gram news
Аватар канала Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

@rasskaz_t

Aдмин - @tatarin_tat Сотрудничество - @Elmiraisx

ПроектыKKКниги

3,950подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    2 мар., 17:12

    🔸🔸🔸🔸🔸🔸🔸🔸
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    2 мар., 17:11

    Минем артта әнинең авыр сулавы, аягының чапылдавы ишетелә. Ара-тирә ул буылып-буылып ютәлләргә тотына, аннары агачка сөялеп хәл җыя да тагын кузгалып китә. Әнине күрмәсәм дә, җыерчыклы йөзе һич күз алдыннан китми. Ул бик арыгандыр инде, мескен, тезләре калтырыйдыр. Мин аның күңелен күтәрерлек ягымлы сүзләр әйтмәкче булам. Минем аңа: «Аз гына түз инде, әни җаным, дәүрәк үскәч, мин сине бер дә болай тилмертмәм»,— дип әйтәсем килә. Тик аңа таба борылсаң, туктыйсы була, туктасаң, тезләр калтыраганны тоясың, чабатага тулган пычракның суыгы, балтырларга менеп, ныграк сызлата баш лый. Шуларны сизмәс өчен, бөтен көчемә йөгерәм генә! Менә чокырга да килеп җиттек. Аяк асты бик тайгак. Кая басканымны белмичә, төрле якка айкалып, аска, чокырның төбенә атылдым. Бәйләмем белән янәшә тәгәри торгач, кайдадыр туктадым. Битем, кулларым гел генә пычрак. Әнинең аяк тавышын тыңлап карыйм. Берни дә ишетелми,
    2,57029101Открыть в Telegram
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    2 мар., 17:11

    Гомәр Бәширов “Әни”Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый. Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. Кышын да шулай, көзен дә. Әнинең кулында озын ыргак. Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз. Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз. Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. Урманга кичке караңгы сирпелә башлады. Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр). Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    28 февр., 15:37

    🔸🔸🔸🔸🔸🔸🔸🔸
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    28 февр., 15:37

    Әйе, оныгы аңа карап елмая. Әбекәенең янына килүен көтеп кенә тора: кояштай, дөньяны нурга күмә. Бу мәлдә Миңниса үзен, сират кичеп, Фирдәвес оҗмахында утыргандай хис итә. ...Әле ике ай элек кенә оныгын бәби тудыру йортыннан алып чыгып диванга салды да кычкырып елап җибәрде ул: - Йә Ходам, шушы нарасыйны үстерерлек көч һәм гомер бир! Әмма бу шатлык яше иде. Ничә айлар буена төенләнгән хәсрәтнең чәчелеп таралуы иде. Табиблар сабыйны сау-сәламәт туды, диделәр. Шулай да күңелнең бер почмагын яшеренеп кенә шомлы шик кимерде. Ул көн дә уенчыкларның иң җетеләрен оныгы күз каршында тотып тора: әле уңга, әле сулга йөртеп карый... И, ул могҗиза көтүләре! Аның авырлыгын ул берүзе генә белә.- Әнием, кызымны сагындым... Менә шушы бер җөмлә янә аны юлга чакыра. Юк, Миңниса үзе генә түгел. Таянычы - карты белән ул. Әнә алдан оныклары йөгерә. Кинәт аларга таба борыла. - Әбекәем, ә син әниемне
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    28 февр., 15:37

    Егерме дүрт көн үтте дә китте. Тик әлеге бер айга якын вакыт кызын танымаслык итеп үзгәрткән: йөзеннән елмаю нуры сүнми, сөйләшүе аеруча назлы, гәүдәләре колындай уйнап тора иде. Сизде Миңниса, әлбәттә, сизде. Җаен туры китереп кенә: - Кызым, берәр егет белән таныштың мәллә? - дип сорады. - Без өйләнешергә сүз куештык, әнием, - дип җаваплады кыз. - Кем соң ул егет? - диде Ана, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. - Виктор исемле, - диде кыз. - Бу атна азагында туганнары белән безгә киләчәкләр... Пермьдә икебез дә Мәдәният йортында эшләячәкбез. Минем кебек үк ул да... Гармунчы... Миңниса сүзсез иде. Сөйләшүне ире дә ишетте. Ул күбрәк эштә була, шуңа кайбер ваграк мәсьәләләрне хатын аңа авырлык китермичә, үзе чишәргә тырыша. Тик бу минутта моннан да эрерәк мәсьәлә булуы мөмкинме? Ире дә башын селки-селки тамак кырып куйды. Бу хәрәкәт ымнардан Миңниса "риза булырга кирәк" дигән мәгънә аңлады.
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    28 февр., 15:37

    Язмыш аны әнә шулай янә вокзаллар белән бәйләде. Кызны бер атнада илтеп куйсалар, икенче атнада күрешү өчен юл чыктылар. Шулай еллар үтте. Зөбәйдә укырга-язарга гына түгел, музыка сәнгате серләренә дә өйрәнде. Гармуны да, баяны да аның кулында сандугачка әверелде. Мәктәп җитәкчелеге ел саен аларга зиһенле, тәрбияле кызның уңышлары белән котлап, рәхмәт хаты юллады. Соңгы кат кызны алырга килгәндә мәктәп директоры Миңнисаны кабинетына чакыртты. - Укуын дәвам итегез, бик ушлы бала, - диде. - Курск шәһәрендә музыкантлар әзерләүче югары уку йорты ачылган... Белми калмагыз дип әйтүем. Бу хәбәрдән терекөмештәй хәрәкәтчән, уттай уйнак кыз баскан урынында биеп куйды. - Укы гына, балам, укы гына... - диде Миңниса.- Әй, Ана, - диде Вокзал. - Кайларга юл тоттың? - Еракка. Баламны тагын юллар чакыра. - Борчуларың җаныңа сыйган кебек, сәфәрең уңышлы булыр... - Үзем дә шулай сизенәм. Кызы соңгы
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    28 февр., 15:37

    Йөргән саен күрә барасың, күргән саен күнә барасың, диләр. Күнде Миңниса. Ризалашты. Әмма сизде: сабыйның күз хәрәкәте кимегәннән кими, тәти уенчыкларын куллары белән капшаудан күбрәк куаныч таба иде....Поездларның тәгәрмәч тавышы гүя аның йөрәк ритмына әверелде. Вокзалдан еракта яшәсәләр дә, хәтта төннәрен йоклап киткәч тә, аларның шаулап үткәннәрен ишетте, һәрчак үзен кайдадыр соңаргандай хис итте. Ике яшьлек Зөбәйдәсен кочаклап ул янә шушы вокзалда утырды. Сабыйны операциядән алып кайтышы иде. Янә катлы-катлы озын күлмәген җирдән сөйрәтеп килгән чегән киләчәген тәфсилләмәкче булды. Янә: - Балаңа көн яктысын күрмәү язган, - дип сүз башлады. - Китегез, мин моны беләм инде. Табиблар әйтте, - диде Миңниса тирән әрнү белән. Операциядән соң хастаханәдә идән юучы хатын сер итеп аның колагына пышылдады: "Кем инде шундый эшне өйрәнчекләргә ышанып тапшыра? Тәҗрибәле табиблар белән сөйләшергә
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    28 февр., 15:37

    Гомер тукталышлары (хикәя) Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА Ак җирлеккә күкчәчәкләр төшкән күлмәктән, ак яулыгын артка чөеп бәйләгән, төенчекләр, сумкалар арасында гаҗәеп гади күренгән чал чәчле хатынга берәү дә игътибар итми кебек. Бу вокзалда аның карашларына чагылып меңнәр үтте. Вокзалларның ул ниндиләрен генә күрмәде: агач, йә кирпечтән салынганнарын да, җылы вә салкыннарын да, якты һәм караңгыларын да. Вокзаллар хәленә керде: йөрәк әрнүләре белән аны һәрчак вокзаллар сыендырды. Каршы алдылар, озатып калдылар. Вокзаллар аның гомер тукталышлары иде. - Оныгың буй җиткән ләса, Миңниса. - Ходайга шөкер, үсте. Сау-сәламәт. Җиденчедә укый. - Үстердек, дип әйт. - Үзебез өчен түгел, ата-анасына игелекле булсын, аларны ярдәменнән ташламасын. Мәктәптә кышкы каникуллары башланды. Әзрәк булышсын, тәрбияләргә өйрәнсен дип, әти-әнисе янына илтәбез. - Анысын беләм... Гел күреп торам ич... Аналар бәхетеннән
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    26 февр., 19:16

    🔸🔸🔸🔸🔸🔸🔸🔸
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    26 февр., 19:15

    Нәрсәгә? Кем өчен? Башкалар көченнән файдаланып яшәүчеләр - аштан соң хәл алганда, эч пошканнан, эшсезлектән вакытны ничек үткәрергә белмәгәннән кулына китап алучылар өченме? Сара, әткәйнең үлүеннән бигрәк, минем өчен хафалана башлады. Мин, ахры, курку төшерәмдер: ул мине ялгыз җибәрми, өйдә дә яныннан китмәскә, юк-бар белән ишгаль итәргә тырыша. Акылдан шашмаганмын, анысын беләм. Ләкин бөтен тарих буенча ясалып, төзелеп килгән һәммә юллар үзләренең бәһасын югалталар. Башында ертык бүрек, өстендә сәләмә кием, билендә җеп, аягында тузган чабата, аркасында капчык, кулында озын чыбыркы улдыгы хәлдә, озын таягына таянган да, батып барган кояшка карап, авыр тирән уйга баткан, теле сөйләми, ләкин аның бөтен торышы: - Дөньяң шундый матур, без ник болай бәхетсез соң ходаем!! -ди.
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    26 февр., 19:15

    Аның йөзендә үлем аклыгы, күзләрендә тирән бер хәйрәт, ирен читләре әллә нинди бер хафа белән җыерылганнар, ул ун еллык картайган; мин, ашыгып, аның кулларыннан алдым: - Әйт, ни булды? Балаларыбыз исәндер бит? Ул миңа моңарчы таныш булмаган истерияле бер тавыш белән: - Балалар исән, ләкин әти вафат! - диде. Моңа минем артык исем китмәде. Ни эшләмәк кирәк, дөньясы шулай корылган инде; адәм туа, үсә, тормышның дулкыннары белән каядыр бармак булып сугыша, көрәшә дә бер вакыт үлә. Бу - тимер канун. Моңардан һичкем котыла алмый. Шулай дип хатынымны юатырга тырыштым. Ләкин бу башта гына шулай булды. Тәфсыйлен ишеткәч, мин, башымны ташка орып, акылдан шашарлык хәлгә килдем. Бичара карт, бичара ата! Җитмеш ел туктаусыз эшләде! Җитмеш еллык авыр хезмәт соңында көче бетеп, урамга ташланды. Өйдән өйгә чиратка йөреп, гомер үткәрергә мәҗбүр булды... Билендә капчык, кулында озын чыбыркы - гомер
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    26 февр., 19:15

    күзеңә керердәй булып торган кешеләр... әйтерсең, тере кешене рамка эчепә кертеп утыртканнар... Матур хатыннар... әкияттә ишеткән тимер киемле зур баһадирлар...сөйләп бетерерлек түгел, шундый матурлык, шундый кызыклы, хикмәтле... Гомеремдә беренче күрүем булганга, йөрәгем гадәттән тыш дулкынлана, җаным атылып бара... Минем бу ашкынуыма Сараның кәефе бик килде, ахры: култыгымнан алды да, бер китаптан карап, тәртип буенча, миңа күрсәтә, аңлата башлады... Залда безгә башка да байтак кешеләр бар иде. Кәммәсе бик сабыр, бик уйлы күренәләр... Бер рәсемгә озак-озак карыйлар да бер-берсе белән акрын гына сөйләшеп алалар, яңадан карарга тотыналар... Сара, һәр көн диярлек, мине монда алып килә торган булды. Өйгә кайткач, шунда күргәннәр буенча миңа күп нәрсә сөйли иде. Без ак баскычлы, ак баганалы матур сарайга йөрүдә дәвам иттек. Арада минем һушымны алган, акылымны югалткан рәсемнәрдән бигрәк тә
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    26 февр., 19:15

    Әллә нидән әти исемә төште, шуның артыннан күз алдыма теге шифаханәдә күргән сурәт - хәзрәте Гыйса килеп басты. Тимер киемнәр, сөнге-кылычлар белән барып, авылдан үч алу хакындагы уйларыма үзем аптырый башладым. Ник яманлык уйларга? Ни өчен юкка коралланып, егетләр җыеп, кан түгәргә?!.. Кем белә, бәлки, әткәй, мин уйлаганча ук, начар яшәми торгандыр... Дөньяда яхшы кешеләр күп бит: бәлки, берәрсе картлыгына хөрмәт йөзеннән, аны үз йортына алып, аерым почмак биреп, кадерләп асрый торгандыр... Әзер аш, әзер чәй, тәһарәт алырга һәрвакыт җылы су булып, чалма, чапаннан, зур таяк тотып, биш вакытның һәммәсенә дә мәчеткә йөри торгандыр... Безнең халык картларны хөрмәтләүчән бит: аңа алгы сафта, хәзрәтнең уң ягыннан урын бирәләрдер... Шулай булгач, нәрсәгә үч алырга, ни өчен юкка кан түгәргә?!. Беркөнне күңелем ачылып, рәхәтләнеп, бакчадан бүлмәмә кереп килгәндә, күзем дивардагы сурәтләргә
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    26 февр., 19:15

    Ул, бичара, хәзер ничек яши икән? Әле дә чираттамы икән? Әле дә өйдән өйгә йөреп, гомерен уздырамы икән? Бүгенге чират кемдә икән?.. Ярый, адәм рәтле бер кешедә булса... Илдә кемнәр юк, дисең.... Бичараны, ичмасам, тамагын туйдырырлык ашатсалар, картайган башын куярга йомшаграк урын бирсәләр, өс-башын аз гына булса да карасалар, тагы бер хәл иде инде. - Ходаем, ник безне болай җәзалыйсың?.. Кояш көлә... чәчәкләр елмая... Табигать йөрәге яңа, яшь хәят белән... Бөтен дөнья миңа нур эчендә, чәчәк эчендә күренә... Сара байтак утырды, үзенең матур тавышы белән дөньяның, табигатьнең, кешенең матурлыклары хакында сөйләде. Кояш көлә... чәчәкләр елмая... Табигать йөрәге яңа, яшь хәят белән... Бөтен дөнья миңа нур эчендә, чәчәк эчендә күренә... Сара байтак утырды, үзенең матур тавышы белән дөньяның, табигатьнең, кешенең матурлыклары хакында сөйләде. Хыялым бозылды... җанымны бер сызлану, әрнү,
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    26 февр., 19:15

    Галимҗан Ибраһимов Көтүчеләр(Ахыры)- Чиратка салганнар, чиратка салганнар! Фәхриләргә туры килгән көне ару үтәдер: аның хатыны йомшак күнелле бер нәрсә, балалары да юаш, әтине үзләре белән бергә ашата, бергә эчертә, бәлки тәһарәт алырга жылы су да бирә тораннардыр... Аның икенче көнендә шуларның күршесе Гыимадиларга туры килә. Ул да яман булмас... Ач итмәсләр, сукранып, тиргәнеп тормаслар... Аннан соң кемгә бара?.. Салихларгамы? Менә шул каһәрләр бик явыз нәрсәләр инде. Болардагы, көне бик кыен булыр: калган аш, каткан икмәк, ишек төбендә, кеше аяк астында урын бирерләр. Ходаем, башкалары аннан да яман... Күбесендә аш юк, сөтсез, шикәрсез чәй, каткан бер сынык... Җитмәсә тагы, бичараны "карт хәерче" дип сүгәрләр... Мондый кешеләргә туры килгәндә, картның күңеле бик сынадыр... Фәхриләргә туры килгән көне ару үтәдер: аның хатыны йомшак күнелле бер нәрсә, балалары да юаш, әтине үзләре
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    25 февр., 17:55

    Өйнең ярым караңгысы эчендә аның күз карашлары миңа шул дәрәҗәдә куркыныч тоелды ки, мин үземне үзем белмичә, сикереп менеп, әтинең муеныннан кочакладым да: - Син терекме? Әткәй, ә, әткәй? - дип, акырып елый башладым. Әти мине юатты, үзенең авыруы җиңел икәнен, тиздән терелеп йөриячәген бер-ике сүздә аңлатты. Мин дә елавымнан туктадым. Ләкин шул көннән алып мин ул куркыныч төшемнең кара сурәтен күз алдымнан җибәрә алмый торган булдым: шул урман, шул караңгы баз, анда кемдер ыңгыраша, аның күз карашлары үлем сөйлиләр. VIII Безнең әткәй бик талымсыз кеше: ни туры килсә, шуны ашый, нәрсә ашаса, шуның белән тук була иде. Ә хәзер алай түгел: каты нәрсә аның тамагыннан үтми, чәйгә сөт кирәк, җылы шулпа да кирәксенә. Ләкин мин боларны кайдан алыйм? Аш пешерергә казаны да, аңа салып пешерергә ите-фәләне дә юк. Атаң үлде... дисә, җиңелрәк булыр иде, бу чаклы хурландырмаячак иде; илгә чиратка
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    25 февр., 17:55

    Әти билендәге капчыгын ипли, өч саженьнан ала торган, үзе белән яшьтәш чыбыркысьш бөтен авыл буен яңгыратып бер шартлата да, малларга якын килеп, куе калын тавышы белән: - Һайт, малкайлар! - дип, көтүгә кузгалырга әмер бирә. Каршы тау шул сүз, шул тавыш белән җавап кайтара. Хайваннар да, картның шул әмерен генә көткән кебек, бер юлы урыннарыннан кузгалалар. "Көтү башы" дип атап йөртә торган берничә сыер бар - карт, зур, мәһабәт, могтәбәр хайваннар. Болар әтинең телен аңлыйлардыр ахры. Кайтырга чыгудамы, туклауга төшүдәме, бер якка борылыргамы, - әти, шул сыерларга, исемнәре белән кычкырып, кая барырга икәнен әйтә; тегеләр дә алга чыгып, юлбашчылык кылалар. Көтү урман буйлап атлый башлый, без дә шулар артыннан төшәбез. Бөтен авыл тын, рәхәт йокыда. Көтүне озату белән урамда һичкем калмый. Әнә теге ачулы, тынгысыз Сафый карт та кереп китте. Намазын укыган, малын көтүчегә тапшырган - хәзер
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    25 февр., 17:55

    VI Ашап кайткач, башыңны куярга да өлгерә алмыйсың, җәйнең кыска төне үткән, ни арада таң да аткан була. Син тагы торырга, тагы каһәр төшкән сыерлар артыннан чабарга мәҗбүрсең. Күп кыенлыкны беләм, күп авырлыкларга түзәм, күп читенлекләр өйрәнү аркасында гадигә әйләнә. Ләкин көн буена сыер артыннан чабып, арып кайткан яшь балага һичбер төрле дә таң яктысы белән бергә йокыдан торырга өйрәнү мөмкин түгел икән. Акрын-акрын мин дә көтүче малай булып киләм. Инде элекке кебек үк арытмый да. Гәрәй картның явыз сыерлары да злгәреге кебек чаба алмыйлар. Беркөн шулай, гадәтләренчә, иген ягына карый башлаганнарын күргәч, үзләрен түбән оч көтүчесе Вилдан белән икәүләп таш арасына кысып тоттык та арт аякларындагы нечкә сеңгерләрен кыл белән өзеп керерлек, каты итеп, урап бәйләдек - шуннан сон, ни күрәсең, сыерларыбыз бөтенләй тәүфыйкка утырдылар. Авылда алты көтү икән. Туклауда болар бар да бер
  • Язмышлар. Хикәяләр. (Рассказы)

    25 февр., 17:55

    Ястүне соң гына укыгач, әти караңгы почмакка кереп, кыйблага каршы утыра да, акрын гына көйли башлый. Ул, ятлаган сүрәләре булып, шуларны укый идеме, әллә жырлый идеме, һичбер вакыт белә алмадым; ләкин аның шул озын кышкы төннәрдә, тыштагы буранның ачы сызгыруына кушылып, өйнең караңгы почмагында ялгызы урнашып, ниндидер авыр кайгы белән моңаюлары - минем йөрәгемдә мәңге таралмаслык рәвештә агулы кан булып урнашып калганнар. Бу - билгеле, бер сажень кадәр читәннән ясалып, эче, тышы кызыл балчык белән сыланган, җир идәнле, ябылса - ачылмый, ачылса - ябылмый карыша торган авыр ишекле, карындык тәрәзәле, түбә-кыексыз бер өй иде. Әткәй аны күп үзгәртергә теләмәде: түбәсенә үскән озын әрем, алабуталарны йолкып ташлады, миңа мич башына, үзенә сәке почмагына саламнар түшәп, ятарга урын ясады да, без шунда тора башладык. Бу өйгә самовар кергәнен хәтерләмим, шәм, лампа яндырылганы да исемдә юк,