Latest posts

АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
16 Jun, 08:13
Бу видеоны җыйганда күздән яшьләр үзеннән үзе тәгәрәде😢 шөкер итәргә сәбәпләребез бихисап🤲 берәү 500 елдан артык гыйбадәт кылып яшәгән. Ахирәткә эләккәч моны җәннәткә озаталар. Бу әйтә, җәннәт минем гомер буе кылган гыйбадәтем өчен дип уйлыйм ди🥰 Аннары Аллаһ аны җәһәннәмгә озатырга куша. Бу инде аптырый, нигә шулай дип. Шулвакыт Раббыбыз бер як үлчәүгә барлык изгелекләрен куя, ә икенчесенә күрә алу нигъмәтен куя һәм бары бу кешенең изгелекләре шушы бер күзнекен генә дә баса алмый. Аллаһ әйтә, син бары тик Минем РӘХМӘТЕМ аркасында гына җәннәткә кертелдең, ә гыйбадәтең өчен түгел ди. Уйланырлык урын бар☝
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
19 May, 09:57
Әни, син өйдә булгач шундый рәхәт, тәмле исләр дә чыккан ди балалар🥰Кайтышка тәмле бәлеш көтеп тора иде... Өйдә бик ямансу сез булмагач дип каршы алды Җәлил әти.Кухнямны да сагындым😍 Якыннарыңны тәмле ризыклар белән сыйлый алу да зур бәхет, әлхәмдүлилләһи шөкер!



АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
19 May, 08:30
Күңелдә әйтеп аңлатып бетерә алмаслык хисләр...🥰Дом..милый дом..❤️ Сагындым.
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
16 May, 07:55
Прогулкага чыктык әле😍 Монда җәй җиткән икән бит, әйтмисез дә😂😄 без киткәндә салкынча, яз иде... Курткалардан киттек. Ә мондаааа...бөтен табигать ямьләнгән собханаллаһ🥰❤️Бик матур парк, үзенчәлекле мәчет тә бар монда😍 намаз саен әйтелгән азан бүлмәгә үк ишетелеп тора... Әлхәмдүлилләһтән башка сүз юк🤲Туганнарыма аеруча рәхмәтлемен❤️ миңа төшенкелеккә бирелергә, моңсуланырга бирмиләр😄 безнең хәлне белергә килеп торалар көн саен. Сыйлыйлар өй ризыклары белән... Аллаһ разый булсын🤲




АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
10 May, 08:48
Әссәләмү галәйкүм, кадерле язылучыларым! Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын 🤲 Мине югалтучылар бар икән...рәхмәт якын итеп юксынганыгыз өчен😘 Без больницага эләктек бит әле Газизәкәй белән. Дркб да ятабыз, алтынкаебыз чирләп китте😢😢😢 Безнең өчен дога кылсагыз рәхмәтле булыр идем❤️ Раббыбыз хәерле шифаларын бирсә иде🤲Бәйрәм көн итеп язылучыларым белән күрешим дип язам... Илләребез, дөньяларыбыз тыныч булсын🤲 Гаиләләребез имин булсын🤲 Балаларыбыз сау-сәламәт булсын 🤲 Сабыйларыбыз авыртса дөньяның бер яме дә калмый икән шул ул... 😢


АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
29 Apr, 10:57
Бу юлы безнең 50 дән артык яңа дизайн эшләнде😍😍😍 төрле - төрле төсләрдә... Яркий төсләр бар, нежный оттеноклар, ачык җәйге төсләр....бииик күп кыскасы🤗 Әлегә кибетләргә тарату эше бара. Казанга ялларга гына киләчәк. Мин теге атнага барып фотолар ясармын дип планлаштырам. Һәркайсын төшерербез👍‼️Безнең кибетләр май ялларында гадәти режимда эшли, әйтеп куйыйм әле✅
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
29 Apr, 10:21
Бу капчык эчендә безнең кибетләребездә иң яратып алына торган матур, һәркайсы уникаль дизайнлы МИЛЛИ ЯУЛЫК ҺӘМ ПАЛАНТИННАР😍😍😍 елга бер заказ биреп эшләтәбез... Бу юлы аеруча матур дизайннар эшләттек🔥Иң катлаулысы дөрес исәпләп чыгару һәм 4 кибеткә бүлү😅 әмма мондый ярдәмчеләр булганда бар да була👍 Дустым чыкты булышырга, аннары Гөлфәния әни һәм әлбәттә Газизәбикә😂 ансыз ничек эшлисең инде, бер тикшереп-өйрәтеп торучы кирәк😁 Саный гына башлыйм яулыкларны, 758,759....һәм Газизә дә килеп санаша башлый....ииии аннары буташам чурту мурту🤣 менә шулай күңелле яши Фазлыевлар😁❤️
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
27 Apr, 14:56
Чыгыштан өзек.... Бүгенге көндә шундый тенденция бара, синең уңшысызлыкка, наз җитмәгәнгә әти-әнине гаепләү. Һәр проблемабызда кемдер гаепле. Әти-әни тиешле наз, мәхәббәт бирмәгән, яратам дип әйтмәгән, алар эшләгән дә эшләгән, шуңа күрә минем хәзер тормышым бармый, эшем бармый, самооценкам түбән, алар мине аңламый һ.б Бу безнең кешелек дөньясында күзәтелә торган бик куркыныч әйбер: бала әти-әнисен гаепли. Коръәндә аларга уф дип тә әйтергә ярамаганын, хөрмәт күрсәтәсен барыбыз да белә. Безнең әти әни башка мөһиттә тәрбияләнгәннәр, аларның гыйлеме, тәҗбирәсеннән чыгып безгә булдыра алганча мәхәббәтен, назын бирергә тырышканнар..Без аларга шуның өчен рәхмәтле булырга тиеш❤️ Ә җитмәгән бушлыкны үз өстебезгә җаваплылыкны алып, гыйлем туплап, үз тырышлыгыбыз белән тутыру өстендә эшләргә тиешбез☝
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
26 Apr, 17:55
МИЛЛИ НУРның беренче очрашуы узды🥳 Күңелдәге хисләрне аңлатып та бетерә алмыйм. Тирә-янымда шундый кешеләр булуы - Аллаһ Раббыбызның бәрәкәте. Бу сезнең аша Раббымның мине сөендерүе🤲 Күңелем тула😢Шулкадәр якты, җылы, нурлы ханымнар килгән иде бүген. Кочаклаштык, сөйләштек, фотоларга төштек. Күңел сөенде, ял итте, рухланды. Бу җылылыкны һәрберебез гаиләләребезгә, өйләребезгә дә алып кайтып китте дип ышанам. Киләсе очрашуларга кадәр!😘Бу бейкстейдж гына.. Алга таба видеолар белән бүлешермен иншаллаһ 😉



АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
25 Apr, 14:11
Хәерле көн дусларым🤗 Иртәгә буласы чарага әзерләнәбез😍 балалар белән бергәләп бүләкләрне тутырдык🤗 Шундый күңелем булды инде алар ярдәм иткәч... Тәүфиклары булсын🤲
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
24 Apr, 15:20
Бу дөньяда бернәрсә дә безнеке түгел☝Күктәге, җир астындагы, кешедәге һәрбер әйбер - Аллаһ Раббыбызныкы. Күп нәрсәне контрольда тотам,- дип уйлыйбыз. Ә бит бар галәм Аның территориясе, Ул биргән вакыт, Аның законнары. Адәм балалары бары тик - кунак. Безне бер бүлмәгә вакытлыча кертеп тордылар. Ә без үзебезне ул бүлмәнең хуҗасы дип саныйбыз.Шулай да... Никадәр көчле, Бөек, галәмнәр хуҗасы булса да Ул сине онытмый. Чөнки син - ялгыш кына барлыкка килгән, мәгънәсез тузан бөртеге түгел. Юк! Бөек Раббыбыз сине Үзе яралткан, яшәү биргән һәм Үзе кайгырта. Һәр сулышың - син яшәсен өчен, һәр көнне йокыдан уянасын икән, бу - Аның сине кабат терелтүе🥰Аллаһ Раббыбыз - триллионнар санынча йолдызлар белән идарә итә, шул ук вакытта синең тавышыңны ишетә, синең уйларыңны, сулышыңны тоя. Синең һәр күз яшең һәм көлүең аның өчен мөһим. Аның кайгыруы кайвакыт шулай бик тыныч, тавышсыз. Без бу турыда
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
24 Apr, 15:09
Күңелне чистарту һәм йомшарту өчен һәрвакыт нәрсәдер эшләргә кирәк: хәерле кешеләр арасында булу, мәгънәсен аңлап һәм фикерләп Коръән уку, вәгазьләнү... Безнең күңел һәрчак үзгәреп тора. Гомер буе шулай булачак. Бүген сөйлисе сүзләрем дә, иң беренче чиратта үземә вәгазьләнү өчен.
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
24 Apr, 14:17
Җәйгә юка хлопок яулыклар кайтты😍 төрле төсләрдә... ассортимент бик зур! Бүләккә дә бирергә матур вариант👍 Кечкенә яулыклар 400р Зурысы 650рОнлайн заказ бирәсегез килсә менелжерга языгыз 8-919-633-82-08
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
24 Apr, 10:46
Безнең яңа поступление булды😍 Муенга яулыклар, докерлар, матур палантиннар кайтты.. Килегез кибетләребезгә, адресларны калдырам:📍КАЗАНЬ ул.Г.Тукая,23 5/1⠀ ⏰10:00-19:00⠀ ⠀ 📍КАЗАНЬ ул. Туфана Миннуллина 14/56 (НК «Туган авылым»)⠀ ⏰10:00-19:00⠀ ⠀ 📍НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ ул. Проспект Мира 12 а ⏰ 10:00-19:00📍пгт. Балтаси ул. Ленина, 64⠀ ⏰9:00-17:00⠀ ⠀ Ватсап номер для заказа онлайн 8-919-633-82-08
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
23 Apr, 07:13
Газизәне садикка илттем дә, җайлап кына, табигать белән сокланып кайттым...🥰 бүген кояшлы булгач күңелгә икенче төрле рәхәт. Кошлар да шундый матур итеп зикер итә Раббыбызны, тыңлап туймаслык😍 Үзебез дә Аллаһ белән һәрчак бергә булыйк🤲 күп итеп зикерләр әйтик... Әгәр сез Аллаһка таба бер адым атласагыз, УЛ безгә таба унны атлыйм дигән, собханаллаһ🥰Уңышлы матур көннәр телим сезгә🌷
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
18 Apr, 08:41
Бүген төшке ашка балык кыздырдым! Алмаз безнең "зимняя рыбалка"ны бииик ярата. Иртәнге 3 тә торып чыгып китә, кич кайта. Ул 5-10 градуслы көннәрдә көне буе кар ерып йөрергә ничек иренмидер... Әмма тоткан судаклары шәп китә😄Җәлил әти дә бүген ашаганда "улым, синең балыкка йөргәнеңне бер дә яратмасак та, тоткан судагыңны ашарга бик яратабыз" ди😁 чыннан да бик тәмле була 👍Судак, берш тотып кайда иде гадәттә.. Хәзер сезон ябылды инде. Алда "летняя рыбалка" 🤪 мин үзем балыкка йөргәненә бер дә ачу килми.. Йөрсен рәхәтләнеп табигать кочагында 🤗 бездән дә ял итеп кайта 🤣 балыгын үзе чистарта, мәшәкате юк👍
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
17 Apr, 10:46
Тагын бер төсе😍 Сезгә төрлечә киеп күрсәтергә тырышам, монда балаклава белән докер✅ шулай ук зәвыклы заманча образ чыга🥰 Бәясе 5300 (42-60)Хәзер үзем дә баш ватам кайсы төсен калдырырга дип😂 икесе дә ошый🥰
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
17 Apr, 10:01
Җәйгелеккә ПЛАТЬЕ-РУБАШКА🥰 Шундый рәхәт тәнгә👍 көндәлек өчен менә дигән. 42-60 размерларда тегелде✅
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
17 Apr, 09:04
Яулык бәйләү буенча матер класс гел сорыйсыз, бүген бер ысул күрсәтим әле👍 бу безнең "султан" дигән палантин, шундый җиңел ул, баштан шумый форма тота. Күптән түгел кайтара башладык аларны, төсләре бик күп.
АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА
15 Apr, 07:35
Свидания 30+ 😂😂😂 Кичә Алмаз белән прогулкага каен суына барып кайттык😍 шундый рәхәт булды... Плотинада боз җебемәгән әле.. Шундый күп тычкан тишекләре, шаккаткыч. Быел туң булмагач рәхәтләнгәннәр тишек тишеп🤣 берәрсе чыгып күзгә генә күренмәсә ярар иде дип йөрдем😄 куркам инде нишләтәсең..Алмаз әйтә ник ул тычкан чыкса да бары синең өстеңә сикерми бит инде ди😂 менә син фил күрсәң аягына барып ябышасыңмы соң дип бик каты тәрбияви дәресләр алып барды инде🤣🤣🤣 менә сезгә романтик🤣🥰
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
