Latest posts

ӘЙТЧЕ
22 Sept, 07:53
🎤 Татар эстрадасында меңнән күбрәк җырчы бар, диләр. Ленур Биктимеров исә - меңнән берәү генә! СВО афәтен үз башыннан кичкән иҗатчы ул.💣 96 кешелек ротада бары ул гына исән кала. Тик башта аны да, үлгәндер бу дип, һәлак булганнарның мәетләре янына ташлыйлар. Шул мәетләр арасында подвалда күпмедер вакыт ятып чыга. Әмма бераздан, исән икәнлеген аңлап алалар да, вертолетка утыртып, хастаханәгә озаталар.🚁 “Вертолет пропеллерлары, бик каты җил куып, күземнән яшь ага башлады, - ди Ленур. - Мине озата барган шәфкать туташы: “Елама, уң аягыңны гына өздергәнсең”, - дип тынычландырмакчы була. “Юк, мин еламыйм, күзгә җил керә, шуның аркасында гына яшь ага”, - дип әйтәсе килә бит, әйтеп кенә булмый, хәл юк. Аннан соң ни булганын хәтерләмим, реанимациядә генә аңыма килдем”.🎤 Шушы гаҗәеп шәхес, җырчы Мәскәүгә сольный концерты белән килә. 3 октябрь көнне 18:00дә “Театр мимики и жеста”да.🔥 Ә
ӘЙТЧЕ
14 Sept, 18:05
🦐 Өчпочмак пешердем. Креветка белән!❓Хикмәтме?
ӘЙТЧЕ
12 Sept, 09:59
⁉️ Мәскәүдә яшәүче 10 яшьлек балалар, беләсезме, нишли?! 🐶 Эт асрыйлар.Ләкин сүз чын маэмай турында бармый! Бик кыйммәткә уенчык эт сатып алып, аны киендерәләр, ашаталар, юалар, чылбыр эләктереп, алар белән урамга һава суларга да чыгалар.🐕🐈 99 яшьлек Фатыйма апа Фәхретдинова берничә көн элек ӘЙТЧЕдә эт-мәче асраучылар турында әйткән иде бит... Мин әйтәм, чын эт-мәче асраучылар “черт с ним” икән әле... Менә син уенчык хайванның күңелен күреп кара әле!❓Ә сез үсмерләрнең мондый шөгылен ничек кабул итәсез?
ӘЙТЧЕ
11 Sept, 17:29
☕️ Мәскәү үзәгендә робот ничә сумга кәһва ясап бирде миңа?
ӘЙТЧЕ
10 Sept, 08:13
🐟 Эчпочмак с лососем!🎥 Бер көн элек чыккан фото-видеода сораган идем сездән, "үз гомеремдә беренче тапкыр пешерелгән өчпочмакка ит урынына нәрсә салдым?" дип.🐟 Балык, бигрәк тә, "лосось" дип җавап бирүчеләргә "афәрин"! Татарчасы сөләйман балыгы була.🎥 Рилсны русча төшерергә булдым. Йә, ничегрәк? ✍️ Фикерегезне языгызчы.
ӘЙТЧЕ
9 Sept, 17:36
🐈🐕 99 яшьлек Фатыйма апа Фәхретдинова авыл һәм шәһәр җирендә эт-мәче асраучылар турында кызык фикер җиткерә.Койрык-колаклы йомшаккайларны кочаклап, пәп итеп, алар белән бер түшәктә йоклаучылар турында ни уйлый икән безнең акъәби?❓Ә сез Фатыйма апа белән килешәсезме, юкмы?🎥 Шушы видеоны ӘЙТЧЕнең Mакстагы язылучылар үтенече буенча куябыз. Фатыйма апа белән контент нигездә шунда чыга торган була. Язылыгыз. 🔻🔻🔻 https://max.ru/join/RKR-AkzYC0POucS2kdmsnx1AuDwHQcWtz_70knnDhDM
ӘЙТЧЕ
9 Sept, 05:51
🎥 "Шәмси гәҗите"ндә 7 минутлык "вәгазь" белән чыгыш ясадым.Татар теле үсеше өчен җавап бирүче агайлар яшьләрне якын китерергә курка, дим. Шуңа да татар теле алга китә алмый, киресенчә, артка мәтәлеп кенә бара...❓Ә сез ни диярсез?
ӘЙТЧЕ
8 Sept, 19:36
🔥 99 яшьлек Мәскәү әбие - Фатыйма апа Фәхретдинова.Алсу Фәтхуллина видеосы.
ӘЙТЧЕ
7 Sept, 05:44
🥟 99 яшьлек Фатыйма апа Фәхретдинова шәһәр сөтеннән корт ясарга өйрәтә!Безнең якын дустыбыз Алсу Фәтхуллина кабат акъәбидә кунакта. Килеп керсә, Фатыйма апа үз куллары белән пилмән бөгеп утыра. Итен дә иттарткыч аша үзе чыгара, камырын да үзе баса, җәя. 99 яшьтә пилмән ясаучыны күргән бармы сезнең?!🐄 Шәһәр сөтеннән искиткеч тәмле корт ясау тәртибен дә 99 яшьлек Фатыйма апа энәсеннән җебенә кадәр аңлата.🎥 Шушы видеоны карарга ярты сәгать вакытыгызны кызганмагыз. Җор телле Фатыйма апаның зирәк сүз-фикере тормыш энциклопедиясенә тиң.🙏 Алсу Фәтхуллинага шушы күркәм репортаж өчен зур рәхмәт!
ӘЙТЧЕ
24 Aug, 14:45
🎬 "Человек-паук" фильмын карап кайттым. Бик ошады!☺️ Ике атна элек безнекеләр төшергән "Колобок" фильмы кинотеатрларда күрсәтелә башлады. "Человек-паук" та иртәрәк, ике атна элек чыгарга тиеш иде. Әмма Россиядә аны ике атнага күчерделәр. "Колобок"ка көндәшлек тудырмасын, дип."Человек-паук"ны олысы да, кечесе дә яратып карый. Россиядә аның махсус рәвештә ике атнага күчерелүенә халык бик зур ризасызлык белдерде. Нәтиҗәдә, үпкә белдереп, "Колобок"ка, кино платформаларында иң түбән балл куеп, рейтингын төшереп бетерделәр.🤷 Кинотеатрларда "Колобок"ны караучы күп булмаган. Аның каравы, "Человек-паук"ны күрергә теләүчеләр елга булып ага. Бүген үзем моңа шаһит булдым.Бер әйберне чикләп, икенче әйберне көчләп тагып, мәҗбүри яраттырып булмый бит инде. Нишләп өстәгеләр моны аңламый икән соң?!🕷️Дөресен әйткәндә, мин "Человек-паук" фанаты түгел.
ӘЙТЧЕ
12 Aug, 12:52
⛔️ ӘЙТЧЕнең "Ватаным Татарстан" газетасы оештырган "Иң халыкчан блогер" конкурсында катнашуы турында бер сүз дә язмаска идем...Әмма соңгы берничә көндә сездән шулкадәр күп хәбәр килде: "Кырымда ял итеп, белми калгансыңдыр, анда синең өчен тавыш бирү бара"...📩 Чупайдан туганыбыз Әлфия апа Закирова да, Мәскәүдән Гөлфия апа Якупова да, хәтта "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин да хәбәр салды...Әмма мин ӘЙТЧЕнең "Иң халыкчан блогер" түгеллеген яхшы беләм. Мин ашарга пешерергә өйрәтмим, дурак сатып йөрмим, меңләгән язылучысы булган артистлар сыртына ябышып, бертуктаусыз алардан интервью алмыйм. Ситуациягә реаль карыйм, җәмәгать!⛔️ Бөтен туган-тумачаны, дус-ишне, язылучыларны көне-төне интектереп, тавышлар теләнеп йөрисем килми. Подкастларны яздыруга акчаны теләнеп йөрү дә бик җиткән. Инде ул эшне дә туктаттым.🫶 Ә шулай да, ӘЙТЧЕ өчен борчылып, җан атып,
ӘЙТЧЕ
5 Aug, 14:33
🏝️ӘЙТЧЕ - Кырымда!⛽️ Кырымның иң беренче заправкасында бензин бәяләре болайрак:100ленең бер литры - 269 сум. ДТ - 179 сум. 92ле белән 95ле - юк.❓Ничек сезгә мондый бәяләр?👀 Безнең сәяхәтне ӘЙТЧЕнең МАКСтагы каналыннан күзәтеп бар. 🔻🔻🔻 https://max.ru/join/RKR-AkzYC0POucS2kdmsnx1AuDwHQcWtz_70knnDhDM
ӘЙТЧЕ
4 Aug, 11:19
🚘 Киттем Кырымга! Сәяхәтемне ӘЙТЧЕнең МАКСтагы каналыннан күзәтегез.🔻🔻🔻 https://max.ru/join/RKR-AkzYC0POucS2kdmsnx1AuDwHQcWtz_70knnDhDM👀 Ниләр күрергә телисез? 🎥 Нәрсәләрне төшерим?✍️Языгыз.
ӘЙТЧЕ
3 Aug, 11:04
🥳 Дуслар, котлый аласыз! Бүгеннән мин фитнес-тренерга укый башлыйм.Тренажер залын үлеп яратам. Иртәнге 6:30да уянам, 7гә спорт залына барам, 1-1,5 сәгать шөгыльләнәм да эшкә чабам.Спорт залы кешегә нәрсә бирә: безне физик һәм рухи яктан чыныктыра, дисциплина тәрбияли, матур гәүдәле итә. Яшерен-батырын түгел, бөтен кешенең матур гәүдәле буласы килә. Андый кешегә карыйсы гына килеп тора, шулай бит? Әмма моның өчен шактый хезмәт куярга кирәк: дөрес тукланырга, физик күнегүләр башкарырга.Мин исә бүгеннән DDX академиясе студенты. DDX бүгенге көндә Россиядә иң популяр һәм иң эре фитнес-клублар челтәре. Алар хәзер үзләре өчен тренерлар әзерли.Минем Илья исемле иптәш малай да DDX академиясендә укып чыкты. Аңа чаклы бөтенләй башка өлкәдә хезмәт куя иде. Академиядә уку дәверендә Ильяның кураторы: “Карале, малай, синнән яхшы тренер чыгачак. Әйдә, DDXка эшкә кил”, - дигән. Илья бу сүзгә
ӘЙТЧЕ
7 Jul, 16:14
💰 VKдан ӘЙТЧЕгә июнь ае өчен акча килде - 211 сум 71 тиен!🥳 Бу акчага ничә көн бәйрәм итәрбез икән?
ӘЙТЧЕ
6 Jul, 17:46
“Татарның милли лидерлары бармы, юкмы?” дигәнгә багышланган бүгенге постымнан соң тагын бер уй туды. Татар белән башкорт арасында аерма нинди?Башкортларның тормышы халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнгән, милли геройларына горурлык хисләре ярылып ята. Әйтик, узган ялларда Мәскәү сабан туенда башкортлар чараның зур кунакларына “Урал-батыр”га багышланган китапны тәкъдир итте. Кардәшләребез үзләренең милли эпосын хәтта ЮНЕСКО исемлегенә кертмәкчеләр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров указы буенча 2025 елдан бирле 8 июнь “Урал-батыр” эпосы көне буларак билгеләп үтелә.Урал-батырны башкорт балалары арасында супер герой дәрәҗәсенә җиткерү буенча эзлекле эш алып барыла. Аны нәкъ менә курку белмәс һәм бөтен каршылыкларны җиңә торган пәһлеван итеп сурәтлиләр. Нәкъ тә Америка комикслары закончалыклары буенча. Америка кушма штатлары үз кинолары һәм мультфильмнары аркылы бик зур пропаганда эшен
ӘЙТЧЕ
6 Jul, 12:27
Татар телен саклар өчен татар телендә матур сайрау гына аз шул. Юкса, Энгель Фәттахов чеп-чи татар районы - Актаныштан, Марат Әхмәтов - Тукайны бүләк иткән Арчадан... Әйе, икесе дә, халкыбыз әйтмешли, авызларында кош уйната, әмма... авыздагы кош белән генә ерак китеп була микән соң?Гомер буе, бер өлкәдә хезмәт куеп, көннәрдән бер көнне тора салып кына татар теле сакчасы булып булмый ул. Милли өлкәдә гомер буе кайнарга кирәк! Васил Шәйхразиев та, Марат Әхмәтов та, Энгель Фәттахов та гомер буе кайсы өлкәне җигелеп тарткан, шул өлкәдә бәһасез белгеч, әмма татар теле һәм татар дөньясын җигелеп тартырлык егәрлекләре бар микән соң?Хәтерләсәгез, заманында Тәбрис Яруллин дигән егет бар иде. Татар конгрессының яшьләр канаты - Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләде. Тәбрис чорында яшьләр хәрәкәте котырып чәчәк атты! Яшьләр, Тәбрискә ышаныч баглап, аңа ияреп барды.Без аның белән шәхсән
ӘЙТЧЕ
6 Jul, 12:27edited
Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә татар милләтенең лидерлары бармы? Минемчә, юк, ләкин 10-15 ел элек алар бар иде әле... Элеккеләре кая китте дә яңалары ник юк? Бергәләп фикер алышыйк.Яңа гасырда миллионлаган татар халкын берләштергән шәхес - Минтимер Шәймиев. Аны Татарстан татары да, Башкортстандагы милләттәшләребез дә яратты, Казахстан татарлары да үз итте, Финляндия татарлары да якын күрде... Минтимер Шәймиевкә татарлар “бабай” дигән исем бирде... Тарихка һәм халык хәтеренә шушы ягымлы сүз белән кереп калачак ул.Шәйми бабай “Яңарыш” фондын җитәкләгән чорда Болгар белән Зөя торгызылды, Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям ана иконасы соборы сафка басты, соңыннан республика шәһәрләрендә бер-бер артлы “Адымнар” полилингваль мәктәпләре ачыла башлады... Әмма соңгы арада бабай сирәк күренә. 89 яшь бит инде үзенә. Татарстанны Россиянең иң алдынгы төбәге итүгә Шәймиевнең өлеше зур
ӘЙТЧЕ
16 Jun, 15:09
forwarded from @luiza_yansuar_13_13
Вчера и сегодня случилось нечто удивительное......я, правда, не знаю, как ОН ЭТО ДЕЛАЕТ 💔Сначала снился мне любимый Бахчисарай, где были живы Исмагиль Гаспринский и Зухра Акчурина. Они очень торопились спасти для нас какие-то изданные, пока что малым тиражом, книги. Мы говорили: всё оцифруем, не волнуйтесь.И, честно, сами же сомневались в этом... а утром я читала новые известия и законы про книги...Потом бродили по предзакатному Чуфут-Кале, вошли в Дом Чал Бүре (Седого Волка), с кем я чувствую невероятное родство много лет, пока приезжаю в Крым...Это сакральный локус для меня, очень. Мы в том сне хоронили его табличку в караимском кладбище. Потом я стояла внутри Оглушающей Тишины караимской кенассы......а потом мне написали - В РЕАЛЬНОМ ХРОНОТОПЕ - о том, что исследуют мой стих этого крымского периода.А ещё я выслала наш прекрасный (не побоюсь этого слова!) видосик из
ӘЙТЧЕ
30 Apr, 14:31
forwarded from @fundforwomen
26 апреля в Республике Татарстан отметили День Родного Языка 🇷🇺Дату праздника выбрали не случайно: именно в это день родился поэт, публицист и общественный деятель Габдулла Тукай, считающийся одним из основоположников современного татарского литературного языка. В этом году отмечается круглая дата - 140 лет со дня рождения писателя.Татарский язык в дискуссии круглого стола Фонда14 марта Фонд «Женщины Русской Мечты» провёл круглый стол «Интеллектуальный потенциал и современное языковое состояние народов России» в библиотеке им. В.И. Ленина, где обсуждались вопросы сохранения и развития национальных языков РФ.С докладом «Особенности ведения блога на татарском языке» выступил татароязычный блогер, журналист и создатель проекта «ӘЙТЧЕ» («Скажи-ка») Линар Закиров.Уроженец Татарстана, выпускник Казанского Федерального университета, который сегодня
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
