gram news
Аватар канала уйлагач, язам

уйлагач, язам

@yazam_min

исемем – Рәфидә (🦉) каналда: ▫️мин ▫️театр ▫️кино ▫️авыл ▫️китап ▫️кайчак(гел) моң-зар ▫️журналист тормышы ▫️бүләкләр уйнату 🫧 минем фикер сезнеке белән туры килмәскә мөмкин 🫧 элемтә өчен: @yabalak_min

ПроектыKK

683подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • уйлагач, язам

    15 сент., 14:01

    переслано из @idel_tatar

    💼ИДЕЛ өр-яңа сериал тәкъдим итә — «ОФИСТА»Редакциядә эшләүчеләрнең көннәре ничек үтә дисезме? Юк-юк, без тыныч кына утырып, каһвә эчеп мәкалә яза белмибез 📇Вакыйгалар үзәгендә — журналистлар, дедлайннар, редакция кухнясы һәм яңа маҗаралар.17.09 — «ОФИСТА» 🔥
    142видео16741Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    12 сент., 16:52

    урман — минем стихиям, рәхәт ялым, тынычлыгым 🍁анда барасымны уйлаудан гына да рәхәт хисләрдә йөрим. кеше белән дә барырга яратам, үзем генә дә. монда тискәре уйлар тышта кала, эчкә кергән саен күңел гармония белән очраша. һава да саф, уйлар да пакь.урман — күңел терапиясе. анда йөрергә яратканны сирәк әйтәм. әмма бу шулай.
    21618441Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    11 сент., 14:36

    кичә — заводта туйда, бүген — сериал съемкаларында, иртәгә — музейда, аннары тагын каядыр барырга...сентябрь кызык башланып китте, вакыйгалар артыннан өлгер генә!тиздән һәрберсе турында аерым сөйләргә җай булыр, тик бүген түгел...
    21318221Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    3 сент., 08:37

    бүген минем хыялый, әдәби күңелемә ямансу. булдыра алган кадәр озаккарак сузып укыдым әлеге китапны — менә инде өченче өлешен (мәхәббәт линиялесен!) башларга торам.китап белән саубуллашу авыр: аңа минем йокысыз төннәр, парклар һавасы, күп-күп кайнар каһвә һәм игътибарым сеңгән. бу әсәрдә мин һәр геройның хисен үземнән кичерәм — алар белән көләм, алар белән елыйм. минем иң яраткан чит ил авторы — Люси Мод Монтгомери ахры. аның белән киләсе сәфәргә чыгарга мин әзер. юк-юк, тулысынча әзер түгел әле...«А позади, в саду, грустил среди теней старого сада каменный домик. Он был одинок, но не брошен. К нему еще вернутся мечты, смех и радость, каждое лето он будет возрождаться вновь. Но сейчас его удел — ждать. А за рекой в пурпурном заточении дожидалось своего часа Эхо»
    34113831Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    28 авг., 14:24

    переслано из @idel_tatar

  • уйлагач, язам

    28 авг., 14:24

    иртәгә Печән базарында эшләячәкбез! мәш килеп шуңа әзерләнеш 😁сезне шулай ук 18:00да Кабан күле яр буенда (пирста) көтеп калам! ❤️
    3256632Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    24 авг., 16:32изменён

    интервью буе: «гашыйк булмасам гына ярар иде!» дип утырдым һәм...булдым🫡иҗатына, әлбәттә! ә сез нәрсә дип уйладыгыз? 😁 журналның сентябрь санына материал әзерлим. Динар Шәрәфетдинов белән күрештек. көзге соры көн яктырып киткәндәй булды, мин сиңа әйтим!
    4631911622Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    20 авг., 12:55

    Рәхмәт, кадерле "Идел" журналы! Җилфердәүле... Җаратам ❤️ #идел #иделжурналы
    4267732Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    20 авг., 12:53

    переслано из @luiza_yansuar_13_13

    Рәхмәт, кадерле "Идел" журналы!Җилфердәүле...Җаратам ❤️#идел #иделжурналы
    3729321Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    17 авг., 18:04

    нинди шәхси тормыш турында сүз барырга мөмкин? — без монда офистан кайтып китә алмыйбыз 🥲
    370163222Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    15 авг., 20:46изменён

    «Майкл»ны карадыгызмы? мин кинотеатрга барып җиткәнче, кинопоискта чыгарга өлгерде инде🙂әле фильмның уртасына да җитмәдем, инде аны кабатлап карыйсым киләчәген беләм 🥺
    38010431Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    14 авг., 08:03изменён

    «Шүрәле»нең кыскача эчтәлеген эзләгән булсагыз — менә ул 🤝Сафия версиясендә «теки-теки итә торган мөзекле Шүрәле»😅
    406видео171351Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    3 авг., 21:39

    яраткан эшем — яшелчә бакчасында чүп утау икән минем. авылга кайткач, гел бакчага чыгам да, үз дөньяма чумам: чүп утаганда артык-портык уйлар да чыгып китә кебек. яки тынлыкта эшлим, я булмаса берәр подкаст кушам.бу пост төнлә керергә тиешле булмагандыр инде ул, әмма төн җиткәч язарга ярата торган гадәтем дә бар. ябалак бит 🦉
    511183322Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    26 июл., 11:00

    Барон абыйның: «сиңа бу авылда нәрсә ошады?» дигән соравына «Гөлияләрнең гараж өстендә куну!» дип җавап биргәнемне сизми дә калдым😂 Альберт абый аптырап китте — бер камерага карый, бер миңа, акыллырак җавап көтте бугай 🤭ә миңа чыннан да монда гараж өстендә куну ошый! Гөлиянең гаиләсенең кунакчыллыгы, гадилеге, юмор теллелеге турында әйтеп тә тормыйм — кайткан саен үз кызлары кебек кабул итәләр. әле монысында кодагыйлары белән дә таныштым — туганнар кебек аралаштык. чиксез рәхмәтем шундый мөгамәлә өчен ❤️ә гараж… ул мине яшүсмер чакта чит ил киноларыннан чормада яшәүгә кызыгып үскән чагыма алып кайта. хәзер инде Гөлияләргә кайтып бу теләкне баса алам, шөкер 💃ә Барон абый бу авылда нишләп йөрде соң дисәгез, монысы инде аерым тарих 😅 тиздән әйтермен, шәп тарих ул✍🏼️☺️
    64220862Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    24 июл., 17:53

    китап чыгарам, җәмәгать 🤓 тышлыгы әзер, китабын язасы бар...ничек соң сезгә тышлыгы? шуны бәяли торыгыз😂
    513221210322Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    24 июл., 08:52изменён

    Дуслар, яшь IT-белгеч Нурислам дигән егет татар сөйләмен текстка әйләндерү буенча сервис эшли. Ул аны журналистларга, блогерларга уңайлы сервис итеп куллану өчен эшләргә тели. Аңа ярдәм итик әле — опросны тутырыйкчы🤍https://docs.google.com/forms/d/1IIYzZ4nc2kUvbIgDJKhNn-zAJQly8Xp5dSQbpwuWkYM
    Google Docs"Söylä Tatar" — татарча сөйләмне текстка күчерүХөрмәтле катнашучы! Без татар телендә сөйләмне текстка күчерүче сервис ясыйбыз. Сезнең реаль тәҗрибәгез безгә бик мөһим. Сораштыру ~4 минут ала. Рәхмәт!
    2,290214221Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    20 июл., 17:10

    Бүген сине йөрәгемнән Алып аттым Һәм шаккаттым: Җирләр тетрәмәде, Күкләр күкрәмәде, Кояш каралмады, Йөрәк канамады. Ә мин, юләр, күпме вакыт Куркып йөрдем. Йөрәгемне кулым белән Тотып йөрдем. Бәрелеп китсә — Канар, дидем. Очкын төшсә — Янар, дидем. Таулар өскә Авар, дидем. Бүген сине йөрәгемнән Йолкып аттым Һәм шаккаттым:
    5382513631Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    17 июл., 08:19

    сезнеңчә, чиратта кайсы артист русча җыр яздырыр икән? 🌝😅
    5191232211Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    15 июл., 11:27изменён

    Чулпан апайның шушы постын укыдым да, уйлап алдым:без әни белән гел нидер эшләгәндә гөр-гөр килеп сөйләшәбез икән: чеби чистарту булсынмы ул, бакчада чүп утау, ашарга пешерү, тагын башка эшләр.болар арасында иң яратканы — мин шәһәрдән кайткач, чәй эчә-эчә сөйләшү 😍 аш бүлмәсенә керүгә, әни кап-кайнар итеп чәй ясап куя да, мин аны эчә башлаганчы, сап-салкын була инде ул. үзе инде эчеп бетереп, эшләргә чыгып китә — мин ялгызым салкын чәй белән калам 😂 ләкин шул вакыт эчендә сөйләшүебез — иң кадерлесе!әни миңа Гайҗан бабай дигән кушаматны шуңа такты да инде 🌝Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли... Чәе суына, — аны сизми ул; Куанычы эченә сыймаганга, Һаман сөйли, һаман сөйли ул.
    60517811Открыть в Telegram
  • уйлагач, язам

    14 июл., 18:04

    бигрәк матур инде безнең Казан🌃бүген шәһәр үзәгендәге урамнарда йөрдек — берәр йортында яшәп каласым килде: анда тыныч, кошлар сайраганы гына ишетелә, шундый рәхә-ә-әт!яратып караган бер сериал мохитен тоеп, шушы ишек каршында озак басып тордым әле...калган фотолар — комментарийда булыр☺️
    41516432Открыть в Telegram