gram news
Аватар канала ТАТФОРУМ

ТАТФОРУМ

@tatforum

Татар яшьләре яңалыклары

ПроектыKKНовости

2,780подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • ТАТФОРУМ

    10 сент., 14:58

    переслано из @tatardesign_official

    🙂 ПЕЧӘН БАЗАРЫН бергәләп оештырдык!🙂 Фестивальне үткәрүгә зур өлеш керткән, һәрвакыт ярдәм күрсәткән һәм безнең белән бергә булган барлык партнерларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез:Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы @mincult_rtБөтендөнья татар конгрессы @congress_tatarКазан шәһәре Башкарма комитеты @kzn_official_tatКазан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы @prefectura_kznКазан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе @parkikazaniТатарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты @institute_tatarТатарстан Республикасы Милли музее @tat_museumСалих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее @saydash_muz
    4521111Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    8 сент., 11:27изменён

    Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашуда катнаштыКазанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу узды. Әлеге очрашу «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында оештырылды.Ихлас әңгәмәдән торган җылы кичәдә мөфти үзенең балачагы, яшьлек еллары, театр училищесында укуы, сәнгать белән бәйле эшчәнлеге һәм дин юлына килүе турында сөйләде.Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче «Татар студентлары ассоциясе» вәкилләре дә мөфти белән очрашуда катнашты. Әлеге чарада алар хәзрәтнең балачагы, театр белән бәйле хатирәләре турында белде, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап тапты.
  • ТАТФОРУМ

    6 сент., 06:25

    переслано из @dartfest

    ДәртФест 2026: тулы программа🕌1. МУЗЫКА СӘХНӘСЕ 🤩18:10–18:20 — Солтан Сафин 🤩18:20–18:40 — Динар Шәймәрданов 🤩18:40–19:20 — «Рухи моң» дуэты — Марсель Вәгыйзов һәм Марат Галимов 🤩19:20–20:00 — Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм «Дөнья» этномузыка төркеме 🤩20:00–21:00 — Мәскәү андалуз ансамбле Алжир, Сүрия һәм Россия музыкантларын берләштергән иҗади берләшмә. Гарәп илләренең борынгы академик музыкасына нигезләнгән уникаль яшь коллектив. 2020 елда оешканнан бирле ансамбль Россиянең заманча мәдәни мохитендә зур урын алып, төрле чараларда уңышлы чыгыш ясый.2. АРТ-ОБЪЕКТ 13:00–21:00 — formate мультимедиа инсталляциясе3. ОСТАЗХАНӘЛӘР 🤩13:00 — Татарстан
  • ТАТФОРУМ

    4 сент., 16:47

    переслано из @tatbookhouse

    «Йорт» фестивальнең музыкаль программасы белән уртаклашабыз! Онытмас өчен саклап куй!Фестиваль «Йортлар һәм язмышлар: Вознесенская/Островский урамнары» проекты кысаларында уздырыла. Әлеге проект Татарстан Республикасы Шәһәрләрне үстерү институтының «Күрше. Мирас» махсус проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
    1572211Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    4 сент., 13:11

    🙂 ПЕЧӘН БАЗАРЫннан фотолар әзер!😍🙂 Үзегезне таптыгызмы, фотоларыгыз белән бүлешкәндә, ПЕЧӘН БАЗАРЫН билгеләргә онытмагыз.1нче көннән фотолар; 2нче көннән фотолар.📸 Фотограф: Диләрә Галимова@tatardesign_official
    2085221Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    2 сент., 12:37

    переслано из @tatbookhouse

    6 сентября во дворе Национального музея Республики Татарстан пройдет мини-фестиваль «Йорт». Это заключительное событие большого проекта «Дома и люди: улицы Вознесенская/Островского», посвященного изучению истории Казани через историю одной улицы и людей, которые с ней связаны. Вход на все мероприятия свободный.«Йортлар һәм язмышлар» проекты берничә ай дәвамында Казанның Островский урамының тарихын, архитектурасын, мәдәни хәтерен һәм бүгенге тормышын өйрәнде. Проект кысаларында экскурсияләр, лекцияләр, дискуссияләр, иҗади чаралар һәм пленэрлар уздырылды. Катнашучылар тикшеренүчеләр һәм рәссамнар белән бергә шәһәр урамына яңа караш формалаштырырга тырышты: урамны бары тик шәһәр мохите генә түгел, ә төрле чорлар һәм кешеләр тарихын саклаган үзенчәлекле архив буларак карадылар.Проектның соңгы чарасы — «Йорт» мини-фестивале. Фестивальдә белем бирү, тикшеренү һәм иҗади программалар бер
  • ТАТФОРУМ

    31 авг., 09:47

    переслано из @idel_tatar

    📰 29-30 августта «Печән базары» фестивалендә «Идел» журналы күчмә редакция оештырды.Бер көн дәвамында «Идел»нең яшь авторлары — Фирүзә Ибраһимова һәм Азалия Сабитова «Ләчтит» гәҗитен чыгарды. «Печән базары»ның заманча тарихындагы беренче гәҗит бәйрәм кунакларына бик тиз таратылып бетте.«Ләчтит»тә юмористик репортаж, фестиваль оештыручыларының кызык истәлекләре, чын гәҗиттәгечә белдерүләр һәм хатлар урын алды 🗞Фото: Диләрә Галимова
  • ТАТФОРУМ

    31 авг., 08:09

    переслано из @tatardesign_official

    😎 ПЕЧӘН БАЗАРЫ — 2026 тәмам!Ике көн бик тиз үтеп китте: җылы очрашулар, яңа танышулар, яңа милли киемнәр, җыр-моң белән истә калыр бу фестиваль! 🫶🏻Ә хәзер икенче көннең иң матур мизгелләрен бергәләп карап китик! ✨😎 Киләсе очрашуларга кадәр!@tatardesign_official
    172видео4221Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    31 авг., 07:24

    переслано из @idel_tatar

    «Ләчтит». Печән базарында күргәннәрдән...Ярминкә тәмамланды, «Печән базары»ның заманча тарихындагы беренче гәҗит әзер булды һәм үз укучысын табарга өлгерде!Күчмә редакция эшенең иң кызыклы мизгелләре - видеода! Ничек сезгә безнең «Ләчтит»?⚡️
    166видео631Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 14:44

    🌊 «Кабан күлләре тарихы һәм аларны савыктыру»Кабан күлләренең тарихы, бүгенге хәле һәм аларны савыктыру турында сөйләштек✨Очрашуда профессор, биология фәннәре докторы, КФУ кафедрасы мөдире Нәфисә Мингазова катнашты💜@tatardesign_official
    213111Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 14:44

    206111Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 14:44

    🌊 «Кабан күлендә 100–200 ел элек ниләр булган?»Кабан күленең тарихына күз салдык!Гүзәлия Гыйматдинова белән җылы очрашу узды!@tatardesign_official
    195111Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 14:44

    197211Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 14:44

    🌊«Кабан күле белән бәйле риваятьләр һәм язмалар»Кабан күле серләре һәм аның белән бәйле кызыклы риваятьләр белән танышабыз!✨Фәнзилә Җәүһәрова сөйли! 💜@tatardesign_official
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 14:44

    182111Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 08:33

    Бүген Татарстан җөмһүрияте кабул ителүгә 36 ел!🤩 Тарихыбызга горурлык һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Бәйрәм белән, милләттәшләр!🟢Видеода 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы тарафыннан Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү мизгелләре.
    498видео742Открыть в Telegram
  • ТАТФОРУМ

    30 авг., 07:46

    Карагыз әле, кунакларыбыз нинди матууур 😍Язылмаган бер кагыйдә бар: Печән базарына милли киемнән килергә дигән✨Үзегезне таптыгызмы? 🤩@tatardesign_official
    236видео321Открыть в Telegram