Последние посты

унсигез
1 авг., 17:11
яшьлекнең иң тупас хатасы: башкалар яшәешен күзәтеп, үзеңнекен ашыктыру.
унсигез
24 июн., 11:01
күрше дөньяга ял итәргә очасым килә.
унсигез
31 мая, 21:40
әйдә бу җәйне бергәләп онытылмаслык итик әле.
унсигез
17 мая, 10:26
өлкән яшьтә искә төшерерлек хатирәләр булсын өчен, ул хатирәләрне хәзер барлыкка китерә башларга кирәк.аннары соң булырга да мөмкин.
унсигез
25 апр., 22:48
бу дөньяда иң авыры - үз-үзеңә хезмәт итү.башкалар өчен ниләр генә эшләмисең: борчымаска тырышасын, очрашуларга вакытында киләсең, ашарга пешерәсең - кайгыртасың, бер сүз белән әйткәндә.ә үзеңә бер дә яхшылап хезмәт иткәнең юк. нишләп?
унсигез
11 мар., 09:01
язгы кояш сиңа килешә.
унсигез
27 февр., 07:53изменён
йөрәгең типсен. калганы булыр.
унсигез
17 февр., 13:50
яшьлек белән картлык очрашмый шул.
унсигез
4 февр., 18:10
өлкән буын вәкилләре яшьләрне беркайчан да аңламаячак.без дөньяны киңрәк күрәбез. бездә курку хисе юк.ә аларда безне аңлау теләге юк. алар куркалар, без аларны алмаштырырбыз, дип куркалар.ә безнең, моны аңлагач, аларның урынына тагын да тизрәк менеп утырасы килә башлый.алар безне аңласалар, аңларга теләсәләр, без (яшьләр) алар белән узышмас та идек.
унсигез
21 янв., 09:41
дөнья кыю кешеләрне ярата.
унсигез
28 дек. 2025 г., 12:37
мин хәзәр"мин үзем белән шундый горурланам"һәм"җитми, тагын да күбрәк эшләргә кирәк"арасында.
унсигез
5 дек. 2025 г., 12:18
минем күңел әле дә чын кышны көтә. буранлы салкын тылсымлы кышны.
унсигез
2 дек. 2025 г., 09:17
яраткан язылучыларым, унсигез «иң шәп телеграм-канал» номинациясендә җиңү яулый ала!тавышыгызны монда калдыра аласыз: https://idel.top/vote/in-sap-telegram-kahalрәхмәт!
унсигез
25 нояб. 2025 г., 16:21
әни авылдан төреп җибәргән май, әти күптән түгел аерткан, сыек тәмле бал, йомшак ак ипи һәм мәтрүшкәле чәй.бәхетле җылы көз-кыш.
унсигез
24 нояб. 2025 г., 07:25изменён
бу дөнья мәми-авызлар өчен барлыкка китерелмәгән.син һәрвакыт үз фикереңне дәлилли алырга әзер булып торырга тиеш. кирәк вакытта "юк" дия белергә тиеш.син үз уйларыңны, фикерләреңне, идеяларыңны курыкмыйча яңгырата белергә тиеш.моны эшләргә өйрәнмәсәң, син кечкенә генә бер кортка әйләнәчәксең дә, өстеңдә мең дә бер кара олы карга очып йөри башлаячак. дөнья сине көн саен изәчәк.син, көч җыеп, каршы сүз дәшкәнче, әлбәттә.
унсигез
14 нояб. 2025 г., 16:16
кемдер булса да минем никадәр арганымны күрсен һәм аңласын иде.
унсигез
12 нояб. 2025 г., 13:52
минем сезгә ошыйсым килми. минем үз-үземә ошыйсым килә.
унсигез
11 нояб. 2025 г., 15:41
иң көчле ялгызлык кешеләр арасында гына сизелә икән.
унсигез
23 окт. 2025 г., 08:49
бүген йокы көнен игълан итәм.
унсигез
15 сент. 2025 г., 17:18
хәзер томанлы диңгез буенда утырасы иде.
