Последние посты

Вагаповфест
22 сент., 17:00
Мирзаяновлар гаиләсе 😍Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кечкенә кызлары Гүзәлгә дә 1 ЯШЬ тулган икән. Котлыйбыз🥳Бу матур гаиләне яр күпме монда? «Әйе» булса, аларга күүүп кенә ❤️ калдырыйк әле!
Вагаповфест
22 сент., 15:02
Рөстәм Нәбиев: «Әниемнең моңы миңа күчкән дип уйлыйм»🥹Рөстәм Нәбиев «Яңа татар җыры» гала-концертында Зифа Нагаева белән бергә иҗат иткән «Әче әремнәрдән бал җыям» җыры турында сөйләде һәм җыр-моңга инде балачактан тартылуы турында бүлеште. Рөстәм фикеренчә, мәрхүм әнисендә булган моң аңа күчкән🥹 Чөнки исән чагында аның әнисе дә җырларга яраткан.Тормышында нинди генә авырлыклар булуына карамастан, Рөстәм чын мәгънәсендә бу дөньядан бар нәрсәне алып ЯШИ. Спорт белән дә шөгыльләнә, үз кулларында тауларга менә, 3 баласын тәрбияли, җыр-моңга тартыла.Сокланып туя алмаслык ШӘХЕС! Шулай бит😍👏🏻
Вагаповфест
21 сент., 15:13
«VI Яңа татар җыры» гала - концертынның матур мизгелләреннән торган альбом әзер📸Барлык фотоларны Вконтакте төркемендәге альбомда карый аласыз🔥
Вагаповфест
21 сент., 12:58
«VI ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ» – ГӨРЛӘП УЗДЫ!😍Бу кабатланмас кичәдә йөзләгән тамашачы өчен инде 6 ел эчендә яратып өлгергән ХИТлар, өр-яңа сыйфатлы җырлар яңгырады. Гала-концерт авторларны һәм шәп җырларланы популяршытырган музыка бәйрәменә әверелде👏🏻Безнең белән булган һәркемгә - мең рәхмәт! ❤️Кемнәр концертта булды? Ничек сезгә? Фикерләрегезне көтеп калабыз😊
Вагаповфест
17 сент., 13:01
Рисәнә Мостафинананың «Яңа татар җыры» гала-концертында чыгышы🔥😍“Белмиләр күңелдә ни барын” җыры чыннан да йөрәккә үтеп керә шулай бит?Рисәнә апаның башкаруына ничәле куяр идегез? ❤️
Вагаповфест
17 сент., 11:42
Раяз Фасыйхов башкаруында "Бер җылы сүз" җыры🔥Бу җыр 2023 шуның кадәр популяр була ки, хәтта Раяз үзенең концерт программасын да әлеге ХИТ исеме белән атый! Матур җыр бит, килешсәгез ❤ куегыз!Ә «Яңа татар» җыры гала-концертының башка хитларын безнең Вконтакте төркемендә карагыз!
Вагаповфест
17 сент., 07:51
Кабатланмас Иркәнең «Яңа татар җыры»ның гала-концертынданы чыгышы🤩Үзе, тавышы, костюмы, биючеләре һәм, әлбәттә ХИТ булган «Кыргый гөл» җыры - барысы да сокландара! Шулай бит!Бу җырга һәм башкаручысына күп итеп “❤” калдырыйк әле!
Вагаповфест
16 сент., 19:51
«Сәхнәдә җырлау - тауга менеп төшү кебек булды» 😍Рәстәм Нәбиевның «VI Яңа татар җыры» гала-концертындагы чыгышы🔥Тамашачыларның аңа аягүрә кул чаптылар! Бик көчле, мәгънәле һәм йөрәк түренә үтеп керердәй чыгыш булды бу😍 Рәстәмнең хәттә үзенең дә күзләрендә яшьләр күренде🥹Рөстәм Нәбиев Зифа апа Нагаева белән «VI Яңа татар җыры» конкурсының «Әче әремнәрдән бал җыям» җыры белән 1 УРЫН лауреатлары булдылары. Авторга да башкаручыга да 200 000 күләмендәге акчала бүләк бирелде🏆Бу чыгыш һичшиксез сезнең ❤️ лаек!
Вагаповфест
16 сент., 10:17
СЕР СОРАДЫГЫЗ - БЕЗ ЭШЛӘДЕК🔥«Яңа татар җыры» гала-концертына 4 БИЛЕТ өстәдекБИЛЕТЛАР - МОНДА 👈🏻
Вагаповфест
16 сент., 09:42
БИЛЕТЛАР САТЫЛЫП БЕТТЕ🔥Без һәм сез яраткан җырлар, яңа җырлар, кабатланмас матур тамаша! Бу сезонның тәүге концертына - «Яңа татар җыры»на без әзер!Хөрмәтле тамашачылар, көтеп калабыз сезне!❤️
Вагаповфест
15 сент., 14:53
ИНДЕ ИРТӘГӘ😍 6 ел дәвамында җыелган ХИТлар, сез яраткан артистлар, кабатланмас сәхнә бизелеше һәм, әлбәттә, ЯҢА сыйфатлы җырлар! Елның иң көтеп алынган тамашасы - «Яңа татар җыры» гала-концертына без әзер! Барыгызны да көтеп калабыз!Соңгы 10 билет калды🔥 https://iframeab-pre6623.intickets.ru/seance/72790248
Вагаповфест
15 сент., 07:17изменён
Рисәнә Мостафина «Яңа татар җыры» гала-концертында чыгыш ясаячак😍🔥Инде ИРТӘГӘ Саба сандугачы, сез һәм без яраткан Рисәнә Мостафина «Яңа татар җыры» гала-концертында тамашачыларыбызна сөендерәчәк!Соңгы 15 билет - МОНДА 👈🏻
Вагаповфест
14 сент., 15:31
Татар эстрадасы артистлары балалары белән җырлый 🥰Алма алмагачыннан ерак төшми, диләр. Бу очракта чыннан да шулай, балалары да, ата-аналары да сәләтле 😍Ә сезгә кемнәрнең чыгышлары аеруча ошады, языгыз әле! 👇🏻
Вагаповфест
12 сент., 16:12изменён
«Сөйләшергә вакыт» ташыруында кунакта - Рифат Фәттахов!Якшәмбе көнне (иртәгә) «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналлары эфирында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының кунагы - продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе - Рифат Фәттахов.Алып баручы Лилия Кадыйрова белән ихлас әңгәмәдә Рифат Әхмәт улы татар милли мәдәнияте һәм эстрада дөньясындагы иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк, сәхнә арты серләре белән уртаклашачак.🗓 13 сентябрь (якшәмбе):🔹 ТНВ: 09:00 | 21:00 🔹 ТНВ-Планета: 09:00
Вагаповфест
10 сент., 10:02
💥 «Яңа татар җыры» гала-концертына нибары 1 АТНА гына калып бара ⏳Яраткан артистларыбыз, сөекле хитлар һәм иң җылы атмосфера сезне «Пирамида» сәхнәсендә көтә 🔥🎟 Билетларны алырга ашыгыгыз 👉🏻 МОНДА
Вагаповфест
10 сент., 07:00
Азат белән Гөлсирин бер-берсен беләләрме икән? 🤔Бу парның мәхәббәт тарихы 2017 елда нәкъ меня Ваһапов фестивалендә башланды 🔥 Бу вакыт эчендә алар күпме генә матур дуэтлар чыгардылар!❤️🔥 Ә инде тиздән 16 СЕНТЯБРЬ КӨННЕ без Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина башкаруында яраткан ХИТ җырларын «Яңа татар җыры» гала-концертында ишетәчәбез!ГАЛА-КОНЦЕРТКА НИБАРЫ БЕР АТНА КАЛДЫ! БИЛЕТЛАРНЫ АЛЫРГА АШЫГЫГЫЗ 😍 Тулырак - https://iframeab-pre6623.intickets.ru/event/72738689/#abiframe
Вагаповфест
8 сент., 15:05
«Исерек сөюемнән» җыры оркестр һәм хор башкаруында😱Марат Яруллинның зур җанлы концерты узды. Бу юлы артист үзенең репертуарын бөтенләй яңа форматта - симфоник оркестр һәм хор белән берлектә тәкъдим итте.Аерым алганда аның «Исерек сөюемнән» һәм «Тукран» композицияләре оркестр яңгырашында башкарылды. Әмма бу музыкаль эксперимент тамашачылар арасында төрле фикерләр уятты.Кайберәүләр: «Бу - эстрада җырын бозу, мондый жанрга оркестр аранжировкасы килешми», дип тискәре бәя бирсә, икенчеләр, киресенче, бу адымны җырларга яңа сулыш өрү һәм аларның музыкаль палитрасын баету дип кабыл итте.Ә сез нинди фикердә? Хитларның мондый яңа музыкаль эшкәртмәсе күңелегезгә яттымы?
Вагаповфест
8 сент., 12:01
НЮША татарчы җырлый😍Татар эстрадасында артистлар русча жырлар чыгару популярлаша башлады. Үз иҗатларын алар төрле яклап популярлаштырырга тырыша. Ә без сезнең өчен рус артистларының татарча җырлаганнарын барладык🥰Тулырак безнең ВКонтактеда карагыз!
Вагаповфест
8 сент., 08:34
16 СЕНТЯБЯРЬ - «ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ - 6» ГАЛА-КОНЦЕРТЫ🔥Елның иң көтеп алынган вакыйгасы инде тиздән! Концертта халык күңелен яулаган иң яхшы җырлар яңгыраячак, шулай ук быелгы конкурс җиңүчеләренең премьералары да булачак❤Ә иииң шәп яңалык - бары тик «Яңа татар җыры» гала-концертында Казан тамашачасы өчен ТӘҮГЕ ТАПКЫР - Рөстәм Нәбиев чыгыш ясаячак🔥🥰Өстәмә % булмаган билетларны бары тик БЕЗНЕҢ САЙТТАН алып була
Вагаповфест
8 сент., 05:00
Ильмира Нәгыймова белән Рәдиф Зарипов моңланалар 🥰Алардан тагын бер дуэт ишетергә теләр идегезме? ❤️🔥
