Последние посты

Мечеть «Рауза»
22 сент., 13:01
🌿 БҮГЕН «РАУЗА» МӘЧЕТЕНДӘ БАЛТАЧ МӨСЕЛМАННАРЫ КУНАКТА БУЛДЫБүген мәчетебездә Балтач мөселманнарын җылы каршы алдык. Гадәттәгечә, кадерле кунакларыбыз өчен мәчет белән таныштырып, эчтәлекле экскурсия уздырдык. Мәчетебезнең эшчәнлеге, үткәрелә торган чаралар һәм алып барыла торган хезмәтләр турында аралаштык, кунакларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирдек.Очрашуыбызны бергәләп намаз укып, догалар кылып дәвам иттек. 🤲🏻Кунакларыбызга ихлас күңелдән рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сәфәрләрен хәерле һәм бәрәкәтле итсен, юлларын имин кылсын! 🌿Мәчетебез ишекләре һәрвакыт изге ният белән килгән кунаклар өчен ачык. 🤍
Мечеть «Рауза»
22 сент., 05:02

Мечеть «Рауза»
21 сент., 05:03

Мечеть «Рауза»
18 сент., 05:01
Хәерле имин җомга көне булсын! 🌙Салаватлар әйтергә онытмагыз!
Мечеть «Рауза»
17 сент., 05:04

Мечеть «Рауза»
16 сент., 12:44
Мәчетебез ачылган көннән башлап Казан федераль университеты белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.Университет галимнәре «Хәкимә» хатын-кызлар клубы утырышларында чыгыш ясый. Ә мәчетебез мөгаллимәсе Чулпан Мәхмүтова ел саен университет студентлары өчен лекцияләр үткәрә.15 сентябрьдә дә 3 курс студентлары өчен «Коръән — ул нур» исемле лекция узды. Студентлар лекцияне зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Лекция ахырында Чулпан ханым студентларны мәчетебезгә җомга вәгазьләренә һәм тәравих намазларыначакырды. Ул дөньяви белем белән беррәттән дини белем алуның да мөһимлеген ассызыклады.🤍 Мәчет һәм уку йорты арасындагы мондый хезмәттәшлек яшьләрнең рухи үсешенә зур өлеш кертә.
Мечеть «Рауза»
15 сент., 05:04

Мечеть «Рауза»
14 сент., 05:00

Мечеть «Рауза»
11 сент., 13:15
📖 ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМАЛАР — БЕР КИТАПТАТатарстан мөслимәләре берлеге 2023 елдан башлап татар телендә «Мин ничек намазга бастым?» бәйгесен оештыра. 2025 елда бәйге «Яулыгым ниләр сөйли?» исеме белән уздырылды.Бәйгедә «Рауза» мәчете мөгаллимәсе Чулпан Мәхмүтова катнашып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 🌷Бәйгедә катнашучыларның иң гыйбрәтле язмалары «Мин ничек намазга бастым» исемле китапка тупланып, басылып чыкты.Китапта республикабызның төрле төбәкләрендә Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүче, гыйлем нуры таратучы абыстайларның язмалары урын алган.📚 Әлеге китапны сезгә дә укырга тәкъдим итәбез. Китаптагы материаллар «Рауза» мәчетендә «Ислам дине нигезләре» курсларында да файдаланылачак.
Мечеть «Рауза»
11 сент., 07:18
🌿 БАЛАЛАРНЫ «ИСЛАМ ДИНЕ НИГЕЗЛӘРЕ» КУРСЫНА ЧАКЫРАБЫЗ!Баланың кечкенәдән үк динебез, әхлагыбыз һәм рухи кыйммәтләребез турында белем алуы — киләчәк өчен зур нигез. 🤍«Рауза» мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Ислам дине нигезләре» курсларына төркемнәр җыю башланды.📚 Якшәмбе көннәрендә: 👧 Кыз балалар өчен — 10:00–12:00 👦 Ир балалар өчен — 15:00–17:00📞 Язылу һәм белешмәләр өчен: +7 951 060 32 36📍Казан шәһәре, Сеченов урамы, 21Балагызга файдалы белем, матур тәрбия һәм рухи кыйммәтләр бирергә телисез икән — без сезне көтәбез! 🌿🤲Язылыгыз, төркемдә урыннар чикле!
Мечеть «Рауза»
11 сент., 06:00
Ассаляму алейкум, дорогие братья и сёстры! 🌙Пятница — лучший день для садака!Посланник Аллаха, мир ему и благословение Аллаха, сказал: «Милостыня ничего не убавляет от имущества» (Муслим)Общая цель — 400 000 ₽. На сегодняшний день собрано 24 320 ₽, остаётся собрать 375 680 ₽.💫 Каждая ваша садака — это вклад в духовное развитие общины, поддержку образования и благоустройство мечети. Не упускайте возможность сделать доброе дело в благословенный день Джума!📿 Сделайте садака и защитите себя от пламени Ада прямо сейчас: https://mechet-rauza.ru/
Мечеть «Рауза»
11 сент., 05:01
Хәерле имин җомга көне булсын! 🌙
Мечеть «Рауза»
10 сент., 05:14изменён

Мечеть «Рауза»
8 сент., 05:02

Мечеть «Рауза»
7 сент., 05:02

Мечеть «Рауза»
4 сент., 05:01
Хәерле имин җомга көне булсын! 🌙Салаватлар әйтергә онытмагыз!
Мечеть «Рауза»
4 сент., 02:59
Ассаляму алейкум, дорогие братья и сёстры! 🌙Пятница — лучший день для садака!Посланник Аллаха, мир ему и благословение Аллаха, сказал: «Милостыня ничего не убавляет от имущества» (Муслим)Общая цель — 400 000 ₽. На сегодняшний день собрано 6 685 ₽, остаётся собрать 393 315 ₽.💫 Каждая ваша садака — это вклад в духовное развитие общины, поддержку образования и благоустройство мечети. Не упускайте возможность сделать доброе дело в благословенный день Джума!📿 Сделайте садака и защитите себя от пламени Ада прямо сейчас: https://mechet-rauza.ru/
Мечеть «Рауза»
3 сент., 05:04

Мечеть «Рауза»
1 сент., 06:19
Казанда СЕНТЯБРЬ аена намаз вакытлары 🌙 Үзегезгә саклап куегыз.
Мечеть «Рауза»
1 сент., 05:00
