gram news
Аватар канала ТУФАН ТЕАТРЫ

ТУФАН ТЕАТРЫ

@tufan_teatr

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры яңалыклары. Самые актуальные новости театра им. Т. Миннуллина. Мы в ВК: https://vk.ru/ngtdt

ПроектыKK

548подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    22 сент., 07:19изменён

    Бүген, 22 сентябрь көнне, Түбән Кама шәһәре үзенең 60 еллыгын бәйрәм итә.Без матур, чиста, уңайлы калада яшибез һәм без тарихыбызның, мәдәниятыбызның бер өлеше булып торабыз. Без традицияләребезне дәвам итеп шәһәребезнең чәчәк атуын, якты киләчәген телибез.Һәрбер кешегә бәхет, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе насыйп булсын. Бергәләп без шәһәребезне тагын да яхшырак, матуррак һәм гүзәлрәк итә алачакбыз!Туган көнең белән, яраткан Түбән Кама!
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    19 сент., 09:19

    23 сентябрь көнне Шамил Закиров исемендәге "Идел-йорт" театр коллективларының XXVI төбәкара конкурсы кысаларында театрыбызда спектакльләр күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    18 сент., 17:28

    «Өйләнәм, хатын, өйләнәм» премьерасы көненнән фоторепортажны карап, җылы хатирәләргә чумыйк!🫶Күңелгә тия торган вакыйгалар һәм тормыш дәресләре белән тулы гаилә комедиясен тамашачы бик яхшы кабул итте. Иҗат төркемен котлыйбыз!👏🏻24 сентябрь һәм 6, 23, 31 октябрьда спектакль кабат күрсәтеләчәк.билет алуФотосурәтләр: Рәмис Назмиев
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    18 сент., 10:08

    Син «БИШЕГЕМ» балалар театр студиясендә шөгыльләнергә телисеңме? 🤗Синең хыялларың чынга аша, чөнки театрыбыз каршындагы "Бишегем" театр студиясе татар телендә иркен аралашучы 7-9 яшьлек балалар кабул итә.🔥Үзеңдә ышаныч булдырырга, тел байлыгын арттырырга, тамашачылар алдында чыгыш ясарга теләсәң, димәк сиңа безгә!Әлеге мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма! Кастингка кил🙌🏼📆 22 сентябрь, 15:00 📍Кайманов ур, 9 йорт.
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    17 сент., 07:09

    «Әйтелмәгән сүзләр калды...»Татарстанның атказанган артисты Наил Сәйфетдиновның тууына 65 ел тулуга багышланган кичәгә чакырабыз.Әлеге кичәдә без сәхнә остасын, кадерле кешебезне бергәләп искә алырбыз. Программада: • Наил абый катнашкан спектакльләрдән истәлекле видео-өзекләр; • Шигърият һәм тере музыка — театр артистлары башкаруында.Бу кичә безнең өчен бик кадерле. Наил абыйны сагынучыларны, аның иҗатын хөрмәт итүчеләрне көтеп калабыз.
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    16 сент., 13:54

    переслано из @sahnejournal

    Түбән Кама театры гастрольләр белән Казанга килә!Тулырак безнең сайтта:https://sahne.ru/news/xeberler/tuban-kama-teatry-kazanga-kila
    54видео42Открыть в Telegram
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    16 сент., 11:59

    Премьера белән! Артистларның, тамашачыларның һәм бию белән бәйле һәркемнең мөнәсәбәтләре турындагы спектакльнең премьерасы үтте!Премьера спектакля о непростых отношениях с танцем у артистов, зрителей и всех причастных состоялась!Поздравляем всю команду! Иҗат төркемен котлыйбыз!Мы очень рады и ждём вас на следующих показах пластического стендапа «Бию спектаклен ничек аңларга?» / «Как понять танцевальный спектакль?»:📍 17 сентября, 18:30 — Нижнекамск, Театр имени Т. А. Миннуллина Билеты📍 26 сентября, 13:00 — Казань, Театр Камала БилетыТеатрда күрешергә язсын! До встречи в театре!Фотосурәтләр: Рәмис Назмиев
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    15 сент., 11:21

    Театрыбызның Казандагы гастрольләренә багышланган матбугат конференциясен рәхим итеп карый аласыз.https://tatar-inform.tatar/conferences/tufan-mi-nullin-isemend-ge-t-b-n-kama-tatar-d-l-t-teatryny-kazandagy-gastroll-ren-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852469Фотосурәтләр: Солтан Исхаков
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    15 сент., 08:33

    Кадерле тамашачылар! Сезне октябрь ае афишасы белән таныштырабыз🍁🎫 билет алу
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    14 сент., 14:57

    Бүген бездә кунакта Яшел Үзән музыка театры булды.Алар тамашачылар хозурына «Храни меня, любимая» дип аталган бик гыйбрәтле, үзәк өзгеч әсәр тәкъдим иттеләр. Рәхмәтебезне белдерәбез!👏🏻
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    14 сент., 12:11изменён

    «Бию спектаклен ничек аңларга?» / «Как понять танцевальный спектакль?» Нурбәк Батулла, Булат Минкин.Премьераны син дә килеп күр!17 сентябрь, 18:30Билет алу
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    14 сент., 09:17изменён

    ⚡️ Туфан Миңнуллин театрының Казан шәһәренә гастрольләре26 - 28 сентябрьдә Казандагы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Түбән Кама татар дәүләт драма театры гастрольләре үтә. Камал театрының яңа бинасында тамашачыга 4 спектакль тәкъдим итәчәкбез. Билетларны Камал театры сайтында сатып алырга мөмкин.📍Хади Такташ ур, 74✔26 сентябрь 13:00, Бию спектаклен ничек аңларга? / Как понять танцевальный спектакль?✔26 сентябрь 18:00, Көз / Осень✔27 сентябрь 17:00, Борһан йорты / Дом Бургана✔️28 сентябрь 13:00, Галия. 1, 2 һәм 3 бүлек / Галия. 1, 2 и 3 части
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    14 сент., 06:05

    Бүген 14 сентябрь театрыбызның баш режиссеры, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия иясе Әхмәтова Лилия Фәрит кызының туган көне.Хөрмәтле Лилия Фәрит кызы, сезне театр исеменнән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!💐Тормышыгызның һәр көне яктылык, бәхет, уңыш белән сөендерсен! Иң кыю иҗади хыялларыгыз тормышка ашсын! Эшегездә яңа казанышлар, матур ачышлар, гаиләгезгә тынычлык, иминлек телибез. Чиксез бәхет, мул тормыш, хәерле озын гомер насыйп булсын. Туган көнегез белән!👏🏻💐
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    13 сент., 15:22

    «Апуш - Түбән Кама» татар балалар театр студиясенә өстәмә кастинг игълан итәбез!🎭Беренче сайлау этабына килеп өлгермәгән балалар өчен тагын бер мөмкинлек. Сәхнәдә чын артист кебек рольләр башкарырга, иҗади сәләтеңне үстерергә телисеңме? Шулай икән, сине «Апуш-Тубән Кама» балалар театр студиясенә кастинг үтәргә чакырабыз!✅ 22 СЕНТЯБРЬ, 15:00 📞 Элемтә өчен телефон: +79172816011 ___ Объявляем дополнительный кастинг в татарскую детскую театральную студию «Апуш - Нижнекамск»!🎭Это прекрасная возможность для тех ребят, кто не успел прийти на первый этап. Хочешь блистать на сцене, раскрыть свой талант и стать частью творческой семьи? Тогда приглашаем на кастинг в детскую театральную студию «Апуш-Нижнекамск»!✅ 22 сентября, 15:00 📞 Контактный телефон: +79172816011
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    13 сент., 10:55изменён

    «Апуш» студиясенә кастингта катнашкан әти-әниләргә һәм балаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның күбесе үтте. Киләчәктә студиягә өстәмә җыю булачак.«Апуш» студиясендә балалар үсеп тәрбияләнеп, йомгаклау спектакльләрендә катнашачак, соңыннан алар төрле фестивальләрдә һәм сәхнәләрдә күрсәтеләчәк.
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    13 сент., 10:44

    Премьерадан соң тамашачылар белән фикер алышу булды. Иҗат төркеменә кызыксындырган сораулар бирелде һәм күп кайтавазлар әйтелде. Бу безнең өчен бик мөһим! Рәхмәт тугры тамашачыбыз!🤎
  • ТУФАН ТЕАТРЫ

    12 сент., 17:29

    Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Люзия Чупашеваны «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә Зәйтүнә Закировна роленә уңышлы керүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз!👏