Последние посты

Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 16:55
#тәмлетамак Баклажанны юып чистартканнан соң, 5 миллиметр калынлыктагы юка телемнәргә кисегез. Ачысы чыксын өчен тоз сибеп 15-20 минутка калдырыгыз. Бүленеп чыккан сутын агызыгыз һәм берничә минут кайнар суда пешекләгез. Сөзеп, киптергечкә урнаштырыгыз. Эче йомшак булып, тышкы ягы кипкәнче тотыгыз. 50 градуска кадәр җылытылган газ яки электр мичендә дә киптерергә була. Анда ул өч сәгатьтә әзер була. Тоз, үзегез яраткан тәмләткечләр, сарымсак кушылган көнбагыш мае белән аралаштырып, бик тыгызламыйча гына банкаларга тутырыгыз һәм суыткычта саклагыз. Никадәр озаграк торса, шулкадәр тәмлерәк була. Исегезедә тотыгыз: май кушылмаган помидор белән баклажан озак сакланмый.Наилә Сәлахова фотосы.
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 16:06
Бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне!22 сентябрьдә дөньяның төрле почмакларында кешеләр бер көнгә автомобильләрен калдырып, җәяү йөрергә, велосипедта яки җәмәгать транспортында хәрәкәт итәргә тырыша.Бу көн — табигатькә дә, үзебезгә дә игътибар бирү өчен яхшы сәбәп. Чиста һава, азрак шау-шу, күбрәк хәрәкәт — кайчак сәламәт яшәү рәвешенә бер адым ясау өчен шул да җитә.Ә сез бүген автомобильдән баш тарта алыр идегезме? Комментарийларда фикерегезне языгыз!Фото – ясалма фәһем. #МөслимИнформ #АвтомобильсезКөн #Экология #СәламәтЯшәүРәвеше
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 12:50
03:05 сәгатьтә Кояш күк экваторы белән кисешү ноктасында булачак һәм Төньяк күк ярымшарыннан Көньяк ярымшарга күчәчәкШул вакыттан Төньяк ярымшарда төн озынлыгы көн озынлыгыннан арта барачак, ә көннең кыскаруы 21 декабрьдә булачак кышкы Кояш торгынлыгына кадәр дәвам итәчәк. Көньяк ярымшар өчен бу, киресенчә, астрономик яз башлануын аңлата.
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 12:25
18-20 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау буенча тавыш бирү узды.Өч көн дәвам иткән сайлаулар оешкан төстә, тыныч һәм бәйрәм рухында узды. – Район буенча сайлауларда 13571 кеше катнашты. Бу – барлык сайлаучыларның 95,1 проценты. Партияләр арасында иң күп тавышны “Бердәм Россия” сәяси партиясе җыйды. 10944 сайлаучы әлеге партия өчен тавыш биргән. Депутатлыкка кандидатлар арасыннан 35 санлы Әлмәт бер мандатлы сайлау округыннан Марсель Шәйдуллин җиңү яулады. 9470 райондашыбыз аңа ышаныч белдергән, – ди район башлыгы урынбасары, сайлаулар үткәрү буенча җаваплы Азат Әхмәтҗанов. – Өч көн дәвамында сайлауларда эшләгән сайлау комиссиясе әгъзаларына, тавыш бирүне закон кысаларында һәм тыныч шартларда үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Сайлауларда катнашкан һәркемгә рәхмәт!
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 11:19
🦺 «Күренеп тор!» акциясеБалалар юлда аеруча сак булырга тиеш. Шуңа күрә «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре район урамнарына чыгып, балаларга караңгы вакытта юлда күренүчән булуның мөһимлеге турында искәртте.Балаларга рюкзак һәм киемгә беркетү өчен яктыртучы элементлар — фликерлар тапшырылды. Алар караңгыда автомобиль йөртүчеләргә җәяүлене ерактан күрергә ярдәм итә.Фликер йөртүченең игътибарын җәлеп итеп, баланың юлда иминлеген арттыра. Үзегез дә фликерлар кулланыгыз һәм балаларыгызга аларны тагып йөрүнең мөһимлеген аңлатыгыз.Фотолар – "Мизгел" яшьләр үзәгеннән. #Мизгел #Күренептор #ЮлИминлеге #ПДД #иминлек
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 11:00
«Намус» агрофирмасы рапс җыюга кереште. Быел хуҗалыкка барлыгы 906 гектар мәйдандагы рапсны җыеп алырга туры киләчәк.Бүгенге көнгә рапсның уртача уңышы 20 центнер/гектар тәшкил итә.Аграрийларга эшләрендә уңышлар, көннәрнең матур торуын һәм мул уңыш телибез!Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #авыл_хуҗалыгы
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 08:01
Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә белем алучы Динә Баһауова (химия укытучысы – Фәридә Мостаева), Олы Чакмак төп мәктәбе укучысы Камилла Габидуллина (химия укытучысы – Гөлия Гарипова), Мөслим гимназиясе укучысы Ислам Бариев (укытучысы – Ләйсән Бариева) һәм Мөслим лицееннан Камил Исламов (укытучысы – Раушания Хафаева) республикакүләм «Физика-химия алгарышы» проекты кысаларында үткәрелгән конкурс сайлап алуын уңышлы узып, грант иясе булдылар!Бу — укучыларның сәләтенә, тырышлыгына һәм үз алдына куйган максатларына тугры булуына, остазларының үз эшләренә чиксез бирелгәнлегенә зур бәя.Егет-кызларга яңа үрләр, якты җиңүләр һәм иң кыю фәнни идеяләрен тормышка ашыруын телибез! Бүләкләре зур уңышларга илтүче озын һәм матур юлның башы булсын!Фотолар – мәктәпләр һәм Бариевлар гаиләсе архивларыннан. #Җиңү #ТатарстанТалантлары #СәләтлеЯшьләр #Мөслим_мәгарифе
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 06:20
Мөслим политехник техникумында “Автосессия – 2026” машина йөртү осталыгы конкурсы үткәрелде.3 нче һәм 4 нче курс студентлары ике төрле сынау үтте: “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Классик тизлек маневрлары”.1 урын – Раил Фазлыев 2 урын – Камил Шакиров 3 урын – Илмир Нургалиев“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында Раил Фазлыев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, “Классик тизйөрешле маневрлар” этабында шулай ук Раил Фазлыев һәм Камил Шакиров иң яхшы нәтиҗәләргә иреште.Барлык катнашучылар да Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУдан призлар һәм дипломнар алды.Фотолар – Алсу Ситдыйкованың шәхси архивыннан. #иминлек
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 06:07
Осень — время тепла и заботы о близких!Эмиз — федеральный бренд с подтверждённой репутацией качества, входит в список «100 лучших товаров России». Халяль. А еще Эмиз - это целая традиция сохранения семейных ценностей. И сейчас самое время позаботиться о своих близких.Только осенью: скидка 40% на всё! При покупке от 2-х бутылок (0,75 л) выгодно покупайте: 🔸 Эмиз Таврический 🔸 Эмиз Премиум 🔸 Эмиз Гранат 🔸 Эмиз ДиабетическийХит сезона — благородный кофе Эмиз. Уникальный состав (100% арабика, чёрный имбирь, тмин, экстракт финика, мангостин и гималайская соль) мгновенно обеспечит бодрость на целый день.Новинка — конфеты Эмиз. Подарят настоящее наслаждение вам и вашим близким. Мы создаём честно, вкусно и по-настоящему. Позаботьтесь о семье — сделайте заказ прямо сейчас!
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 05:39
Бөтенроссия «RoboEMERCOM» робот техникасы фестивале кысаларында «Киләчәк роботы – коткаручы» темасына балалар өчен рәсем конкурсы узды."Цифрлы иҗат" түгәрәгендә шөгыльләнүче Самат Гизтдинов, конкурста уңышлы чыгыш ясап, икенче урын яулады. Жюри аның эшен югары бәяләде. Самат конкурс билгесе төшерелгән бейсболка, футболка һәм "Алиса" акыллы колонкасы белән бүләкләнде.Саматның остазы — педагог Илүзә Гизтдинова. Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән. #Мөслим_мәгарифе
Мөслим-информ / Муслюмово
22 сент., 05:26
Хәерле иртә, дуслар! Һәммәбезенң дә көне уңышлы үтсен! Римма Афзалова фотосы. #Мөслимбу
Мөслим-информ / Муслюмово
21 сент., 15:02
#сорау_җавап - Туфлиләргә металлдан набойка куярга теләп, мастерга тиешле сумманы түләдем һәм ул миңа квитанция бирде. Ике көннән соң түфлиләремне алгач, аларда набойканың полиуретаннан булуын күрдем. Мин үз хокукларымны ничек яклый алам?- "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законынң 29 маддәсе нигезендә бу очракта Сезнең сайлау хокукы бар: күрсәтелгән хезмәтнең җитешсезлеген бушлай бетерү; хезмәтнең бәясен киметү; җитешсезлекне бетерү буенча булган чыгымнарны тәләтү. Сезгә остаханә хуҗасына, җитешсезлекләрне күрсәтеп һәм үз таләбегезне куеп, язма дәгъва (ике нөсхәдә) бирергә кирәк. Әлеге җитешсезлекләр килешүдә күрсәтелгән вакытта бетерелмәсә, Сез хезмәт күрсәтү турындагы килешүне башкарудан баш тартып, чыгымнарны тулысынча түләүне таләп итә аласыз. РФ Законының 31 маддәсе нигезендә кулланучының эш (хезмәт) өчен түләнгән акчаны кайтарып бирү турындагы таләбе дәгъва
Мөслим-информ / Муслюмово
21 сент., 14:58
переслано из @intertatgazeta
Температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sentyabr-axyry-klimatik-normadan-5-graduska-ylyrak-bulacak-5929552
Мөслим-информ / Муслюмово
21 сент., 12:23
🕊 21 сентябрь — Халыкара тынычлык көнеТынычлык — ул күк йөзендә болытларның тыныч агышы гына түгел. Ул — иртәләрне курыкмыйча каршы алу, балаларның шат авазларын ишетү, якыннарың белән бергә чәй өстәле артында утыру һәм киләчәккә өмет белән карау.🌍 Халыкара тынычлык көне 1981 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган. Бу көн кешеләрне тынычлыкның кадерен белергә, үзара хөрмәт һәм аңлашуга омтылырга чакыра.Тынычлык һәр гаиләдән, һәр йорттан, һәр кешенең йөрәгеннән башлана. 🤍Күңелләрдә — иминлек, гаиләләрдә — татулык, күк йөзендә һәрчак тынычлык булсын! 🕊Фото – ясалма фәһем. #Календарьда_дата #Тынычлык #МөслимИнформ #Мөслим
Мөслим-информ / Муслюмово
21 сент., 12:21
Кыздырылган судак, каймаклы соус һәм яңа өзелгән яшел тәмләткечләр белән бәрәңге измәсе2 порция өчен кирәкле ингредиентлар Бәрәңге измәсе өчен: бәрәңге — 500 г атланмай — 40 г 10–20% лы каймак яки сөт — 70–100 мл тәменчә тоз бизәү өчен 1-2 кечкенә помидорСудак өчен: судак филесы — 350–400 г он — 2–3 аш кашыгы кыздыру өчен үсемлек мае атланмай — 20 г тәменчә тоз, кара борыч бераз лимон согыСоус өчен: каймак яки сөт өсте — 100 мл
Мөслим-информ / Муслюмово
21 сент., 11:45
«Август-Мөслим» аграрийлары кукуруз урып-җыюны төгәлләде! Быел силос өчен үстерелгән кукурузның уртача уңышы гектарыннан 44 тонна тәшкил иткән. Барлыгы 30 мең тоннадан артык силос массасы траншеяларга салынган. Әлеге күләмне берьюлы ташу өчен нинди зур техника кирәклеген күз алдына китерү дә кызык: 30 мең тонна силосны поездга төяп чыгарга туры килсә, аның озынлыгы якынча 6 километр булыр иде! Ә хәзер бу муллык «Уразмәт» товарлыклы-сөтчелек комплексының 2400 баш сыерына ел буена җитәчәк. Димәк, мөгезле «хезмәткәрләр» өчен кышкы меню әзер! Кыскасы, терлек азыгы мул, савым сыерлары канәгать булсын! Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #Мөслим #АвгустМөслим #Авыл_хуҗалыгы #Уңыш #Силос
Мөслим-информ / Муслюмово
21 сент., 10:57
Сезгә лимон-әфлисун пирогы рецептын тәкъдим итәбез Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен бер кап акмай, ярты стакан сөт, бер аш калагы шикәр комы, бер чәй калагы коры чүпрә, бер чеметем тоз, 2-3 стакан он. Эчлек өчен берәр лимон һәм әфлисун, бер стакан шикәр комы алабыз. Эшләү тәртибе: өй температурасында эретелгән акмайны он белән кушып болгатабыз. Икенче савытта җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, 5 минут чамасы тотабыз. Аннары ике массаны бергә кушып, камыр басабыз һәм бер сәгатькә суыткычка куябыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп җәябез, берсен – пирогның аскы өлешен зуррак итәбез. Хәзер эчлек әзерләргә дә вакыт җитте. Лимон белән әфлисунны төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм өч өлешкә бүләбез. Пирогны, кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Пирог өстенә берешәр аш кашыгы шикәр комы, акмай, онны болгатып сибәргә була.
