Последние посты

leisenfethi
14 мар., 11:20
🌸Антальяда чәчәкләре һәм җиләкләре белән яз башлана🌸
leisenfethi
13 мар., 17:04
🍯Кетертәп торган тулымба татлысы ясыйбызмы? Төрекләрдән мастер-класс)Рецептын тәрҗемә итеп куям.Ширбәт өчен: • 3 ст шикәр • 1,5 ст су • 2 тамчы лимон согы Камыр өчен: • 2 ст су • 70 г атланмай • 1 чк тоз • 2 ст он • 4 йомырка • 1 ак манный ярмасы • 1 ак бодай крахмалы Кыздыру өчен: • Үсемлек маеӘзерләү тәртибе:
leisenfethi
13 мар., 16:57
Антальяда кояш 19.09 баеды бүген😍
leisenfethi
13 мар., 09:28
Уйланып алырга берничә минут🙏Җырлар өчен аерым төркем ясарга уйлыйм, бар кеше дә аңлап бетермәс)
leisenfethi
13 мар., 09:26

leisenfethi
13 мар., 09:26изменён
КыйпылчыкларБу чүплектә күпме өмет ята, Һәм ташландык бәхет кисәкләре... Ышанычның бер кат кулланышлы Икәнлеген һичкем кисәтмәде!Бу тормышны аңлаганнар Бәхет эзләп иза чикмәс. Кем сүзен югалтыр, Кем үзен юатыр — Бар да булыр бу дөньяда, Әмма безгә генә Җитмәс.Тын кысылыр, сулар һава бетеп, Караңгылык булыр күзләреңдә. Сиздермичә күңелеңдә барын, Син - идеаль булачаксың, Сүзләреңдә.
leisenfethi
12 мар., 08:49изменён
Тулумба татлысы — Төркиядә танылган татлы десерт. Рамазан аенда аеруча популяр, пекарняларда да күп сатыла.Ул камырдан ясалып, майда кыздырыла һәм соңыннан шикәр сиробына манып чыгарыла. 🍯Нинди була? • тышы — кетерди • эче — йомшак • тәме — бик татлы һәм дымлы (сироплы)Бу десерт формасы белән бераз чурроска охшаган, ләкин тулумба сиропта була, ә чуррос гадәттә шикәр белән бизәлә.Тулумба татлысын ашап караганыгыз бармы?Кызыксынсагыз, рецептын табып куя алам👌
leisenfethi
11 мар., 18:54
🤲🏻
leisenfethi
11 мар., 16:25

leisenfethi
11 мар., 14:25
Сельдерей файдалы икәнен белә идем. Бәрәңге белән пешереп ашаган бар. Әмма чи көе тәме ошамый.Төрек аккаунтларында тәмле салат рецепты таптым! Монда сельдерейның үзенчәлекле тәме сизелми.Туклыклы да, файдалы да, тәмле дә булып чыкты! Сез дә ясап карагыз әле._____________ Тамырлы сельдерей нәрсәгә файдалы? 🌿• Иммунитетны ныгыта • Йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы ❤️ • Ашкайнатуны яхшырта • Организмнан артык сыеклыкны чыгара • Аз калорияле — ябыгырга ярдәм итә ⚖️
leisenfethi
10 мар., 17:18
🥜 Кешью — чикләвек түгел, белә идегезме?Күпләр кешьюны “чикләвек” дип уйлый. Әмма ботаника күзлегеннән караганда, бу алай түгел.Кешью агачы — Anacardium occidentale — бик гаҗәеп җимеш бирә. Аның төзелеше гадәти җиләк-җимешләрдән бөтенләй аерылып тора.Башта агачта сары яки кызыл төстәге йомшак “кешью алмасы” үсә. Әмма кызыгы шунда: бу чын җимеш түгел. Ботаникада аны ялган җимеш дип атыйлар — ул чәчәк сабагының зураюыннан барлыкка килә.Ә чын җимеш — нәкъ менә астына беркетелгән бөер формасындагы каты өлеш.Без ашый торган кешью — 👉 чикләвек түгелУл — шушы җимеш эчендәге орлык.Тагын бер кызык факт: кешью кабыгында көчле химик матдә бар, ул тирене пешерергә мөмкин. Шуңа күрә кешьюны һәрвакыт кыздырып яки махсус эшкәртеп кенә ашыйлар.Бер төрек аккаунтыннан кешью җыйган видео таптым, сезнең белән дә бүлешәм.
leisenfethi
10 мар., 16:27
Кул сузымы гына булып күренеп тора бу таулар: кайсы якка карасаң да. Аларга бара башласаң...җәяү барып җитәрлек түгел)
leisenfethi
8 мар., 06:13
Юасы да, җыясы да, җиңәсе дә — хатыннар, Бөтендөнья мәйданында гел алдынгы — алтыннар. Кем теләмәс гүзәл гөлдәй, чәчкә кебек булырга, «Бәхетле булсын кызым», — диеп әниләре тудырган.Йорт эшен дә, хезмәтне дә Нәфис җилкәләргә салдык. Шәхес булып саналыйк, дип, Эшкә чыктык, ирек алдык. …Бар дөньяны тартып бару Без сайлаган тормыш түгел. Корыч кебек хатын-кызда …Мөлдерәмә тулы күңел.Җилкәсендә тормыш ташыр — бөтен эшкә җаваплы. Кем сайлар соң иксез-чиксез, һич төкәнмәс газапны? Эшләсен дә, йорт-җирен дә, үз-үзен дә карасын, Укытсын да, өйрәтсен дә, галим итсен баласын.Йорт эшен дә, хезмәтне дә
leisenfethi
8 мар., 06:13

leisenfethi
8 мар., 04:31
БЕЗ КУРКУСЫЗ, КӨЧЛЕ, САБЫР, УҢГАН БУЛЫРГА... МӘҖБҮР БУЛДЫК.МЕҢЛӘГӘН, МИЛЛИОНЛАГАН ХАТЫН-КЫЗЛАРГА КАРАП ӘЙТӘМ: БУ - ХАКСЫЗЛЫК!ЙОРТ ЭШЕ ДӘ, БАЛАЛАР ДА, АКЧА ЭШЕ ДӘ ХАТЫН-КЫЗДА БУЛА АЛМЫЙ.
leisenfethi
5 мар., 17:45
Монысы дус кызымнан рецепт. Ифтарга барган идек)Финча коймак торты. Коймаклар пешерәсез дә крем сылап, рулет рәвешендә төрелә. Творожный сыр, сливки, шикәр белән крем. Җиләк-җимеш тагын да матурлап җибәргән😍
leisenfethi
4 мар., 14:59
🧁 Маффиннар әле генә пешердем - рецепт белән бүлешәм 😍😋 📌 Кирәк булачак: Йомырка (бүлмә температурасында) — 2 данә Йомшак акмай — 120 г Шикәр — 120 г Тоз — бер чеметем Он — 120 г Разрыхлитель — 5 г Шоколад тамчылары / ваклап туралган шоколад — теләгәнчә
leisenfethi
4 мар., 14:59
Токмач салаты 👌Рецептны саклап куегыз✔️ Кирәк булачак: Токмач Брокколи (булмаса да ярый) Суган Тозлы кыяр Борчак яки кукуруз Кишер Соус +помидор, борыч (ысланган да була ала) салырга мөмкин СОУС өчен: каймак, зәйтүн мае, майонез, горчица. +кетчуп яки барбекю
leisenfethi
4 мар., 14:57
Маффин рецептын куйган идем, шуны искә төшердем дә яңадан пешердем әле бүген.🧁Бәлки сез дә нәрсә пешерим, дип уйлыйсыздыр, фикер булсын.
leisenfethi
4 мар., 14:49изменён
🇹🇷Төркиядә яшәүнең беренче еллары: Нәрсә? Токмачлы салат? Кем ашый инде аны?🇹🇷Берничә елдан соң ясап карагач: О, нинди шәп идея икән бу! Иртәгә тагын ясыйм👍Бу юлы салатта: Токмач, тозлы кыяр, кукуруз, помидор, кишер, соус
