Последние посты

Яшел Узэн Медиа
22 сент., 18:11
Гүзәл затларыбызга файдалы киңәш тәкъдим итәбез 👆
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 16:01
🍎🍰☕️ Лилия Муллагалиевадан кабаклы-алмалы пирог рецепты тәкъдим итәбез👇👇https://yashel-uzan.ru/news/tamletamak/liliia-mullagalievadan-kabakly-almaly-pirog-recepty
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 15:53
12 ел... Һәр көне төрле вакыйгаларга, очрашуларга, чараларга, бәйрәмнәргә бай иде аның."Яшел Үзән"нең тарихи мизгелләре, баш мөхәрриребез Илсөя Мансуровна белән бәйле истәлекле, онытылмаслык, кадерле минутлар.Ә без киләчәккә карап, алга атлыйбыз һәм яраткан коллегабызга бары уңышлар телибез. Юлыгызда гел яхшы кешеләр генә очрасын. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез❤️
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 15:00
Карамалы Тауда күчмә флюорограф эшләячәк 🚑🔹Эш графигы: Карамалы Тау табиб амбулаториясе (Җиңүнең 40 еллыгы ур., 1А). 2026 елның 23, 24 сентябре. Карамалы Тау мәдәният йорты (Садовый бистәсе, 9 нчы йорт). 2026 елның 28, 29 сентябре.🔹Авыллар буенча: 25.09.2026 — Шырдан. 30.09.2026 — Мизиново. 01.10.2026 — Протопоповка. 02.10.2026 — Олы Ходяш.⏰ Эш вакыты: Сәгать 8:30дан 12:30га кадәр. 📌Үзегез белән паспорт, полис, алдагы флюорография нәтиҗәсеналырга онытмагыз. ☎️ Мәгълүмат өчен теркәү бүлеге телефоны: 6-06-65ЦРБ
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 14:04
🎭 Мәдәният йорты ике буынны берләштерә торган урын булсын идеКызлар, «Яшел Үзән»нең социаль челтәрләрен игътибар белән карап барам. Район тормышын бик матур яктыртасыз: кайда нәрсә булган, нинди чара үткән – кулга телефон алуга, барысыннан да хәбәрдар булабыз. Мәдәният йортларының эшчәнлеге дә күз алдында. Шуңа күрә, бер фикеремне «Әйтәм әле» аша җиткерәсем килә.✍️ Соңгы вакытта клубларда үткәрелгән чараларның күбесендә мәктәп укучыларының актив катнашуы күренә. Конкрет авылны атамыйм, әмма күп җирдә шундый күренеш. Әлбәттә, балалар белән эшләргә кирәк, аларны мәдәнияткә, сәнгатькә тарту бик мөһим. Ләкин шул ук вакытта бер сорау туа: ә авыл халкы, өлкән буын кайда? Мәдәният йорты бит авылның үзәге булырга тиеш. Анда балалар өчен генә түгел, өлкәннәр, яшьләр, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә кызыклы чаралар үткәрелсә иде.Авыл кешесе үзен дә мәдәният йортының кирәкле бер өлеше итеп
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 13:05
«Тере тел – сүздән башлана» исеме астында тәкъдим ителгән мәкаләләрне, видеоязмаларны, карточкаларны, әңгәмәләр һәм башка төрле чараларны күзәтеп барыгыз. Кызыклы да, файдалы да булачак!#ТатарчаБерСөйләшик #Карточки
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 13:04
🏗 Яшел Үзәндә «Хезмәт даны шәһәре» стеласы урнаштырылачак🏙 Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Яшел Үзәндә «Хезмәт даны шәһәре» стеласын урнаштыру һәм аның янәшәсендәге территориясен төзекләндерү буенча электрон аукцион игълан итте.📄 Мәгълүмат сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырылган.💰 Контрактның башлангыч максималь бәясе 80 млн сум тәшкил итә. Нәтиҗәләрне 1 октябрьдә чыгарырга планлаштыралар.📰 Татар-информ
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 11:04
🦠 Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан вакцинация ясату кирәклеге искә төшерелде🕷 Талпан инфекцияләре сезоны башыннан алып талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына 9324 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 1960ы балалар. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлар белән уртаклашты.📍 Әлеге бөҗәкләрдән иң күп зыян күргәннәр Казанга туры килгән – 3996 кеше, Яр Чаллы – 658, Яшел Үзән районы – 504, Түбән Кама районы – 428, Әлмәт районы – 390, Бөгелмә районы – 277, Алабуга районы – 263.🔬 Ведомствода хәбәр итүләренчә, кешеләрдән алынган 3636 талпанның 897сендә иксод талпан боррелиозы кузгатучысы, 73ендә кеше гранулоцитар анаплазмозы, 16сында кеше моноцитар эрлихиозы аерып алынган. Талпан вируслы энцефалиты кузгатучысы 13 талпанда табылган.💉 Роспотребнадзорда искә төшергәнчә, көз — талпан вируслы энцефалитына каршы вакцинация башлау өчен иң уңай вакыт. Талпаннарның
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 10:05
📰 «Яшел Үзән» газетасына язылу башланды!Яңа елны якташларыбыз белән бергә каршы алып, 2027 елның беренче яртыеллыгында да «Яшел Үзән» белән бергә булыйк! 💚Район тормышындагы яңалыклар, мөһим хәбәрләр, кызыклы язмалар, авылларыбыз һәм шәһәребез сулышы, якташларыбызның уңышлары — барысы да яраткан газетабыз битләрендә!Газета — ул яңалык кына түгел, туган як белән бәйләп торган җеп, бүгенге көннең елъязмасы.Татарстанның халык артисты, газетабызның якын дусты Рәшит Сабиров та «Яшел Үзән» укучыларын газетабызга язылырга чакыра. Ә сез язылдыгызмы әле? 😊📮 «Яшел Үзән» белән бергә булыйк! Газетага язылып, район тормышыннан хәбәрдар булып яшик!
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 10:01

Яшел Узэн Медиа
22 сент., 09:02
Тормышны үзгәртү өчен дога 🕌💬 УКЫЛЫШЫ:Әллааһүммә-җегъәлний үгъәҙҙъыймү шүкрак, үә үкҫиру ҙикрак, үә әттәбигъү нәсъыйхәтәк, үә әхфәҙъу үәсъыййәтәк.📖 МӘГЪНӘСЕ:«Аллаһым, мине Үзеңә иң күп шөкер итүче, Сине иң еш искә алучы, Синең нәсыйхәтләреңә тугры булучы һәм әмерләреңне үтәүче ит».Имам Әт-Тирмизи, «Сөнән», №3676-нчы хәдис
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 08:01
🌰🐿🍁 Көзен организмны витаминнар белән ныгытырга кирәкЧөнки суыклар башлану, якты көн озынлыгы кимү, сезонлы җиләк-җимеш ашауның азаюы – болар барысы да халәтебезгә (физик яктан гына түгел, кәеф төшенкелегенә дә) тәэсир итми калмый.Бу очракта витаминнарның безгә ничек ярдәм итә алуы турында аңлашыйк.👇1️⃣ Иммунитетка булыша. Көннәр салкынайта башлау белән, вирус һәм инфекцияләргә каршы тору өчен, организм өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. С, Е витаминнары һәм цинк иммун системасын ныгыта.2️⃣ Арыганлык һәм апатия белән көрәшә. Көзен көннәр кыскара, кояш та азая. Шул сәбәпле кеше кәефендә дә үзгәрешләр башлана: йокы килә, сүлпәнлек баса. В төркеме витаминнары (бигрәк тә В12) һәм фолий кислотасы әлеге симптомнар белән көрәшә, энергияне арттыра, кәефне күтәрә.3️⃣ Продуктивлык үсә. Көз җитү белән күпләребез өстәмә энергиягә мохтаҗ. В6 һәм В12 витаминнары чыдамлыкны, энергияне һәм
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 07:01
📖🍁 Дуслар, сезнең игътибарга!Бүген сезгә тумышы белән Зур Өтәк авылы кызы, сөйләм культурасы һәм техникасы белгече, Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре — Илсөяр Шиһапованың «Көзләр» шигырен тәкъдим итәбез.✨ Илсөяр ханымның иҗатында туган якка мәхәббәт, күңел нечкәлеге һәм тормышның матур мизгелләре аерым бер җылылык белән чагыла.📖 Рәхим итеп укыгыз!
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 06:07
Осень — время тепла и заботы о близких!Эмиз — федеральный бренд с подтверждённой репутацией качества, входит в список «100 лучших товаров России». Халяль. А еще Эмиз - это целая традиция сохранения семейных ценностей. И сейчас самое время позаботиться о своих близких.Только осенью: скидка 40% на всё! При покупке от 2-х бутылок (0,75 л) выгодно покупайте: 🔸 Эмиз Таврический 🔸 Эмиз Премиум 🔸 Эмиз Гранат 🔸 Эмиз ДиабетическийХит сезона — благородный кофе Эмиз. Уникальный состав (100% арабика, чёрный имбирь, тмин, экстракт финика, мангостин и гималайская соль) мгновенно обеспечит бодрость на целый день.Новинка — конфеты Эмиз. Подарят настоящее наслаждение вам и вашим близким. Мы создаём честно, вкусно и по-настоящему. Позаботьтесь о семье — сделайте заказ прямо сейчас!
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 06:02
🍎🎃 Көзге муллык — уңган хуҗабикәләр кулында!«Хәзинә» фольклор коллективы кызлары — Бакырчы авылының уңган-булган хуҗабикәләре — көзге муллык чорында да тик тормыйлар. 🌿 Алар үзләре үстергән табигый, экологик чиста алма, кабак һәм башка нигъмәтләрдән төрледән-төрле тәмле ризыклар әзерләү серләре, яраткан рецептлары белән ихлас күңелдән бүлештеләр.- Безнең кызларның һәрберсенең кулыннан гөлләр тама дисәң дә, һич арттыру булмас! Бер генә дә тик торырга яратмыйлар: бүген бер тәм-том пешерсәләр, иртәгә инде тагын берәр яңа ризык белән сөендерәләр. Көзге муллык — үзебезнең бакчаларда үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрдә, ә иң мөһиме — уңган хуҗабикәләрнең тырыш кулларында! Молодцы, кызлар! Активлыгыгыз, тырышлыгыгыз, бер-берегез белән тәҗрибә уртаклашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Һәрчак шулай бердәм, матур күңелле һәм актив булып калыгыз, - дип яза Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 04:15

Яшел Узэн Медиа
22 сент., 04:15
22 сентябрьгә һава торышы☀️🍂Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр көтелми.🌫️ Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин.💨 Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан: төнлә 3–8 м/с, көндез 5–10 м/с.🌡️ Төнлә һава температурасы +7…+12°, көндез +21…+26° булачак.
Яшел Узэн Медиа
22 сент., 02:53
Хәерле сишәмбе иртәсе белән, дуслар! ☀️Яңа көн һәркемгә тынычлык, яхшы хәбәрләр һәм күңел җылысы алып килсен. Көнегез уңышлы башланып, барлык ниятләрегез дә тормышка ашсын. Елмаю белән башланган иртә көне буе күңел күтәренке булуына сәбәпче булсын. Хәерле һәм бәрәкәтле көнәнр телибез! 🍁🧡
Яшел Узэн Медиа
21 сент., 18:34
💔 «Үзләре китте, калды моңнары...»Мулла Иленең моңлы сандугачы Фирдания Зарифуллина һәм районыбызның оста гармунчысы Камил Хәлиуллин... Бүген алар безнең арада юк. Әмма тавышлары, гармун моңы, җырлары күңелләрдә һаман яңгырый. Кеше китә, җыры кала, диләр...Фирдания апаның моңлы тавышы белән Камил абыйның гармуны бергә кушылган бу мизгелләр — үзе бер истәлек. Еллар узар, әмма бу җырларны тыңлаганда күңелдә алар кабат терелер.Сезне сагынып искә алабыз. Җырларыгызны тыңлап, матур хатирәләрегезне яңартабыз. Моңнарыгыз мәңге яшәсен! ❤️🕊
Яшел Узэн Медиа
21 сент., 17:45
🦠 Грипп һәм ОРВИдан ничек сакланырга?Салкын тию сезонында сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу мөһим.📌 Рәзилә Хәйретдинова әзерләгән карточкаларны карагыз, грипп һәм ОРВИдан саклануның төп кагыйдәләрен истә калдырыгыз!Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз! 💚#грипп #ОРВИ #профилактика #сәламәтлек #сәламәтяшәүрәвеше #ЯшелҮзәнМедиа
