Последние посты

Шәлперәймәс егетләр
17 сент., 16:09
Полуфинал. Финалга бер адым. Бары бер адым. Уен көне. Сәгать иртәнге 4. Без костюмнарны җыярга диеп өйгә кайтабыз. Берничә сәгатьтән башлана... Башта миллион фикер һәм тик бер сорау "Ничек?" Уенга вакыт якынлашкан саен күптөрле авырлыклар белән очраштык, ләкин шушы авырлыклар безне көчлерәк иткәндер дә, бәлки. Һәм әлбәттә, безнең янда булган якын кешеләребез бу уңышка үз өлешләрен керттеләр. Һәр эш үз нәтиҗәсен бирә, һәр деталь нәрсәне булса да үзгәртә. Иң кирәк вакытта ярдәм кулын сузып, безне коткарган Ләйсән апа Ветровага да бик зур рәхмәт әйтәсебез килә. 50 кеше. Сине карарга диеп 50 кеше килгәндә, уен бөтенләй башкача булып тоела, һәр җанатар "Без синең белән" дигән кебек тоела, һәр кеше туганга әйләнә. Җылы зал жюрины да эретә диләр) алай диеп әйтмиләр инде, бәлки бездән соң әйтә башларлар. Сез булмасагыз, без дә финалда булмас идек. Бу безнең уртак җиңү. РӘХМӘТ! СЕЗ БЕЗНЕҢ ТЕРӘК!
Шәлперәймәс егетләр
7 сент., 08:21изменён
Нәрсә? Сагындыгызмы безне?Ә без сезне бик сагындык! Шуңа күрә 15 сентябрь 18:00 да Чулпан мәдәни үзәгендә көтеп калабыз!Ярымфиналда сезнең көчле алкышлавыгыз, каты тавышларыгыз, билетка тоткан акчаларыгыз безгә бик кирәк!Сез безгә терәк, сез безгә кирәк❤️ Арзан билетларны шушы сылтама буенча ала аласыз (алар бик аз, ашыгыгыз)👇БИЛЕТЛАР
Шәлперәймәс егетләр
4 сент., 15:23
переслано из @aydashayart
Шәлперәймәс егетләр җәй көне нишләде микән?
Шәлперәймәс егетләр
4 сент., 15:23
🔥ТИЗДӘН ПОЛУФИНАЛ!🔥
Шәлперәймәс егетләр
4 июн., 04:13

Шәлперәймәс егетләр
4 июн., 04:11
Шәлперәймәс җаңатар кулланмасы Бүгенге уенга килүче һәр җанатар әлеге кулланманы карарга тиеш ❗️ Мунчалаларыгыз әзерме? Уенда күрешкәнчегә кадәр 🔥Шәлперәймәс егетләр pinned a photo
29 мая, 20:13

Шәлперәймәс егетләр
29 мая, 19:51
Яраткан җанатарларыбыз! Тиздән уен Сез безнең терәк - сез безгә кирәк❤️Әлеге сылтама аша, арзан бәягә безнең секторга билетлар ала аласыз💵СЫЛТАМА
Шәлперәймәс егетләр
26 мая, 15:40
переслано из @shaiantv
🔤🔤🔤🔤🔤 🔤🔤🔤🔤🔤🔤 «Төймә» тапшыруында кунакта Шәлперәймәс егетләр КВН командасы – Айзат Вахитов һәм Артур Фәритов 🎭💛Карарга #штк #квн
Шәлперәймәс егетләр
22 мая, 16:02
переслано из @intertatgazeta
Шулай яшәргә кирәк, башкалар сиңа җырлар багышларлык булсын🎤«Шәлперәймәс егетләр»дән Юлай турында җырБез МАХта
Шәлперәймәс егетләр
8 мая, 12:09
переслано из @aydashayart
Чирек финал уенына 4 чакыру билеты уйнатабыз!❤️Аның өчен бары тик астагы «участвую» дигән төймәгә басырга һәм безнең каналга язылырга кирәк!Нәтиҗәләрне - 3 июнь 18:00 дә телеграм- бот үзе билгеләп чыгара.
Шәлперәймәс егетләр
26 апр., 16:18

Шәлперәймәс егетләр
26 апр., 10:06

Шәлперәймәс егетләр
26 апр., 06:06
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 елШагыйрь кыска гына гомере эчендә үзеннән соң бай мирас һәм эз калдырган 🖋Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,— Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
Шәлперәймәс егетләр
27 мар., 11:20изменён
Без үзебез түгел, Сезнең белән, Залда безнең уртак урыннар, Башны иеп хөрмәт белдерәбез, Рәхмәт Сезгә, безнең җанатар!!! Баш ию - патшалар заманыннан ук килеп, әле дә бездә сакланып калган матур бер билге ул. Тамаша беттеме, артист тамашачыга! оештыручыларга да түгел, жюриларга да түгел, ә нәкъ менә тамашачыларга, җанатарларына баш ия! 🫂 Без дә Сезнең каршыгызда баш ия алуыбыз белән бәхетле. Бу безнең уртак җиңүебез һәм шундый уртак җиңүләр артканнан-арта барыр дигән теләктә калабыз. 🙌 Чиксез рәхмәт белдереп, Шәлперәймәс егетләр!💚 Шәлперәймичә яшәгез! 🌟
Шәлперәймәс егетләр
26 мар., 21:29

Шәлперәймәс егетләр
26 мар., 13:43
Без инде әзер, ә сез әзерме💫 Сөлге һәм мунчалаларыгызны онытмагыз Кызу булачак!!! 🔥
Шәлперәймәс егетләр
26 мар., 05:03
Шәлперәймәс җаңатар кулланмасыБүгенге уенга килүче һәр җанатар әлеге кулланманы карарга тиеш ❗️Мунчалаларыгыз әзерме? Уенда күрешкәнчегә кадәр 🔥
Шәлперәймәс егетләр
23 мар., 17:29
❗️Кадерле җанатар җанатарович һәм җанатаровна, 26 март көнне 18:00 уен була❗️🏠 «Чулпан» концертлар залыШәлперәймәс егетләр нәкъ менә сине чакыра😉 Сез безнең терәк - сез безгә кирәк❤️ Безнең җаңатарлар өчен махсус сектор да бар, ташламалы билетларны алып калыгыз)БИЛЕТЛАР
Шәлперәймәс егетләр
22 мар., 14:38
Шәлперәймәс җанатарлар, сез әзерме?Тиздән "Әйдә, ШаяРТ!" Татар КВН лигасының Зур фестиваль этабы узачак. 🗓️ 26 март (четверг) 🏠 «Чулпан» мәдәният сарае (проспект Победы 48а) 🕖 18:00Без сезне уенда көтәбез, чөнки нәкъ менә сез безнең иң зур терәгебез❤️ P.s. безнең секторга билетлар тиз арада чыгачак, әлегә планнарыгызны көйләгез😉
