Последние посты

Матур сүз
10 сент., 09:12
Кайчак әнинең: "Ашап алдыңмы?" дигән соравында бөтен дөнья кайгыртуы яшеренгән була..
Матур сүз
9 сент., 08:11
Күңелең чишмә булса, кешегә дә шифаң тияр..
Матур сүз
8 сент., 07:10
Кайбер кешеләрне еллар буе күрмисең..Әмма алар турында бер җылы хатирә күңелдә мәңге саклана.Кеше китә. Яхшылыгы кала.
Матур сүз
7 сент., 06:09
Балачакта иң зур байлык — җәйге каникуллар иде.Хәзер уйлыйм да, шуңа инанам: без вакытның кадерен белмичә иң бәхетле чорда яшәгәнбез икән..
Матур сүз
6 сент., 12:15
Күпләрнең күңелендә шундый матур, җылы хатирә бардыр: Өстәл артында бөтен гаилә җыелган. Әби чәй ясый. Әни табын әзерли. Кемдер көлеп җибәрә..Һәм ул мизгелнең никадәр кадерле икәнен беркем дә аңламый әле.Кайчак бәхет шауламыйча гына янәшәдә утыра икән...
Матур сүз
5 сент., 11:14
Син көчле..Бүген генә түгел. Һәрвакыт!
Матур сүз
4 сент., 10:13
Һәр кешенең күңелендә яралар бар. Минем дә...Ләкин мин аларны башкаларга сиздермәскә тырышам..
Матур сүз
3 сент., 09:12
Әтиләр мәхәббәт турында сирәк сөйли.. Алар аны гамәлләре белән күрсәтә.
Матур сүз
2 сент., 08:11
Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты!Ашыктырма, ләкин йоклап та калма..
Матур сүз
1 сент., 07:10
Авыл кичләре нигәдер һәрвакыт тынычрак иде.. Капка төбендә сөйләшүләр. Ерактан ишетелгән эт өрүе. Җылы җил. Һәм беркая да ашыкмаган кешеләр.Бәлки бәхетнең сере нәкъ менә шунда булгандыр..🍃
Матур сүз
31 авг., 21:02
Рәхим ит, алтын көз!Җылы көннәрең белән кил.. 🌾
Матур сүз
31 авг., 06:09
Әниемнең "Исән-имин генә йөр, балам..." дигән сүзләре балачакта гадәти генә тоела иде.Хәзер аңлыйм...Кайчак бөтен дөнья мәхәббәте шул дүрт сүзгә сыеп бетә икән.. ❤️
Матур сүз
30 авг., 12:15
Кәефсез чаклар булса да, талашсак та, ни әйтергә белмәсәк тә, тәрәзә артында төрле шәһәрләр булса да, онытма:мин сине барыбер өзелеп я-ра-там ❤️
Матур сүз
29 авг., 11:14
Авыл кичләре гел башкача иде..Телефоннар да кирәк түгел иде..
Матур сүз
28 авг., 10:13
Ут белән уйнама - янарсың..Ялган сүз сөйләмә - оятка калырсың..
Матур сүз
27 авг., 09:12
Әбиемнең куллары искә төшә.. Алар һәрвакыт җылы һәм йомшак иде ❤️🩹
Матур сүз
26 авг., 13:16
Көннең хәерле сәгате, кадерле язылучым✨МагнитМаркет площадкасы реструктуризация үткәрү сәбәпле, тиздән безнең товарларны аннан алу мөмкинлеге бетәргә мөмкин..Үзегезгә ошаган товарларыгыз әле калган булса, алырга ашыгыгыз!Хөрмәт белән, "Матур сүз" 🌟
Матур сүз
26 авг., 08:11
Туган йорт җылысыннан да яхшырак җир тапмассың.. 💔
Матур сүз
25 авг., 07:10
Начар уйлар сиңа беркайчан да рәхәт тормыш бүләк итмәс..Соклан. Ярат. Бирешмә.
Матур сүз
24 авг., 06:09
Һәр кешенең йөрәгендә матур эз калдырырга тырыш, сиңа карата нинди генә мөнәсәбәт булса да..
