Последние посты

«Шәхес» аланы
19 сент., 09:10
переслано из @seletofficial
Сәләт клубы белән күптән кызыксынасың, клуб әгъзалары белән төрле чаралар оештырасың һәм уку-укыту семинарларында катнашасың киләме?Димәк, вакыт килеп җитте. Сәләт клубы яңа сезонга активистлар туплый 🔥Әгәр дә син: 🟣актив һәм креатив, 🟣Сәләт оешмасында үсәргә омтыласың, 🟣яңа дуслар табарга һәм уникаль мохитне тоярга телисең икән,тизрәк гаризаңны тутыр. Сәләт клубының аерылгысыз бер өлеше бул! 🫶
«Шәхес» аланы
28 авг., 10:00
Сменадан иң кадерле кадрларны бергәләп карыйк! 💜
«Шәхес» аланы
28 авг., 10:00
Смена тәмамланганга бер атна үтсә дә, күңелләребездә әле дә иң матур мизгелләр яңгырый! 💜✨Әйдәгез, бергәләп сменаның иң якты, җылы һәм истә калырлык мизгелләрен искә төшерик! 📸
«Шәхес» аланы
24 авг., 10:13

«Шәхес» аланы
24 авг., 10:13

«Шәхес» аланы
21 авг., 16:51
Менә безнең яраткан Аланның ябылу чарасы да үтеп китте! 💜 Аланыбыз белән бәйле матур истәлекләр күңелләрдә мәңге саклансын! 💫
«Шәхес» аланы
20 авг., 13:00
Быел яраткан Аланыбызның- 18 яшьлек туган көненә багышланган Open Mic кичәсе узды! 💜🎤Сәлкешләребез Аланга үз куллары белән ясалган матур открыткалар бүләк иттеләр.💌Кичә җылы, күңелле һәм үзенчәлекле атмосферада үтте.
«Шәхес» аланы
19 авг., 20:29
Бик мөһим мәгълүмат!«Йолдызлы» базасыннан китү иртәгә 20.08. 7:00дән 10:00гә кадәр була.
«Шәхес» аланы
18 авг., 19:50изменён
Бездә кичә көтеп алган ШТК финалы узды! 🏆✨Ул берничә турдан торды: визитка, разминка һәм фристайл. Бәйге бик кызыклы, көрәш исә аеруча киеренке булды! 🔥Нәтиҗәдә, җиңүче команда — «Малышарики»! 🏆 Алар кубокны үзләренә алып, үзләренең осталыгы, юморлары һәм бердәмлеге белән жюрины да, тамашачыларны да таң калдырдылар. 💜Барлык командаларга да катнашулары өчен зур рәхмәт! Ә чемпионнарыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
«Шәхес» аланы
16 авг., 21:15
Бүген бездә «Сабантуй» исемле кичке чара узды!🔥Сәлкешләребез төрле күңелле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын һәм тапкырлыкларын сынадылар. Шулай ук иҗади чыгышлар, җырлар һәм биюләр кичебезгә аерым ямь өстәде.💃🎶
«Шәхес» аланы
15 авг., 20:56
Бүген бездә «Шәхес»нең «Хан һәм Ханбикә» исемле кичке чарасы узды! 👑🔥Сәлкешләребез интеллектуаль сорауларга җавап биреп, белемнәрен һәм эрудицияләрен сынадылар, ә иҗади чыгышлары белән үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. 🦔
«Шәхес» аланы
15 авг., 08:40
Уку-укыту программасының 3️⃣нче циклы дәвам итә! 💜✨
«Шәхес» аланы
14 авг., 21:50
Бүген бездә «Топ спикер» исемле кичке чара узды! 🎤✨Сәлкешләребез үз фикерләре, кызыклы карашлары һәм үзенчәлекле чыгышлары белән барыбызны да шаккатырдылар. Һәр чыгышта үзгә фикер һәм ихлас хисләр чагылды. 💜Кичебез бик җылы һәм үзенчәлекле атмосферада узды! ✨
«Шәхес» аланы
14 авг., 15:13
Бүген бездә кызык уены узды! 🏠🔥Сәлкешләр төрле һөнәрләрне сайлап, үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр һәм килеп туган ситуациягә карап, ни өчен нәкъ менә аларның уенда калырга тиешлеген дәлилләделәр.
«Шәхес» аланы
13 авг., 20:10
Бүген бездә кичке цирк чарасы узды! Һәр төркем үзенең үзенчәлекле тамашасын тәкъдим итте, ә цирктагы җәнлекләр төрле гаҗәеп трюклар күрсәтеп, барыбызны да шаккатырды!🎪Кич бик күңелле һәм истәлекле узды! Ура! 💜🎉
«Шәхес» аланы
13 авг., 12:33
Бүген бездә чын зоопарк квесты узды! 🐾💜Җәнлекләр көтмәгәндә качып киттеләр, ә сәлкешләр аларны эзләргә юл тоттылар! Алар барлык «качуыларны» да таптылар, алар белән күңелле вакыт үткәрделәр һәм һәрберсенә кире өенә кайтырга ярдәм иттеләр.
«Шәхес» аланы
13 авг., 12:33

«Шәхес» аланы
12 авг., 21:50
Бүген бездә КВНның икенче уены узды!Бу юлы сәлкешләр үзләрен яңа форматта сынап карадылар — шаяртуларны алдан әзерләмичә, барысын да шунда ук уйлап табарга туры килде. Көтелмәгән шаяртулар, күп көлү — кичебез бик күңелле узды!🔥
«Шәхес» аланы
12 авг., 15:15
Иң якты мизгелләр монда! 💜
«Шәхес» аланы
12 авг., 13:20изменён
Бездә менә шундый шәп остаханәләр узды! 🔥
