Последние посты

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
22 сент., 16:10
Кешенең башына бер уй керсә, аны эшләмичә туктамый. Тормышка ничек карыйсың – ул да сиңа шулай җавап бирә.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
22 сент., 15:50
Татарстан Фәннәр академиясе яшь галимнәргә торак шартларын яхшырту өчен грант алуга гаризалар кабул итүне 30 октябрьгә кадәр озайтты. Грантка 35 яшькә кадәрге фән кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге докторлар дәгъва кыла ала. Бер грантның күләме – 1,37 млн сум, барлыгы 16 биреләчәк.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
22 сент., 14:55
«Макс» мессенджерында «Грантлар порталы» мини-кушымтасы ачылды. Ул мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм хәйрия өлкәләрендәге грантларны эзләргә ярдәм итә. Фильтрлар: категория, төбәк, финанслау күләме. Киләчәктә ясалма интеллекттан ярдәмче булачак.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
22 сент., 09:15
Ике башлы таяк
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
22 сент., 08:45
26 сентябрьдә Түбән Камада шәһәрнең 60 еллыгы узачак. Бәйрәм «Манзара» сәүдә үзәге янында була. Концертта The Hatters, Фирдус Тямаев, Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаячак. Кунаклар өчен музей, гастрофестиваль һәм техника күргәзмәсе оештырыла.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
22 сент., 08:09
Уртача пенсия 25 мең сумнан артты. Россиядә 2026 елның августында эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар ай саен 25 469 сум ала, бу узган елгыдан ике меңгә якын артык.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
22 сент., 06:26
Түләүне киметеп була! Фатирда температура +18дән түбән яки җылы 16 сәгатьтән артык юк икән — гариза языгыз. Чүп чыгармасагыз да исәпләмиләр. Идарәче компания баш тартса, дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итегез.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
21 сент., 12:45
Мәҗбүри медицина иминияте кысасында теш табибына күренү, тешне дәвалау, алу һәм сызлаганда беренче ярдәм күрсәтү хезмәтләреннән бушлай кулланырга мөмкин.Бу хакта “РИА Новости” Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәгълүматларына таянып яза.Фондта билгеләп үтелгәнчә, тешләрне вакытында карау-дәвалау, авырткан тешкә бәйле аянычлы хәлләрне кисәтү мөмкинлеге бирә бу. Беренче яртыеллыкта медицина оешмаларына бушлай дәвалану өчен 31,7 миллион тапкыр килгәннәр. Чагыштыру өчен: бөтен узган ел дәвамында бу күрсәткеч 61,1 миллион булган. Фонда әйтүләренчә, быел әлеге күрсәткечнең 63,4 миллион тәшкил итәчәге күздә тотыла.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
21 сент., 12:15
Авырулар сезоны башланганда баланнан да яхшы дару юк! Чөнки ул С витамины күләме буенча хәтта цитруслыларны да уздырып җибәрә. Ул шулай ук каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний, тимер кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майларына да бай.Ангина белән авырганда, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми азаплаганда балан чәенең шифасы тими калмас.Балан чәе кан басымы югары булганда баш авыртуны баса, кан басымын төшерә.Ашказаны җәрәхәте вакытында, йөрәк чәнчегәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә дә файдасы зур.Ис тигәндә дә балан ярдәм итә: аны чәйнәү яки колакларга берәр балан җимеше кую хәлне җиңеләйтә.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
21 сент., 11:45
Полис ОМСны хәзер МАХ мессенджеры аша күрсәтергә мөмкин. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җиткерде. Кушымтадан шулай ук цифрлы ID, паспорт кулланып була. Табибка языла, консультация ала аласыз. Дәүләт хезмәтләрендә сервислар тагын да күбрәк.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
21 сент., 08:24
Госуслуги яңа сервис — «Защита от мошенников в сети» эшләтеп җибәрде. Ул ике төп хезмәтне берләштерә: аккаунтны кире кайтару буенча ярдәм (пароль яки код биргәннәр өчен) һәм кисәтү чаралары. Сервис 86 алдау схемасын тасвирлый, кредит тарихын тикшерергә, шикле шалтыратулар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
19 сент., 06:10
Һәр якның, һәр авылның үз йөзе бар. Төрле районнарга эш сәфәре белән баргач, бу үзенчәлек бигрәк тә нык күзгә ташлана. Әлеге аермалыклар авыл күренешләрендә, урамнарның нинди тәртиптә урнашуында йорт һәм капкаларның тышкы кыяфәтендә, аларның төсләрендә, бизәкләрендә, төзелештә кулланган материалларда күренә. Элеккеге агач йортлар, купшы бизәкләр заман сулышы белән калай һәм тимергә төренде. Заман таләпләренә яраклашкан авылның йөзе ничек үзгәрә?
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
19 сент., 05:46
Дәүләт Думасына сайлауның беренче көнендә ил халкының 30 процентка якыны тавыш биргән
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
18 сент., 18:28
Татарстанда сайлауларда бүген 11 iPhone һәм Sollers ST8 автомобиле уйнатылды. Машина Гөлфия Абдулловага чыкты.Бүләкләр иртәгә дә уйнатылачак. Гаилә белән сайлау участогы янында фотога төшеп, #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән ВКонтакте'га куярга кирәк.Сайлаулар 18-20 сентябрьдә уза.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
18 сент., 18:20
Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу Мәскәү вакыты белән 20.01 сәгатькә тулаем ил буенча 23,54% ка җитте.Бу хакта Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм алар белән берләштерелгән кампанияләр 18 сентябрьдә башланып китте. Тавыш бирү өч көн – 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
18 сент., 15:40
Татарстанда 43 мең яшь кеше беренче тапкыр сайлауда тавыш бирә
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
18 сент., 14:15
Тәүбә кайчан кабул була?
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
18 сент., 13:45
Арчада яшәүче экология инспекторлары Альмир һәм Ләйсән гаиләсе сайлау участогында фотога төшеп, iPhone откан. Альмир бу эштә нибары 3 көн, ә хатыны озак еллар хезмәт куя. «Яңа эшем бәхетле булды», — ди ул.
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
18 сент., 13:26
Көндезге сәгать 3кә Татарстанда сайлаучыларның 23,5 проценты тавыш биргән
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
18 сент., 13:05
Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирүчеләр саны 15 проценттан арткан
