Последние посты

Чуашстан татарлары
22 сент., 04:42
переслано из @milliardtatar

Чуашстан татарлары
21 сент., 18:35
переслано из @milliardtatar

Чуашстан татарлары
21 сент., 18:28изменён
Хөрмәтле якташлар, кадерле милләттәшләр! Көзнең әле беренче ае гына тәмамланып килсә дә, көннәр кичкә авыш, көзләр кышка авыша. Көз ул уңыш җыяр чак. Халкыбыз, гасырлар дәвамында тупланган тарихи тәҗрибәсеннән чыгып, чебиләрне көзлеген саныйлар дигән бит. Чуашстан татарлары өчен дә бу көннәрдә бердәмлек күрсәтеп, уңышларыбызны раслау вакыты җиткән икән. Эш менә нидә, туганнар: Казанда редакциясе урнашкан Миллиард татар дип аталган интернет платформа берничә ел рәттән ел татарын сайлый. Дөресрәге, аны халык үзе сайлый. Анда ел җыры да, ел җырчысы да, ел спортсмены да, гомумән күп төрле өлкәләрдән, ел дәвамында уңышка ирешкән татарлар сайлана. Быел исә ел укытучысы һәм елның иң әйбәт татар мәктәбе өчен дә тавыш бирү мөмкин. Чуашстанда Тукай авылы мәктәбе "Ел мәктәбе" исемлегенә кертелгән. Чараны оештыручылар моны мәктәпнең 150 еллык тарихы белән дә, авыл, мәхәллә белән тыгыз


Чуашстан татарлары
21 сент., 11:40
🌟 Друзья! 🌟 У нас есть замечательная возможность поддержать нашу школу! 🏫❤️ Проголосуйте за нас в конкурсе "Лучшая татарская школа года"! 🏆✨Ваш голос имеет огромное значение! https://vk.ru/poll-202371705_1081945242#ПоддержимШколу #МАОУТокаевскаяСОШ #Голосуемvk.ruVK | Welcome!VK is the largest European social network with more than 100 million active users. Our goal is to keep old friends, ex-classmates, neighbors and colleagues in touch.
Чуашстан татарлары
20 сент., 14:26
Хөрмәтле Вазых Нигьмәтҗан улы!Чувашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Комсомол муниципаль округы Чичкан авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны - укытучы Галеев Вазых Нигьмәтҗан улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Гомер юлыгызда зур хезмәт, тирән белем һәм сабырлык белән яшь буынны тәрбияләп, сез күп буын укучыларга белем нуры өләшкәнсез. Сезнең укытучылык осталыгыгыз, кешелеклелегегез һәм акыллы киңәшләрегез безнең өчен мәңге үрнәк булып кала. 90 яшь — ул зур гомер тәҗрибәсе, зирәклек һәм хөрмәт билгесе. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхетле көннәр, якыннарыгызның җылылыгы һәм игътибарын телибез. Гомер кичләрегез тыныч, күңелегез шат булсын!




Чуашстан татарлары
20 сент., 09:55изменён
Хөрмәтле Гөлсирә Минсәет кызы!Чувашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе исеменнән Комсомол муниципаль округы Тукай гомуми белем бирү мәктәбенең хезмәт ветераны, татар теле укытучысы Шайдуллина Гөлсирә Минсәет кызын 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!Матур да, мәгънәле дә бу юбилей: 70 яшь – озын гомер, бай тәҗрибә һәм ихтирамга лаек хезмәт еллары. Сезнең дәресләрегез, туган телгә һәм туган илгә мәхәббәт укучыларыгыз хәтерендә гомер буе сакланыр. Озын гомер юлыгызда балаларга акыл, белем һәм мәхәббәт бүләк иттегез. Сезнең сабырлыгыгыз, осталыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез.Сезгә нык сәламәтлек, чиксез бәхет, якыннарыгызның кадер-хөрмәте һәм күңел тынычлыгы телибез. Һәр көнегез шатлыклы булсын, күңелегез яшьлек уты белән янып торсын!Тагын да күп еллар яшәгез! Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!


Чуашстан татарлары
18 сент., 02:56
16 сентябрьдә Татар Согыты урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү өчен билгеләнгән заманча спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды. Ул «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Яңа мәйданчык барлык кирәкле инвентарь белән җиһазландырылган һәм төрле яшь төркемнәрендәге укучыларның ГТО нормаларын тапшыру өчен билгеләнгән таләпләргә туры килә. Хәзер безнең егетләрнең көчлерәк, тизрәк һәм чыдамлырак булырга һәм яңа спорт үрләрен яуларга мөмкинлекләре тагын да күбрәк! Тантаналы ачышта Батыр муниципаль округы администрациясе,чакырылган кунаклар,укытучылар укучылар һәм ата-аналар катнашты. Анда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Батыр муниципаль округы башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Равил Фәрәхетдин улы Ямалетдинов, Чувашия Республикасы Табигый ресурслар һәм экология
Чуашстан татарлары
17 сент., 17:01
🇷🇺 Геройлар — безнең янәшәдә!Бүген без якташыбыз – Батыр муниципаль округы Шыгырдан авылында туган Ранис Кардоновның батырлык тарихын сөйләргә телибез.Кечкенәдән үк ул көч һәм батырлык юлын сайлый. Туган авылы Шыгырданда көрәш белән шөгыльләнә башлый, яшүсмерләр арасында Россия чемпионы һәм дөнья чемпионатының бронза призеры була.Аннары Росгвардиянең махсус бүлекчәсендә хезмәт итә. 2021 елда Ранис контракт төзеп, Сириядә хәрби бурычларын үти.Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ул үз бүлекчәсе белән Харьков, Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Штурм отделениесенең өлкән пулеметчысы буларак, көн саен 50 килограммлы йөкләнеш – пулемет, боекомплект һәм бронезащита белән уннарча километр юл үтә.Аның отряды исәбендә дистәләгән азат ителгән торак пункт. Ранис җирле халыкның Россия хәрбиләрен шатланып каршы алуларын искә төшерә.2024 елда Ранис
Чуашстан татарлары
16 сент., 12:15
переслано из @dumch21
Әссәләмү галәйкүм, хөрмәтле жәмәгать!“Гулистан” мәдрәсәсендә уку сыйныфларын киңәйтү кирәк булганга ремонт эшләре башланып китте, потолок, стена идән, электрика, ишекләр алмаштырыла. Ошбу изге эштә катнашыйк, мәдрәсәдә укулар башлангыйнчак тәмамларга торышыйк.Ярдәмнәрегезне “Гулистан” мәдрәсәсенә яки мәдрәсә укытучысы Ильдар хәзрәткә юлларга булдыра аласыз+7 (952) 759-48-32 С пометкой “помощь медресе”Аллаһ кабул итсен!
Чуашстан татарлары
8 сент., 17:42
Чувашия Республикасының Батыр районында "Авыл көне" һәм "Гаилә бәйрәме" үтте.Чувашия Республикасының Батыр районы Имәнкисәге авылында татар халкының милли традицияләрен, гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән «Авыл көне» һәм «Татар гаиләсе» бәйрәмнәре үтте. Батыр районы — Чувашиядә иң күп татарлар яши торган төбәкләрнең берсе. Батыр районының татар авылларында (Шыгырдан, Кыр Бикшеге, Татар Согыты, Озын Куак, Кызыл Камыш, Кызыл Чишмә) яшәүчеләр бу көнне бер мәйданга җыелдылар.Бәйрәм барышында авылның актив кешеләрен, күп балалы гаиләләрне, хезмәт алдынгыларын һәм юбилярларны сәхнәдә бүләкләделәр. Сәхнәдә җирле үзешчәннәр белән беррәттән Татарстан эстрадасы артистлары чыгыш ясады, милли уеннар оештырылды, кунаклар гармунга кушылып рәхәтләнеп җырладылар.Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән кайткан якташлар һәм чит илләрдә яшәүче тамырлары шушы авылдан булган кунаклар




Чуашстан татарлары
1 сент., 04:56
Бүген - яңа уку елының беренче көне! 📚🎓Салкынча һавада мәктәп ишегалды балалар шатлыгына төренә. Беренче сентябрь — гомергә хәтердә кала торган тылсымлы көн. Чәчәкләр арасында беренче сыйныф укучыларының зур-зур күзләре ялтырый. Әниләр, әби-бабайлар күз яшьләрен сөртә. Өлкәннар аларны зур тормышка озата.Көмеш кыңгырау тавышы яңгырый — курку онытыла, елмаюлар кайта. Мәктәп ишекләре ачыла, алда — яңа дәресләр, яңа ачышлар. Бу — белемгә, мәктәпкә, укытучыларга мәхәббәт бәйрәме. Киләчәккә ышаныч бирә торган матур көн! Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез! 💐Котлы булсын, гөрләп торсын, өр- яңа уку елы!!!


Чуашстан татарлары
31 авг., 17:44



Чуашстан татарлары
30 авг., 10:57
Кадерле ватандашлар, хөрмәтле туганнарыбыз!Бүген, 30 августта, бөтен Татарстан күкрәгендә шатлык Җыры яңгырый – бу безнең уртак бәйрәмебез, Республика көне!Чуашстан татарлары исеменнән сезне һәм барлык Татарстан халкын ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Еракта яшәсәк тә, йөрәкләребез һәрвакыт Казан белән бергә тибә. Безнең өчен ул – Идел буе төрки дөньясының үзәге, рухи башкалабыз, ата-бабалар мирасының тере тарихы.Туган республикабыз гөрләп чәчәк атсын, икътисады ныгысын, мәдәнияты үссен!Без – бер тамыр, бер милләт. Бергә булганда гына көчлебез, бердәм булганда гына Җиңүләргә ирешәбез.Татарстанга иминлек, халкына бәхет, һәр йортка нур телибез! Яшәсен Татарстан! Яшәсен бердәм халкыбыз! ☀️


Чуашстан татарлары
23 авг., 16:18
Батыр баһадирларының "Идел буе Кубогы" нда җиңүләре!Бу ялларда Пенза шәһәре кул көрәше буенча "Идел буе кубогы" Бөтенроссия ярышларын кабул итте. Традиция буенча бөтен илдән иң көчле спортчылар җыелды. Әмма безнең егетләр катнашырга гына түгел, җиңәргә дә килделәр! Батыр муниципаль округы армрестлерлары искиткеч әзерлек, гаҗәеп ихтыяр көче һәм чын спорт характеры күрсәттеләр. Тактик стратегия бөтен йөзгә нәтиҗә бирде: берьюлы өч егетебез пьедесталның беренче баскычына күтәрелде 🏆 🥇 Безнең чемпионнар: Айнур Хамбиков ✅ Роберт Шәкүров ✅ Нияз Шәкүров Ә ярышларның бронзасын ышанычлы рәвештә Эльвина Земдиханова алды! 🥉 Бу казанышлар артында зур хезмәт тора. Чын күңелдән спортчыларның әти-әниләренә һәм «Паттар» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илфак Фиркат улы Алеевка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез бердәм механизм буларак эшлисез һәм бу нәтиҗә китерә! 🤝 Барлык катнашучыларны тагын бер



Чуашстан татарлары
21 авг., 03:31
💃🎨Комсомол муниципаль берәмлегенең балалар мәктәбе һәм сәнгать укучылары Ләйсән Зайнуллина (хореография бүлеге), Рания Минебаева (нәфис сәнгать бүлеге) Мәскәү шәһәрендә V Халыкара балалар мәдәният форумында катнашалар.V Халыкара балалар мәдәният форумы катнашучыларын алты иҗат юнәлеше буенча бай программа көтә — театр һәм цирк, музыка, кино һәм анимация, хореография, музейлар һәм рәсем сәнгате, әдәбият һәм журналистика.🖇️ Форумның тулы программасы рәсми сайтта: kids-forum.ru/programma/ Яңартуларны күзәтегез — расписание үзгәрергә мөмкин.Ике көн эчендә мәйданчыкта унлаган мастер-класслар, иҗат очрашулары, лекцияләр һәм ачык диалоглар узачак. «Бөтен дөнья уеннары» халыкара сессиясендә балалар төрле илләрнең традицион уеннары белән танышачаклар, ә «2036 елда киноиндустрия. Хәзер инде нәрсәгә өйрәнергә?» дискуссиясендә кинематографның киләчәге турында фикер алышачаклар.Беренче




Чуашстан татарлары
20 авг., 16:59
Хөрмәтле Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, хөрмәтле Чуашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе, авылдашлар һәм ярдәм күрсәткән барлык изге күңелле кешеләр! Сезгә минем бер туган энем, Хасянов Мирзат Минулла улына янгыннан соң йорт төзү өчен акча җыюда күрсәткән ярдәмегез, игелекле гамәлләрегез һәм битараф булмавыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр вакытта ярдәм кулы сузуыгыз, кешеләрне изге эшкә берләштерүегез, шәфкатьлелек, мәрхәмәт һәм туганлык хисләре күрсәтүегез зур хөрмәткә лаек. Сезнең ярдәмегез Хасяновлар гаиләсе өчен зур терәк, өмет һәм рухи көч булды. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне кабул итсен, ярдәмнәрегезне үзегезгә меңе белән кайтарсын. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәрәкәт, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомерләр насыйп булсын. Бердәмлегебез, мәрхәмәтебез һәм игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын! Ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре белән




Чуашстан татарлары
17 авг., 17:21
Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Без сезне онытылмаслык «Батыр» профильле сменасында катнашырга чакырабыз! 🎉Бу – балагызның талантын ачу, яңа дуслар табу, командада эшләргә өйрәнү һәм үзенең иҗади потенциалын тулысынча ачу өчен бик яхшы мөмкинлек.📌 Сменаның төп максаты: Балаларның сәләтләрен иҗат, спорт, интеллектуаль эшчәнлек һәм команда белән бергә эшләү аша үстерү өчен уңай шартлар тудыру. Шулай ук программада туган телләргә (рус, чуаш, татар) карата кызыксынуны арттыруга, милли традицияләр белән таныштыруга һәм төрле мәдәниятләр арасында аралашуга зур игътибар бирелә.📍 Кайда? Чувашия Республикасы, Батыр муниципаль округы, Кызыл Чишмә авылы, «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәге.📅 Кайчан? 22–28 август көннәрендә.🎭 Аерым вакыйга: 27 августта смена кысаларында Чуашстанда Халыклар дуслыгы елына багышланган «БатырФест» фестивале узачак. Бу көнне балалар төрле милләт


Чуашстан татарлары
16 авг., 15:09
Чувашстан татарлары милли-мәдәни оешмасы исеменнән Комсомол муниципаль округы Урмай гомуми белем бирү мәктәбе ветеран укытучысы Сөләйманова Минсылу Әкрәм кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Бәхетле яшь, матур гомер. 65 яшь – ул гомер бәйрәме. Сезнең өчен 65 – ул санау гына. Сезнең кебек мәрхәмәтле, акыллы һәм матур кешегә тик шатлык, сәламәтлек һәм ярату телибез! Һәр көнегез могҗизалы булсын! Җаныгыздагы яшьлек һәм күзләрегездәге нур сүнмәсен! 65 яшь белән! Сез –директор урынбасары вазыйфасын башкарып зур җаваплылык тоеп мәктәпнең икенче әнисе булган олы шәхес ! Балалар күңеленә юл табучы, аларны яхшылыкка өндәүче остаз. 65 яшегез – фәлсәфә яше. Сезнең тәрбиягә салган хезмәтегез – киләчәк буынга куелган нигез. Рәхмәт сезгә һәр балага вакыт табуыгыз өчен! Сездә шул кадәр энергия, нур һәм яхшылык бар! Белем бирү юлындагы фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт. Сәламәт булыгыз, озын


Чуашстан татарлары
16 авг., 06:02
Туган көнең белән, Чабаксар! Бүген республикабыз башкаласына 557 ел тула. Бу дәвердә бихисап зур юл үтелде: Идел буендагы борынгы шәһәр үзенең бай тарихын, уникаль мәдәниятен һәм үзенчәлекле мохитен саклап кала белде, шул ук вакытта заманча йөз алып, үсештә калды. Чабаксарның иң зур байлыгы — аның кешеләре. Хезмәтсөяр, талантлы һәм үз шәһәренә чын күңелдән бирелгән чабаксарлылар. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән шәһәребез үсә, матурлана һәм яңара. «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем — чабаксарлыларның берничә буыны казанышларына югары бәя, һәм бу безнең өчен зур җаваплылык, алга таба да лаеклы булырга өндәү. Без шәһәрне тагын да яхшырак итү өчен туктаусыз эшлибез: транспорт чараларын яңартабыз, урамнарны һәм ял итү урыннарын төзекләндерәбез, хәзерге заман спорт комплекслары төзибез, туризм өлкәсен үстерәбез, чабаксарлылар өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз. Шул ук вакытта иң мөһиме
Чуашстан татарлары
14 авг., 08:37
Игълан‼️ Әссәламү галәйкүм! Җомга көне мөбарәк булсын!Чуашстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте каршындагы «Гөлистан» мәдрәсәсе дини-һөнәри белем бирү уку йортына яңа уку елына кабул итү башланды!Мәдрәсәбез Чуашстанның Батыр муниципаль округына керүче Шыгырдан авылында, Ленин урамы, 60 нчы йортта урнашкан.Без сезне читтән торып (заоч) түбәндәге юнәлешләр буенча укырга чакырабыз:✧ Имам-хатыйб – ир-атлар өчен; ✧ Ислам фәннәре укытучысы – хатын-кызлар өчен.Гариза бирү өчен кирәкле документлар: ✔ паспорт күчермәсе; ✔ ике дана 3×4 үлчәмендәге фотография; ✔ урта белем (яки югары белем) турында аттестат яки диплом.
1,030Открыть в Telegram
