Latest posts

Апастово новости
22 Sept, 19:30
Спокойной ночи, Апастово 🤍📸Алия Тимургазиева
Апастово новости
22 Sept, 18:33
2027 елдан балалар турындагы мәгълүмат чит ил паспортларына кертелмәячәк👇Тулырак: https://apastovo.ru/news/rasmi-tosta/2027-eldan-balalar-turyndagy-magielumat-cit-il-pasportlaryna-kertelmaiacak
Апастово новости
22 Sept, 17:35
Шоферлар игътибарына: юлларда чикләүләр 24 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Улан – Каратун юлының 39+900 чакрымында -44+000 чакрымында( Югары Ындырчы авылы) йөк автотранспорты өчен хәрәкәт чикләнәчәк һәм җиңел машиналар өчен кыенлашачак. Җаваплы оешма уңайсызлыкларның вакытлыча булуын белдерә һәм юлга чыкканда бу хакта искә алуны, хезмәтнең мөһимлеген аңлауны үтенә.
Апастово новости
22 Sept, 16:31
«КАМАЗ» слетел в воду на переправе в Верхнем Услоне, водитель погиб😱Подробнее: https://apastovo.ru/news/obschestvo/kamaz-sletel-v-vodu-na-pereprave-v-verxnem-uslone-voditel-pogib
Апастово новости
22 Sept, 16:04
❗️Апаста балалар иминлеген кайгырту максатыннан рейдлар оештырыла. 23 сентябрьдә ДАИ инспекторлары "Бала- төп пассажир " акциясен уздыра. Алар кисәтү рейдларына чыга.📸Magnific
Апастово новости
22 Sept, 15:34
23 сентябрь: тылсымлы көн сынамышлары😍Элек 23 сентябрьдә миләш җыйганнар. Аннан салкын тиюгә каршы кайнатмалар ясаганнар. Миләш ботаклары да шифалы: авыру урыннарны сыпырсаң, авыртулар кимер дип ышанганнар. Өй ишеге башына элеп куйсаң, явыз кешеләрдән саклар ди.Көн белән төн тигезләшкәндә чишмә суы аеруча көчле була. Кызлар матурлык һәм яшьлек өчен салкын су белән юынган.23 сентябрьдә кунаклар чакырыгыз – шатлык киләчәк. Ачуланышу, кул эшләре (тегү, ремонт) тыела. Комсызланырга ярамый – байлык югалыр. Өйне алдан җыештырыгыз, тәрәзәләрне ачык калдырыгыз – кояш нурлары бәхет китерә.Һава торышы сынамышлары:Миләштә җимеш күп булса – салкын кыш көтелә.Тәлгәшләр аз булса – көз коры булачак.Мәче кояшта ятса – якын көннәрдә җылы кәтелә.Карт агач төпләре юеш булса – яңгырга.#КызылТаң 📸Ләйлә Шарипова
Апастово новости
22 Sept, 14:34
🌤 Сентябрь ахыры Татарстанда җылы булачак Татарстанда сентябрь ахырында һава температурасы климат нормасыннан сизелерлек югары булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 21 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республикада уртача һава температурасы климатик нормадан якынча 5 градуска югарырак булыр дип көтелә. 🌡 Бу чорда Татарстан буенча уртача температура +14,6°, ә Казанда +15,1° тәшкил итәчәк. Шулай итеп, сентябрьнең соңгы көннәрендә республикада гадәттәгедән җылырак һава торышы көтелә. 🍂☀#татаринформ
Апастово новости
22 Sept, 13:31
🌤 Сентябрь ахыры Татарстанда җылы булачак Татарстанда сентябрь ахырында һава температурасы климат нормасыннан сизелерлек югары булачак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 21 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республикада уртача һава температурасы климатик нормадан якынча 5 градуска югарырак булыр дип көтелә. 🌡 Бу чорда Татарстан буенча уртача температура +14,6°, ә Казанда +15,1° тәшкил итәчәк. Шулай итеп, сентябрьнең соңгы көннәрендә республикада гадәттәгедән җылырак һава торышы көтелә. 🍂☀#татаринформ
Апастово новости
22 Sept, 12:34
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане! Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье. Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год. Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий. Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилкувсей семьи. Записаться кандидатом: @heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00 #КонтрактМинобороныРТ
Апастово новости
22 Sept, 11:46
Хәбибулла бабай Шәфигуллин балачагын күз яшьләре аша искә ала Кызыл Тау авылында гомер итеп, бүгенге көндә Каратунда яшәүче Хәбибулла бабай Шәфигуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды. Хәбибулла бабай олы гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Аны район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Салават Закиров, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев тәбрикләде һәм район башлыгының Котлау открыткасын тапшырдылар. Хәбибулла бабай кычыткан ашап үскән чабаталы бала чагын күз яшьләре аша искә алды. “Кычыткан балалары без. Бүгенге тормышка сөенеп яшибез”, - ди ул. Хәбибулла бабай Шәфигуллинның куллары алтын, үзе тынгысыз. Ул авылдагы күп төзелешләргә өлеш керткән, алдынгы комбайнчы булган. Бүген дә тик кенә торырга яратмый. Төзекләндереп тә куя, чүпләр утарга да чыга. Кызы Гөлсинур гаиләсе тәрбиясендә олы хасияттә гомер көзләрен ваклый бабай.
Апастово новости
22 Sept, 10:33
🍁 🦋 💫 Стрессоустойчивость — это не про «терпеть всё с каменным лицом». 😐 Это про то, как быстро ты возвращаешься в себя после того, как всё пошло не по плану. И хорошая новость: этому можно научиться ✌️Смотрите в наших карточках (Автор Елена Замалиева) @ «Апастово-информ»#стрессоустойчивость #психология #выгорание #ресурсноесостояние #привычки #ментальноездоровье
Апастово новости
22 Sept, 08:41
Апас районында 93,4 процент сайлаучы тавыш бирде👇 Районда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә үтте. Район территориаль сайлау участогында белдерүләренчә, Апас районында барлыгы 13105 кеше сайлауга килеп, үзенең тавышын биргән. Бу - 93,4 процентны тәшкил иткән. 212 яшь райондашыбыз сайлауга тәүге тапкыр килгән. Районда барлыгы 50 сайлау участогы эшләде. Тавыш бирү өч көн дәвамында 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр барды. Сайлау участокларында бәйрәм рухы хакимлек итте. Җыр-моң агылды. Чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылды. Сайлау комиссиясе вәкилләре һәркемне җылы итеп каршы алдылар. Участокларда хокук сакчылары, ирекле дружина членнары, медицина хезмәткәрләре кизү торды. Гриппка каршы прививка ясатырга да мөмкин иде. Кайбер райондашлар ГТО нормативларын тапшырып, көчләрен дә сынап карады. Апаслылар гаиләләре белән бергәләп сайлауларга килеп, «Бөтен гаилә белән сайлауларга!»
Апастово новости
22 Sept, 07:35
Аграр көллияттә бәрәңге уңышын җыйганнар😍 Аграр көллият коллективы бәрәңге һәм күп төрле яшелчәләр үстерде. Бу көннәрдә педагоглар һәм студентлар көче белән бәрәңге алынды. “Көллият участогыннан җыелган барлык яшелчәләр төшке аш әзерләүгә китәчәк. Бу эшнең мөһимлеген һәркем аңлый, чөнки үстерелгән һәм җыелган уңыш нәтиҗәсендә безнең көллияттә студентлар өчен бушлай кайнар ризык бирелә. Барыгызга да намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт”, - ди көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Апастово новости
22 Sept, 06:30
Апаслылар Чистайда форумда катнашты😍Тулырак: https://apastovo.ru/news/amgyiat-ham-bez/apaslylar-cistaida-forumda-katnasty
Апастово новости
22 Sept, 06:07
Осень — время тепла и заботы о близких!Эмиз — федеральный бренд с подтверждённой репутацией качества, входит в список «100 лучших товаров России». Халяль. А еще Эмиз - это целая традиция сохранения семейных ценностей. И сейчас самое время позаботиться о своих близких.Только осенью: скидка 40% на всё! При покупке от 2-х бутылок (0,75 л) выгодно покупайте: 🔸 Эмиз Таврический 🔸 Эмиз Премиум 🔸 Эмиз Гранат 🔸 Эмиз ДиабетическийХит сезона — благородный кофе Эмиз. Уникальный состав (100% арабика, чёрный имбирь, тмин, экстракт финика, мангостин и гималайская соль) мгновенно обеспечит бодрость на целый день.Новинка — конфеты Эмиз. Подарят настоящее наслаждение вам и вашим близким. Мы создаём честно, вкусно и по-настоящему. Позаботьтесь о семье — сделайте заказ прямо сейчас!
Апастово новости
22 Sept, 03:31
Доброе утро, удачного всем дня 😍📸Елена Замалиева
Апастово новости
22 Sept, 00:32
22 сентября минимальная температура воздуха составит 11° с 05:00 до 06:00, максимальная — достигнет 23° с 12:00 до 13:00. 🌤️ По ощущениям будет прохладнее из-за ветра. 🌬️
Апастово новости
21 Sept, 19:35
Тыныч төннәр, Апас❤️📸Алия Тимургазиев
Апастово новости
21 Sept, 18:34
Табиб сәламәтлекне ныгыту өчен иң файдалы ризыкларны санап чыкты👇 Медицина белгече ашказаны асты бизе проблемалары булганда, фастфудтан, татлы газлы эчемлекләрдән һәм гади углеводлар булган ризыклардан бөтенләй баш тартырга кирәк, дип раслый. Табиб туклану рационына аксым ризыкларын эшкәртүгә ярдәм итүче ананас өстәргә киңәш итә. Моннан тыш, киви һәм имбирь бик файдалы санала. "Имбирь аксымнарның таркалуына ярдәм итә, ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген активлаштыра, эчне йомшарткыч чара булып тора, организмда үз ферментларын эшләп чыгаруны стимуллаштыра”, — дип аңлата белгеч. Билгеле булуынча, имбирь тамыры вируслар таралган чорда аеруча файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә, көч бирә. Имбирь тамырын чәйгә, ризыкларга кушарга була. Дәвалану өчен 1 чәй калагы имбирь порошогына 1 стакан кайнап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне
Апастово новости
21 Sept, 17:32
Авыр сүзләр әйтмик бер-беребезгә, Начар сүзне күңел күтәрмәс. Бер сәбәпсез кеше рәнҗеткәннәр Тыныч кына гомер итәлмәс.Нахак әйткән сүзнең яралары Мәңгелеккә кала йөрәктә. Тешне кысып, түзеп кала белик Авыр сүз әйтергә кирәктә.Беркөн шулай синең үзеңә дә Кемдер әйтми калыр авыр сүз. Ачуыңны яшерә бел эчкә, Усал сүзләр әйтмә, дәшмә, түз.Сүзебезне уйлап әйтик, дуслар, Яраламыйк кеше күңелен. Исебездә тотыйк беркемнең дә Бу җирдә мәңгелек түгелен.
Related Channels
Other channels in the same section of the catalogue.
