Последние посты

Сүзлекче язмалары
21 сент., 05:37
ТУЛПАР // ТОЛПАР Телебездә беренче иҗегендә у да, о да язылып йөри торган бер төркем сүз бар. Исемә төшкәннәре менә болар: нугыт – ногыт 🫘, нугай – ногай, курган – корган, тулпар – толпар 🐎. Я, болардан кайсы варианты дөресрәк дип уйлысыз? Теләсә кайсын күрсәтергә була ул аның, тик фәнни яктан исбатлавы гына алай җиңел түгел. Җиңел булса, бүгенгә кадәр вариантлар сөйрәлеп килмәс тә иде.📌 Татар теле тарихында кайбер сузык авазларның күчеш кичергәне билгеле. Борынгы төрки телдәге о > татарча у; у > о̆ ; ö > ү; ү > ө; и > ӗ; э > и һәм аерым очракларда (беренче иҗектә) э > ә. Болар арасыннан безне беренче ике очрак кызыксындыра. Борынгы төрки тел белән чагыштыру мөмкин булмаганлыктан, әлеге борынгы форманы саклаган хәзерге берәр төрки тел белән чагыштыру көтелгән нәтиҗә бирә алырга тиеш. Мондый тел функциясен төрек теле үти ала дип уйлыйм.📌 Төрек телендә сузыклар чылбыры -о-у-
Сүзлекче язмалары
17 сент., 05:21
ТЫЛМАЧ – ТӘРҖЕМӘЧЕ Телебездә тәрҗемәче сүзенең берничә синонимы бар: тәрҗеман, мөтәрҗим һәм тылмач 🌍📖🗣️🔤💬.✅ Мөтәрҗим дигәне үтә югары стиль сүзе һәм шактый искергән дисәм, бер дә ялгыш булмас. Ул Урта гасыр язма чыганакларында очрый. Дөрес чамаласам, сөйләм теленә беркайчан да үтеп кермәгән.✅ Тәрҗеман – күбебезгә берникадәр таныш. Бу танышлык И. Гаспралының шул исемдә нәшер иткән газетасына да бәйле кебек. Совет чорында тәрҗемәче сүзе активлашып киткәнче, тәрҗеман әлеге синонимнар рәтендә доминанта булган булса кирәк. Урау-урау юллар белән бу сүз рус һәм кайбер Европа телләренә драгоман (dragoman) рәвешендә кергән. Хәзерге татар телендә ул шулай ук искергән санала.✅ Әмма минем өчен иң кызыгы – тылмач. Аны «татарга тылмач кирәкми» мәкаленнән күпләр белә дип уйлыйм. 1️⃣, ул үтә борынгы (бу турыда аның төрки телләрнең күпчелегендә бүгенгә кадәр саклануы сөйли). 2️⃣, узган гасыр
Сүзлекче язмалары
14 сент., 05:37
ОТЧЕСТВО 1️⃣, отчество сүзен өнәмичә, ата исеме яклы булучыларга кушыла алмыйм. Әгәр дә минем тулы исемемне Таһир улы дип язалар икән, ата исеме кулланылган, Таһирович дип язалар икән, бу – отчество. Артыгын чәйнәп торуның кирәге юк.2️⃣, сузык авазларга бетә торган исемнәрдән ясалган татар отчестволарының абсолют күпчелеге рус кагыйдәләренә туры килми. Хәзерге рус телендә беренче төр төрләнешле ир-ат исемнәреннән ясалган ир-ат 👨🦳👱♂👨🦰🧔 отчестволары нигезгә -ич кушымчасы кушылып ясала: Илья – Ильич, Никита – Никитич, Кузьма – Кузмич, Лука – Лукич, Иона – Ионич. Беренче төр төрләнешле ир-ат исемнәреннән ясалган хатын-кыз 👵👩🦳🧓👱♀ отчестволары басымы соңгы иҗеккә төшмәгән нигезгә -ична, басым соңгы иҗеккә төшкән нигезгә -инична кушымчасы кушылып ясала: Никита – Ники'тична, Иона – Ио'нична, ләкин Илья – Ильи'нична, Кузьма – Кузьми'нична, Лука – Луки'нична.😣 Әлбәттә,
Сүзлекче язмалары
10 сент., 05:28
«СОЛЬНЫЙ» КОНЦЕРТ XIX – XX гасыр башы язма истәлекләрдә хәзерге тел нормаларына туры килми торган земской управа, первый класс, галантерейный товар , мелочный-оптовый сату, простой зонтиклар ☂, мировой судья 👨⚖️, уголовный эшләр кебек конструкцияләр әледән-әле очрап тора. Махсус фәнни оешмаларың, диссертацияләр яклаган тел белгечләрең булмагач, телнең әдәби формасын әле чыгтайчага, әле госманлычага йөз тоткан төркемнәр ничек тә булса үз ягына аударырга тырышкан вакытта ике-өч компонентлы тотрыклырак рус терминнарының үзгәрешсез үтеп керүе шактый табыгый күренеш.🎙 Ләкин бүген бит хәл башка. Бүген мәгълүмат алыр өчен хәтта китапханәгә баруның да хаҗәте калмады: интернетны 🌐 ачтың да карадың (кебек бит)! Социаль челтәрләрдә берничә татарча афишада 🪧 «сольный концерт» дигән нәрсә күземә чалынды. Әллә без хәзер XIX гасырга таба тәгәрибезме?🎙 Ярый, әйдәгез «сольный» сүзе кергән
Сүзлекче язмалары
7 сент., 05:41
ОЕРГА Ул, намазга оегандагы кебек, кулларын кушырган, басынкы тавышы ара-тирә калтыранып киткәли. (Г. Бәширов); [Назмый] юынды-пакьләнде һәм кукуруз кыры чигендә үскән биек чинарның куе ябалдашы күләгәсендә намазга оеп алды. (Т. Әйди).😲 Ай Алла, туктагыз әле, тукта! «Намазга оерга» ничек була соң ул, җәмәгать? Бәлки, ул теге «җаны-тәне белән кереп китү» яки «дөнья гамен онытып, тәмам бирелү»дер? Алай дисәң, икенче мисалда «оеп алды» дигән. Алай тиз генә «кереп чыгу» булалмыйдыр бит инде? Ни булса да, бу сүздә ниндидер төгәлсезлекме, аңлап бетермәүме бар.📚 Аңлатмалы сүзлектә ою дигән дүрт омоним бар. Шулардан берсе – күпмәгънәле сүз. Һәрберенә тукталып китү мөмкин түгел. Намаз белән бәйле контекстка оерга дигәннең «йокымсырарга 😴», «(тән) сиземлеген югалтырга, матрарга», «(сөт 🥛 катык булып) куерырга, койка хәленә килергә» мәгънәләре туры килә алмый. Әмма намазны җәмәгать белән
Сүзлекче язмалары
3 сент., 05:29
ЯКУТ 💫 Телебездә якут дигән ике омоним бар. Аның «кыйммәтле таш 💎» мәгънәсендәгесе шактый күптән гарәп теленнән алынган (төбендә грек сүзе), яңгырашы тулысынча татар фонетикасына буйсындырылган, ягъни [йа°қут] дип әйтелә. Ул төрле асылташларны ачыклау өчен дә кулланыла: кызыл якут 🔴 – ләгыль, рубин, сары якут 🟡 – тапас, топаз, зәңгәр якут 🔵 – сафир, сапфир.❄️ Икенче якут – төрки кардәшләребезне белдерә торган этноним. Моның татар телендә әйтелешен ачык кына беркайда да таба алмадым. 🤷♂❄️ Якутлар үзләрен саха (сахалар) дип атый. Гомуми кагыйдә нигезендә без бу сүзне [са°ҳа] дип әйтә алабыз. Моңа шигем юк. Әмма якут сүзен хәзерге татар телендә дөрес итеп ничек әйтергә? Әгәр дә аны рус теленнән кергән алынма дип карасак ки, бу этноним чыннан да руслар тарафыннан дөньяга таралган, аның әйтелеше дә русчалатып [йакут], хәтта [йыкут] булып чыга. Әмма әгәр төпкәрәк төшеп якут сүзенең
Сүзлекче язмалары
31 авг., 05:46
КАТОЙКОНИМ 🌏 Ил, төбәк, шәһәр, авыл кебек билгеле бер территориядә яки торак пунктта яшәүчеләрнең 🧑🤝🧑🧑🤝🧑 исеме катойконим яки демоним дип атала. Хәзерге татар телендә катойконимнар, гадәттә, әлеге территория яки торак пункт исеменә -лы/-ле кушымчасы ялганып ясала: казанлы, уфалы, мәскәүле һ. б. ш. Сөйләм телендә күплек санда кулланылган географик атамалар да катойконим буларак йөри: конкурсантлар арасында арчалар, балтачлар, хәтта уфалар да бар иде.🌍🌎🌏 Аеруча киң төбәкләрдә яшәүчеләрнең исеме этнохороним дип атала. Татар телендә алар да нәкъ катойконимнар калыбында ясала. Мәсәлән, кавказлы, себерле, ураллы, европалы, азияле, африкалы һ. б. ш.🌐 Бу безгә нигә кирәк, дип утырасыздыр, бәлки? Проблема бар шул, җәмәгать. Телебездә ике яки аннан да артыграк компоненттан гыйбарәт географик атамадан ясалган катойконимнар һәм этнохоронимнар бер сүз булып оеша һәм, әйтелгәнчә,
Сүзлекче язмалары
27 авг., 05:27
КӘҖӘ ГӨМБӘСЕ Гөмбәне атау өчен сөйләшләрдә гембә/гымбә, гереп/гырип/гыриба, гиби, мәшкә, пэн’е/паңгы (Паңгы булдыңмы – кер кызауга 🧺) дигән вариантлар бар. Төрки телләрдә дә гөмбәне белдерә торган сүзләр үтә төрле: башк. әдәби телендә бәшмәк, диал. гөмбә/көмбә, мешкәк/мәшкә; чув. кǎмпа; каз. саңырауқұлақ, төр. mantar, азәр. göbələk, үзб. zamburugʻ, qoʻziqorin, кырг. козу карын, алт. мешке.🍄🟫 Вариантларның күплеге ата-бабаларыбыз өчен гөмбәнең әһәмияте аз булуын күрсәтә, шул сәбәпле гөмбә атамалары термин буларак шактый соң формалашкан.🍄🟫 «Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек»тә (1998) киң таралыш алган гөмбәләрне белдергән терминология чагыштырмача тулы бирелгән. Шулар арасында игътибарны кәҗә гөмбәсе җәлеп итә. Авторлар аны русча «козляк» дигәннең эквиваленты дип тәкъдим иткәннәр. Әмма бу белешмәлеккә кадәр күпкә алдан чыккан сүзлекләрдә эзлекле рәвештә бу термин башкача
Сүзлекче язмалары
24 авг., 05:44
АЛАБАЙ, КАНУН, БОЛГЫР... Русча да, татарча да бер үк төрле язылган кайбер сүзләрнең укылышы ике телдә аерыла ала. Нишләптер мондый сүзләрне русчалап әйтү, уку еш кына очрап тора. Мәсәлән, русча алабай 🐶, алтай, атлас (тукыма), казна, каланча 🗼, сазан 🐟, саранча 🦗, таракан 🪳 кебек сүзләр татар телендә [а°ла°бай], [а°лта°й], [а°тла°с], [қа°зна°], [қа°ла°нча], [са°за°н], [са°ра°нча], [та°ра°қан] итеп әйтелә. Сирәк булса да, Габдулла Кариевның фамилиясендәге беренче хәрефне Галиәсгар Камалныкындагы кебек әйтү ишетелгәли. Әмма бу ике фамилиядә ике төрле к кулланыла: Кариевта – [қ], Камалда – [к].🤓 Тагын бер кызык очрак бар: ике телдә ике төрле языла торган сүзләрнең татарчасын кайбер кеше, татарныкы түгелдер диптер инде, русчага якынайтып әйтә. Мәсәлән, русча канон булгач, татарча да [ка]нун дип уйлыйлар, ләкин дөресе – [қа°нун].🌐 Һәм тагын бер категория сүз бар. Аларның
Сүзлекче язмалары
20 авг., 05:29
УНИКЕИЛЛЕ ЭЧӘК Ике сөям — бер карыш. Кая барсаң да, аршында дүрт карыш. Үзеңдә батманы, кешедә почыгы.Метрик система кертелгәч 📏, бу мәкальләрдәге үлчәү берәмлекләрен белдергән сүзләр тарихта гына калды ахрысы. Шулай да кайбер тотрыклы сүзтезмәләрдә яки терминнарда борынгы сүзләрнең сакланып килүе безнең телгә генә хас күренеш түгел.📌 Уникеилле эчәк дигәндәге «илле» дә шундый сүзләрдән. Аның 50 санына бернинди катнашы юк. Ул борынгы ил сүзенә -ле кушымчасы ялганып ясалган сыйфат. Ил исә хәзерге татар телендә тәмам онытылган, борынгы төрки телдә исә ул «кул» 🖐 мәгънәсендә йөргән. Үлчәү берәмлеге буларак ил бер бармак калынлыгы яки кул яссуы 🫳 калынлыгы озынлыкны белдерә. Шулай итеп, уникеилле ул унике бармак калынлыгы чамасындагы эчәк икән.📌 Кызык өчен бу анатомик терминның башка телләрдәге эквивалентын да карап карадым. Рустагы двенадцатиперстная кишка дигәндә дә искергән
Сүзлекче язмалары
17 авг., 05:42
ПИЛОТСЫЗ ОЧУ АППАРАТЫ Хәзер бу очкычның ни икәнен белмәгән кеше калмагандыр инде. Ялгышмасам, пилотсыз очу аппараты термины дөнья телләренә инглиз теле аша таралган. Татар телендә ул, күпчелек фәнни атамалар кебек үк, рус теленнән тәрҗемә итү юлы белән ясалган дип аңлыйм. Гомумән, миндә ул сорау тудырмый. Бер генә нечкәлек бар: аны татарча кыскартыбрак пилотсыз очкыч дип тә була бугай. Кайберәүләр, бик тырышып, самолёт ✈️ урынына очкыч сүзен кулланса да, термин буларак ул нәкъ «очу аппараты 🛩🚁🚀» дигәнне белдерә.⏺ Шул ук вакытта мондый озын терминнарны кыскарту һәр телдә диярлек таралган. Мәсәлән, рус телендә беспилотный летательный аппарат дип тутырып әйтү белән бергә БПА, соңгы арада ешрак БПЛА дигән кыскартмалары да кулланыла. Кайбер хөкүмәт сайтларының татарча версияләрендә пилотсыз очу аппараты янәшәсендә әлеге русча БПЛА дип тә язалар икән. Ләкин болай рус кыскартылмасын
Сүзлекче язмалары
13 авг., 05:24
БЫЛТЫР – БЫЕЛ – ЯРЕН Ниндидер күренешне бер генә сүз белән белдерә алу, шундый сүзләрнең күплеге телнең байлыгын күрсәтә торган билге. Телебездәге шундый гаҗәеп сүзләр арасында рәттән килгән өч елның һәрберсен атау берәмлеге бар. Былтыр – узган ел ⬅️, быел – агымдагы ⬇️, ярен – киләсе елны ➡️ белдерә.🔹 Бәлки, ялгышамдыр да, ләкин нәкъ шул аерым сүзләр рәсми стильгә ничектер сыеп бетмәгән кебек. Норматив акт 📑 ишеләрдә узган ел нәтиҗәләре, агымдагы ел күрсәткечләре кебекләр ешрак кулланыла. Нигә? Белмим. Русчадан туры тәрҗемәме? 🤷♂🔹 Бу өч сүз арасында, мөгаен, ярен дигәне иң кызыгыдыр. Ул сүзлекләргә электән теркәлеп килә һәм ешрак яренгә формасында кулланыла. Ләкин аны нишләптер диалекталь сүз дип күрсәтәләр. Мәгәр Г. Бәширов (Быел булмаса, яренгә), Ә. Еники (Яренгә исән булсак, бу яр буйларында бергәләп утырырбыз!), А. Гыйләҗев (Чормага менгереп куярмын, яренгә кайткач
Сүзлекче язмалары
10 авг., 05:39
“СҮЗЛЕКЧЕ ЯЗМАЛАРЫ”на – 2 ел!Икенче ел да үтеп китте. 🎉 Беренче постны язганда, бу каналның күпме яшәячәге һич билгеле түгел иде. Дөрес, бүген дә билгеле түгел, ләкин ике ел эчендә 250ләп пост чыгарылган. Мондый санга барып җителер дип уйламый идем, әлбәттә. Сезнең кызыксыну, сорауларыгыз, тәнкыйтьләрегез, киңәшләргез бу эшнең кирәклегенә ышандырды.💥 Әйе, быел Телеграмга керү берникадәр проблемалы була башлагач, канал материалларын карау саны, язылучылар санының үсеп бару динамикасы берникадәр сүлпәнәйгән кебек булды 📉, тик соңгы арада, бигрәк тә җәйге айларда кабат ниндидер җанлану башланды кебек 📈.💥 Былтыргы августтан алып быелгы августка кадәр чыгарылган язмалардан иң күп каралганнары 👀 ‒ “хитлары” Нәвем базарына китәргә, Алла — Аллаһ һәм Лаеш шулпасы эчмәгән икән. Кызык, ләкин ни өчен нәкъ шулар икәненә үзем дә җавап таба алмыйм. Кайвакыт тырышып-тырмашып, әллә кайлардан
Сүзлекче язмалары
6 авг., 05:28
ОЧСЫЗ «Арзан», «түбән бәяле», «юнь» сүзләренең синонимы булып йөргән очсыз хәзерге әдәби телдә алай бик еш очрамаса да, аны бөтенләй диалектизм дип карап булмый. Әмма диалектның аның яңгырашына тәэсир итүе бәхәссез.🪙 Халык этимологиясе очсыз сүзен ниндидер оч- сүзенә нисбәт иткән дә, шуннан «очы булмаган»ны очсыз дип китереп чыгарган.🪙 Чынлыкта очсыз ул очыз сүзеннән үзгәргән, һәм аның оч- дигән ниндидер тамырга бернинди дә кагылышы юк. Очыз исә госманлы, чыгтай телләрендә, хәзерге уйг., кр.-тат., төр., ком. телләрендә учуз (uçuz), кар.-балк. уцуз формасында кулланылган һәм кулланыла.🪙 Татар теленең аерым сөйләшләрендә дә очыз яңгырашы яшәп килә икән. Мәсәлән, Мордовиядә чыга торган «Татар газетасы»нда: «Саранскиның иң зур залы шыгрым тулы иде, чөнки бу концертка билетлар бик очыз иде» дип очрый. Сәер булса да, без хәзер сөйләштә борынгылыгын саклаган вариантны – диалекталь,
Сүзлекче язмалары
3 авг., 05:48
ЫРУ // ЫРУГ Теләсә кайсы тел үзенең үсеш тарихында төрле этаплар үтә һәм үзгәрешләр кичерә. Шул сәбәпле, мәсәлән, борынгы төрки телнең бик күп тармакларыннан берсе булып формалашуга карамастан, хәзерге татар телендәге яңгырашлар теге замандагылардан аерыла.📌 Биология терминнары арасында әле ыру, әле ыруг дип кулланылган сүз бар. Болардан ыруы — телнең табигый үсеше процессында башка шундый ук типтагы сүзләр кебек үзгәреш кичергән вариант. Ягъни татар телендә ауслауттагы -ғ/-г, кагыйдә буларак, төшеп кала: бор. сарығ — хәз. сары 🟡, бор. тарығ — хәз. тары, бор. бәг (бәк > бәй) — хәз. би («кайната», «кайнана» мәгънәсендә биата(й), биана(й) яки бием сүзләрендә кулланыла) һ. б. ш.📌 Әмма башка кайбер төрки телләрдә бу -ғ/-г сакланып калган. Шундыйлардан уйгур телен атарга мөмкин. Ыруг сүзе Алты Урда чорында ук канцелярия теле аша нәкъ уйгурлардан алынган дип санала. (Күп кенә
Сүзлекче язмалары
30 июл., 05:43изменён
МӘҮЛА КОЛЫЙ, РӘМИЕВ, МӨХӘММӘТ Мөхәммәт әллә ни кыенлык тудырмый кебек, шулай да бу исемне йөрткән татар кешесе белән ислам ☪ пәйгамбәренең исемнәре язылышы арасында аерма бар: Мөхәммәт Мәһдиев, Мөхәммәт Мирза кебекләр т аша, Аллаһның илчесе д аша Мөхәммәд дип языла.❇️ Мәшһүр бертуган Мөхәммәтшакир белән Мөхәммәтзакир Рәмиевлар фамилиясенең гарәп графикасындагы язылышына күз салсак, ул رامييف формасында булган һәм бернинди икеләнүсез Рамиев дип укыла (-ев урынына -еф язуны традиция дип кабул итәм), чөнки ул рами – «укчы, ук атучы ♐️» сүзеннән ясалган. Әмма бүген бу фамилияне йөртүчеләр үзләрен дә, теге бертуганнарны да Рәмиев дип яза: Зөфәр Рәмиев (танылган әдәбият белгече, текстолог). Шуларга иярептер инде, Казандагы IT-паркка исеме бирелгән Бәшир аганың фамилиясе дә Рәмиев дип языла (теге ике бертуганның нәсел дәвамчысы ла). Нигә? «Тигә» – дия иделәр без бала чакта, чөнки сәбәбен
Сүзлекче язмалары
27 июл., 05:39
МИНИСТРЛЫКЛАР «Менә минем рус телендә яза торган коллегам “Минобрнауки РТ” дип кыска гына яза да куя, ә мин татарча “Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрылыгы” дип тутырып язам, чөнки бездә аның кыска варианты юк», – дип зарын сөйләп алды бер журналист.📕 Рәсми булмаган атамаларны кыскарту бары тик үзебездән тора. Беркем дә «тимерьюл вокзалы» 🚂 дигәнне ТЮВ, «сәүдә үзәге»н СҮ, хәттә СӘҮ дип әйтүдән, язудан тыймый. Әмма министрлыклар һәм ведомстволарның кыскартылмалары хөкүмәтнең махсус карары белән раслана. Аларны беркем дә үзе теләгәнчә ясый алмый. Ни кызганыч, Татарстанның бер генә дәүләт идарәсе органының да рәсми карар белән кыскартылмасы расланмаган.📗 Министрлыкларда аббревиациянең ике калыбы күзәтелә. 1⃣ – сүзләрнең беренче хәрефләрен генә калдырып кыскарту. Төрки республикаларның министрлыклар исеме күбесенчә бу ысул белән кыскартылган: Қазақстан Республикасының
Сүзлекче язмалары
23 июл., 05:53
ҮТКЕР – ҮТКЕН «Үткен дип куллану дөресме, үткер дипме?» Шулай шул, вариантлар булганда, мондый сораулар һәрвакыт чыгып торачак. Гадәттә, тәҗрибәле редакторлар, билгеле бер фикергә килеп, бер генә вариантны сайлыйлар да эзлекле рәвештә шул вариантка төзәтә баралар, ләкин кирәкме икән алай итәргә?✅ Шәхси күзәтүләремә күрә, үткен сүзе ешрак кулланыла. Һәрхәлдә, минем үткер дип язганнарны шулай төзәткәләгәннәр иде. Мин андый чакта, ихтимал, -р белән булганы диалекталь варианттыр, дип уйлый идем. Ләкин эш алай түгел икән. -кын/-кен (-гын/-ген) кушымчасы ярдәмендә ясалган башка сүзләр булуы үткен вариантына каршы чыгуга киртә куя. Чаг.: азгын, кискен, талгын. Мондагы кушымчаны тюркологлар -кан/-кән (-ган/-гән) кушымчасына кайтарып калдыра, ягъни үткен < үткән (үтә торган) булып чыга.✅ Шул ук вакытта -кыр/-кер (-гыр/-гер) кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзләр дә аз түгел (күбрәк тә дияр идем
Сүзлекче язмалары
20 июл., 05:44
ӘЙТАЛМЫЙ // ӘЙТӘЛМИ «...бер-берсен күрәлмичә», «...бер-берсен күралмыйча». Кайсы варианты дөрес икән? Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы -мый/-ми кушымчасы ярдәмендә ясала. Шул ук вакытта әгәр дә бу кушымчалар 1⃣ ал-ырга ярдәмлек фигыле белән, 2⃣ нечкә нигезле сүз белән килсә, алмый формасы әлми булып әйтелү очраклары еш очрый. Бу аеруча Казаннан көнчыгышка киткән саен ешая бугай. Мәсәлән: Сикердем читәннәрен лә, Йөгердем, җитәлмәдем. Ни булды икән телләремә — Сау бул, дип әйтәлмәдем, – дип җырлыйлар.✔️ Казанда яши башлаганчы, мин моны норма дип саный идем. Монда килгәч, бик кискен төзәтә башладылар. Хәзер инде озак еллар шул юлда казынгач, мондый нәтиҗәгә килдем: әдәби телнең иң тикшерелгән, иң югары таләпләргә туры китерелгән стилендә килә алмыйча, күрә алмый, җитә алмадым дип язу дөрес була. Шул ук сүзләрне диктор укыса, аларны кушып әйтү дөресрәк була: киләлмый,
Сүзлекче язмалары
16 июл., 05:40
СӘДӘФ // СӘДӘП Хәзерге норматив сүзлекләр 📚 мөмкин кадәр орфографик вариантлардан котылу юлын эзли. Шундый вариантлы сүзләр арасында сәдәф һәм сәдәп парлары да бар. Мондый п/ф чиратлашуына татар телендә шактый гына мисал табарга мөмкин. Алардан кайберләренең ф вариантлысы әдәби санала (туфрак – тупрак, керфек – керпек, фәрештә – пәрештә), кайберләренең – п вариантлысы (пәрдә – фәрдә). Кайбер очракларда бу хәрефләр белән генә аерылган сүзләр этимологик дублетка әйләнгән: Әпипә < Афифә > Гафифә.❇️ Бу п/ф чиратлашуы бер татар теленә генә түгел, төрле телләргә дә хас. Мәсәлән, тат. әфәнде, фән – уйг. әпәнди, пән; тат. пот һәм рус. пуд – нем. Pfunt/фунт; тат. пестә – төр. fıstık һәм рус. фиста(шка) һ. б. ш.❇️ Сәдәф/сәдәп сүзенә килгәндә, минемчә, сәдәф дигәнен норма, сәдәп дигәнен диалекталь санау дөресрәк булыр. Бу сүзнең гарәп алынмасы булуы һәм чыганак телдә нәкъ ф аша кулланылуы иң
