gram news
Коран 51:55 channel avatar

Коран 51:55

@koran51_55

وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَى تَنفَعُ الْمُؤْمِنِينَ «Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер, вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр, тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер.» "Напоминай, ибо напоминание приносит пользу верующим!" 51:55

ProjectsKKReligion

3,890subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • Коран 51:55

    30 Mar, 17:43

    forwarded from @koran51_55

    https://max.ru/join/NfU_U658CWIuDNzVYK11ORlJRhtvHdA_cpFSE4ze_m4
  • Коран 51:55

    30 Mar, 17:43

    Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү! (Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️Хөрмәтле,кадерле телеграм дусларым,дин кардәшләрем. Аллаһның рәхмәте бн ничә еллар шушы канал алып барылды.ӘлхәмдүлиЛләһ🤲 Хәзер инде,безгә аңлашылмаган сәбәпләр аркасында бу каналлар да җүнләп эшләми башлады.Бик күп Халык телеграм каналына керә алмый (( Аллаһым бары хәерлесен насыйп итсен🤲 Шуңа күрә бу каналда башка постлар куелмаячак. Рәхим итеп,МАКС каналына күчүегезне сорыйм. Булдыра алганча анда алып барырга тырышырмын,ин шәә Аллаһ. Разый булсын сездән Раббым.Шул гомерләр минем бн калганыгыз өчен. Ике дөнья рәхәтен,бәхетен телим сезгә.Иман ныклыгы бн,саулык,бәрәкәт,гаилә бәхете,балалар игелеге бн бүләкләсен сезне Раббым,борчулар,кайгы-хәсрәт күрми гомер итегез,әәмиин🤲🤍🩷🤍🩷❤️Сезне хөрмәт итеп,Кәбир кызы Илдәрия. Догаларыгызда мине дә искә алыгыз🤲❤️
    Image from a post by Коран 51:55Image from a post by Коран 51:55
  • Коран 51:55

    28 Mar, 19:10

    forwarded from @koran51_55

    https://max.ru/join/NfU_U658CWIuDNzVYK11ORlJRhtvHdA_cpFSE4ze_m4
  • Коран 51:55

    27 Mar, 17:17

    • «Алар [дөньяда аятьләребезгә карата саңгырау, сукыр хәлдә, әмма] Безгә киләсе көнне никадәр яхшы ишетәчәкләр һәм күрәчәкләр! Ләкин залимнәр бүген [яшәгәндәге бөтен тойгыларын югалткан бер хәлдә] ап-ачык бер адашу эчендә» (Коръән, 19-нчы сүрә 38-нче аят).
    Image from a post by Коран 51:55Image from a post by Коран 51:55
  • Коран 51:55

    27 Mar, 17:17

    Сине яратып бетермиләр. Кемдер тәнкыйть итә, йөз чөерә, ташлап китә, оныта. Тик шуны бел: сине Аллаһы Тәгалә ташламасын.
  • Коран 51:55

    27 Mar, 17:16

    Кешене кимсетүче, рәнҗетүче, яла ягучы, түбәнсетүче - бәхетсез кеше. Бәхетле кеше сөенеч, якты нур, шатлык өләшә.
    Image from a post by Коран 51:55Image from a post by Коран 51:55
  • Коран 51:55

    27 Mar, 17:16

    28.03.2026 (09 Шәүвәл 1447) Казан шәһәре өчен намаз вакытлары Сәхәр тәмам: 03:13 Аль-Фаджр (иртәнге): 03:55 Ас-Субх (кояш чыгу): 05:26 Аз-Зухр (өйлә): 12:00 Аль-'Аср (икенде): 16:06 Аль-Магриб (ахшам): 18:14 Аль-'Иша (ястү): 20:00
  • Коран 51:55

    27 Mar, 10:05

    Апрель аена,ин шәә Аллаһ🤲
    Image from a post by Коран 51:55Image from a post by Коран 51:55
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:25

    91. Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе кебидер. Зул-карнәен кулында булган гаскәр, корал вә башка нәрсәләрне белем белән ихата кылдык.92. Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде.93. Хәтта ике тау арасына ирешкәндә шул ике тау алдында бер төрле кавемгә юлыкты, ул кавем белән бик авырлык илә генә аңлаштылар.94. Алар әйттеләр: “Ий Зүл-карнәен, шушы ике тау арасында яшәгән Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавеме җир өстендә төрле фәсәдләрне кылалар, безгә зарар ирештерәләр, алар белән безнең уртабызга, шушы ике тау арасына бөек дивар (плотина) корсаң, без сиңа хезмәт хакын түләр идек”.95. Зүл-карнәен әйтте: “Раббым миңа биргән гыйлем хикмәте сез бирә торган малдан хәерлерәктер, сездән мал алмыйм, миңа фәкать кул көче белән ярдәм итәрсез, Аллаһ ризасы өчен мин сезнең белән алар арасына тау кеби койма ясап бирермен.96. Инде миңа иске тимер кисәкләрен китерегез! Ике
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:25

    70. Хозыр галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр син миңа иярсәң, мин эшли торган эшләрне ник эшлисең дип сорама, аның дөреслеге мин сиңа бәян иткәнчә”.71. Һәм икәү су буйлап киттеләр, бара торгач, бер көймәгә утырдылар, Хозыр галәйһиссәләм ул көймәне балта белән тиште. Муса галәйһиссәләм әйтте: “Кешеләрен суга батырмак өчен көймәне тиштеңме? Тәхкыйк син һич ярамаган эшне кылдың”.72. Хозыр галәйһиссәләм әйтте: “Ий Муса, мин сиңа әйтмәдемме минем белән йөрергә сабырлыгың җитмәс, дип?”73. Муса галәйһиссәләм әйтте: “Онытып васыятеңне тотмавым сәбәпле миңа җәза бирмәгел вә эшемдә яки сиңа иярмәктә миңа авырлыкны йөкләмәгел!”74. Һәм көймәдән чыгып юлларына киттеләр, барганда уйнап йөрүче балаларга очырап, араларыннан бер матур сабыйны Хозыр галәйһиссәләм үтерде, Муса галәйһиссәләм әйтте: “Әйә гөнаһтан пакь баланы үтердеңме, ул һичкемне үтермәгән иде? Тәхкыйк син бу юлы яманрак эш кыйлдың!”75.
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:25

    50. Менә Без фәрештәләргә әйттек: “Адәмгә сәҗдә кылыгыз!” Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.51. Мин җир вә күкләрне халык кылганда Иблисне вә аның балаларыны ярдәмгә хазир итмәдем һәм үзләрен яратканда да хазир итмәдем вә хак диннән адаштыручыларны үземә ярдәмче итеп алмадым.52. Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: “Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз”. Һәм алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар.53. Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып барачак җир тапмаслар.54. Кешеләр
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:25

    31. Ул мөэминнәргә мәңгелек җәннәтләр булыр, җимеш агачлары астыннан татлы елгалар агадыр вә алар анда алтын беләзекләр белән зиннәтләнерләр вә яшел төстә калын һәм нечкә атластан, парчадан кием киярләр вә яхшы диваннарга утырып хозурланырлар, җәннәт нигъмәтләре ни хуш нигъмәтләр, вә җәннәтләр алар өчен ни күркәм урындыр.32. Мөэминнәр илә кәферләргә ике ирне мисал китер: “Ул ике ирнең берсенә ике йөзем бакчасын бирдек вә ул ике бакчаны хөрмә агачлары белән әйләндердек, вә ул ике бакча арасында игеннәр үстердек.33. Ул ике бакча мул уңыш бирде, җимешләреннән һичнәрсә кимемәде вә ул ике бакчаның уртасыннан елга агыздык.34. Янә ул ике бакча иясенең бакчадан башка да малы бар иде, мактанып иптәшенә әйтте: “Минем малым синекеннән күбрәк һәм балаларымның күплеге белән дә синнән куәтлерәкмен”.35. Вә ул иптәше илә бакчасына керде, хәлбуки имансыз булуы белән үзенә золым итүчедер,
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:24

    19. Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: “Тау куышында күпме тордыгыз”, – дип сорады. Әйттедер: “Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык”. Әйттеләр: “Күпме торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез, барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә белдермәсен!20. Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз”, – диделәр.21. Каты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен.
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:24

    Кәһф (Тау куышы) сүрәсеРәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!1. Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән исемле китап иңдергән Аллаһу тәгаләгәдер чын мактау. Ул Коръәндә һич ихтыйлаф вә кимчелек кылмаган хәлдә.2. Һәр сүзе дөрес булган хәлдә Аллаһ тарафыннан булачак каты гәзаб белән Коръән белән гамәл кылмаучыларны куркытмак өчен һәм Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырмак өчен иңдерде, ул мөэминнәргә олугъ вә күркәм әҗерләр бар, дип хәбәр бирәдер.3. Алар Коръән белән гамәл кылганнары өчен җәннәт нигъмәтләрендә мәңге калучылар.4. Һәм Аллаһ бала тудырды дигән кәферләрне куркытмак өчен иңдерде.5. “Аллаһуның баласы бар”, – дип дәлилсез наданлык белән әйтәләр һәм болардан элек бу сүзләрне әйтүче аталарының да дәлилләре вә белемнәре юк, Аллаһуның баласы бар дип авызларыннан чыккан сүз, әлбәттә, бик олугъ кабахәт сүз. Алар ул кабахәт сүзләрен фәкать
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:24

  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:24

    Image from a post by Коран 51:55Image from a post by Коран 51:55
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:24

    اللّهُـمَّ صَلِّ عَلـى مُحمَّـد، وَعَلـى آلِ مُحمَّدПәйгамбәребезгә (ﷺ) салават 🌿«Аллаһуммә салли галәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд»🌿«Йә, Аллаһым, Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер»
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:23

    «Әй иман китергән бәндәләр! Әгәр дә Җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз һәм сату-алуны калдырыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр дә сез моны белсәгез»(Җомга – 9).«Кем дә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, аңа җомга көнне җомга намазын уку тиешле. Мәгәр авыру кешегә, яки мосафирга, яки хатын-кызга, сабый балага, кол кешегә бу намаз мәҗбүри түгел. Кемдә кем күңел ачу яки сату-алу белән мавыгып җомгага бармаса, Аллаһ ул кешедән баш тарта. Чынлыкта, Аллаһ беркемгә мохтаҗ булмаучы, макталучы Зат»(Дәракутни).
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:23

    Image from a post by Коран 51:55Image from a post by Коран 51:55
  • Коран 51:55

    27 Mar, 08:23

    Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү! (Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️
    Image from a post by Коран 51:55Image from a post by Коран 51:55