gram news
Аватар канала Үз авылымда

Үз авылымда

@zalia_sadvderevne

Веду канал на татарском языке. Показываю, как создаю мини парк у себя на участке🌲🌳🌷🌾🪴 с нуля. Наблюдаю за деревенским пейзажем.

ПроектыKK

648подписчиков

Открыть канал

Последние посты

  • Үз авылымда

    4 нояб. 2025 г., 06:56изменён

    Хәерле көн дуслар❤ Һәммәгезне дә бәйрәм белән котлыйм🇷🇺. Тыныч тормыш, аяз күк йөзе телим🕊🕊🕊Мин яз көненә планнар корып ятам әле😂🤗. Яшелчә бакчасына агачтан түтәлләр ясарга исәпләдем🤭. Шул уйларны тормышка ашырырга кирәк бит инде хәзер🤦‍♀️. Ярый хыялланып яшик әле, максатлар куйик-шулай булганда гына тормышның яме була дип әйткргә кирәк.Матур яшик-бар да яхшы булыр❤❤❤
    645видео18Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    25 окт. 2025 г., 11:14

    Дуслар исәнмесез❤Эустома орлыкларын сатып ала башладым. Әлегә 14 пачка. Бу сезонда кыска буйлыларын(балконная) да чәчеп карарга уйлым😊🥰
    824видео732Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    20 окт. 2025 г., 03:10

    Ель "Нидиформис"-тәбәнәк, түгәрәк, яшел ылыслы, әкрен үсә торган чыршы.
  • Үз авылымда

    20 окт. 2025 г., 03:08

    Тсуга-чыршы түгел, пихта түгел, ә ниндидер үзенчәлекле, әкрен үсә торган ылыслы үсемлек.
  • Үз авылымда

    20 окт. 2025 г., 03:05

    Исәнмесез дуслар❤Бакчамда яңа үсемлекләр үз урынын тапты😊🥰. "Нидиформис" һәм "Тсуга"Нинди булырга тиешләр-интернет чилтәреннән алып фоталарын куеп үтәм⬇️
    587видео13Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    13 окт. 2025 г., 12:26изменён

    Дуслар исәнмесез❤ Бу көннәрдә мин берүзем диңгездә сәяхәттә булдым. Миңа 56 яшь. Бик хисләнеп, яңа ханымнар белән танышып, матур җирләр күреп, сокланып, уйланып, тәҗрибә алып кайттым. Су коена торган җылы көннәр дә булды, яңгырлы, дулкынлы һава торышына дә эләктем.Берүзең(соло) -сәяхәт-ул тирән ялгызлык һәм дуслар булмау турында түгел. Бу Ирек, стандарт булмаган Маҗара, уникаль тәҗрибә, яңа тәэсирләр, танышулар һәм уртак сәфәрләрдә ала алмаган башка бик күп нәрсәләр турында. Ялгызың гына сәяхәт итү-сайлау,теләк,ә мәҗбүри чара түгел.Берүзең сәфәрләрдә сез үз- үзегезнеке: үзегезгә ошаган урыннарда йөрисез, яңа күнекмәләр туплыйсыз һәм бәйсезлектән ләззәтләнәсез.Дуслар сәяхәт темасы сезне кызыксындырамы?Мин каналымда авыл тормышы һәм сәяхәт турында постлар күярга уйлым. Ничек уйлыйсыз кирәк темамы әллә юкмы?
    664видео261Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    9 окт. 2025 г., 05:55

    Иәнмесез дусларым❤ Бик яратам тауга менеп тирә-якны күзләргә😍 Тауларда һәркем үзенекен таба. Кайберәүләр Эчке Тынычлык һәм гормония ала, үзләрен табигатьнең бер өлеше итеп тоя. Башкалар илһам һәм яңа идеяләр таба. Монда күпләр тормыш мәгънәсе һәм һәр мизгелнең кыйммәте турында уйлана. Таулар безне әйләнә-тирә дөньяның гадилеген һәм матурлыгын бәяләргә өйрәтә. Нәкъ менә тауларда син мәңгелекне аермачык тоясың. Алар бит инде меңнәрчә еллар торалар, әле һаман да очлары белән күк йөзен тишеп торырлар. Син һәм синең нәсел варисларың булмас, ә таулар әле күп гасырлар буена тәкәббер карап үрдә булырлар.Дуслар, ә сез тауларны ничек кабул итәсез?Тау, тау инде👍 Тауда йөрергә вакытым юк ❤ Җаем булганда тауга менергә тырышам 🔥
    741видео147Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    1 окт. 2025 г., 05:55изменён

    Исәнмесез дусларым❤Җәйләр бик тиз үтте, минем өчен җайсызырак һәм күңелсезрәк булды бу елгы җәй. Ярый, тормыш булгач шулай да була.Минем тормышымда һәрвакыт миннән көлә торган һәм минем әйткәнемә ышанмый торган кешеләр бар. Әммә бу минем әйткәнем болай гына түгел икәнлеген гамәлдән чыгармый.) Мәсәлән:мин үземә исәп язарга һәм максат куярга өйрәндем. Көз айларына исәп-хисапларым 1.Бакчаны кышка әзерләу 2.Яшелчә утырту урынын тигезләргә, агачтан түтәлләр ясарга. 3.Ике ылыслы агач утыртырга(тсуга һәм нидерформес). 4.Туфрак һәм орлыклар сатып алырга 5.Ике китап укырга☝ 6.Театр, концертта булырга👏 7.10-15 шт. мунчала бәйләргә🤭 8.Диңгезгә барып кайтырга🌅 9.Тауга менеп төшәргә🌄Өч ай өчен күп түгел бит инде бу эшләр әйеме?😃 Һәр пункт үтәлсә, кызыл ручка белән ✅ куйгач-шундый рәхәт була инде вә-ки😂
    853видео1951Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    29 авг. 2025 г., 01:19изменён

    Шәһәрдән бер күренеш.Хәерле иртә, матур көннәр телим дуслар һәммәгезгәдә😍
  • Үз авылымда

    29 авг. 2025 г., 01:16

    Көз исе.Җиләк-җимешкә бик бай булган бу елгы җәй бик тиз узды да китте. 🤷‍♀️🕊🕊🕊🕊🕊🕊🕊🕊🕊
  • Үз авылымда

    28 авг. 2025 г., 04:59

    Табигать күренеше! 😍 Нинди буяулар?! 😍 Нинди матурлык?! 😍
  • Үз авылымда

    27 авг. 2025 г., 14:28

    Авыл белән шәһәр арасындагы хатын-кызХатын-кыз җаны ике дөнья арасында. Бер дөнья-алмагач чәчәкләре һәм тыныч кырлары булган авыл. Икенче дөнья-эшле һәм шау-шулы урамлы шәһәр.Ул туган ягын ярата һәм аның җылысын кадерли. Аны сәяхәт иреге һәм алда яңа офыклар сөендерә.Аның тормышы ике җептән тора. Бер җеп авыл җыры кебек тыныч. Икенче җеп зур шәһәр биюе кебек җитез.Дусларым бу минем тормыш.
    862видео1731Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    28 июл. 2025 г., 04:29

    Яраткан һөнәрегез булсын дусларым.Матурлык янәшә🥰
  • Үз авылымда

    28 июл. 2025 г., 04:27

    Исәнмесез дусларым❤ Минем бакчама бишенче сезон❤Тормыш рәхәт, дөнья ямьле, Тәмен белеп яшәсәң. Матурлыкны күрә белсәң, Сөю җырын көйләсәң.
    964видео22Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    13 июл. 2025 г., 08:08изменён

    Исәнмесез дусларым❤Карлыган җимешләрен җыеп бетердем, куакларын тәртипкә салып куям😊Санитарный обрезка ясыйм(сынган, кипкән, чирле, җиргә яткан сабакларны кисәм), күп итеп(4-5 чиләк бер куакка) су сибәм һәм минераль ашлама кертәм туфракка. Минем кальцевая селитра һәм суперфосфат. Кышка көч җыйсыннар, киләсе җәй тагын безне сөендерсеннәр🤲
    1,290видео16Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    9 июл. 2025 г., 13:23

  • Үз авылымда

    9 июл. 2025 г., 13:22

    Исәнмесез дусларым❤Хәтерлисезме? Роза Кордана клумбасы. Ашыкмыйлар , әммә ышандыралар-матурлыкка күмәргә😍🌷🌷🌷
    1,130видео20Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    3 июл. 2025 г., 07:17

    Исәнмесез дусларым❤Можжевельникларга стрижка ясадым, матур булдылар👍Чыршының бер башын кисеп ташладым🤭.
    1,060видео19Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    1 июл. 2025 г., 09:27

    Исәнмесез дусларым❤Эустома чәчәге клумбасы сезнең игътибарга 🥰 Һава шартлары үзгәреп китсә, шау чәчәктә булыр дип өмет итәбез💯
    997видео2051Открыть в Telegram
  • Үз авылымда

    30 июн. 2025 г., 08:48

    Җиләкле җәй 🍓🍒🍏🫐