Последние посты

татАРба
30 авг., 14:04

татАРба
19 авг., 09:44

татАРба
19 авг., 09:39изменён
💎"Гарәпчә-татарча-русча алынмалар" сүзлегендә агат ташы ахак дип күрсәтелә. Бабаларыбыз аны "кара гарәбә" дип тә атаган. Аның турында ташка әйләнгән нефть дигән фараз да бар.💎Ахактан муенсалар, түш бизәнгечләре, йөзек һәм алка кашлары, мөһерләр ясаганнар.💎Сердоликны гакык/гакыйк дип йөрткәннәр. "Кыйссаи Йосыф" китабында бу таш гакык сүзе белән бирелә.💎Гакык яки гакыйк ( сердолик) ташыннан йөзек, беләзек, муенсалар һәм мөһерләр ясыйлар.💎Гарәбстанда әл-Гакыйк исемле үзән бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу үзәнне Аллаһтан иңгән изге фәрештә сүзләрен кабатлап, "Изге вади" дип атаган.
татАРба
19 авг., 09:37
ТАТАР СӘНГАТЕ💎💎💎Бүген атна башында телгә алынган асыл сүзенә сәнгать күзлегеннән карап карыйк🧐🧐Телебездә асыл сүзеннән ясалган асылташ сүзе дә бар. Асылташ – табигатьтә табыла торган кыйммәтле таш, җәүһәр. Татарлар әле аны төсле таш дип тә йөртә, башкортлар тәтәйташ диләрБабаларыбыз бизәнү әйберләрен ясаганда фирүзә, тәршин яки сары якут (топаз), яшым ( яшма), зөбәрҗәт, ләҗүрд ( лазурит), анар, аквамарин, якут, хризолит, гакык (сердолик), ахак (агат), шулай ук гарәбә һәм энҗе-мәрҗән кулланганнар.Исемнәреннән күренгәнчә, аларның күбесен безнең якларга Шәрыктан кайтартканнар.Асылташ атамасы турында тулырак мәгълүмат: https://t.me/tatarba/792
татАРба
18 авг., 14:36

татАРба
18 авг., 14:27

татАРба
18 авг., 14:23изменён
А Т А К Л Ы Ш Ә Х Е С Л Ә Р✍️✍️✍️Бүген, 18 августта, Татарстанның халык шагыйре һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты Наил Касыймовның туган көне. Ул 1955 елда Арча районы Ашытбаш авылында дөньяга килә.🎼🎼🎼🎼 Татар шигъриятендә Наил Касыймов җырчы шагыйрь буларак танылу ала. Аның «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем», «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок», «Тыңлар идем тавышыңны», «Су буенда учак яна», «Оныттыр» , «Туй күлмәге» кебек җырлары тиз арада халык күңелен яулый.
татАРба
17 авг., 08:43

татАРба
17 авг., 08:35
Асыл сөяк өй – тарихи сүз. Күчмә халыклар тормышында киез тирмәләр корган чорда, мамонт теше (киртеш) куллану тарихта билгеле нәрсә. Борынгылар тирмәнең уклары тоташкан югары алкасын киртешләрдән ясаганнар. Мондый өй асыл сөяк өй дип аталган һәм изгеләрдән саналган.Адлер Тимергалинның "Миллият сүзлеге"ннән
татАРба
17 авг., 08:33
Бүген татар телендә асыл сүзенә тукталырбыз.📌 Асыл اصل – гарәп алынмасы, «борынгы, затлы, нәселле» һәм «тамыр, башлангыч, нигез» дигәнне аңлата.📌 Татар телендә асыл сүзенә тамырдаш булган нәсел сүзе дә бар.📌 "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә асыл сүзенең 3️⃣мәгънәсе күрсәтелә: 1️⃣Затлы ефәк тукыма төре; 2️⃣Бик кыйммәтле, затлы; 3️⃣Берәр нәрсәнең нигезе, җирлеге, дөресе.📌 Телебездә асылына кайту, ягъни элекке хәленә әйләнү дигәнне аңлаткан фразеологизм кешеләр, тереклек ияләре асылда нинди заттан яратылган булсалар, билгеле бер вакыттан соң тагын шуңа әйләнәләр дигән ышанудан калган.
татАРба
7 авг., 08:20изменён
❓ Исламда мәзәк сөйләү рөхсәт ителәме?❗️ Мәзәк сөйләгән тәкъдирдә мәзәгең җиңелчә вә күңелле булсын.👆 Хәзрәти Рәсүл галәйһиссәлам кайбер вакытта җиңелчә мәзәк сөйли торган булган. Бервакыт хәзрәти Гайшә радыйаллаһу ганһә ханәсенә бер карчык керде. Ул карчык: "Йә, Рәсүлуллаһ, Аллаһы Тәгалә мине оҗмахка кертсен, шәфәгатьче бул, – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам «Карчыклар оҗмахка кермәсләр» – диде, җиңелчә мәзәк кылды, әмма хак сөйләде. Бичара карчык бик елый башлагач, Пәйгамбәр галәйһиссәлам: «И, карчык, мәмнүн булма, минем сүземдә ялган юктыр. Кирәк карт, кирәк карчык булганнары хәлдә түгел, мәгәр барчасы егет яки кыз булып оҗмахка керерләр» – диде.Җәгъфәр Мөбарәкнең "Исламда хикәятләр, риваятьләр, могҗизалар һәм кыйссалар" китабыннан
татАРба
7 авг., 06:36

татАРба
6 авг., 19:24
ЗИННУР МАНСУРОВТАН💎 Башкалар турында күпне белергә мөмкин, әмма үзеңне аңлау кыенрак бирелә.💎 Акыллы зат үз шәхесен "аңгыра" дип еш битәрләр.💎 Элеккеләрнең язу карасы күпме күңелне агарткан.💎 Тозсызлар җанга тоз сибүчән.💎 Биттәге җыерчыкларның күплеген күреп көенсәң дә, баш миендә сырларның күплеген тоеп сөен.💎 Берсен берсе күрә алмаган күзләр бераз вакыттан соң кылыйлана башлый.💎 Үзсүзле бәндәдән фикердәш эзләмә.
татАРба
5 авг., 11:44

татАРба
5 авг., 11:42изменён
СӘХНӘТормыш серләренә төшенәсең, Узганыңны искә төшерәсең, Үз хисләрең кебек кичерәсең, Бөтен гүзәллеккә күченәсең.Сәхнәдә, сәхнәдә Җаның матурлана,сафлана.Хыял дулкынына күмеләсең, Бәхет йолдызына үреләсең, Үзең йолдыз булып күренәсең, Җиргә төшкәч кенә сүреләсең.Сәхнәдә, сәхнәдә Җаның матурлана, сафлана.Гүзәл мизгелләргә табынасың, Тормыш ваклыгыннан арынасың,
татАРба
5 авг., 11:41изменён
ТАТАР СӘНГАТЕ 🎭 🪗 🎤 🪈 🪕 Бүген татар сәнгатендә актив кулланылышта булган сәхнә сүзенә тукталырбыз.Сәхнә – صحنه гарәп алынмасы.Тарихы: Мисырдагы солтан Хәсән мәдрәсәсендә Ислам динендәге 4 мәзһәб – аерым-аерым укытыла торган 4 бүлектән торган, ә уртадагы мәйдан "сәхен" яки "сәхнә" дип аталган.Мәгънәләре: 1. Тамаша күрсәтелә торган махсус мәйдан; 2. Театр эше, артист эшчәнлеге; 3. Башка өлкәләрдәге эшчәнлек.Мәзһәб сүзенең мәгънәсе👇⁉️ Мәзһәб – Ислам дине кагыйдәләрен төрлечә аңлау һәм аңлатудагы аермалар сәбәпле барлыкка килгән тармакларның һәрбере.
татАРба
4 авг., 10:54

татАРба
4 авг., 10:30изменён
АТАКЛЫ ШӘХЕСЛӘР📍 4 нче август – күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Энгель Таһировның туган көне 🎉📍 1940 елда Лениногорск районы Иске Шөгер авылында дөньяга килә.📍 1967 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.📍 1973 елда кандидатлык диссертациясен яклый.📍 1981 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының проректоры итеп билгеләнә.📍 1989 елда докторлык диссертациясен яклый һәм Казан финанс-икътисад институтында тарих, политология һәм хокук кафедрасы мөдире булып эшли.📍 Энгель Таһировның хезмәтләре татар халкы һәм Татарстан тарихын өйрәнүгә багышланган.
татАРба
1 авг., 17:31

татАРба
1 авг., 17:24
МатурлыкӘ шулай да дөнья матур, Ниләр генә дисәк тә. Дөнья матур нишләсәк тә, Янсак та һәм көйсәк тә…Ничек гаҗәпләнмисең ди Тылсым төсле бу эшкә – Бу җиргә туу бәхете Төшкән безнең өлешкә!И дөньяның нигъмәтләре! И дөньяның рәхәте! Бу бит безгә дигән дөнья, И Ходайның рәхмәте!Рәхмәт укыйк әнкәйләргә Һәм Ходайның үзенә! – Тумаска да мөмкин идек
