Последние посты

Рәсми Балтач
6 февр., 19:25

Рәсми Балтач
27 мар. 2025 г., 10:49
переслано из @mypervie
«Нам есть чем гордиться!» — этими словами Владимир Путин открыл Заседание Наблюдательного совета Движения Первых!📢 Президент России подчеркнул важность воспитания детей и подростков для будущего страны. Чтобы молодое поколение росло на примерах доблести и героизма, будет создана рабочая группа по разработке единой системы воспитания, объединяющей детей и организации дополнительного образования.Владимир Путин отметил ключевую роль Движения Первых, участники которого стали соавторами всех принятых решений. Он подчеркнул необходимость повсеместной работы Движения для сплочения школьников по всей стране и создания единой взаимосвязанной системы для детей и организаций.Узнать, какие новые свершения ждут нас впереди, и посмотреть полную версию Наблюдательного совета ты сможешь — по ссылке!#СъездПервых #НабСоветПервых
Рәсми Балтач
26 мар. 2025 г., 13:54
25-26 нче март көннәрендә Буа шәһәрендә Татарстан кубогына футбол буенча 2016 нчы елгы балалар арасында (дивизион В) ачык турнир узды. Балтач Интер командасы 1 урын яулады.Яшь чемпионнарны җиңүләре белән котлыйбыз!
Рәсми Балтач
23 мар. 2025 г., 17:19
✔️В рамках нацпроекта "Продолжительная и активная жизнь" в Балтасинском районе организовано диспансерное наблюдение на дому за маломобильными пациентами.🏥 Врач-терапевт участковая ГАУЗ "Балтасинская ЦРБ" Галия Рашитовна Закирова и медицинская сестра Фирдия Сафина провели осмотр на дому маломобильных и паллиативных граждан в селе Верхний Шубан.🩺 Сопровождала медицинских работников медицинская сестра Шубанского ФАП Айгуль Зарипова, которая регулярно посещает жителей на дому.
Рәсми Балтач
23 мар. 2025 г., 16:23
22-23 нче март көннәрендә Казан шәһәрендә "Сөембикә" журналы кубогына VIII нче тапкыр каратэ спорт төренең Ката һәм Кумитэ стиле буенча ачык турнир узды . 14-15 яшьлек кызлар арасында Ката с-з соло дисциплинасы буенча Газизова Галия 1 урын яулады. Котлыйбыз!
Рәсми Балтач
23 мар. 2025 г., 16:17
Бүген районыбыз волонтерлары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм белән юлга кузгалды.Әлеге изге эш районның оешма-предприятиелары, илебезне саклаучыларга битараф булмаган, бердәм халкы ярдәме белән башкарыла.Азык-төлек, төрле көнкүреш товарлары, кием салым һәм башка кирәк-яракларны изге күңелле волонтерларыбыз ерак юллар гизеп, якташларыбызга һәрдаим тапшырып киләләр.Хәерле юл сезгә, райондашлар! Илебезне саклаучы якташларыбызга шифалы туган як сәламнәрен җиткереп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз!
Рәсми Балтач
20 мар. 2025 г., 18:06
Басу-кырларда кызу эш чоры да җитте. Мул уңыш алу өчен, техниканың төзеклеге һәм эшкә әзерлеге дә бик мөһим. Шул уңайдан, 19 нчы март көнне Балтач муниципаль районында язгы чәчү эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларындагы техниканың язгы чәчү эшләренә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженерлык-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Булат Фәрит улы Яруллин җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Комиссия составына шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы керде.Комиссия "Алга", "Игенче" , " Яна тормыш" , "Сорнай", "Кызыл Юл", "Борбаш", "Тимирязев исемендәге" хуҗалыкларда булып, әзерлеккә нәтиҗәләр ясады, үз тәкъдимнәрен әйтте. Комиссия тарафыннан бигрәк тә тракторларның әзерлегенә,
Рәсми Балтач
20 мар. 2025 г., 18:05

Рәсми Балтач
20 мар. 2025 г., 17:17
19 март көнне Кече Лызи авылында Ялтра чаңгы трассасында сезон ябылу уңаеннан чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Балтач гимназиясе,Чепья, Борбаш, Урта Көшкәт, Кече Лызи, Балтач мәктәпләреннән, Мари Төрек районы Лопово авылыннан, Арча районыннан, Малмыж шәһәреннән, Морки поселыгыннан барлыгы 77 чаңгычы катнашты. Катнашучыларның ярыш нәтиҗәләре ГТО нормативларына кертеләчәк.
Рәсми Балтач
19 мар. 2025 г., 10:57
17 март көнне Мамадыш районында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәләре фестиваленең зона этабы узды. Республиканың 9 районыннан тирән тарихлы, гаилә традицияләрен һәм мәдәни мирасны эченә алган бай шәҗәрәле 9 нәсел династияләре үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ел саен бу фестивальдә районыбызның иң күркәм гаиләләре катнашып килә. Быел конкурста шундыйларның берсе - Урта Көшкәттән Апаковлар гаиләсе катнашты. Алар нәселләрендә удмуртлардан тыш марийлар, татарлар, руслар кергән уникаль шәҗәрә тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдәге милли ризыкларның күптөрлелеге һәм бай, эчтәлекле, үзара табигый үрелеп барган чыгыш аркылы гаиләләренең дуслыгын һәм мәдәни күптөрлелекнең тере үрнәген күрсәттеләр.
Рәсми Балтач
16 мар. 2025 г., 14:15
15 нче март көнне "Балтач" универсаль спорт залында 1-11 нче сыйныф егетләре һәм кызлары арасында Фәтхрахманов Булат Габделбәр улы призларына бадминтон буенча ярышлар узды. Балтач гимназиясе, Борбаш, Балтач, Карадуган, Шубан, Норма, Түнтәр мәктәпләреннән барлыгы 66 спортчы катнашты.
Рәсми Балтач
16 мар. 2025 г., 13:21
13-15 мартта Казан шәһәрендә 11-13 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында «Күңелле Дельфин " Бөтенроссия ярышларына сайлап алу кысаларында республикакүләм йөзү буенча ярышлар узды. Быел "Зирәк йөзүче" спортчылары һәм "Балтач" спорт мәктәбе спортчылары бергәләп «Балтач -зирәк йөзүче» командасы составында катнаштылар . Нәргизә Зарипова - үз яшь категориясендә 100 м брасс дистанциясендә көмеш медаль яулады һәм 1 разряд үтәде.🌟 Хатын-кызлар эстафета командасы составында Полина Смирнова, Габдрахманова Мәдинә, Зарипова Нәргизә, Шәрипова Жасмин абсолют зачетта (4х50 м аркада) 2 нче урынны алдылар. Шулай ук Гарипов Илназ һәм Исрафилов Әнвәр 2 разряд, Гарифуллин Инсаф 3 разряд үтәде. Яшь йөзүчеләребезне һәм аларның тренерлары Степанов Андрей Валентиновичны уңышлары белән котлыйбыз!
Рәсми Балтач
14 мар. 2025 г., 17:25
Районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров ремонт эшләре белән танышу максатыннан Карадуган һәм Кече Лызи авылларындагы фельдшер-акушерлык пунтктларда булды. Районыбызның Чапшар, Шода, Карадуган һәм Кече Лызи авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт бара. ФАПларда эчке эшләр башкарыла, электрүткәргечләр, ишекләр, идәннәр алыштырыла. Капиталь ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Рәсми Балтач
14 мар. 2025 г., 16:53
💐 Кили авылында яшәүче Әгләмова Венера Шәйхетдин кызына 90 яшь тулды. Олы яшьтәгеләр райондашларыбызны хөрмәтләү - районыбызда күркәм гадәткә әверелде.💐 Венера Шәйхетдин кызы да матур тормыш юлы үтеп, хәзер бик күпләргә үрнәк, үгет-нәсыйхәт бирүче акъәби. Без дә юбилярны тормыш бәйрәме белән котлыйбыз.Мул тормышларда, сөенечләргә, якыннары игътибарына төренеп яшәвен телибез.
