Последние посты

Timergali hazrat
19 сент., 08:52изменён
✨Бөек Аллаһ әйтте:لَعَمْرُكَ إِنَّهُمْ لَفِي سَكْرَتِهِمْ يَعْمَهُونَ«(Мухаммәд) Синең гомерең белән ант итәм! Җитмәсә, алар (Лут кавеме) шәһвәт исереклеге белән хәйран калып йөриләр, нәсыйхәт ишетмәсләр".» (әл-Хиҗр сурасы, 72нче аят).Коранның барлык тәфсирчеләре (мөфәссирләр) бу аяттә Бөек Аллаһның Мухаммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гомере белән ант итүе турында бер фикердә. Һәм бу — иң югары дәрәҗәдәге хөрмәт күрсәтү.Габдуллах ибн Габбас (Аллаһ аннан һәм аның атасыннан разый булсын) әйткән: «Аллаһ Мухаммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән дә ныграк беркемне дә яратмады; Мин Бөек Аллаһның аның гомереннән башка беркемнең дә гомере белән ант иткәнен ишетмәдем».Әбү әл-Җәүзә әйткән: «Бөек Аллаһ Мухаммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гомереннән башка беркемнең дә гомере белән ант итмәде, чөнки Аллаһ өчен аннан да сөеклерәк яратылган зат юк». Кадый Гыяд "Әш - шифа "китабыннан
Timergali hazrat
17 сент., 18:57

Timergali hazrat
17 сент., 15:52
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Кем җомга көнне Кәһеф сүрәсен укыса, аның өчен аяк астыннан күкләргә кадәр нур балкыр һәм ул нур Кыямәт көнендә аны яктыртыр...» (Әл-Хаким). Җомга мөбарәк булсын 🤲
Timergali hazrat
17 сент., 07:46
✨Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Әгәр дә сез Җирдәгеләрне яратсагыз (аларга мәрхәмәтле булсагыз), Күктәге (Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр) дә сезне яратыр» (Әбү Давыд, Тирмизи).
Timergali hazrat
14 сент., 18:24
Умра в конце ноября
Timergali hazrat
11 сент., 05:56изменён
Һәр пәйгамбәрнең Аллаһ хозурында кабул ителәчәк бер махсус догасы була. Безнең Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең бу мөмкинлеген Кыямәт көненә калдырган:«Һәр пәйгамбәрнең (кабул буласы) бер догасы бар, һәм һәр илче үз догасын бу дөньяда ук кылырга ашыкты. Мин исә үз догамны Кыямәт көнендә өмәтемә шәфәгать (яклау) кылу өчен саклап калдырдым. Бу шәфәгать, Аллаһ теләсә, минем өмәтемнән булып, Аллаһка бернәрсәне дә тиңдәш итмичә (ширек кылмыйча) үлгән һәркемгә ирешәчәк» (Мөслим).✨Җомга мөбарәк булсын 🤲✨
Timergali hazrat
9 сент., 08:21
Бер галим әйтте: «Нәфес үпкәләүне ярата, чөнки үпкә үзеңнең хаклы булуыңны тоярга мөмкинлек бирә. Һәм кеше үпкәләгән икән, ул кагыйдә буларак, бары тик башкаларның хатасын гына күрә. Үпкә бик җиңел генә яшерен тәкәбберлеккә әверелә.»
Timergali hazrat
7 сент., 17:05
переслано из @kamil_hazrat

Timergali hazrat
5 сент., 13:04
Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) җиткергәнчә, Пәйгамбәр (соллаллаһу галәйһи вә сәлләм) еш кына Хәсән белән Хөсәен өчен (Аллаһтан) саклау сорый иде һәм әйтә иде: «Сезнең атагыз (Ибраһим г.с.) Исмаил белән Исхакны саклауны сорап бу сүзләрне укый иде:«Үгыйзүкүмә бикәлимәәти-Лләәһит-тәәммәһ мин кулли шәйтаанин вә һәәммәһ вә мин кулли гайнин ләәммәһ»(Мәгънәсе: «Һәр шайтаннан, һәр агулы җанвардан һәм һәр явыз күздән саклану өчен Аллаһның камил сүзләренә сыенам»)» (Имам әл-Бухари риваяте).
Timergali hazrat
3 сент., 18:58изменён
⚜Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Нинди дә булса бер кеше җомга көнне гаурәтен юып, чистарынса, чәчләрен майласа яки өендәге хуш исләрне сөртеп, мәчеткә барса, анда утырган ике кеше арасын ярып үтмичә, үзенә йөкләнгән намазны укыса һәм имам вәгазь сөйләгәндә тынычлап тыңласа, аның бу җомга белән узган җомга арасындагы гөнаһлары гафу ителер» (Имам әл-Бухари).✨Җомга мөбарәк булсын ✨🤲
Timergali hazrat
1 сент., 12:16
переслано из @dumrt_tatar
Хөрмәтле дин кардәшләр! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мошенниклык очраклары турында кисәтә: социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары, шулай ук танылган дин әһелләре исеменнән ялган каналлар ачыла башлаган.☎📲Сездән аеруча сак булырга, шикле хәбәрләргә ышанмаска һәм һәрвакыт барлык мәгълүматны тикшерүне сорыйбыз!🕌Нәзарәтнең барлык рәсми хәбәрләре әлеге каналда һәм рәсми сайтта чыга.🕌Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш итәбез.☎Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин.💫Шулай ук
Timergali hazrat
1 сент., 05:08
БАЛА МӘКТӘПКӘ БАРГАНДА УКЫРГА МӨМКИН БУЛГАН ДОГАЛАР (хәерле акыл-белем алу өчен) ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير 🤲🏻 Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр.Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит. رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا 🤲🏻 Рабби зиднии гыйлмән.И, Раббым! Гыйлемемне арттыр.اللَّهُمَّ انْفَعْنَا بِمَا عَلَّمْتَنَا وَعَلِّمْنَا مَا يَنْفَعُنَا وَزِدْنِي عِلْمًا 🤲🏻 Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән.Йа, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде.رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي 🤲🏻 Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии.И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл.
Timergali hazrat
31 авг., 07:09

Timergali hazrat
30 авг., 09:49
✨Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Үзенең Раббысын искә алучы кеше белән Раббысын искә алмый торган кеше — тере белән үле кебек». (Әл-Бухари җыентыгыннан). Иң хәерле зикер: ✨Аллаһның Илчесе ﷺ әйткән: «Иң хәерле зикер — “Лә иләһә илләЛлаһ” (Аллаһтан башка иләһ юк), ә иң хәерле дога — “Әлхәмдүлилләһ” (Аллаһка мактау булсын)». (Әт-Тирмизи җыентыгыннан).
Timergali hazrat
30 авг., 08:56
переслано из @rustamminnikhanov
Газиз республикабыз көне белән, дуслар! Бүген без тарихыбызга горурлык һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз.Поздравляю с Днем Республики Татарстан! Желаю всем татарстанцам крепкого здоровья и благополучия. Пусть наш общий дом процветает, а традиции, которые мы бережем, передаются из поколения в поколение.Подписывайтесь на мой канал в МАХ
Timergali hazrat
27 авг., 20:26
✨Гайшә анабыздан (р.а.) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әхлагы турында сорагач, ул: «Аның әхлагы — Коръән иде» — дип җавап биргән» (Мөслим).Җомга мөбарәк булсын 🤲
Timergali hazrat
24 авг., 17:06
МӘҮЛИД МӨНӘҖӘТЛӘРЕРәсүлулла намазда ул Башындадыр аның таҗы. Өммәти, өммәти диеп Агадыр күзендин яше. Рәсүлулла раузасында Зикер әйтеп сайрый кошлар. Шул кошлардан гыйбрәт алып Салаватлар әйтик, дуслар... Салаватларга кушылыгыз Салаватларын белгәннәр. Җәннәт ишеген ача алмаслар Салаватлар әйтмәгәннәр. Салават Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә, йә, Расүүләллааһ. Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә, йә, Нәбийәллааһ. Әссаләәтү үәс-сәләәмү, галәйкә,
Timergali hazrat
24 авг., 17:03
переслано из @rustamminnikhanov
Поздравляю всех мусульман с праздником Мавлид!Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын! Изге ниятләребез кабул, гамәлләребез хәерле булсын.Подписывайтесь на мой канал в МАХ
Timergali hazrat
24 авг., 17:03

Timergali hazrat
21 авг., 12:40
переслано из @bulatmubarakoff
Немного о маулиде
