Последние посты

Рамиль Нутфуллин
10 сент., 08:02
Продолжаем вручать именные сертификаты нашим сотрудникам, чьи имена были занесены на Электронную доску почёта Республики Татарстан. Среди них — педагог, чей труд является настоящим достоянием нашей образовательной системы. История — это не просто предмет, это фундамент национального самосознания, а учитель истории — проводник, который ведёт по этому пути молодое поколение.Люция Рашидовна Шайхетдинова — учитель истории и обществознания, чьё имя по праву занимает почётное место среди лучших педагогов Республики Татарстан.Люция Рашидовна обладает богатейшим опытом педагогической деятельности и безупречно владеет методиками преподавания своих дисциплин. За годы работы она проявила себя как высококвалифицированный специалист, для которого каждая учебная задача — это пространство для творчества и поиска новых смыслов. Её уроки отличает глубокая эрудиция, искренняя увлечённость предметом и
Рамиль Нутфуллин
10 сент., 08:02

Рамиль Нутфуллин
9 сент., 03:57
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Доброе утро, дорогие земляки!
Рамиль Нутфуллин
8 сент., 15:11
Бүген финанс өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр! Финанс системасының тотрыклыгы — икътисадның нигезе. Катлаулы икътисадый шартларда акча агымы белән идарә итүчеләрнең роле аеруча мөһим. Нәкъ менә сез район предприятиеләренең, бюджет учреждениеләренең һәм социаль программаларның өзлексез эшләвен тәэмин итәсез. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, игътибарлылыгыз һәм стратегик фикер йөртүегез нәтиҗәсендә, Балтач районында инвестиция климаты уңай саклана.Хөрмәтле финансистлар, банк тармагы һәм казначылык системасы ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Катлаулы саннар һәм нечкә исәп-хисап артында — район халкының имин тормышы тора. Намуслы хезмәтегез, мәгълүмати куркынычлардан саклау сәләтегез һәм законнарга тугрылыгыгез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.Киләчәктә дә алдыгызга куйган бурычларны лаеклы хәл итегез. Эшегездә яңадан-яңа
Рамиль Нутфуллин
8 сент., 15:11

Рамиль Нутфуллин
7 сент., 07:28
Районыбызда бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланып килсә дә, бүгенге көндә кукуруздан силос салу, терлек азыгы хәзерләү һәм башка бик күп төрле эшләр дә һәрберсе - уңышлы игенчелекнең, терлекчелекнең нигезен тәшкил итә. Хуҗалыкларда кукуруздан силос салу эшләре бара. "Татарстан" хуҗалыгында хезмәтнең иң кызган мәле. Көзге көннәргә беркайчан да ышанырга ярамый. Күмәк хезмәттә темплар түбәнәймәсен, игенче-механизаторларга хезмәт дәрте, яхшы кәеф телим.
Рамиль Нутфуллин
4 сент., 05:17
Дорогие земляки!Сегодня я с особым чувством представляю ещё одного лауреата проекта «Электронная доска почёта».Этот проект даёт нам прекрасную возможность сказать спасибо тем, кто своим ежедневным трудом создаёт будущее нашего родного края. Сегодня я хочу рассказать об одном из таких людей — медицинской сестре ГАУЗ «Балтасинская центральная районная больница» Римме Сагделисламовне Валеевой.Римма Сагделисламовна для всех нас — настоящий пример высокого профессионализма, чуткости и безграничной преданности своему делу. За годы работы в нашей районной больнице она проявила себя как исключительно грамотный, дисциплинированный и ответственный специалист. Коллеги ценят её за то, что любую задачу она выполняет качественно и в срок, поддерживая идеальный порядок на своём рабочем месте. Её труд всегда соответствует самым высоким стандартам современной медицины и требованиям Министерства
Рамиль Нутфуллин
4 сент., 05:17

Рамиль Нутфуллин
4 сент., 05:13
Җомга иртәсе мөбарәк булсын, хөрмәтле райондашлар!
Рамиль Нутфуллин
3 сент., 15:16
В Балтасинском районе Республики Татарстан благодаря национальному проекту «Семья», инициированному Президентом России Владимиром Путиным, жители получают инструмент для старта собственного дела. Ключевым звеном системы выступает Отдел социальной защиты Министерства труда, занятости и социальной защиты РТ в Балтасинском районе.Главным драйвером благополучия стал механизм социального контракта — соглашение между гражданином и государством на получение стартового капитала (до 350 тысяч рублей) для открытия бизнеса или преодоления трудной жизненной ситуации.Яркий пример: ветеран СВО Евгений Гришкин из села Верхняя Ушма получил господдержку по нацпроекту «Семья» на запуск шиномонтажа и мастерской. Средства позволили закупить базовое оборудование без кредитов. Сегодня его дело активно развивается.Реализация проекта в районе демонстрирует высокую адресность средств, которые направляются
Рамиль Нутфуллин
3 сент., 15:16

Рамиль Нутфуллин
3 сент., 12:42
Бүген Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу - иң яңа хәтер көне, ул 2005 елның 6 июлендә "Россиянең хәрби дан көннәре" федераль законы белән кертелә һәм турыдан-туры 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендәге Беслан фаҗигасе белән бәйле. Район үзәгендәге Геройлар аллеясында да гөнаһсызга өзелгән гомерләрнең якты истәлегенә багышланып "Тормыш тамчысы" акциясе узды. Чараның төп максаты - террорчылыкка каршы нәфрәт уяту, мәрхәмәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру. Акциядә районыбызның оешма хезмәткәрләре, "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары катнашты.
Рамиль Нутфуллин
3 сент., 09:54
Районыбызда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында масштаблы төзелеш эшләре башланып китүен хәбәр иткән идем.Ике җирлектә Балтач бистәсендә һәм Салавыч авылында программа буенча 10 бер этажлы йорттан торган комплекс төзелә. Йортлар авыл хуҗалыгы тармагында, районыбыз оешмаларында эшләүчеләргә биреләчәк. Ике җирлектә дә эшләр тулы куәтенә бара. Балтач бистәсендәге йортларны төзүче оешма җитәкчеләре белән очрашып, эшнең барышы белән таныштым, алга таба планнарны билгеләдек.
Рамиль Нутфуллин
3 сент., 03:43
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Доброе утро, дорогие земляки!
Рамиль Нутфуллин
2 сент., 19:32
"Дуслык" хуҗалыгы терлекчек тармагына зур игьтибар бирә. Быел файдалануга тапшырылырга тиешле савым сыерлары очен тәгаенләнгән бинада эш гөрли. Төзелешне хәвеф-хәтәрләрсез, уңышлы тәмамларга язсын!
Рамиль Нутфуллин
2 сент., 19:13
Урып-җыю кампаниясенең бишенче атна нәтиҗәләре буенча "Алга" җәмгыяте комбайнчысы Валерий Иванов вымпелга лаек булды. Ихлас күңелдән котлыйм. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Рамиль Нутфуллин
2 сент., 10:33
Республика коне уңаеннан башкалада узган ат ярышларында Татарстан хуҗалыгының "Мисс Татарстан" кушаматлы аты 3 яшьлек чиста токымлы биялэр арасында 1800 метр узышта 1 урын яулады һәм 500 мең сум акчалата бүләккә лаек булды. "Клеопатра Афина" кушаматлы ат 2 урын алды. Атларның җайдаклары Терентьев Дмитрий һәм Могамет Капушев. Җиңүчеләрне котлыйм! Атның даны егет кулында! Балтач атларын таныткан, данлаган җайдакларга, җитәкчеләребезгә, Афәрин!
Рамиль Нутфуллин
2 сент., 10:19
Бүген без тирән кайгы кичерәбез. Балтач районында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның олуг аксакалы Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллин бакыйлыкка күчте. Аның вафаты – безнең буын өчен зур югалту.Гыйльван ага 1930 елда дөньяга килә. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, тормышның бөтен михнәтен күргән буын вәкиле иде ул. Яшьли канат ныгыткан ир-егет 1948–1954 елларда Кызыл армия сафларында намуслы хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп кайткач, башта Казан тимер юл вокзалында хезмәт куя, аннары туган ягы — Балтачка әйләнеп кайта. Лаеклы ялга кадәр ипи заводында слесарь, кирпеч заводында экскаваторчы булып эшли.Гыйльван Гыйльмулла улы турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын! Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын ихлас уртаклашам. Сабырлык телим.
Рамиль Нутфуллин
2 сент., 04:27
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Тормыш иптәшем Фәния үстергән чәчәкләр күзләрне иркәли. Һәркайсыбызга туган җиребездә бәхетле, имин яшәргә язсын!
Рамиль Нутфуллин
1 сент., 20:11
Кунагыбыз, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева белән Балтач мәктәбендә Белем бәйрәмендә катнаштык.Яңа 2026/27 уку елында районыбызда 316 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде — алар өчен бүген күңелләрендә мәңге сакланырлык матур мизгелләр. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен быелгы уку елы — мөстәкыйль тормыш юлына әзерлек, ныклы адымнар ясау чоры, гыйлем диңгезендә яңа сәяхәт башы.Районыбыз мәктәпләрендә быел барлыгы 3649 укучы белем алачак. Һәркайсына зур уңышлар, тырышлык һәм яхшы билгеләр телим!Илебез һәм республикабыз җитәкчелегенең мәгарифкә күрсәткән игътибары сөендерә. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында бик күп эшләр башкарыла. Заман таләпләренә җавап бирердәй шартлар тудыру, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту — төп бурычларыбызның берсе. Быел Балтач урта мәктәбе зур төзекләндерүдән соң танымаслык
