gram news
Аватар канала ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

@tatar_faida

Полезный канал

ПроектыKKРазное

1,660подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    18 мар., 18:50

    МАХта татар телендәге иң популяр каналларның берсе кайсы икәнен беләсезме? Без беләбез! Белмәсәгез, сез дә кушылыгыз!max.ru/shahrikazanda
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    17 мар., 07:00

    Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә. Бәйрәм иртәнге күмәк намаз белән башлана.Республиканың шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башлана. 7:00 сәгатьтән 7:30 сәгатькә кадәр имамнар бәйрәм вәгазе укый, 7:30 сәгатьтә гает намазы башлана.Татарстан авылларындагы мәчетләрдә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң ярты сәгатьтән (якынча 6:30 сәгатьтә) укылачак.❗️20 март республикада бәйрәм уңаеннан ял көне булачак. Ул җомгага туры килә. Димәк, республика халкы 20 марттан 22 мартка кадәр өч көн рәттән ял итәчәк.Көннең икенче яртысында шәһәрдә ел саен уза торган «Рамазан-фест» бәйрәме узачак. Ул Иске Татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында 13.00 сәгатьтә башлана.Чара программасында театральләштерелгән тамашалар, лекторийлар, ярминкә һәм фудкорт планлаштырылган. Балалар өчен мастер-класслар һәм актив уеннар оештырыла.
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    15 мар., 07:41

    переслано из @shahrikazan

    Хатын-кыз ямьсез булалмый, Хатын-кыз чибәр була! Шуны күрмәгән ир-ат ул, Әлбәттә, җүләр була.Хатын-кыз ямьсез булалмый, Юньсезе булыштыра… Кайчакта чип-чибәрләр дә Күңелне кырыштыра.Хатын-кыз ямьсез булалмый — Күрә белергә кирәк, Хатын-кызның күңеленә Керә белергә кирәк!Хатын-кыз ямьсез булалмый — Ул шулай яратылган… Күпмесенә сокланылган, Күпмесе яратылган!
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    14 мар., 13:22

    Махны татар телендә укыйсыгыз килсә, безгә кушылыгыз! Бөтен татар безне укый!https://max.ru/shahrikazanda
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    25 февр., 15:16

    Дога🤲Йә Раббым, Үзеңнең ачуыңнан, нәфрәтеңнән, газабыңнан, гафу ителмәгән, кичерелмәгән гамәлләрдән, начар нияттән, буш сүзләрдән, хәерсез эшләрдән, файдасы булмаган гыйлемнән, кабул ителмәгән догадан, каты күңелдән, туймый торган нәфестән, вакытны һәм малны исраф итүдән, туганлык-кардәшлек җепләрен өзүдән, кирәксез адәм булудан, гаделсезлек кылудан Үзең сакла.Йә Раббым, гариплектән, сукырлыктан, саңгыраулыктан, аңсызлыктан, телсезлектән, йогышлы авырулардан, яман чирләрдән, өшүләрдән, пешүләрдән, газап-әрнүләрдән, зәгыйфьлектән, сабырсызлыктан, эч пошулардан, шик-шөбһәләрдән, җан тынычсызлыгыннан, башкаларға йөк булудан Үзең сакла.Әәмиин !🤲
    1,5302286Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    24 февр., 17:46

    переслано из @tatar_yadkarlare

    ҖИМЕШ БӘЛЕШЕ КАМЫР: 0.5 стакан су 2 аш кашыгы сыек май 2 аш кашыгы каймак 1 аш кашыгы атланмай 1 аш кашыгы майонез тоз, шикәр комы 0,5 ч.к. чүпрә он ЭЧЛЕК: 1 стакан дөге кипкән җимешләр (йөзем, күрәгә, кара җимеш) 6-7 аш кашыгы корт 4-5 аш кашыгы шикәр комы 0,5 ч.к. тоз 200 гр эретелгән ак май Бүрттерелгән дөгегә йөзем җимеше, шикәр комы, тоз, ак май салып болгатабыз. Эчлек әзер. Күрсәтелгән азыклардан камыр ясыйбыз һәм кабартып тормыйча бәлешне ясый да башлыйбыз. Камырны аскы өлешенә зуррак, капкач өлешенә кечерәк итеп бүләбез. Таба кырыйларына камырны кисмәс өчен чиста чүпрәк яки тастымал урап куябыз. Зур өлешне җәеп табага салабыз. Корт, корт өстенә бераз атланмай салабыз. Эчлек салып, бәлешне бөрәбез.
    1,180видео6Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    24 февр., 16:09

    Помидорның нинди сортын утыртырга?Консервлау өчен кайсы да ярый, әлбәттә, әмма күп кенә сортларның кабыгы бик юка, маринадлаган вакытта тиз ярылалар. Шуңа да кышка әзерләп калдырасы помидорларның калын кабыклысын алу отышлы.Моның өчен Империя F1, Ляна, Яблонька России, Ракета сортлары кулай. Салат ясаганда, киресенчә, калын кабыклы помидорлар җайсызрак. Димәк, салат өчен Микадо, Бисквит, Сахар красный дигәннәрен сайлагыз.Помидорлар төсләре белән дә аерыла. Мажор F1, Розовый слон, Пинк парадайз, Розовый фламинго дигән сортлар алсу төстә була. Малиновый звон, Робинзон, Малиновый богатырь куе алсу төстә. Көрән төстәгеләрен утыртып карыйбыз дисәгез, Черная жемчужина, Чёрный принц, Чёрный мавр, Чёрный шоколад сортларын алыгыз. Медовая конфетка F1, Золотые купола, Лимонный гигант, Вишня жёлтая сортлары сары төстәге җимешләр белән куандырыр.Яшел томатлар да була, Сахар зелёный, Болото,
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    23 февр., 13:12

    переслано из @tatar_yadkarlare

    Гөлләрегезгә кар саласызмы?
    1,050видео82Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    21 февр., 10:22

    Данир Сабировның әнисеннән бәрәңге бөккәне рецептыАны бәрәңге тәккәсе, бәрәңге бөкресе, бәрәңге төрмәсе дә диләр. Сез аны үзегез яраткан камыр белән пешерә аласыз. Ә бу очракта чүпрәсез, төче камыр рецепты тәкъдим ителә.Камыр өчен: су, май, тоз, сода.Эчлек өчен: бәрәңге, суган, тоз, борыч.Эчлеккә әнис орлыгы салучылар да бар.200 градуска кадәр кызган духовкада ярты сәгать пешерергә.
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    18 февр., 17:30

    переслано из @tatarlaronline

    Ә сез Рамазанга әзерме?😊
    1,400видео6Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    18 февр., 15:16

    – Уразада авыздан ис килмәсен өчен кипкән канәфер кабып, аны чәйнәмичә, йотмыйча гына йөрергә ярыймы? – Ярамый, ул уразаны боза. – Тәравих намазын укымаучы гөнаһлы булмыймы?Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/iftarga-cakyrylyp-ta-barmasan-gonahly-bulmyisynmy
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    17 февр., 14:52

    Сезнең ни эшегез бар соң? Минем хатын шундый инде. Бизәнергә яратмый, ирен үстерергә яратмый. Без трендларга туры килмибездер инде. Үзегезнең кайгыртыгыз, җәмәгать. Кешенең тышкы кыяфәте турында сүз кузгату, гомумән, матур эш түгел...Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/firdus-tiamaev-seznen-ni-esegez-bar-son
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    15 февр., 16:09

    Борыч, кыяр, кәбестә: Лилия Мортазина бакчачы киңәшләре белән уртаклаша. Редисны мин март аенда ук, кар эри башлауга пластик тартмаларга утыртам. Тартма төбенә калын полиэтилен пакет салып калдырам.Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kinas-sandygy/boryc-kyiar-kabesta-liliia-mortazina-bakcacy-kinaslare-belan-urtaklasa
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    11 февр., 14:36

    Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан эремчекле кекс рецепты.Ингредиентлар: 150 грамм эремчек, 1 йомырка, 70 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 200 грамм он, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 10 грамм ванилин, 4 аш кашыгы кайнатма (абрикос джемы), 30 грамм йөзем, 30 грамм чикләвек.Барлык ингредиентларны бергә болгатырга һәм камыр басарга.Аннары йөземне яхшылап юарга, ә чикләвекне вакларга кирәк.Камырны җәяргә, джем яки кайнатма ягарга, йөзем белән чикләвек сибәргә, рулет итеп төрергә, кырыйларын бөгеп куярга. Аннары уртага кисәбез, әмма бераз кисмичә калдырырга, үрергә.Табаны үсемлек мае белән майларга. 180 градуска кадәр кызган духовкада 45 минут пешерергә.Чәйләрегез тәмле булсын!
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    6 февр., 12:40

    Корейча кыяр ясау рецепты.Салат өчен 700 грамм кыяр, 1 бал кашыгы тоз, 1 кишер, 5-6 тырнак сарымсак, 1 суган яки бер бәйләм яшел суган, петрушка, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 3 аш кашыгы соя соусы кирәк була.Кыярны эре, озынча итеп турарга, кишерне махсус угычтан уарга, сарымсакны сыткыч аша чыгарырга, суганны ярымбоҗралап турарга.50 грамм үсемлек маена 1 аш кашыгы корейча кишер тәмләткечен салып кайнарлатып алырга һәм салатка кушарга.Салатны яхшылап болгатырга, ике сәгатькә суыткычка куярга.Гөлүзә Василова
    1,900541Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    6 февр., 11:30

    Тәския апа бар яктан да килгән ханым. Оста бакчачы да әле ул. Аннан күреп, ул оештырган группада утырып, шәхсән үзем дә бакча тотарга өйрәндек. Тәския апа бакча эшен башлады инде. Баклажан, борычларны чәчеп куйды. Бүгенгә бу группада орлыклар турында сөйләшәләр. Кайсылары әйбәт, кайда очсыз, фикерләшәләр...Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/kunelem-kuskanca-bulysyrga-tyrysam
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    3 февр., 17:29

    переслано из @shahrikazan

    Телеграмда татарча каналлар бик күп түгел. Бүген сезгә Миләүшәнең каналын калдырып үтәм. Биредә:✅Тәмле рецептлар ✅Тормыш - көнкүреш ✅Файдалы киңәшләр ✅Әнисе Әлфиянең иҗат җимешләре ✅Бакчачылык ✅Шәһәрдән, авылдан контент.https://t.me/milechka_tatarКаналына рәхим итегез🔼🔼🔼
    1,370видео7Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    31 янв., 12:14

    переслано из @tatar_yadkarlare

    Кыш көне иң тәмлесе яшел суган бөккәне! Идея бездән, пешерү сездән)
    1,610видео10Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    24 янв., 13:24

    переслано из @tatar_yadkarlare

    🍩Ял көннәрендә тәм-томнар пешереп, якыннарыгызны сыйлагыз әле. Сезгә бик тәмле һәм җиңел әзерләнә торган бер ризык пешерергә тәкъдим итәбез.🍩Эремчекле пончикларКирәк була:📍эремчек 65 гр. 📍1 йомырка 📍75 гр. акмай 📍50 мл. сөт 📍60 гр шикәр комы 📍1,5 бал кашыгы разрыхлитель 📍1 бал кашыгы ванильле шикәр 📍125 гр. онЭш барышы:📍Йомшартылган акмайга шикәр комы, эремчек салып яхшылам болгатабыз. Сөткә 1 аш кашыгы он салып болгатабыз һәм шуңа калган онны, шикәр комын, разрыхлитель, ванилинны өстәп, камыр ясыйбыз. Камыр уртача сыеклыкта булырга тиеш. Он бераз кимрәк яки артыграк кирәк булырга мөмкин.
    2,070видео74Открыть в Telegram
  • ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

    14 янв., 17:49