтик, бүгенге көндә Департамент көн саен 310 мең казанлыны азык-төлек белән тәэмин итә.⚜️ VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    22 сент., 08:03

    Казанда «Милләтләр кроссы» узачак26 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия йөгереш көненә багышланган «Милләтләр кроссы» оештырыла.Спорт бәйрәме ике мәйданчыкта узачак:▫️Төп урын булып «Урам» экстрим-паркы билгеләнгән. Программа иртәнге 10:00 да шәһәр күләмендәге күмәк күнегүләр белән башланып китәчәк.▫️Икенче мәйданчык исә Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы булачак.✅Катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы гариза юлларга кирәк. Теркәлү 24 сентябрь көндезге 12:00 гә кадәр ачык.Онлайн-гариза тапшырганнан соң, һәр катнашучы мандат комиссиясен узарга тиеш. Ул 21–25 сентябрь көннәрендә иртәнге 10:00 нан кичке 19:00 га кадәр Үзәк стадионның матбугат үзәгендә (Ташаяк урамы, 2а йорты) эшләячәк.Үзегез белән паспорт һәм ярышларда катнашырга рөхсәт бирүче медицина белешмәсе булуы шарт.⚜️ VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    21 сент., 14:18

    Намибиядән китерелгән сигез жираф Казан зооботаника бакчасында яңа мохиткә күнегәИскәртеп үтәбез, жирафлар Казанга 17 сентябрь төнендә Ил-76 йөк самолетында «Казан – Намибия» маршруты буенча чартер рейсы белән килде.Казан зооботаника бакчасы Россиядә бүгенге көндә жирафлар яши торган тугызынчы зоопарк булды.Шул ук вакытта, Казан зооботаника бакчасы тарихында жирафлар элек тә булган: совет чорында биредә Рига зоопаркыннан китерелгән Лимба исемле жираф яшәгән.⚜️ VK | МАКС
    5631Открыть в Telegram
  • Казан Мэриясе

    21 сент., 08:24

    Уңышлы эш көннәре, хәерле эш атнасы насыйп булсын!Бу атнада Казанда узачак «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты кысаларында ачык һавада бушлай спорт күнекмәләренә язылу ачылды.Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Сылтама: https://max.ru/channel_aktiv_sportiv⚜️ VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    18 сент., 11:44

    Бүген Казанда Укытучыга һәйкәл ачылдыТантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.Һәйкәл яңа Укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган. Проект авторы - Татарстан Республикасының Халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин.Композиция өч бронза фигураны - укытучы, мәктәп кыз укучысы һәм мәктәп ир-бала укучысын - шулай ук гранит пьедесталдагы китап белән колоннаны үз эченә ала.⚜️VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    18 сент., 09:07изменён

    Сайлауга килүчеләргә махсус беләзекләр бирелә, бу «Казан» гаилә үзәге янындагы фестивальләргә чакыру булып тора.Моннан тыш, беләзек белән җәмәгать транспортында бушлай йөрергә, шәһәр музейларына барырга була. Учреждениеләрнең тулы исемлеге сайтта урнаштырылган.▫️Бүген «Казан» гаилә үзәге янында 15:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр «Яшьләр вакыты» фестивале үткәрелә.▫️20 сентябрь көнне «Казан» гаилә үзәге янында 14:00 сәгатьтә «Бергә булырга вакыт» фестивале оештырыла. Анда рус эстрадасы йолдызлары, шулай ук Татарстан эстрадасының күренекле җырчылары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов һәм башка бик күп артистлар катнашындагы концерт бәйрәм программасының төп бизәге булачак.⚜️VK | МАКС
    73221Открыть в Telegram
  • Казан Мэриясе

    17 сент., 13:18

    Бүген Казанда «Ярдәм» инклюзив үзәге ачылдыАчылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.Өч катлы комплекста медицина, тернәкләндерү кабинетлары, спорт заллары, бассейн, дәвалау физкультурасы (ЛФК), массаж, эрготерапия һәм арт-терапия кабинетлары урнашкан.Биредә көненә 230 кеше шөгыльләнә алачак.⚜️VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    17 сент., 12:01

    Иртәгә IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланаТавыш бирү 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары иртәнге 8:00дән кичке 20:00гә кадәр эшләячәк.«Бары тик бергә булганда гына без һәммә кыенлыкларны җиңеп, Россияне һәм республикабызны үстерүгә тоткан юнәлешне саклап кала алачакбыз», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.⚜️VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    17 сент., 07:19

    Казанда Мэрның исемле стипендияләренә гаризалар кабул итү башландыӘлеге бәйгедә яшьләр үзләренең фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли хезмәтләрен тәкъдим итә ала.Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. Документларны электрон рәвештә «Россия яшьләре» мәгълүмат системасы аша тапшырырга мөмкин.Бәйге турында тулырак мәгълүмат сылтама аша.Иҗади һәм фәнни эшләр биш юнәлеш буенча кабул ителә: алар арасына табигать һәм медицина фәннәре, техника һәм авыл хуҗалыгы фәннәре, социаль фәннәр, гуманитар фәннәр һәм яшьләр сәясәте кергән.⚜️VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    16 сент., 13:51изменён

    1️⃣2️⃣3️⃣4️⃣5️⃣6️⃣18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Казанда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен 465 сайлау участогы әзерләнә.Сайлау участоклары иртәнге 8:00дән кичке 20:00гә кадәр ачык була.Башкала халкы Россия Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында һәм KZN.RU порталының «Дәүләт Думасы депутатларын сайлау» бүлегендә тавыш бирү өчен үз участогын таба ала.Тавыш бирүче һәр кешегә «Гаилә белән сайлыйбыз» беләзеге бирелә. Аның белән җәмәгать транспортында бушлай йөрергә, «Казан» гаилә үзәге янындагы фестивальләргә барырга була.⚜️VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    16 сент., 08:00

    Казанда тагын ике яңа мурал барлыкка киләчәкСеров ур., 35 белән Коләхмәтов ур., 22 адресы буенча урнашкан йортларның фасадында «Буыннарны бәйләүче йорт» һәм «Бу дөньяга күзне ачкан мәлдә» эшләрен күрергә була.Ике муралны да 17 сентябрьгә ясап бетерергә ниятлиләр. Һава торышына һәм эш тизлегенә бәйле рәвештә билгеләнгән вакытка бераз төзәтмәләр кертелергә мөмкин.Ике объектта якынча биш кеше эшли. Эшнең төп өлешен муралчы рәссамнар Никита Маркин һәм Дмитрий Юртаев башкара.⚜️VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    15 сент., 14:45

    1️⃣2️⃣3️⃣4️⃣5️⃣6️⃣Киләсе җәй «Нармонка» балалар лагере яңартылган килеш ачылачак – ул «Зилант» дип үзгәртеләчәк.Төзелеш эшләренең барышын ТР яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров һәм Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.Биредә волейбол, футбол һәм баскетбол мәйданчыклары, воркаут-зона, амфитеатр һәм чаралар үткәрү өчен урыннар барлыкка киләчәк.Лагерь концепциясен Казан һәм шәһәрнең мифик символы булган Зилант образы белән бәйләячәкләр.⚜️VK | МАКС
  • Казан Мэриясе

    15 сент., 07:49

    Бүген татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның туган көнеКызыклы фактлар⤵️▫️1887 елның 15 сентябре, Тамбов губерниясе, Спас өязенең Таракановка авылы, хәзер Пенза өлкәсе Спас районы Аккүл-Тараклы авылында туа.▫️Актер буларак Г.Кариев традицияләрен дәвам итә, образга керә белү мәктәбе тарафдары була.▫️Тинчурин композитор С.Сәйдәшев белән бергә иҗат итә. Аның «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» пьесаларына С.Сәйдәшев язган көйләр алар буенча куелган спектакльләрнең табигый һәм аерылмас өлешенә әверелә.▫️1988 елда Тинчурин исеме Татар драма һәм комедия театрына бирелә.▫️Казандагы бер урам аның исемен йөртә.Чыганак: «Татарика»⚜️ VK | МАКС