gram news
Аватар канала СӘЛӘТ

СӘЛӘТ

@seletofficial

Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜 #сэлэт #selet #сәләт

ПроектыKKОбразование

7,140подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • СӘЛӘТ

    22 сент., 12:30

    🖇Татар телен өйрәнергә теләүчеләр игътибарына!«Сөйләш» сөйләм клубы татар теле дәресләрен тәкъдим итә. Инде иртәгә беренче очрашу узачак! 😍🟣һәр чәршәмбе 18:00 сәгатьтә 🟣язылу өчен сылтамаТелебезнең бай сүзлек составын һәм үзенчәлекләрен бергәләп өйрәник! 👍
    5121043111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    21 сент., 14:00

    Р.Г.Бохараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон»ның җиңүчеләре билгеле!🏆Иң яхшы проект әзерләгән командалар бүләкләү тантанасында котланды. Дулкынландыргыч мизгелләр белән бүлешәбез 😍#Хакатон
    665видео821111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    21 сент., 11:00изменён

    Сәләттә хәзер көзен дә ял итеп була! 😍Бүгеннән көзге аланнарга гаризалар бирү кампаниясе старт ала. Инде сагынып өлгергән 🥰 ял турында хыяллансаң, Сәләткә рәхим ит. Гаризаларны selet.biz сайтында җибәрергә мөмкин 🙌Юлламалар бүлеге контактлары: 📞 8 (937) 286-34-73 ☎️ 8 (843) 292-23-30 Эш графигы: Дүшәмбе – җомга (9:00 – 19:00)Программалар белән тулырак ВКонтакте һәм MAX төркемнәребездә таныша аласың. Без сине зарыгып көтәбез! 🫶
    863видео2773311Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    21 сент., 08:10

    «Сәләтле җәй - 2026» тәмам, тик күңел тагын нидер көтә…Ул инде бик якын. Нәрсә ул? 🤫
    74719128321Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    21 сент., 06:15

    7891262111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    20 сент., 12:40

    Р.Г.Бохараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон» ахырына таба якынлаша 🥹Чара дәвамында катнашучылар татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион МТ-продуктлар булдырдылар. Бүген командалар аларны мөхтәрәм жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр 🖥Алда – бүләкләү тантанасы. Тиздән җиңүчеләр билгеле булачак 😉#Хакатон
    845видео662111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    20 сент., 06:35

    Сәләттә зур бәйрәм! 🥳Бүген Мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов туган көнен билгеләп үтә! 🍬Гомер бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез сине, Илнур абый! Киләчәгең матур һәм якты, сәламәтлегең ныклы, тормыш юлың бәхет-шатлыкларга тулы булсын 💫Сәләт сине бик ярата 💜
    853733221Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    19 сент., 15:05

    «Сәләт — Мәрҗән» клубыннан кайнар сәлам! ❤️Клуб әгъзалары Сәләт дөньясы белән танышуга багышланган кызыклы чара үткәрделәр. Мәктәп укучылары Сәләт принциплары, атрибутикасы белән танышты, клуб турында да күп кенә файдалы мәгълүмат белде 🔥«Сәләт — Мәрҗән» клубы, сез мондамы? ✨#СәләтКлубы
    1,070видео11115211Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    19 сент., 13:45

    «Tatar.Бу Хакатон»ның иң кызган чагы! 🔥Катнашучылар проектлар өстендә эшләүләрен дәвам итәләр һәм экспертлар белән очрашуларда катнашалар 🙌#Хакатон
    835631111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    19 сент., 13:45

    777522111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    19 сент., 08:40

    «Сөйләш» сөйләм клубы үз эшчәнлеген дәвам итә 🎙Сәләт хәрәкәте активисты булырга телисең, киләчәктә үзеңне татар телендә иркен сөйләшүче әйдаман ролендә күрәсең икән, клуб дәресләренә рәхим ит! 🙌🟣һәр атна дүшәмбе, 18:00 сәгатьтә 🟣Сәләт йорты (Островский ур., 23)Сөйләм клубында татар телен төрле уеннар һәм татарча юмор аша өйрәнәләр. Безгә кушыл!▶️#СөйләшКлубы
    868532111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    18 сент., 15:30

    Сәләт клубы белән күптән кызыксынасың, клуб әгъзалары белән төрле чаралар оештырасың һәм уку-укыту семинарларында катнашасың киләме?Димәк, вакыт килеп җитте. Сәләт клубы яңа сезонга активистлар туплый 🔥Әгәр дә син: 🟣актив һәм креатив, 🟣Сәләт оешмасында үсәргә омтыласың, 🟣яңа дуслар табарга һәм уникаль мохитне тоярга телисең икән,тизрәк гаризаңны тутыр. Сәләт клубының аерылгысыз бер өлеше бул! 🫶
    3,160видео26164211Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    18 сент., 13:30

    Сәләт «Алмагач» мәктәбендә «Мәрҗән» мәктәпкә әзерлек дәресләре старт ала 📚«Нигез» һәм «Тел һәм иҗат» программалары кысаларында балагыз әйләнә-тирә дөнья белән танышачак, язарга, исәпләргә һәм татар телен өйрәнәчәк, сөйләм күнекмәләрен үзләштерә алачак.🟠Расписание һәм бәяләре 🟢Адрес: Сибгат Хәким ур., 49/8, «Ачыш» гимназиясе 🟠Язылу өчен сылтама🟢 3 октябрьдә беренче дәрес узачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен уку һәм административ мәсьәләләр буенча директор урынбасары Динара Смагага мөрәҗәгать итә аласыз: +79178792926 🙌
    847732211Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    18 сент., 12:00изменён

    Бүген Уникаль осталык үзәгендә Р.Г.Бохараев исемендәге «Tatar.Бу Хакатон»ның ачылу тантанасы булып узды 😍3 көн дәвамында катнашучылар татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион МТ-продуктлар булдырачаклар, танылган белгечләр белән очрашуларда һәм төрле остаханәләрдә катнашачаклар 💻#Хакатон
    899видео1075111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    17 сент., 16:00

    1994 елда Илдус абый Сәгъдиевның актив катнашында Арча педучилищесында Сәләт беренче адымнарын ясады 🥹Сәләтнең бүгенге уңышларында Илдус абыйның өлеше әйтеп бетергесез зур, шуңа күрә без аңа чиксез рәхмәтле. Олуг остазыбызның исеме безнең күңелләрдә һәм Сәләт дөньясында мәңге яшәячәк 🕊️#СәләтлеШәхес
    1,060211441Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    17 сент., 12:00

    Сәләт «Алмагач» мәктәбе бу елны да яңа асылташларын кабул итте! 🍎Биредә һәр уку көне — гүя чын бәйрәм! Нәниләребез өчен тәүге мәктәп кыңгыравы чыңлаган көн ничек узганын бергәләшеп искә төшереп узыйк 🙌🥰 — укучыларыбызга яңа ачышлар телим!
    988видео863111Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    17 сент., 07:00

    Сәләттә зур бәйрәм – «Фәнсар» базасы җитәкчесе Фираид абый Нуруллинның туган көне! 🎁Фираид абый, матур бәйрәмең белән котлап, җир йөзендәге иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм күңел тынычлыгы телибез 🥰Сәләт сине бик ярата 💜
    1,020191312511Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    16 сент., 13:15

    Болытлы көннәрдә әйдаманнарның җылы кочакларына кереп сыенулар нык сагындыра 🥹Сәләтнең 🥰 көзге профильле аланнары булуын телисезме?#СәләтлеҖәй #БиләрФорум
    1,030видео1095311Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    15 сент., 12:45

    ☁️ «Чит ил кунакларының шат йөзләрен күреп, үзебез дә сөенә идек»Айдан Мухин белән интервью – телләр өйрәнү, «Аркадаш» халыкара лагере һәм «Сәләтле җәй - 2026» турында 📎#СәләтлеШәхес
    1,1801076321Открыть в Telegram
  • СӘЛӘТ

    14 сент., 07:00изменён

    1,130732211Открыть в Telegram