gram news

Ришат Курамшин

@rishathazrat

ПроектыKK

358подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Ришат Курамшин

    19 сент., 19:30

    КЕМ ҖАЙДАК, Ә КЕМ ҖӘЯҮЛЕ?Бервакыт Ибраһим ибне Әдһәм исемле галим олы сәфәргә – Хаҗга барырга ниятли. Ни аты, ни дөясе булмаганга, ул шушы ерак юлга җәяү чыгып китә. Үзе яшәгән җирлектән шактый ерагайгач, аны дөягә атланган бер җайдак куып җитә. - Әй карт! Кая юнәләсең? – дип масаеп кычкырды ир-егет. - Мин Кәгъбәтуллаһка таба барам, – диде остаз, һәм башын күтәреп, дөядә горур утырган ир затына күз салды. - Һа-ай... Атланып барырлык бернәрсәң дә юк бит! Барып җитеп булырмы икән? – дип шикләнүен белдерде җайдак. - Нигә булмасын? Атланырлык нәрсәләрем бик күп минем! – дип җавап бирде юлчы, бер дә исе китмичә. - Кая?! Берсен дә күрмим! – дип аптыравын белдерде ир-ат. Шуннан соң Ибраһим ибне Әдһәм болай диде: - Ниндидер кыен хәлгә тарысам, мин сабырлыкка утырам. Нинди дә булса нигъмәткә-уңайлыкка ирешсәм – шөкеркә атланам. Барысы да тыныч, җайлы барса – минем атланырлык “малым”
  • Ришат Курамшин

    19 сент., 19:30

  • Ришат Курамшин

    17 сент., 19:22изменён

    🤲🏻Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәрәкәтүһ!🕌Халыкны мәгърифәтле, белемле итеп, дин, иман юлына юнәлтүне максат иткән Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итәргә теләсәгез, шушы мөмкинлек сезнең өчен!💚Әлхәмдү лилләһ! Сезнең ярдәмегез белән мәдрәсә бинасында ремонт эшләре башкарылды, яктырту лампалары яңартылды. Хәзер мәдрәсәбездә тагын да чистарак һәм яктырак булды. Бу максатка без сезнең белән бергә ирештек.📚Аллаһ насыйп итеп, укуларны башлап җибәрдек. Шушы уку елында да мәдрәсә сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Дини уку йортына ярдәм ул - өммәтебезнең рухи үсешенә үз өлешеңне кертү.🎯Айлык максат - 200 000 сум.🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru🤲🏻Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән сәдака бу тормышта бәрәкәтне арттырса, ахирәттә Җәннәткә керергә бер сәбәп булыр, ин шәә Аллаһ.
  • Ришат Курамшин

    13 сент., 19:26

    БИК АВЫР ХӘЛГӘ ТӨШКӘНДӘ, КАТЫ КУРЫККАНДА ЯКИ ҮЛЕМ ЯНАГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ЗИКЕР-ДОГАЛәә иләәһә илләЛлааһүл Хәлиимүл Кәриим... СүбехәәнәЛлаһи Раббиль гаршиль Газыйм... Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмиин...Тәрҗемәсе: ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺҮ – Юк бернинди илаһ Аллаһтан башка. ХӘЛИИМҮ – “Гөнаһларны ярлыкап, газаплардан аралаучы” дигән мәгънәне белдерүче Аллаһ исеме. КӘРИИМ – “Мәрхәмәте чиксез булган юмартлык иясе” дигән мәгънәне белдерүче Аллаһ исеме. СҮБЕХӘӘНӘЛЛАҺИ – кимчелекләрдән пакь булган Аллаһ. РАББИЛЬ ГАРШИЛЬ ГАЗЫЙМ – олуг тәхет Раббысы. ӘЛХӘМДҮ ЛИЛЛӘҺИ РАББИЛЬ ГӘӘЛӘМИИН – барча гәләмнәрнең Раббысы булган Аллаһка мактау. =========== Әгәр бик кыен хәлгә төшсәң, зур сынау килсә яки үлем янап шушы мәлнең гомереңнең ахыргы мизгелләре булуын тойсаң, шушы сүзләрне искә төшереп, аларны Бер Аллаһка тәвәккәләп һәм Аңын олуг Рәхмәтенә өметләнеп әйтергә кирәк һәм Аллаһы Тәгалә ярдәм итәчәк... ==
  • Ришат Курамшин

    2 сент., 19:51

    БУ ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ АВЫР СЫНАУБу дөнья тормышында Адәм баласына төрле сынаулар аша узарга туры килә. “Авыр сынау” дигәндә күпләр авыруларны, мохтаҗлыкны, якын кешеңне югалтуны күз алдына китерә. Әмма чынлыкта бу алай түгел икән. Моны аңлатучы бер риваятьтә болай диелә: ...Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Аллаһка мөрәҗәгать итеп сорады: “Йә Раббым, кешегә бирелә торган сынауларның иң авыры кайсысы?”. Аллаһы Тәгалә аңа: “Байлык һәм муллык”, – дип җавап биргән. Шунда пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм:“Кешегә бирелә торган нигъмәтләрең, аның мөлкәте ул сынаумыни? Аны бит фәкыйрьлек күбрәк куркыта?” – дип гәҗәпләнеп сорагач, Аллаһ Сүбехәнәһү үә Тәгәлә әйтте: “Фәкыйрьлекне кеше сабырлык белән кичерә, һәм шул хәлдә Мин аңа Үзем ярдәм итәм. Ләкин Мин кешегә байлык, сәламәтлек һәм дәрәҗә (хакимлек) бирсәм, ул шушы нигъмәтләр аңа каян килгәнен оныта һәм үзен үз
  • Ришат Курамшин

    27 авг., 17:52

    🤲🏻Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Элек-электән дини уку йортлары үз эшчәнлеген халык ярдәме белән алып барган. Бүген дә мәдрәсәләр шушы ярдәмгә мохтаҗ. Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм итеп, әҗер-савапка ирешик!🎯Шушы айга максат – 200 мең сум. Җыелган акча мәдрәсәнең счетына кереп, коммуналь чыгымнарны каплаугаһәм мәдрәсә бинасын ремонтлауга тотылачак.🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru🤍Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әгәр сәдакаларыгызны ачыктан-ачык бирсәгез, бу бик яхшы. Әгәр исә яшерен(беркемгә дә күрсәтмичә һәм белдермичә) бирсәгез, бу сезнең өчен тагын да яхшырак”. (2 : 271).📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә болай дигән: “Сәдака явызлыкның 70 ишеген яба”(Тәбәрани).
  • Ришат Курамшин

    26 авг., 11:33

  • Ришат Курамшин

    25 авг., 19:58изменён

    КЕМНЕҢ ТОРМЫШЫ ИҢ ҖИҢЕЛЕ?Иң җиңел тормыш – иманлы кешенеке. Чөнки ул Аллаһтан башка аңа беркем дә, бернәрсә дә зарар китерә алмаганына һәм Аллаһтан башка беркем һәм бернәрсә дә файда китерә алмаганына ихлас ышана. Ә иң мөһиме –ИМАНЛЫ КЕШЕ АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ АНЫ ЯРАТКАНЫН ҺӘМ АҢА ФӘКАТЬ ЯХШЫЛЫК КЫНА ТЕЛӘГӘНЕН БЕЛӘ.
  • Ришат Курамшин

    20 авг., 20:25

    🕌Кукмара мәдрәсәсе эшчәнлегенә ярдәм итү дәвам ителә! Шушы айга максат – 200 мең сум. Җыелган акча мәдрәсәнең счетына кереп, соңыннан коммуналь чыгымнарны каплауга, мәдрәсә бинасында ремонт эшләрен башкаруга тотылачак.🤲🏻Аллаһның рәхмәте белән бу айда инде 34 мең сумнан артык җыелды. Бу – динебезгә битараф булмаучыларның юмартлыгы нәтиҗәсе!🌿Дин белеме бирүчеләргә ярдәм итүчеләр аларның саваплы эшләрендә катнашкан кебек була.🔗Ярдәм итү өчен сылтама: kukmor-medrese.ru📚Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бер хәдисендә болай диелә: “Садака мал-мөлкәтегездән бернәрсә дә киметми” (Мөслим җыентыгы).💚Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм – әҗер-савап тупларга бер форсат!
  • Ришат Курамшин

    13 авг., 18:27изменён

    Ассаляму алейкум, дорогие братья и сёстры! 🌙Пятница — лучший день для садака!Посланник Аллаха, мир ему и благословение Аллаха, сказал: «Милостыня ничего не убавляет от имущества» (Муслим)Общая цель — 200 000 ₽. На сегодняшний день собрано 13 055 ₽, остаётся собрать 186 945 ₽.💫 Каждое ваше пожертвование — это вклад в духовное развитие общины, поддержку образования и благоустройство медресе. Не упускайте возможность сделать доброе дело в благословенный день Джума!📿 Сделайте садака и защитите себя от пламени Ада прямо сейчас: https://kukmor-medrese.ru/
  • Ришат Курамшин

    12 авг., 17:48

    МӘҮЛИД АЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!Мөхтәрәм дин кардәшләребез! 13 август кояш баеганнан соң һиҗри календаре буенча Рабигуль-әүвәл ае башлана. Мәгълүм булганча, бу айда Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм туган. Шуңа күрә мөселман халкы аны Мәүлид ае дип атый. “Мәүлид” сүзе гарәп телендә “туу, туган вакыт” дигән мәгънәне белдерә. Ә инде динебездә “Мәүлид” дип сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнеңтуу вакыйгасын атыйлар. Быел Рабигуль-әүвәл аеның беренче киче 13 август Җомга киченә, ә беренче көне 14 август Җомга көненә туры килә; ахыргы киче һәм көне дә шулай ук Җомгага туры килә. Рәсүлебез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу айның 12 сендә туганын исәпкә алсак исә, быел аның туган көне белән бәйле төп чаралар августның 24-25 сендә билгеләп үтеләчәк. Шулай да пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шәхесенә өстәмә игътибар юнәлтү, аның
  • Ришат Курамшин

    12 авг., 17:47

  • Ришат Курамшин

    6 авг., 20:13

    kukmor-medrese.ru
  • Ришат Курамшин

    22 июл., 19:27изменён

    АЛЛАҺКА ЫШЫНУЧЫ ДҮРТ ТӨРКЕМИман, ягъни Аллаһны тану – иң зур байлыктыр... Иман ул – үзенә күрә бер рухи халәт. Кешеләрнең Аллаһка ышанулары берничә төрле булырга мөмкин. БЕРЕНЧЕ ТӨРКЕМ – үзләренә нәрсәдер кирәк булганда гына Аллаһны искә төшерүчеләр: мәсәлән, кайсыдыр әйбергә ия булырга теләгәндә яисә нинди дә булса дөньяви максатка ирешәсе килгәндә. ИКЕНЧЕ ТӨРКЕМ – ниндидер куркуга төшкәндә, үзләренә нәрсәдер янаганда Аллаһны искә төшерүчеләр: андый кешеләр, гадәттә, бәла-каза вакытында, ниндидер куркыныч хәлдән имин калыр өчен Аллаһка мөрәҗәгать итәләр. ӨЧЕНЧЕ ТӨРКЕМ – Аллаһка рәхмәт белдерүчеләр, һәрвакыт шөкер итеп яшәүчеләр: бу төркем әһелләре Аллаһы Тәгаләгә барысы өчен дә – эшләгән куллары, йөргән аяклары, күргән күзләре, ишеткән колаклары, ашаган ризыклары, хәтта сулаган һава өчен дә Аллаһка һәрдаим рәхмәт белдереп яши, шуңа күрә рәхмәт йөзеннән Аллаһ кушканнарны үтәп, Ул
  • Ришат Курамшин

    16 июл., 19:35изменён

    🕌Сафәр ае һәм аның беренче Җомгасы мөбарәк булсын!🌱Әлхәмдү лилләһ! Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм туплау дәвам ителә. Аллаһның рәхмәте белән июль аенда инде 40 мең сумнан артык җыелды. Бу – дин эшенә битараф булмаучыларның юмартлыгы нәтиҗәсе.🤲🏻Кукмара мәдрәсәсе – халыкка иман нигезләрен өйрәтүче, күркәм әхлак һәм Аллаһ китабына мәхәббәт тәрбияләүче белем үзәге. Җәйге чорда мәдрәсәдә ел саен балалар өчен көндезге лагерь үткәрелә, ремонт эшләре һәм башка эшләр башкарылып, яңа уку елына әзерлек бара.🎯Шушы ай максаты – 200 мең сум. Җыеп бетерәсе кала – 159000 сум.🔗Ярдәм итәргә: kukmor-medrese.ru💚Шәригать буенча Сафәр аенда ниндидер аерым гамәлләр кылу каралмаган булса да, сәдака һәрвакытта да иң олы гыйбадәтләрдән санала. Ә мөбарәк Җомга көне моның өчен бик олы форсат булып тора. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә барча изге гамәлләребезне кабул итсен!
  • Ришат Курамшин

    20 июн., 15:47

  • Ришат Курамшин

    12 июн., 13:12

    Ә СЕЗ КЕМГӘ ЫШАНАСЫЗ?Хәсән әл-Бәсри исемле хикмәт иясе (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: “Аллаһы Тәгалә Үзе бар кылган бөтен мәхлуклары өчен ризыкларын һәм башка нәрсәләрдән торган өлешләрен тәкъдирләп, шуларны аларга һичшиксез бирәчәге турында мин Коръннең 90 лап аятендә укыдым, һәм фәкать бер аятьтә генә: “Шәйтан сезне фәкыйрьлек белән куркыта һәм яманлык эшләргә боера”, – дип язылганын беләм (2 : 268). Ә без нишлибез соң? 90 урында китерелгән Хаклык иясенеңсүзләрендә шикләнәбез, ә бер урында китерелгән ялганчы мәлгуньнең сүзен дөрескә чыгарабыз...
  • Ришат Курамшин

    26 мая, 06:00

  • Ришат Курамшин

    25 мая, 19:33

  • Ришат Курамшин

    21 мая, 19:40изменён

    🕌Зөлхиҗҗә ае – изгелек эшләү өчен яхшы форсат🤲🏻Әлхәмдү лилләһ! Кукмара мәдрәсәсенә ярдәм туплау дәвам ителә.Аллаһның рәхмәте белән май аенда инде 30 мең сумнан артык җыелды.💚Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне – аеруча бәрәкәтлеһәм савабы күп булган вакыт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Игелекле гамәлләр эшләнгән көннәр арасында Аллаһ өчен шушы ун көннән дә сөеклерәк көннәр юктыр”.📚Кукмара мәдрәсәсе – халыкка иман нигезләрен өйрәтүче, күркәм әхлак һәм Аллаһ китабына мәхәббәт тәрбияләүчебелем үзәге. Биредә эшләүче мөгаллимнәр хезмәтенең җимеше – шәкертләрнең күңелендә гомерлеккә калучы нур.🎯Шушы ай максаты – 200000 сум. Җыеп бетерәсе кала – 169000 сум.🔗Ярдәм итәргә: kukmor-medrese.ru🤲🏻Зүлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә Коръән уку, зикер, сәдака кебек саваплы гамәлләр Аллаһ юлындагы бөек иҗтиһад-тырышуга тиңләшә.