gram news
"Акчарлак" газетасы channel avatar

"Акчарлак" газетасы

@akcharlakgazeta

Татар сәнгатен, авыл тормышын, социаль проблемаларны яктыртабыз🗞 Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉 Зарлы телефон: @AkcharlakBot Язылу индексы – П2497/П3304 podpiska.pochta.ru/press/П2497 Сатып алу: https://ozon.ru/t/h1X73pI

ProjectsKKNews

2,360subscribers

Open the Channel

Latest posts

  • "Акчарлак" газетасы

    10 Sept, 07:30

    📞Чаллыдан Роза Закирова: – Май аеннан “Мәйдан” каналы күрсәтми башлады. “МТС” операторына шалтыраттык, белгечләре килеп, 4500 сумга приставка куеп китте. Әмма аннан да файда булмады. Ярты көн күрсәтте дә, бөтен татар каналлары юкка чыкты. Берничә тапкыр техник белгечләрне чакырттык. Алардан соң, бераз гына эшләп ала да, тагын югала каналлар. Халыкны гына алдап йөриләр.Н.Х.: – Роза апаның зары белән җомга көнне “МТС” операторына шалтыраттым. Ул: “Клиент килешүне өзү өчен гариза калдырган”, – дип хәбәр итте. Роза апа белән яңадан элемтәгә кердем. Чыннан да шулай булып чыкты. “Башка операторга күчеп карарга уйладык. Булышырга тырышканыгыз өчен рәхмәт!” – диде ул.☎️“Зарлы телефон” һәр пәнҗешәмбе сәгать 10:00 – 12:00 кадәр эшли. Бүген сезне Нәзилә ХУҖИНА тыңлый.Безгә шалтыратып, зарларыгызны, теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерә, фикерләрегез белән уртаклаша, киңәш сорый аласыз. Безнең телеф
  • "Акчарлак" газетасы

    10 Sept, 07:21

    ИЛНАЗ БАҺ: "АЛАРГА ИГЪТИБАР ҖИТМИ"– Татар эстрадасында төрле гайбәтләр, хайплар пәйда булып кына тора. Андый гау­галы видеоларны, язмаларны карап, укып барасызмы? – Андый күренешләрне үтеп китәргә тырышам. Әгәр бер артистны карый башласаң, социаль челтәрләрдә гел ул кеше генә чыга башлый. Бер-берсе белән бәхәсләшеп, тавышланып йөрүчеләргә, миңа калса, игътибар җитми. Игътибарга мескен кешеләрдер алар.– Эссе җәй айларын ничек кичердегез? – Мин бу һава торышына үлеп гашыйк. Балалар бассейннан да чыкмыйча су коенды. Үзем себерке бәйләп йөргән җирдән концертка чыгып киттем..."Акчарлак", 32нче сан.#акчарлакгазетасы
  • "Акчарлак" газетасы

    10 Sept, 07:21

    ӨЧ МЕҢ СУМ АКЧА КАЙДА?Моннан берничә ай элек Чистай шәһә­реннән Әлфия апа “Зарлы телефон”га шалтыратып зарланган иде. Шуннан бирле элемтәдә торабыз. Инде барлык сора­уларына җавап та таптык. Моның өчен шәһәрнең пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, матди ярдәм күрсәтү социаль фонды белән элемтәгә керергә туры килде. Әлфия апа да барысын да аңлаган ке­бек булган иде. Ләкин сораулары моның белән генә бетмәде. Шуңа күрә Чистай якларына юл тоттык.Ул “Зарлы телефон”га шалтыратып: “Оныгым – тумыштан икенче төркем инвалид. Психик яктан авыру. Туганнан бирле мин карыйм. Аңа 29 яшь инде. Бер танышым әйтүе буенча, оныгым 18 яше тулганнан соң өстәмә пособие алып барырга тиеш булган. Безгә аны 11 ел буе бирмәделәр. Ул акчаларны ничек кайтарырга?” – дигән иде. Оныгы гына түгел, кызы да психик яктан авыру булып чыкты аның, кыз да икенче төркем инвалид. Менә шулар белән мәш килеп гомер кичерә ул
  • "Акчарлак" газетасы

    10 Sept, 07:20

    "БИСМИЛЛӘ" ӘЙТЕП, СУ БЕЛӘН КОЕНАМ""Акчарлак” белән җырлыйбызмы?" кичәсендә Түбән Камадан Разыя Якупова белән аралаштык.#акчарлакгазетасы #түбәнкама #акчарлакбеләнҗырлыйбызмы
  • "Акчарлак" газетасы

    9 Sept, 11:41

    Яңа сан😍#акчарлакгазетасы
  • "Акчарлак" газетасы

    8 Sept, 15:30

    Үзе гармунда, үзе курайда уйный, шуңа өстәп җырлый да😍 Башкортстанның Тәтешле районыннан Айнур Кыямов бу! Сәләтле кешеләр бар инде!#акчарлакгазетасы #башкортстан
  • "Акчарлак" газетасы

    8 Sept, 13:36

    ВЕНЕРА МИҢНЕКАЕВА: "КӘҖӘ СӨТЕ БЕЛӘН БИК КҮПЛӘРНЕ АЯККА БАСТЫРДЫМ"Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Венера апа Миңнекаева көннең җиде сәгатен агачлар арасында, нарат урманында үткәрә. Иртә яздан көзнең соңгы көннәренә кадәр шунда кәҗәләр көтә ул. Мин килгән көнне дә дус кызы Алсу белән биредә иде алар.– 1990 елда заводлар ябылгач, ирем параличланды, – ди 83 яшьлек Ве­нера апа. – Ул вакытта кирәкле да­руларны табып булмый, больницада бинт та юк. Иремне дүрт тапкыр боль­ницага яткырдым. Кирәкле препарат­ларны үзем даруханәләрдән табып алып килеп бирә идем. Шунда бер кеше миңа: “Кәҗә сөтеннән дә яхшы дару таба алмассың”, – диде. 1991 елда кәҗә тота башладым. Ирем әкренләп тернәкләнде. Хәзер аның үлгәненә 17 ел инде, мин әле һаман кәҗәләр тотам. Кәҗә сөте аллергиядән, бронхиттан бик яхшы дәвалый. Балаларына 17 ел дәвамында шушы сөтне алучы бар. Үзе ковид белән авырганда да балалары
  • "Акчарлак" газетасы

    8 Sept, 13:02

    Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның кызы, "Акчарлак" газетасы редакторы Әдилә Рәхимова тәүге фильмын тәкъдим итте!"БЕРЕНЧЕ ЙОЛА" дип аталган әлеге документаль фильм "Алтын Мөнбәр" Халыкара фестиваленең катнашучылары исемлегенә керде. Әлеге фестиваль кысаларында ул "Корстон" кинотеатрында күрсәтелде. Халык аны бик җылы кабул итте.Татарлар өчен исем – "язмыш кылычы". Ул кешенең характерына, тормыш юлына бик нык тәэсир ясый. Фильмда Татарстанда яшәүче биш гаилә тәҗрибәсе, биш ананың йөклелек чоры, уй-кичерешләре һәм исем кушу йоласына бүгенге мөнәсәбәт күрсәтелде.Фильмда катнашучы гаиләләр арасында сезгә билгеле Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, танылган алып баручы, блогер Айназ һәм Айдар Габидуллиннар да бар иде. Ә гаиләләрнең берсе "Акчарлак" газетасына бирелгән игълан буенча табылды.Әлеге фильмны карыйсы килә, дип язучылар шактый. Киләчәктә, бәлки, зәңгәр экраннардан
  • "Акчарлак" газетасы

    7 Sept, 12:17

    ГАБДЕЛФӘТ САФИННАН ЯҢА ҖЫР🔥 "СӨЮ КАДЕРЕ" Барлык музыкаль мәйданнарда!Гүзәлия көе, Алинә Хисамиева сүзләреСЛУШАТЬ/ ТЫҢЛАРГА: band.link/GMqFh#габделфәтсафин #габдельфатсафин #сөюкадере
    93video4Open in Telegram
  • "Акчарлак" газетасы

    7 Sept, 11:38

    "АВЫРЛЫ ХАТЫННАР ЮК..."Командировкаларга чыктыммы, авыллар буйлап хат ташучы белән фельдшерны эзләп йөри башладым. Чөнки соңгы вакытта бу ике һөнәр иясе халыкның теленнән төшми. Хат ташучылар турында гел язып торабыз инде, ә фельдшерлар ничектер бераз читтәрәк кала. Үзләре дә әллә ни бик ачылып китмиләр, югыйсә, авыл кешесе өчен алар абруйлы медицина белгече, йөзләре ачык, күңелләре пакь. Авырып китүләре була, сумкасын тотып, ул йөгереп килеп җитә. Эшләре дә авыр, җитмәсә, тәүлек әйләнәсе, капкалары да бикләнеп тормый. Аларны шәһәрдәге шәфкать туташлары белән чагыштыру да авыр. Барысын да үзләре хәл итә...Чистай районының Татар Талкышы авылында фельдшер­-акушерлык пунк­тын күреп, машинабызны туктаттык. Аяк киемен салып керергә куштылар. Яңа пункт, бөтен җире ялт иткән. Анда 39 ел буе хезмәт куючы Рәмилә Иванова үзе дә кояштай балкып тора. Теле­-телгә йокмый, матур сөйләшә...Язма
  • "Акчарлак" газетасы

    7 Sept, 11:03

    Сез яраткан Руслан Кираметдинов😍#акчарлакгазетасы #русланкираметдинов
    8722Open in Telegram
  • "Акчарлак" газетасы

    7 Sept, 10:54

    "УЛЛАРЫБЫЗ ГЕЛ УЙДА"Июньнең соңгы көннәрендә Теләче районы Шәдке авылына баргач, кибеттән кайтып килүче ике ханым белән сөйләшеп киттек. Икесенең дә уллары мобилизация белән хәрби операциягә эләккән икән. Вәсимә апа Рәхимованың улы исән, ә Фәүзия Әхмәтвәлиеваныкы вафат булып чыкты...– Бер үк вакытта киттеләрме? – дим аналарга. – Минеке беренчерәк – 22 сентябрьдә китте, – ди Вәсимә апа. – 40 яшь тула инде. Ике малае бар. Сабада торалар. Телефоннарын җыеп алдылар әле, соңгы вакытта бик сөйләшә дә алмыйлар. Хәбәргә чыкса да, телефонны кую белән кайгыра башлыйм. Кот очып тора инде. Бик авыр, гел уйда шул бала. Елакка да әйләнеп беттек. Сәламәтлекләр дә какшады.– Минекенең гаиләсе юк иде. Отпуск ялларына да кайтырга насыйп булмады, – ди Фәүзия апа. – Декабрьдә яу кырына кертеп җибәрделәр, март аенда “хәбәрсез югалды”, дигән хәбәре килде. Частьлары белән үлеп беткәннәр. Әлегә кадәр
  • "Акчарлак" газетасы

    4 Sept, 17:09edited

    Яңа 34нче санны укыдыгызмы, дуслар?🙌🌸#акчарлакгазетасы
  • "Акчарлак" газетасы

    4 Sept, 12:21

    ТАВЫКЛАРЫГЫЗНЫҢ САНЫН ХӘБӘР ИТТЕГЕЗМЕ?1 сентябрьдән, хуҗалыгында уннан артык кош-корт (тавык, үрдәк, каз һ.б.) тотучылар аларның баш санын хәбәр итеп, "Хорриот" дәүләт системасында теркәргә тиеш булачак.Һәр тавыкка аерым паспорт кирәкми. Аларны төркем белән теркәп, гомуми номер биреләчәк, ә кошлар торган урынга махсус "табличка" урнаштырачаклар. Тавык асраучылар хуҗалыкта булган барлык үзгәрешләрне, баш саны арту, кимү һ.б. турында, биш көн эчендә ветеринарга хәбәр итәргә тиеш була. Моны эшләмәгән очракта штрафлар каралган, дип язалар.Моның максаты - йогышлы авыруларны контрольдә тоту, куркыныч янаган чакта, проблеманы тиз арада хәл итү, диләр.СЕЗ БУ ХАКТА НИ УЙЛЫЙСЫЗ? ТАВЫКЛАРЫНЫҢ САНЫН ТЕРКӘГӘН КЕШЕЛӘР БАРМЫ ӘЛЕ?Фото – "Клерк"тан алынды.
  • "Акчарлак" газетасы

    3 Sept, 08:12edited

    Буадан Нурдания Низамова: "Өйдәге кыяр­-помидорлардан качып, рәхәтләнеп ял итеп кайтам"“Акчарлак” белән җырлыйбызмы?" кичәсенә "Алтын тавышка – алтын "Акчарлак" бәйгесендә катнашкан җырчыларыбыз да килгән иде.#акчарлакбеләнҗырлыйбызмы
    151video3Open in Telegram
  • "Акчарлак" газетасы

    3 Sept, 07:05

    📞Казаннан Филсинә: – Улым белән килен ипотекага фатир алган иде. Киленнең паспорты белән проблемалар килеп чыгу сәбәпле, ипотеканы улым үз исеменә генә рәсмиләштергән. Бәхетсезлек килеп чыгып, улым үлеп китте. Фатир өчен 2 миллион 600 мең сумнан 500 мең сум түлисе калган иде. Соравым: килен фатирга дәгъва кыла аламы?Э.Ф.: – Киленегез дәгъва кыла ала. Чөнки фатирның кем исемендә булуы мөһим түгел, ул киленне фатирдагы өлештән мәхрүм итә алмый. Закон буенча, ир белән хатын ЗАГСта язылышып торганда алынган торак уртак милек дип санала һәм, гадәттә, фатир икегә бүленә.☎️“Зарлы телефон” һәр пәнҗешәмбе сәгать 10:00 – 12:00 кадәр эшли. Бүген сезне Эльмира ФЛҮН тыңлый.Безгә шалтыратып, зарларыгызны, теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерә, фикерләрегез белән уртаклаша, киңәш сорый аласыз. Безнең телефон: 8(843) 562-11-56.#зарлытелефон #акчарлакгазетасы
  • "Акчарлак" газетасы

    2 Sept, 15:23

    "УЛЫБЫЗГА ИСЕМНЕ ОЗАК ЭЗЛӘДЕК"Ул 2024 елның кышына кадәр иң популяр буйдак егетләрнең берсе иде. Хәзер ул гаилә кадерләрен саклап яши, хатыны Эльвина белән бер малай үстерәләр. Сүзем – автор­-башкаручы Илназ Гарипов турында. Илназның хатыны Эльвина – Кыргызстанда туган татар кызы. Илназга Эльвинаның күңелен яулау өчен дүрт ел вакыт кирәк булган.– Илназ, улыгызга Әмин исемен кем сайлады? – Озак эзләдек без аны. Башта Хәсән дип кушмакчы идек, чөнки мин Хәсәншәех авылыннан, хатынымның кыз фамилиясе – Хәсәнова. Әмма хатыным бу исемне әллә бик өнәп бетермәде, әллә ияләнә алмады. Әминнең минем зур сәхнәдән җырлаганны күргәне булмаса да, өйдә менә дигән итеп җырлый, бии белә.Илназ Гарипов булачак хатынына тәкъдимне аю киемендә ясый...Язма тулысынча "Акчарлак"ның 33нче санында. Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.#акчарлакгазетасы #илназгарипов
  • "Акчарлак" газетасы

    2 Sept, 14:18

    ТӘНДӘГЕ ЯМАН БУЛМАГАН ШЕШЛӘРНЕ НИШЛӘТЕРГӘ?Гади генә булып тоелган бетчәләрне сытуның зарары, шикәр диабеты белән авыручыларның яралары озак төзәлү сәбәбе, тәндәге яман булмаган шешләрне табибка күрсәтү очраклары һәм башкалар хакында хирург Габбасов Эдер Таһирович белән әңгәмә кордык.– Нәрсә ул тәндәге яман булмаган шешләр? Кайсы очракларда алардан котылырга кирәк? – Тән тиресе – ул саклау органы. Ул тере һәм вакыт узу белән үзгәрә, тышкы һәм эчке факторларның тәэсиренә бирелә. Тәндәге яман булмаган шешләр – ул һәр кешенең үзенә генә хас булган сыйфаты, алар күзәнәкләрдән тора, бүленә һәм юкка чыга ала. Аларның булуы гадәттән тыш хәл түгел, ә актив тормыш эшчәнлеге нәтиҗәсе. Әмма шешләрнең түбәндәге параметрларына игътибар итәргә кирәк: 1. Үсеш. 2. Кычыту, авырту тойгылары булу. 3. Аннан бүлендек килү. 4. Кырыйларның төсе һәм формасы үзгәрү. 5. Функциягә һәм эстетикага йогынты ясавы.
  • "Акчарлак" газетасы

    1 Sept, 15:25

    Җырчы Илназ Минвәлиев улы белән авылда. Виноград уңышы 👍#минвәлиевилназ #акчарлакгазетасы
  • "Акчарлак" газетасы

    1 Sept, 14:27

    Бәйрәм белән! Яңа уку елы башланып китте📚 Үзегезнең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнегезне хәтерлисезме, дуслар?#акчарлакгазетасы #1сентябрь #белемкөне