gram news
МИНЕМ БАКЧАМ channel avatar

МИНЕМ БАКЧАМ

@minembakcham

Авылда яшим 🐮😄 Бакча🌿 , чәчәкләр 🌺устерергә яратам . Рецеплар🥐, файдалы киңәшләр, авыл тормышы белән бүлешәм👋 сораулар яки реклама буенча 👉 https://t.me/AniyaValeeva

ProjectsKKFood

2,940subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • МИНЕМ БАКЧАМ

    18 Apr, 08:34

    Помидорларның үсеше өчен нинди ашламалар кирәк һәм нәрсә өчен 🌱✅азот - вегетатив массаны (сабакларны, яфракларны)үстерү өчен; ✅фосфор - тамыр системасының үсеше, чәчәк ату һәм җимешләрнең өлгерү тизлеге, уңайсыз шартларга чыдамлыкны арттыру өчен; ✅калий-бәйләмнәр ясалу, җимешләрнең төсе, тәме, товар кыяфәте, шулай ук авыруларга чыдамлыгы өчен; ✅бор - уңыш, җимеш бәйләвечләре ( образование завязей ) барлыкка килү өчен кирәк .
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    60641Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    16 Feb, 08:24

    ‼️Туя устеручеләр колагына бер файдалы киңәш ‼️Кыш көне кар куп итеп яуган вакытта , агач ботагындагы карларны йомшак кына итеп селкетеп тешерергә кирәк. Чөнки, кар агач ботакларына ябышып авырая һәм ботакларны бөгәргә, сындырырга мөмкин.
    1,840video126Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    14 Feb, 16:10

    Какны күп төрле эчлек белән төрергә була. Минем үземнең иң яратканы кайнатылган куерган сөт ( вареная сгущенка) һәм әстерхан чикләвеге белән. Бу ингредиентлар белән төргәндә мин үзгәрәк булсын дип чикләвекне бик ваклап бетермим. Ясау тәртибе шулай ук .Тагын шулай ук эчлек өчен вак итеп турап сары һәм кара җимеш, чикләвек белән төрергә була. Әгәрдә дә эчлеген терле төрле итеп төрсәң өстәлгә кисеп куярга да матуррак була.
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,890251322Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    14 Feb, 14:46

    Рамазан аена да санаулы көннәр генә калды , ин шаа Аллаһ. Ифтарларга чәй янына кактан һәм чикләвектән бик тәмле рулет рецепты.Кактан рулет. Кактан эченә чикләвек салып ясалган бу рулетны чәй янына да яки кунак өстәленә куярга була. Кирәк булачак : ✅ как ✅ куертылган сөт( сгущенное молоко ) ✅ әстерхан чикләвегеЯсау тәртибе: Әстерхан чикләвеген юып, блендер аша ваклыйбыз. Аннан, савытка куертылган сөтебезне агызабыз һәм вакланган әстерхан чикләвеген кушып болгатабыз. Әзер массаны, какны җәеп куеп, өстенә сылап чыгабыз һәм рулет формасында төрәбез . Мин кибеттә сатыла торган какны ике өлешкә бүлеп төрәм . Аннан кисәргә һәм сакларга уңайлы булсын өчен пленкага төреп суыткачка катырырга куям .
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,57019521Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    14 Feb, 07:41

    Дәвамы⬇️⬇️⬇️Индетерминант томатлар. Бу төркемгә уртача һәм соң өлгерүче сортлар керә. Алар 2,5 м биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин, шуңа күрә аларга һичшиксез терәк һәм бәйләвеч кирәк. Куакны артык йөкләмәс өчен, берничә тармакка формалаштырып үстерәләр. Индетерминант сортлар өзлексез һәм акрынлап җимеш бирә. Бу уңыщны сезон дәвамында кыраулар башланганчы җыярга мөмкинлек бирә. Индетерминант сортларның мөһим өстенлеге булып аларның төрле үсеш шартларына җайлашу сәләте тора, гәрчә алар үзләрен теплицаларда яхшырак күрсәтсәләр дә, анда температураны һәм дымлылыкны контрольдә тотарга мөмкин. Бакчачылар еш кына сезон ахырында индетерминант үсемлекләрнең очларын чеметеп алалар, бу калган җимешләрнең өлгерүен тизләтергә ярдәм итә. Мондый томатларда җимеш бирү тигез бара, бу исә җиләк-җимешне яңа куллану һәм ашамлыклар әзерләү өчен даими җыюны тәэмин итә. Бу төркем бик күптөрле һәм супер эре
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,4509811Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    14 Feb, 07:36edited

    Дәвамы ⬇️⬇️⬇️Детерминант томатлар . Алдагы төркемдәге кебек үк, бу томатлар тәбәнәк буйлы. Үсемлекләр ачык грунтта яки теплицада үстерү өчен яраклы. Үсемлекнең үсеше чикләнгән, шуңа күрә аның компакт куагы аз үсә. Җимешләре эрерәк (120-150 г), тәме тәмлерәк. Детерминант сортлар, дөрес карасаң, шактый мул уңыш бирә. Җимеш бирү чоры озаграк сузыла.Ярымдетерминантлы томатлар . Бу сортлар-детерминант һәм идетерминанат томатлар арасында уртача. Томатларның бу төркеме уртача өлгерә. Җимешләре авырлыгы 140 – 160 г , аларның бик яхшы тәм сыйфатларын һәм универсальлеген билгеләп үтәргә кирәк. Уңышны яңа пешкән килеш тә кулланырга, консервларга да, соклар һәм соуслар әзерләргә дә була.ДӘВАМЫ⬇️⬇️⬇️⬇️
    1,200862Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    14 Feb, 07:26edited

    Детерминант һәм индетерминант томат нәрсә ул❓Орлык пакетларына игътибар итсәгез «детерминант сорт» яки «индетерминант сорт»кебек аңлаешсыз сүзләр бар. Бу томат сортларының үсеш типлары һәм бу мәгълүмат томатларны үстерү өчен уңайлы шартлар сайларга ярдәм итә. Әйдәгез классификацияне тулырак карыйк👇Супердетерминант томатлар. Барлык томатлар арасында иң тәбәнәк һәм бу сортлар барлык табигый шартларга да тотрыклы санала. Аларны ачык грунтта урта полосада да үстерергә мөмкин. Бу төр томатлар бәйләүгә һәм ян усентеләрен алугах мохтаҗ түгел. Аларның җимешләре зур түгел, уртача 100 г га кадәр җитә. Мондый җимешләрне тоташ консервлау өчен кулланырга киңәш ителми, чөнки алар үз формаларын югалталар һәм ярылалар. Мондый тип үсеш алган сортларның җимеш бирү чоры шактый кыска. Бу кимчелекләргә карамастан, супердетерминант сортларны үстерү салкын һәм кыска җәй шартларында акланган.Дәвамы ...
    1,210943Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    13 Feb, 15:19

    Узган елгы уңышым🍅 Сорт Юсуповский .
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,350173221Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    13 Feb, 15:19

    Узган ел утырткан һәм бик ошаткан томатларның берсе легендар сорт "Юсуповский". Гибрид түгел, сорт. Үзбәкстан яшелчә-бакча культуралары фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында чыгарылган. Сорт авторы-үзбәк селекционеры Кәрим Йосыпов. Бу индетерминант, озын буйлы, көчле куак. Ачык грунтта үстергәндә биеклеге 1м га җитә. теплицаларда 170 см га кадәр сузылырга мөмкин. Уңышы: Үзбәкстанда томатлар авырлыгы еш кына килограммнан артып китә. Россия климатында, теплицада үстерелгәндә, җимеш массасы 800 гр кадәр җитә. Җимешләре хәтта югары ботакларда да бертөрле булып өлгерә. Чәчәк ату июньнән августка кадәр дәвам итә. Томатларның төсе куе алсудан кызылга кадәр, формасы яссы түгәрәк. Итле, юка кабыклы, аз орлыклы. Тәме тәмле. Салатлар, соклар, соуслар әзерләү, һәм шул килеш куллану өчен бик яхшы.
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,25013521Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    13 Feb, 15:11

    Инде помидор орлыклары алып, чәчәргә әзерләнә башлагансыздыр , дусларым. Мин сезне үзем яратып утырта торган сортлар белән таныштырып үтәрмен, сез дә үзегез яратып утырта торган сортларны язып үтсәгез шәп булыр иде 😉 бер беребезгә файдалы мәгълүмат булыр 👍😄
    1,2207322Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    13 Feb, 07:00

    Кефирлы камырдан коймак рецепты . ✅ йомырка - 2шт ✅ кефир - 2 ст ✅ он - 2 ст ✅ сыек май - 1/4 ст ✅ шикәр - 3 аш к. ✅ сода - 1 ч. к. Барлык ингредиентларны салып куе сметан кебек камыр ясыйбыз . Мин Кукмараның коймак табасында пешерергә яратам , беренче катын майлыйм , калганнарын майсыз гына пешерәм . Ашларыгыз тәмле булсын😋
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,330124Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    13 Feb, 04:20edited

    Хәерле җомга иртәләре белән, дусларым👋 Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, хәләл ризыклар, куанычлар, уңышлар насыйп итсен🤲 Йөрисе юлларыбыз хәерле, саулыкларыбыз ныклы булсын, һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яшәргә насыйп булсын ин шаа Аллаһ 🤲Буген Кәһф сурәсен укырга онытмыйк, дусларым 🤲 Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә:«Кәһәф» сүрәсен җомга көнне укучыны, әлеге сүрә аны ике җомга арасында нур белән яктыртыр” — ди. (әл – Хәким). (беренче 10 аяте комментарийлар да калдырам⬇️⬇️⬇️)
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,3101331Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    12 Feb, 16:03

    Үсентеләрдә онлы чык (мучнистая роса на рассаде) барлыкка килсә нишләргә❓Әгәр үсенте яфракларында ак япма барлыкка килсә, ул вакыт узу белән күбәя барса , — бу "мучнистая роса" белән зарарлану билгесе. Бу авыру таралган саен яфраклар һәм сабаклар деформацияләнә башлый, аннары кибә һәм коела.Нәрсә эшләргә❓ Үсемлекләрне 0,5% сода эремәсе белән яки Фитоспорин-М белән эшкәртегез . 2-4 атна дәвамында атнага бер тапкыр сиптерүне кабатларга кирәк.
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,28094Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    10 Feb, 16:08

    Сезнең белән узем пешерергә ярата торган -җәймә рецепты белән булешим әле. Җәймә ул татар кухнясының иң гади, тәмле камыр ризыкларының берседер. Аны каймак ягып бал белән дә ашап була , ипи урынына аш белән дә 😄 Ингредиентлар : ✅ Кефир - 250 мл ✅ Йомырка - 1 шт ✅Тоз - 0,5 ч.к. ✅Шикәр - 1 ч.к. ✅Сыек май (камыр өчен) - 2 аш к. ✅Сода - 0,5 ч.к. ✅он Барлык ингридиентларны салып, йомшак кына камыр басабыз . Камырыбызны җәеп, табада ике яклап кыздырып алабыз. Минем бу камырдан 6 җәем чыга. Камырны бик нечкә итеп җәймәгез, алай кабарып калын булып пешми. Мин, майсыз ябыштырмый торган табада кыздырырга яратам , яратсагыз табаны майлап кыздырыргада була . Ашларыгыз тәмле булсын😋
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,580181Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    8 Feb, 12:03

    Кыяр ни өчен ачы була ?Кыярда кыйммәтле элемент кукурбитацин бар, ул яман шешкә каршы тәэсир итә. Аның кыярларда концентрациясе нык күтәрелгәч, кыярлар әче була башлый. Еш кына бу температураның кискен үзгәрүе, озакка сузылган салкыннар, салкын су сибү, һәм суны дөрес сипмәгән вакытта да була. Димәк, ул һәрвакыт экстремаль ситуацияләр белән бәйле.Мондый шартлардан сакланырга тырышыгыз, һәм үсемлекләр мондый шартларга кергәч, кальций һәм калий селитрасы белән тукланандырырга һәм үсемлекләрнең иммун системасын кутәрергә кирәк. Кыярларга "Эпин- экстра", "Новосил " яки гомеопатик препарат "Аурум - С" (здоровый сад) сибәргә була.Шунысын дә әйтергә кирәк, хәзер кыяр селекциясенең бер юнәлеше - гибридлар һәм ачысыз сортлар булдыру. Бу, әлбәттә, яхшы, ләкин кукурбитацин кыярның бик мөһим өстенлеге булып тора. Ансыз кыярлар бу мөһим элементсыз булалар бит .
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,850921Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    7 Feb, 10:29

    Помидорларның үсеше өчен нинди ашламалар кирәк һәм нәрсә өчен 🌱✅азот - вегетатив массаны (сабакларны, яфракларны)үстерү өчен; ✅фосфор - тамыр системасының үсеше, чәчәк ату һәм җимешләрнең өлгерү тизлеге, уңайсыз шартларга чыдамлыкны арттыру өчен; ✅калий-бәйләмнәр ясалу, җимешләрнең төсе, тәме, товар кыяфәте, шулай ук авыруларга чыдамлыгы өчен; ✅бор - уңыш, җимеш бәйләвечләре ( образование завязей ) барлыкка килү өчен кирәк .
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,9901421Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    6 Feb, 14:48edited

    Үсентеләрне суган кабыгы төнәтмәсе белән тукландыру🧅Суган кабыгы-үсентеләр өчен бик яхшы ашлама. Зәгыйфьләнгән үсемлекләргә бу төнәтмәне сибү аеруча файдалы, чөнки кабык составында иммунитетны ныгыта торган антиоксидантлар күп. Составындагы фитонцидлар да файда китерә. Гөмбәләр һәм авыру кузгатучы бактерияләрдән яхшы чара. Туклыклы матдәләр саны буенча да суган кабыгы башка халык чараларыннан калышмый, анда А, С, РР, В группасы витаминнары, калий, фосфор, тимер һ. б. бар.Төнәтмә әзерләү өчен : ✅суган кабыгы 2 стакан диелгән интернет челтәрендә якынча чамалап салыгыз . ✅кайнар су 2л ( 3 л банкага ясарга була) 2 тәүлеккә якын төнәтергә һәм сөзеп 1:3 нисбәтендә су кушып сибәргә.
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,670131Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    4 Feb, 10:04edited

    Ә сез йомырка кабыгын ташлыйсызмы❓ Сезгә йомырка кабыгының файдасы турында берничә киңәш калдырам, бакча сезонына куп калмады әйдәгез җыя башлыйк😉 ✅Бакчагызда туфрак әче булса йомырка кабыгының берсен дә әрәм итә күрмәгез. Кыш көне аларны җыеп барыгыз да, яз көне ваклап, җир казыганда сибегез. Йомырка кабыгы туфракның әчелеген киметә. ✅Гөлләр күчергәндә, йомырка кабыгын дренаж итеп куллана аласыз. Арзан да, файдалы да. ✅Киләсе җәйдә бакчада җиләкләрегезне әкәм-төкәм ашамасын дисәгез, язын шуларны төеп, үсемлек араларына сибеп чыксагыз, җиләкләрегезне әкәм-төкәм кимермәс. Йомырка кабыгы аларның тәненә кадала, алар андый җирдә йөрми. ✅ Помидорларга бик еш кальций җитми һәм алар чери башлыйлар. Бу хәл булмасын өчен помидор усентеләрен утыртканда төпләренә йомырка кабыгын салып калдырырга кирәк . ✅ Йомырка кабыгы үсентеләрдә ( рассада да) еш кузәтелә торган авырту "черная ножка" дан бик
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,90014431Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    3 Feb, 13:53

    Узган елгы тәҗрибәм.Узган ел тәҗрибә өчен һәм дә сезгә дә күрсәтермен дип, бер төп помидорны черенковать итеп суга утыртып куйган идем хәтерләсәгез. 4-5 көн эчендә менә шушылый нык тамыр системасы үстергән иде, сөбханАллаһ һәм төп үсентедән дә кечкенә пасыноклар үсеп чыга башлаганнар иде.
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    1,930video8721Open in Telegram
  • МИНЕМ БАКЧАМ

    3 Feb, 11:56

    Помидор үсетеләрен черенковать итүнең тагын берничә уңай ягы:✅Помидор үсентесе белән нидер булса. Мәсәлән, ул сынса күчереп утырту вакытында. Яки авыру эләгеп аскы яктан чери башласа, ә томатның өске өлеше әйбәт булса.✅ ниндидер кызыклы сортның орлыгы аз күләмендә булса, күбрәк төпләр саны булдыру өчен һәм акча ягыннан да экономия булсын өчен. Чөнки кайбер помидор сортлары пакетында берничә орлыклы гына була, ә бәяләре кыйбат була.✅ үсентеләр озын булып үссә, ә теплицага чыгарырга иртәрәк булса һава торышы мөмкинлек бирмәсә ул сузылмасын өчен өлешен кисеп, тамыр җибәрергә мөмкин.✅сату өчен кирәк булса (күбрәк төпләр санын арттыру өчен) .
    Image from a post by МИНЕМ БАКЧАМImage from a post by МИНЕМ БАКЧАМ
    2,160821Open in Telegram