gram news
Аватар канала Хисамиев Рустем Шагитович

Хисамиев Рустем Шагитович

@rustemshagitovich

Глава Атнинского муниципального района

ПроектыKK

308подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Хисамиев Рустем Шагитович

    24 июл., 04:12

    Хәерле җомга иртәләре белән!💫
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    21 июл., 12:59

    Урманнарыбызны саклау — безнең уртак бурыч. Бүген республикабызда һәм бөтен ил күләмендә урманнарны саклау эшен «Экологик иминлек» милли проекты алып бара.Җәйге чорда янгын куркынычы аеруча зур. Урманнарда катгый рәвештә тыела:🔹 чүп калдыру, аны яндыру яки коры үләнгә ут төртү; 🔹 янгын куркынычы булган сезонда һәм махсус җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу; 🔹 сүндерелмәгән шырпыларны һәм төпчекләрне җиргә ыргыту; 🔹 очкын чыгара торган төзек булмаган транспорт чараларын куллану; 🔹 пиротехника куллану.❗️ Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу өчен штраф каралган: • гражданнар өчен — 30 мең сумга кадәр, • юридик затлар өчен — 400 мең сумга кадәр.Әгәр дә сез урман эчендә яки урман массивлары янында янгын чыгуын күрсәгез, аны кичекмәстән түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итегез:📞 8-800-100-94-00 📞 8 (843) 221-37-95 📞 8 (843) 692-20-01
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    20 июл., 03:38

    Хәерле дүшәмбе иртәсе белән, хөрмәтле райондашлар!Яңа эш атнасы һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, зур уңышлар һәм яңа җиңүләр алып килсен.
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    17 июл., 03:37

    Хәерле җомга иртәләре белән!💫
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    16 июл., 09:07

    Дәүләт хезмәтләре порталында «Вузга онлайн керү» дигән уңайлы сервис эшли. Бу сервис сезнең вакытыгызны саклый һәм имтиханнар, документлар, конкурс хәлен тулысынча контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Ни өчен бу сервис уңайлы? 🔹 Документларны 5 югары уку йортына, һәрберсенә 5әр юнәлеш буенча җибәрергә мөмкин (бакалавриат, специалитет, магистратура, аспирантура). 🔹 Сервиска быел 1700 дән артык вуз тоташтырылган! 🔹 Сез ЕГЭ нәтиҗәләре, уку йортының урнашуы, уку формасы кебек шәхси параметрлар буенча вузларны һәм белгечлекләрне сайлый аласыз. 🔹 Шәхси казанышларыгыз (спорт, уку, олимпиадалар) автоматик рәвештә исәпкә алына. 🔹 Документларның оригиналларын алып барып йөрү кирәкми — порталга йөкләнгән электрон күчермәләр оригиналга тиң.Сервис «Белешмәләр икътисады» милли проекты кысаларында үсә. Бу проект ярдәмендә илнең иң ерак почмакларындагы абитуриентлар да илнең алдынгы вузларына
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    15 июл., 14:01

    Бүген районыбызда төзекләндерү һәм ремонт эшләре барган берничә мөһим объектта булдым. Яр буе ял зонасын булдыру, иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерү һәм социаль учреждениеләрдә барган төзекләдерү эшләре барышын шәхсән тикшердем.Төп таләп бер: барлык эшләр дә югары сыйфатта һәм билгеләнгән вакытта башкарылырга тиеш.
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    15 июл., 13:54

    Бүген Әтнә үзәк китапханәсендә баручы капиталь ремонт эшләре белән таныштым. Бу мәйданны яңарту эшләре "Гаилә" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.Төзүчеләр һәм проект авторлары белән бергә объектны карап чыктык. Эшләр график буенча, тиешле сыйфатта бара. Барлык материаллар да заманча таләпләргә, экологиягә һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килә.Якын арада безнең районда гаилә һәм ял өчен тагын бер матур, күңелгә ятышлы мәйданчык барлыкка киләчәк.
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    13 июл., 03:57

    Хәерле дүшәмбе иртәләре белән, райондашлар!Яңа эш атнасы уңышлы булсын!💫
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    11 июл., 17:07

    Казан шәһәрендә узган масштаблы "Агроволга" күргәзмәсе дәвам итә. Бу мөһим чара кысаларында безнең Әтнә җиренә кунаклар – Беларусь Республикасыннан килгән делегация кайтты. Экскурсия программасы бик бай һәм мәгънәле булды. Максатыбыз – кунакларга районыбызның аграр потенциалын, заманча технологияләрне һәм бай мәдәни-рухи мирасыбызны күрсәтү иде. Без бергәләп түбәндәге объектларда булдык: - Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы. Яшь белгечләр әзерләүдәге уңышларыбыз, укыту процесслары белән таныштырдык. - ҖАКХ "Таң" һәм ҖЧҖ "Тукай". Районыбызның алдынгы хуҗалыкларында эш процессы, агротехнологияләр һәм техника паркы белән уртаклаштык. Түбән Бәрәскә авылының Ак мәчете. Авыл хуҗалыгыннан тыш, кунакларыбызга рухи үзәкләребезне дә күрсәттек. - Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры. - Күлле Киме төп мәктәбе. Монда заманча зиһазландырылган авыл мәктәбен күрсәтү максаты белән
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    10 июл., 20:47

    Әтнәдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Рәдис Хаҗиев сөйгәне Зөлфия белән никахларын рәсмиләштерделәр. Рәдис Кышлау авылы егете. Махсус хәрби операция зонасына икенче дулкын белән китә. Сөйгәне Зөлфия Арча районы Апаз авылы кызы.
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    10 июл., 11:32

    Гаилә көне уңаеннан Чембулат авылында гомер итүче Рәүнә апа белән Фәнил абый Каюмовларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырдык. 60 ел гомер, әйтергә генә ансат. Бер кеше гомере бит бу. Рәүнә апа белән Фәнил абый Кызыл туйдан башлап, Бриллиант туйга кадәр тигез, матур гомер иткән парларның берсе. Районыбызда алар кебекләр бик сирәк. Икесе дә Чембулат авылында дөньяга киләләр. Гаилә коралар, бөтен гомерләрен туган җиргә хезмәт итүгә багышлыйлар.
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    10 июл., 04:20

    Хәерле иртә! Җомга көне мөбәрәк булсын!Ары авылы мәчете💫
  • Хисамиев Рустем Шагитович

    9 июл., 17:58

    5 июль көнне Яшьләр көне уңаеннан КСК "Ашыт" янындагы пляж волейболы мәйданчыгында кызлар һәм егетләр арасында ярышлар узды. Катнашучылар көчле көрәш күрсәтте. Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яшьләребезгә зур рәхмәт — сезнең энергиягез һәм җиңүгә омтылышыгыз сокландыра!Шулай ук районыбыз өчен тагын бер вакыйга — яңа заманча волейбол мәйданчыгы сафка басты! Хәзер биредә уңайлы шартларда яшьләр дә, өлкәннәр дә, гаиләләр дә уйный ала. Бу мөмкинлек — дәүләтебезнең халык сәламәтлегенә зур игътибары нәтиҗәсе. «Россия спорты» дәүләт программасының төп максаты — мөмкин кадәр күбрәк кешене даими спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Дәүләт программалары спортны чыннан да һәркем өчен ачык, кулай һәм мөмкин итә.Яңа мәйданчык сезне көтә! Килегез, уйнагыз, сәламәт булыгыз!